Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 1 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


1 НЧЕ СЫЙНЫФНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар. Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011;

  2. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен әдәби укудан үрнәк программалар: 1-4 нче сыйныфлар. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2015

  3. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.Әлифба: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалары өчен.)1 нче сыйныф, Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012.

  4. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әдәби уку: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен балалары өчен.) 1 нче сыйныф, Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012.

  5. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х Әлифба: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен методик кулланма, Казан:“Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012

  6. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әдәби уку: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен методик кулланма, Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012


ПРЕДМЕТНЫ УКЫТУНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

Әдәби уку” предметының эш программасы 2 өлештән тора:

1. Грамотага өйрәтү программасы;

2. Әдәби уку программасы.


ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ ПРОГРАММАСЫ

Грамотага өйрәтүнең максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә, башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — беренче сыйныф укучысының төп бурычьц Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (геометрик фигуралар — квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләр белән танышалар, алар- ны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

ӘДӘБИ УКУ ПРОГРАММАСЫ

«Әдәби уку» предметы түбәндәге максатларны һәм бурычларны күз алдында тота:

-Кече яшьтәге мәктәп балаларын аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле укырга өйрәтү; төрле типтагы текстлар белән эшләүне тәэмин итүче барлык сөйләм әшчәнлеге төрләрен камилләштерү; китап укуга карата кызыксыну үстерү; китап укучының белем дәрәҗәсен (кругозор) формалаштыру; китап сайлау һәм мөстәкыйль китап уку тәҗрибәсе туплау;

-Әдәби әсәрләр ярдәмендә балаларда әхлак тәрбиясе булдыру; яхшылык, дуслык, дөреслек һәм җаваплылык турында күзаллау формалаштыру; күпмилләтле Россия халыклары һәм татар халкы мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

Предмет буларак, әдәби уку башлангыч мәктәптә белем бирү бурычын гына түгел, ә тәрбия бирү бурычын үтәүдә дә әһәмиятле урын алып тора.


УКЫТУ ФӘНЕНЕҢ УКУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ:

Укыту программасы 33 сәгатькә исәпләнгән (атнага 1 сәгать исәбеннән)


УКЫТУНЫҢ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ:

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр:

- туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

- табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

- башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

- укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

- әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

- эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

- башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

Метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

- укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

- укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

- эш барышында гади генә эш кораллары белән эш итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек белән эш итә белү;

- хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;

- текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

- текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

- укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

- предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

- укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

- үз фикерләрен телдән, яки язмача җиткерә белү;

- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

- сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

- парларда эшли белү.

Предмет нәтиҗәләре:

- татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

- хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

- дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белергә;

- аваз һәм хәрефләрне танып белү, аларның аермасын аңлатып бирергә;

- сүзләрнең мәгънәсен аеруда авазларның әһәмиятен гамәли аңлатырга (авазны әйтәбез, ишетәбез, сүзләр авазлардан тора;хәрефне күрәбез, таныйбыз, язабыз, укыганда шул хәрефнең авазын әйтәбез);

- сүзләрнең мәгънәсен аеруча авазларның әһәмиятен гамәли аңларга;

- авазларны сузык һәм тартыкларга аерырга, аларны сүздән тыш та ачык һәм дөрес әйтергә; калын һәм нечкә сүзләрнең үзлеген белергә, укыганда сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен сайлау өчен, шул үзлектән файдаланырга;

- татар алфавитын яттан белергә, алфавитның әһәмиятен аңларга;

- сүзләрне иҗекләргә бүлергә, авазларга таркату, иҗек санын сузык авазларга мөнәсәбәтле итеп билгеләргә; сүз басымын ишетеп билгеләргә;

- предмет, эш-хәрәкәт, билге атамалары булган сүзләрне сораулар куеп аера, төркемләштерә белергә, аларның сөйләмдәге ролен гамәли аңларга;

- беренче сыйныфта өйрәнгән күләмдә авазларга характеристика бирергә;

- сүзләрне, җөмләне, текстны схема яки модель итеп күрсәтә белергә;


ПРЕДМЕТНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ ПРОГРАММАСЫ

Грамотага өйрәтү дәресләре (уку) атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 20 сәгать.

Грамотага өйрәтү ике этаптан тора: әзерлек чоры, әлифба чоры.

Әзерлек чоры. Уку

Таныш булыйк!Сөйләм. Аралашу.Җөмлә. Текст. Иң күңелле көн. Син әкиятләр беләсеңме? Бәйләнешле сөйләм. Спорт мәйданчыгында. Предмет белдерүче сүзләр. Гаилә. Шәһәрдә. Билгене белдерүче сүзләр. Сөйләм авазлары.Сузык һәм тартык авазлар

Әлифба чоры Уку

Сузык авазларының артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек турында белешмә. Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү. Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. Иҗек. Сүз. Җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру. Текстта сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.


ӘДӘБИ УКУ ПРОГРАММАСЫ

Әдәби уку дәресләре программасы атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 13 сәгать.

«Әдәби уку» предметы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала.

  1. Сөйләм төрләре һәм китап уку эшчәнлеге:

  • аудирование (тыңлап аңлау);

  • уку (кычкырып һәм эчтән уку);

  • төрле төрдәге текстлар белән эшләү;

  • библиографик әдәп (әдәби текст, фәнни-популяр һ.б. төр текстлар белән эшләү);

  • сөйли белү (сөйләм әдәбе);

  • язу (язма сөйләм әдәбе).

  1. Балалар укуы.

  2. Әдәби пропедевтика.

  3. Укучыларның иҗади эшчәнлеге (әдәби әсәрләр нигезендә).

Балалар укуы

Бала чакта алган белем — ташка язган сүз белән бер. Кереш

Ибраһим Гази. Китап.

Җәвад Тәрҗеманов. Якын дус.

Бишектәге бишкә төрләнер

Бала үстергәндә әйтелә торган такмаклар (бала уятканда, үчти-үчти сикерткәндә, тәпи йөрергә өйрәткәндә, тел ачтырганда).

Тел шомарткычлар.

Санамышлар.

Мәкаль, әйтемнәр.

Табышмаклар.

Мәзәкләр. Алдавыч әкият.

Татар һәм башкорт халык әкиятләре.

Хәрефләр өйрәнәбез

Габдулла Тукай. Әлифба.

Зәкия Туфайлова. Әлифбам.

Дәрдемәнд. Балалар, әйдә мәктәпкә!

Резеда Вәлиева. Беренчеләр.

Роберт Миңнуллин. Ата-ана. Кояш.

Эльмира Шәрифуллина. Күзең күргәч.

Хәкимҗан Халиков. Сакаллы малай.

Рәшит Бәшәр. Танышу.

Шамил Маннап. Ат нигә көлә?

Шәйхи Маннур. Яхшы бел.

Йолдыз Шәрәпова. Белми.

Шәүкәт Галиев. Витаминлы хәрефләр.

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?

Габдулла Тукай. Гали белән Кәҗә. Карлыгач. Бала белән күбәләк.

Резеда Вәлиева. Күбәләк һәм Кырмыска.

Шәүкәт Галиев. Танышмак өчен табышмак.

Рабит Батулла. Әйлән-бәйлән уены. Аю Әппәс. Иң-иң-иң. Габделхай Сабитов. Балага — балык.

Хәкимҗан Халиков. Укытучы ларым.

Җәвад Тәрҗеманов. Табигать китабы.

Эдуард Мостафин. Ат.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен

Дәрдемәнд. Гали.

Җәвад Тәрҗеманов. Биш чия.

Идрис Туктар. Өлгер.

Ләбиб Лерон. Супермалай.

Фәнис Яруллин. Хикмәтле сүз.

Резеда Вәлиева. Дуслык.

Гөлшат Зәйнашева. Бер атнада ничә көн?

Шәүкәт Галиев. Светофорның өч күзе.

Тәүфикъ Әйди. Дачада.

Ринат Мәннан. Булышам.

Яз килә, яз көлә

Габдулла Тукай. Яз.

Бари Рәхмәт. Яз килә.

Гариф Галиев. Кояш.

Гарәфи Хәсәнов. Ел язга аяк атлады.

Габделхәй Сабитов. Кояшка да эш күбәйде.

Ләбиб Лерон. Апрель ае.

Гөлшат Зәйнашева. Әниләр бәйрәме.

Резеда Вәлиева. Әниләр бәйрәме.

Роза Хафизова. Нәүрүз килә.

Энҗе Мөэминова. Моңсу бәйрәм.

Әдәби пропедевтика

Әсәрнең төре, жанры, сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау тудырырга мөмкинлек бирә торган, укучылар үзләштерергә тиешле әдәби төшенчәләр.

Иҗади эшчәнлек

Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе уку һәм сөйләм эшчәнлеге системасында тормышка ашырыла. Укучылар алган белемнәрен мөстәкыйль иҗади эшчәнлеккә күчерәләр: «җанлы» сурәт ясыйлар, рольләргә бүлеп укыйлар, уйнап карыйлар, сәхнәләштерәләр. Аеруча сүзле сурәт ясауга, әсәр эчтәлеген төрле формада сөйләү, әдәби әсәр нигезендә шәхси текст төзүгә игътибар ителә.




ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ


Бүлекләр, темалар

Төп эшчәнлеккә характеристика

Сәг. саны

Грамотага өйрәтү программасы-20 сәг.

Әзерлек чоры

Әкият текстын тыңлау, эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү .Текст төзү элементлары. Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү. Сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

3

Әлифба чоры

Сузык авазларының артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек турында белешмә. Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү. Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. Иҗек. Сүз. Җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру. Текстта сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.

17

Әдәби уку программасы – 13 сәг.

Бала чакта алган белем — ташка язган сүз белән бер. Кереш.

Дәреслек белән танышу.Белем алуга кызыксынучанлык тәрбияләү.

1

Бишектәге бишкә төрләнер

Әсәрләр уку. Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла. Авторларның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр.Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү. Татар халык аваз иҗаты әсәрләренең тәрбияви тәэсире. Аларда халкыбызның җор күңеллелеге, тапкырлыгы, тирән акылы, рухи байлыгы чагылуын карау.

1

Хәрефләр өйрәнәбез

Авторларның әсәрләрен уку. Хәрефләрне һәм авазларны өйрәнү. Туган телне белү.

2

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?

Авторларның әсәрләрен уку. Хайваннар, кошларга хас характерлы сыйфатларны ачыклау.Күзәтүчәнлек сыйфатларын тәрбияләү. Текстны уку башында татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү.

4

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен

Авторларның әсәрләрен уку. Дуслык, юмартлык, шәфкатлелек һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләү.Һәр җирдә тәртипле булу.

3

Яз килә, яз көлә

Авторларның әсәрләрен уку. Ел фасылларының үзенчәлекләрен билгели белү. Табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булу.

2

Барлыгы


33 сәг.



КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Тема

Сәг. саны

Үткәрү ваакыты

План буенча

Факт

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ ПРОГРАММАСЫ – 20 сәг.

Әзерлек чоры (3 сәг.)

Таныш булыйк!Сөйләм. Аралашу.Җөмлә. Текст. Иң күңелле көн.

1



Син әкиятләр беләсеңме? Бәйләнешле сөйләм. Спорт мәйданчыгында.

1



Предмет белдерүче сүзләр. Гаилә. Шәһәрдә. Билгене белдерүче сүзләр. Сөйләм авазлары.Сузык һәм тартык авазлар

1



Әлифба чоры (17 сәг.)

Сузык [а], [ә], [ы] авазлары, а, А, ә, Ә, ы, Ы хәрефләре

1



Сузык [э], [и] авазлары, э,Э, и,И хәрефләре

1



Сузык [у], [ү] авазлары, у, У, ү, Ү хәрефләре

1



Сузык [о], [ө], авазлары, о,О, ө, Ө хәрефләре

1



Тартык [н], [л], [м] авазлары, н,Н, л, Л, м, М хәрефләре

1



Тартык [р], [й], [ң] авазлары, р,Р, й,Й, ң хәрефләре

1



я,Я, е,Е, ю,Ю хәрефләре

1



Ике аваз белдерүче хәрефләрне кабатлау, тартык [д], [т], авазлары, д, Д, т, Т хәрефләре

1



Тартык [з], [с] авазлары, з,З, с,С хәрефләре

1



Тартык [г], [гъ], [к], [къ] авазлары, г,Г, к,К хәрефләре

1



Тартык [в], [w], [ф] авазлары, в,В, ф,Ф хәрефләре

1



Тартык [б], [п] авазлары, б,Б, п,П хәрефләре

1



Тартык [ж], [ш] авазлары, ж,Ж, ш,Ш хәрефләре

1



Тартык [җ], [ч] авазлары, җ,Җ, ч,Ч хәрефләре

1



Тартык [х], [һ] авазлары, х,Х, һ,Һ хәрефләре

1



ё,Ё, щ,Щ, ц,Ц хәрефләре

1



ь, ъ хәрефләре

1



ӘДӘБИ УКУ ПРОГРАММАСЫ – 13 сәг.

Ибраһим Гази. Китап.

Җәвад Тәрҗеманов. Якын дус.

1



Тел шомарткычлар.Санамышлар.Мәкальләр.Әйтемнәр.

Табышмаклар.

Татар һәм башкорт халык әкиятләре. Мактанчык каз. Кола ат. Алдавыч әкият. Шүрәле(өзек).

1



Г.Тукай.”Әлифба”

Зәкия Туфайлова. Әлифбам.

Дәрдемәнд. “Балалар, әйдә мәктәпкә!”

Р.Вәлиева. “Беренчеләр”

Р.Миңнуллин” Ата-ана.” “Кояш”

1



Э.Шәрифуллина. “Күзең күргәч”

Х.Халиков “Сакчы малай”

Р.Бәшәр “ Танышу”

Ш.Маннапов “Ат нигә көлә?”

Шәйхи Маннур. “Яхшы бел.”

Йолдыз Шәрәпова. “Белми.”

Шәүкәт Галиев.” Витаминлы хәрефләр.”

1



Г.Тукай.“Гали белән кәҗә”, “Карлыгач”, Бала белән Күбәләк”

1



Р.Вәлиева. “Күбәләк һәм Кырмыска”

1



Ш.Галиев.“Танышмак өчен табышмак” ;

Р.Батулла.“Әйлән-бәйлән уены”,“Аю Әппәс”,

Иң-иң-иң.”

1



Г.Сабитов. “Балага-балык”

Х.Халиков. “Укытучыларым

Җәвад Тәрҗеманов.” Табигать китабы.”

Эдуард Мостафин.” Ат.”

1



Дәрдемәнд. “Гали”

Җ.Тәрҗеманов “Биш чия”

И.Туктар. “Өлгер”


1



Ләбиб Лерон. “Супермалай.”

Фәнис Яруллин. “Хикмәтле сүз.”

Р.Вәлиева.”Дуслык”

Гөлшат Зәйнашева.” Бер атнада ничә көн?”


1



Ш.Галиев. “Светофорның өч күзе”

Т.Әйди. “Дачада”

Ринат Мәннан.” Булышам.”

1



Г.Тукай. “Яз”

Б.Рәхмәт. “Яз килә”

Г.Галиев. “Кояш”

Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”

Г.Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”


1



Ләбиб Лерон.” Апрель ае.”

Гөлшат Зәйнашева. “Әниләр бәйрәме.”

Резеда Вәлиева. “Әниләр бәйрәме.”

Роза Хафизова.” Нәүрүз килә.”

Энҗе Мөэминова. “Моңсу бәйрәм.”


1




1 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

1. Татар теленең авазларының сузык һәм тартык; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен;

-әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

-элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

3. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

4. Һәр укучы үзенә генә хас темпта текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша белергә тиеш.

- әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

- текст эчтәлеген аңлау;

- проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;

- фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)

- “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

- бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

- төрле авторларның 3 — 4 әсәрен яттан;

- укылган әсәрләрнең эчтәлеген.



БЕЛЕМ БИРҮ ПРОЦЕССЫНЫҢ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ЯКТАН

ТӘЭМИН ИТЕЛЕШЕ

  1. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар. Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011;

  2. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар. Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011;

  3. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.Әлифба: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалары өчен.)1 нче сыйныф, Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012.

  4. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әдәби уку: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен балалары өчен.) 1 нче сыйныф, Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012.

  5. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х Әлифба: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен методик кулланма, Казан:“Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012

  6. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әдәби уку: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен методик кулланма, Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012

  7. Г. Тукай “Тылсымлы сәхифәләр”. Татармультфильм, 2011



Электрон ресурслар:

  1. Edutatar. ru. Цифровые образовательные ресурсы

  2. Digital.1september.ru. Школа цифрового века

  3. татар электрон библиотекасы http://kitap.net.ru/;

  4. татар телендә интернет белем үзәге http://belem.ru//;

  5. электрон мәгариф https://edu.tatar.ru/;

  6. балалар өчен сайт http://balarf.ru/























Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 17.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров64
Номер материала ДБ-199159
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх