Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / 1 нче сыйныфта "Ө һәм е хәрефләренең язылу урыннары" темасына татар теле дәресе эшкәртмәсе (әкият-дәрес)

1 нче сыйныфта "Ө һәм е хәрефләренең язылу урыннары" темасына татар теле дәресе эшкәртмәсе (әкият-дәрес)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Әкият-дәрес

I сыйныфта татар теле


Тема: Ө hәм е хәрефләренең язылу урыннары.

Максат: 1) укучыларның аваз hәм хәреф турындагы белемнәрен ныгыту;

2) ө hәм е хәрефләренең язылышы турында төшенчә бирү, бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу буенча күнекмәләр булдыру;

3) укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү, мөстәкыйль актив-лыкларын үстерү, үсешләрен булдырып укыту.

Дәресне җиhазлау.

1. Терәк таблицалар.

2. Төркемләп, парлап эш өчен перфокарталар.

3. Рәсемнәр, кисмә хәрефләр.

4. Ял минуты өчен музыкаль язма, курай, ксилофон таягы.

5. «Үз уеным» өчен эшләнгән башлыклар, таблица.


Дәрес барышы

I. Укучыларда уңай психологик халәт тудыру hәм белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы (ксилофон таягын күрсәтеп). Укучылар, минем кулдагы таякка карагыз әле, нинди таяк бу?

Укучылар. Буксилофон таягы, аның ярдәмендә музыкаль авазлар чыгарып була.

Укытучы. Дөрес. Әле алай гына да түгел, әкияттәгедәй көчкә ия бу таяк, тылсымлы ул! Таякның нинди көче барын беләсегез киләме?

Укучылар. Әйе, әйе!

Укытучы. Мин аның белән талгын гына хәрәкәт ясасам, без гаҗәп бер дөньяга иңәрбез. (Таяк белән тактага таба хәрәкәт ясый. Курай тавышы ишетелә, ачылмалы тактаның ишекләре «ачыла». Тактада «Авазлар дөньясы» дип язылган, ө hәм е хәрефләре кечкенә кызлар булып «киенеп» җитәкләшеп баралар, «юлларында» чәчәкләр «үсеп» утыра.)

Без Белем илендә. Каршыбызда Авазлар дөньясы. Бусөйләм авазлары. Күрәсезме аларны, балалар?

Укучылар. Әйе, мин күрәм!

Юк, күрмим мин!

Юк, күрмибез!

Авазларны без әйтәбез hәм ишетәбез генә ич!

Укытучы. Әйе, сез хаклы, балалар. Ә менә Авазлар иленә күптән, бик күптән бер тылсымчы килеп чыккан. Шундый матур дөньяга карап хәйран калган ул. Тик күпме генә йөрсә дә, бер нәрсәне аңлый алмаган: сөйләм тавышлары, көйләр, җырлар ишетелә, ә беркем дә күренми икән. Тылсымчының кодрәтеннән бар да килә. Һәр авазга күлмәк кидергән ул, hәм авазлар төрле-төрле хәрефләргә әйләнгәннәр. (Укытучы тактаның икенче ягын ача, анда тартык аваз хәрефләре язылган таблица эленгән, ә сузык аваз хәрефләре төрлечә беркетелгән.) Менә алар! Күрәсезме?

Укучылар. Әйе, хәрефләрне без күрәбез, укый hәм яза беләбез!

Укытучы. Төркем-төркем булып җыелганнар алар, берәр серләре бармы әллә?

Укучылар. Таблицада тартык аваз хәрефләре урнашкан! Алар ике рәткә басканнар: беренче рәттә яңгырау, икенче рәттә саңгырау тартыклар.

Укытучы. Ә сузыклар адашканнар, күрәсең. Әйдәгез әле, балалар, урыннарына урнаштырыйк үзләрен.

(Укучылар сузык авазларны белдерүче кисмә хәрефләрне «Авазлар дөньясы»на тәртип белән аңлата-аңлата урнаштыралар.)

Укучылар. Сузык аваз хәрефләре: а у ы о калын сузык авазларны белдерәләр; ә ү э ө и нечкә сузык авазларны белдерәләр; я ю е  ике аваз белдерүче хәрефләр.

Укытучы. Сузык hәм тартык авазлар бик тату яшәгәннәр, җитәкләшеп иҗекләр төзегәннәр, иҗекләрдән сүзләр ясалган. Сүзләрдәге иҗекләр санын нинди авазлар билгеләгән?

Укучылар. Сүздә ничә сузык, шулкадәрле иҗек.

(Җыю тактасында сүзләр: абага, үлән, әрекмән, әрем.)

Укытучы. Ике иҗекле сүзләрне укыгыз.

Укучылар. Үлән, әрем.

Укытучы. Калган сүзләрдә ничә иҗек?

Укучылар. А-ба-га, ә-рек-мән өч иҗек.

Укытучы. Бу сүзләр төркемен бер сүз белән атап буламы?

Укучылар. Әйе, үсемлекләр.

(Тактаның алгы өлешенә чәчәкләр аланы, үлән рәсемнәре эленгән.)

Укытучы. Нинди матур чәчәкләр үсә икән юл буендагы аланда, берәр бәйләм җыйыйк әле, балалар. Тик чәчәкләрнең исемнәрен әйтеп «өзәбез» hәм дәфтәргә юлдан юлга күчерү өчен язып та куябыз.

Укучылар. (икешәр укучы такта янына чыга. Укучы малай, чәчәкләрне «өзеп», исемен әйтеп бирә, укучы кыз «вазага» куя hәм чәчәк исемен юлдан юлга күчерү өчен аерып яза). Кың-гырау, гөл-чәчәк, эн-җе, мәк, каш-карый.


Ял минуты

(Күңелле музыка яңгырый, балалар урында бию хәрәкәтләре ясыйлар.)


Укытучы. Табышмак әйтәм, табыгыз.

Бер эшләпә киеп, дүрт агай утыра. Нәрсә ул?

Укучылар. Өстәл.

Укытучы. Нинди аваздан башлана «өстәл» сүзе?

Укучылар. [ө] авазыннан. Ул нечкә сузык аваз.

(Аерым-аерым hәм хор белән ө авазы әйтелә.)

Укытучы. Бу аваз язма сөйләмдә нинди хәреф белән билгеләнә?

Укучылар. [ө] авазын Ө, ө хәрефләре белән билгелибез.

(Ө, ө хәрефләрен язу, [ө] авазыннан башланган сүзләр әйтү.)


II. Яңа тема өстендә эш.

Укытучы. Ө хәрефе, тылсымчы биргән киемен кигәч, янында үзенә ошаган е хәрефен күрә. Алар тиз арада дуслашып өлгерәләр, җитәкләшеп уйныйлар. Тик ө хәрефе белән е хәрефенә алфавитта да, сузык аваз хәрефләре таблицасында да күршеләр булырга насыйп булмый. Менә дуслык кайда беленә! Сүзләрдә ешрак очрашыр өчен, ө хәрефе сүздә беренче иҗектә генә язылырга, ә калган иҗекләрдә үз урынын дусты е хәрефенә бирергә карар кыла. Шуннан бирле ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә, калган иҗекләрдә, [ө] авазы ишетелсә дә, е хәрефе языла икән.

Без дә шулай язарбыз. (Укучыларга рәсемнәр күрсәтелә.) Рәсемдәге предметның исемен әйтегез.

Укучылар. Төлке.

Укытучы. Иҗекләргә бүлегез.

Укучылар. Төл-ке.

Укытучы. Беренче иҗекне әйтегез.

Укучылар. төл-.

Укытучы. Нинди сузык аваз ишетәсез?

Укучылар. [Ө] авазы.

Укытучы. Икенче иҗекне әйтегез.

Укучылар. -ке.

Укытучы. Нинди аваз ишетәсез?

Укучылар. [Ө] авазы.

Укытучы. Икенче иҗектәге сузык авазны нинди хәреф белән билгеләрсез?

Укучылар. Е хәрефе белән.

Укытучы. Ничек яздык?

Укучылар. Беренче иҗектә [ө] авазы ишеттек, ө хәрефе яздык, ә икенче иҗектә [ө] авазы ишетелсә дә, е хәрефе яздык. (Укучылар, «төтен»әсеме күрсәтелә) сүзен аңлатып, «чөгендер» сүзен мөстәкыйль рәвештә язалар. Ныгыту өчен күнегүләр эшләнә.)

1) Китап белән эш.

Кагыйдә уку. Кагыйдә буенча сораулар төзеп, укучылар бер-берсенә сорауларны укыйлар, җавап бирәләр. (Алынмалы стендка терәк таблица эленә.)

2) 82 нче күнегү.

Сүзләрнең язылышын аңлатып язу: өрек, өлеш, бөре, дөге, сөлге, көзге, мөгез, көмеш. Ө hәм е хәрефләренең астына сызарга.

Эш парлап башкарыла hәм төркемдә тикшерелә.

3) Перфокарталар белән эш.

Бирем: сүзләрдә нокталар урынына ө, я, е хәрефләре куярга. Хикәя булсын өчен, җөмләләрнең тәртип номерын билгеләргә. Хикәяне исемләргә. (Бирем төркемдә тикшерелә.)

Ял вакыты

Укытучы. Бар да йоклый тәмле итеп,

Инде төн җитә.

(Балалар партага башларын куялар. Күзләрен йомган килеш ял итәләр.)

Яңа көнне бүләк итә

Безгә хәерле иртә.

Гимназия шәкертләре

Әнә укырга килә.

Нәни генә булсалар да,

Алар инде күп белә.

Шарлар тоткан малай, кызлар,

Кулларында зур бәйләм.

Гимназиядәге hәр көн

Аларга бит зур бәйрәм.

Укытучы (тактаны ача. Анда шарлар тоткан укучы кыз hәм малай рәсеме). Шарлардагы хәрефләргә игътибар итегез әле, нинди авазларны аңлаталар алар?

Укучылар. ө, м, ... т:

[ө] нечкә сузык аваз;

[м] – яңгырау тартык;

[т] саңгырау тартык.

Укытучы. Сүз булырлык итеп бер хәреф өстәгез.

Укучылар. е хәрефе.

Укытучы. Яхшы. Бу сүзгә синонимнар әйтегез.

Укучылар. Ышану, хыял.

Укытучы. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, укучылар.

Ә хәзер, дәресне йомгаклап, сезгә «Үз уеным» тәкъдим ителә.

(Өч укучы, такта янына чыгып, кечкенә өстәл артына утыра. Укучылар үзләре биремне сайлыйлар, аларга сорау укыла. Сорауга җавап бирәләр.)


III. Дәресне йомгаклау.

Укытучы. Әкият-дәрес сезгә ошадымы, балалар? Ө hәм е хәрефләре турында нәрсә белдегез?

Укучылар. Сүздә аларның язылу урыннарын белдек. Ө хәрефе беренче иҗектә языла. Калган иҗекләрдә е хәрефе языла.



Автор
Дата добавления 02.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров54
Номер материала ДБ-312314
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх