Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / 4 нче сыйныфта "Парлы сүзләр" темасына татар теленнән дәрес конспекты
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

4 нче сыйныфта "Парлы сүзләр" темасына татар теленнән дәрес конспекты

библиотека
материалов


Биектау муниципаль районы






Сайфуллина Рузалия Суфияновна

Мәмдәл мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы







Тема: “Парлы сүзләр”

Татар теле

4 класс












2013



Класс.Предмет. 4 нче класс, Татар теле

Бүлек темасы: сүз төзелеше

Дәрес темасы: парлы сүзләр

Максат: парлы сүзләрнең ясалышын,дөрес язылышын өйрәтү,алардан файдалана белү күнекмәләре бирү.

Бурычлар: кабатлау,булган белемнәрне актуальләштерү нәтиҗәсендә проблемалы ситуация барлыкка китерү.Укучыларның фикер йөртү эшчәнлегенең дәвамы буларак иҗади характердагы ныгыту оештыру.

Кулланылган методлар: дәреслек белән эшләү.Эзләнү.

Җиһазлау: үсемлек рәсеме, таблица, интерактив такта, тематик открыткалар.



Дәреснең план-конспекты.


Дәреснең беренче өлешендә укытучының кереш сүзе күрсәтмәлелек белән башланып китә һәм ул проблемалы ситуация тудыруга ярдәм итә.

-Укучылар,без бүген сезнеү белән сүз ясалышы темасын өйрәнүне дәвам итәрбез.Дәрестә игътибарлы булыгыз, бүген өйрәнеләчәк теманы үзегез әйтергә тырышыгыз.
















Проблемалы ситуация тудыру

Борын-борын заманда булган ди бер үсемлек тамыры. Кешеләр үтеп бараганда юлда йолкынып ташланган бер тамыр – үсемлек тапканнар. “Бу тамыр белән инде нишләргә?” – дип торганда,әлеге тамыр телгә килгән:

-Нигә аптырадыгыз, утыртып куегыз, мин зур булып үсәрмен, кешеләргә файдам тияр, тирә-юнь матурланыр.

Юлаучылар тамырны туфракка утыртканнар. Юлдан табылганга күрә, аңа “Юл” дип исем ди биргәннәр (Экранда тамырлары як-якка таралган үсемлек рәсеме килеп чыга, “Юл” дип язылып та куела).

Бу тамыр бик тиз үсә башлаган. Әй үсә ди бу тамыр, әй үсә ди. Ай үсәсен көн үсеп, ботаклар да җибәргән. Юл тамырыннан әллә ничә ботак үсеп чыккан. (Үсемлек-рәсемгә күрсәтә). Үсемеклнең тамыры юл булгач, ботаклар да шул тамырдан ясалган сүзгә әйләнеп киткән.

-Ягез, уйлагыз әле, укучылар, болар нинди сүзләр булыр?

Укучылар сүз ясалышын темасыннан тамыр, ясалма, кушма сүзләрне үткән булалар. Шунлыктан бер-бер артлы җавап бирәләр:

Юлчы, юллы, юлбашчы, юлсыз, юлдаш, юллы-юллы, юллы-юлсыз һ.б.

Укытучы исә бу сүзләрне үсемлек ботагына (һәр ботак турысына) яза бара. -- Әйдәгез,уйлап карыйк,бу сүзләр ничек ясалганнар?

-Юлчы сүзе тамыр һәм кушымчадан тора: юл+чы.

-Юллы сүзе дә шулай ясалган.

-Юлдаш сүзе даш кушымчасы кушып ясалган һәм яңа мәгънә биргән.

-Юлбашчы сүзе ике тамырдан (чки сүздән) кушылып ясалган. Өр-яңа

мәгънә биргән.


Шул рәвешчә башка сүзләр тикшерелә, үткәннәр кабатлана. Шуннан соң укытучы дәреснең темасына бәйле булган юллы-юллы, юллы-юлсыз сүзләрнең ясалышы турында әңгәмә башлый:

-Хәзер юллы-юллы сүзенә игътибар итик.Ул ничек ясалган?

Бу сорау укучыларда төрле каршылыклар тудыра.

-Юл сүзенә лы кушымчасы кушып ясалган.

-Ике тапкыр лы кушымчасы кушып ясалган.

Дөрес әйтмәде,мондый юлны без ясалма сүздә күргән идек, ә бу андый

сүз түгел,-ди бер бала.

Укытучы бәхәсне кискенләштерә:

-Ягез, иптәшләрегез дөрес әйтерләрме?

-Юк, бу сүз сызыкча аша ясалган.

Әнә шулай итеп, бу сүзнең ясалышын укучылар аңлатырга тырышалар, ләкин тулы килеш ачарга аларның белемнәре җитми әле.

-Ә нигә соң без бу сүзнең ясалышын, алдагы сүзләр кебек, тиз генә әйтә алмыйбыз?-ди укытучы.

- Без бу ясалыш юлын өйрәнмәдек әле,-ди бер укучы.



Проблеманы тәгъбир итү


-Шулай булгач, без бүген дәрестә нәрсә белергә тиешбез соң?

Балалар проблемалы сорауны үзләре тәгъбир итәләр:

-Бер ише сүзләр кушымчалар кушып ясала, икенчеләре ике тамырдан ясала, ә юллы-юлсыз кебек сүзләрнең ясалышы ничек булыр?

Менә шушы проблеманы дәрестә хәл итәргә кирәк була.













Проблеманы хәл итү


-Дәфтәрегездә ике юл урын калдырып, мин укыган җөмләләрне языгыз.

Галия юллы күлмәк кигән.

Галия юллы-юллы күлмәк кигән,

Юлсыз бара торгач адаштык.

Юллы-юлсыз бара торгач адаштык.

Шуннан укытучы җөмләдәге сүзләрнең төгәл мәгьнәләрен билгеләргә куша.Экранда сүзләр чыга һәм чагыштырма нәтиҗә чыгарыла.

юллы күлмәк юллы-юллы күлмәк

юлсыз бара торгач юллы-юлсыз бара торгач

1-1,2-2 җөмләләрендә мәгънә ягыннан нинди аерма бар?

Укучылар экранга карыйлар, чагыштыралар һәм түбәндәге җавапларны бирәләр:

Беренче баганадагы сүзләр белән җөмлә төзегәндә бер генә мәгънә (бар) аңлыйбыз: юлсыз гына барылган. Икенчесендә исә юллы да, юлсыз да барганнын аңлыйбыз. Ике сүзне бергә кушкач, яңа мәгънә барлыкка килде.

-Шулай булгач, иптәшләрегез әйткәнчә, монда кушымчаның роле бармы?

- Монда кушымчага игътибар итмәдек. Ике сүздән ясалган сүзләрне күрдек. (Парлы дигән төшенчә ачыклана).

-Бу ике сүзне үзара шундый тыгыз бәйләнгән, хәтта бер сүзгә әверелгән. Мондый тыгыз бәйләнештәге ике әйбер парлы дип атала.

Без бүген “Парлы сүзләрне”не өйрәнәбез.

- Хәзер теманы дәфтәрегезнең буш калган юлларына язып куегыз инде,-ди укытучы.







Парлы сүзләр


-Ягез, парлы сүзләрне дип нәрсәгә әйтәбез?

-Пар булып килеп,сызыкча аша языла торган сүзләргә парлы сүзләр

дибез. Алар кушымча белән ясалмый,-ди бер укучы. Икенчеләре билгеләмәне тулыландыра.

-Парлы сүзләргә тагын нинди мисаллар китерә аласыз?

-Ата-ана, бала-чага, бара-бара.

-Ничек ясалган соң бу сүзләр? Шуңа җавап эзлик әле? Алар барысы да бер үк төсле булырмы?

-Бара-бара ике кат әйтелгән.

-Без тикшерә торган юллы-юлсыз сүзе бер сүзне икенчесенә каршы куеп ясалган.

-Моннан нинди нәтиҗә ясарсыз?

-Парлы сүзләр үзләре дә төрле юллар белән ясала икән.

-Шулай булгач, без тагын нәрсәне белергә тиешбез соң?-ди укытучы.

-Парлы сүзләр ничә төрле юл белән ясала?-ди укучы.

Экранга килеп чыга:

Аклы-каралы

...........................

Ярты-йорты

..........................

Очсыз-кырыйсыз

............................

Җир-су

............................

Бара-бара

.........................

-Әйдәгез, иптәшегез дөрес әйтәме,шуны ачыклыйк. Күчереп һәм өстәп языгыз, һәр сүзнең ясалу юлын аңлатырга тырышыгыз.

Язма эш тәмамлангач, бу сүзләрнең ясалу юлларын исбатлыйлар:

1. Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

2. Якын мәгънәле сүзләр.

3. Охшаш яңгырашлы (чыр-чу) сүзләр.

4. Бер өлешенең мәгънәсе билгесез булган сүзләр.

5. Бер үк тамыр кабатланган сүзләр.

- Хәзер парлы сүзләрнең ничә төрле ясалыш юлы, аларның нәрсә булуын кагыйдә итеп әйтергә тырышыгыз.

Укучылар кагыйдәне әйтәләр,үз кагыйдәләрен дәреслектәге параграфны укып ныгыталар, аларның һәрвакыт сызыкча аша язылуын әйтәләр. Укытучы исә парлы сүзләрнең мәгънә төшенчәсенә (тагын бер кат басым ясап) игътибар итәргә кирәклекне әйтә.

Шуннан телдән, үзләре ятлаган шигыръләрдән, мисаллар китерәләр. Бер укучы Ш.Маннурның шигыреннән өзек укый:

Татр теле-туган тел,

Безгә газиз булган тел,

Әти - әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел.

-Әйдәгез, парлы сүзләр белән сайланма диктант язып карыйк. (Укучылар парлы сүзләрне баганалап язып алалар, алдан таблица формасы әзерләнгән була).








Сайланма диктант


Балалар авыл башындагы ташлы – чокырлы җирдә җиләк-җимеш бакчасы үстерергә уйландылар. Дәрестән соң, кирәк-яракларны алып, бакчага киттеләр. Эшли-эшли вакытның үткәне сизелми дә калды. Ике сәгать тулар-тулмас эшләнгән эш күзгә күренеп үсте: чокырлар казылды, аркылы-торкылы яткан агачлар җыештырылды. Тирә-юнь матурланып китте. Бу бакча җәйгә аллы-гөлле чәчәккә күмелер.

Укучылар язып алган парлы сүзләр укыла, аннары,яктырткыч экранда таблицадан карап, аның дөреслеге тикшерелә.

Тактага парлы сүзләрнең беренче яртысы языла, укучылар, бер-бер атлы чыгып, прлы сүзләр уйлап язалар:

Хатын-

Ата-

Савыт-

Җиләк-

Аш-

Җир-

Азаык-

Азык-

Урын-

Аклы-

Көн-

Йомгаклау-.

Язма эштән соң тематик открыткалар таратыла һәм, шулардан файдаланып, өйдә кыска хикәя язып килергә кушыла, хикәядә исә парлы сүзләр булырга тиеш дигән шарт куела.

Шулай итеп, кабатлау һәм күрсәтмәлек проблемалы ситуация тудырырга ярдәм итте. Күрсәтмәлелек шулай ук проблеманы хәл итүдә дә файдаланылды. Ә техник чаралар һәм күрсәтмәлелек ныгыту барышында кайтма информация хезмәтен үтәде.

Шулай итеп, кабатлау, булган белемнәрне актуальләштерү проблемалы ситуация барлыкка китерде. Ныгыту иҗади характерда алып барылды һәм укучыларның фикер йөртү эшчәнлегенең дәвамы булды.

Күрсәтмәлелек проблемалы ситуация тудыруга хезмәт иткән кебек, үз-үзеңне тикшерү барышында укучының кайтма информация алуына да хемәт итә. Ә техник чара исә укучыларга кайтма информацияне тапшыру өчен файдаланды.

























Автор
Дата добавления 03.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров893
Номер материала ДВ-027772
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх