- 04.01.2016
- 2343
- 3
Для педагогов
Попробуйте УМНЫЙ ПОИСК по курсам повышения квалификации и профессиональной переподготовки
Получите профессию
за 6 месяцев
Пройти курс
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Смотреть ещё
3 581
методическую разработку в категории другое
Перейти в каталог
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”)
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)
4. “Татарстан Республикасының халыклары телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”)
5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләре турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль
6. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар
7. «ТР Әлки муниципаль районы МБГБУ «Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе» нең 2015-2016 нчы уку елына педагогик совет утырышында каралган (№ 1, 11.08.15) һәм 12.08.2015 нче елгы № 45 нче приказы белән расланган укыту планы .
8. «ТР Әлки муниципаль районы МБГБУ «Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе» нең 2015-2016 нчы уку елына педагогик совет утырышында каралган (№ 1, 11.08.15) һәм 12.08.2015 нче елгы № 45 нче приказы белән расланган еллык календарь укыту графигы.
9. «ТР Әлки муниципаль районы МБГБУ «Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе» нең “Эш программасы турында”гы нигезләмәсе.
10. Основной образовательной программы основного общего образования МБОУ «Нижнеалькеевская СОШ», утвержденной приказом №33 от 8 августа 2014 года.
11 Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары
1 .Татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү
2 .Иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү,
3 Укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Бурычлар
1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына)
· Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү.
· Өйрәнгән әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру.
· Әдәби текстны кабул итү һәм анализлый алу, укыган буенча план төзи белү.
· Геройларга характеристика бирә алу
Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)
· Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
· Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
· Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
· Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
· Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
· Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
· Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
· Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
· Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
· Әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
· Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
· Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
· Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
· Бер минутка 80-125 сүз уку.
Укыту-методик комплекты
Дәреслек: .Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
Методик кулланмалар:
1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
2. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
3. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
4. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
5. . Абдуллина Д.М., Хисмәтова Л.К., Җәүһәрова Ф.Х.Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы 7 сыйныфка әдәбият ( ике кисәктән тора) –казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.
6. . Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре. өч томда. 3т.- Казан: Мәгариф, 2006.
7. . Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты. Теория. Тарих.-Казан: Мәгариф, 2006.
Сүзлекләр:
1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997.
Программаның эчтәлеге
Дәүләт программасында 7 нче сыйныфта әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Өстәлгән 2 дәрес “Таткнигафонд.ru” электрон китаханә системасы белән таныштыру һәм ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау өчен кулланылды. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны үзгәрешсез калдырылды. Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 5 сәгать вакыт, сыйныфта укучылар саны күп булу сәбәпле, яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.
Укытуны тематик планлаштыру
№ |
Темалар |
Әсәрләрне өйрәнү |
Дәрестән тыш уку |
Бәйләнешле сөйләм үстерү |
Әдәбият теориясе |
|
Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгать саны |
Эш программасын-дагы сәгать саны |
|||||
1 |
Мәкальләр һәм әйтемнәр. Тугандаш халыклар мәкальләре. |
2 |
2 |
|
|
Мәкаль һәм әйтем. |
2 |
“Сөембикә бәете”. |
2 |
2 |
|
|
Бәет. |
3 |
“Сак-Сок” бәете. |
|
|
1 |
|
|
4 |
К.Насыйриның тәрҗемәи хәле. “Әбүгалисина” (өзекләр). |
2 |
2 |
|
1 – образларга характеристика бирү. |
|
5 |
Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”. |
3 |
3 |
|
|
Гипербола. |
6 |
Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек”. |
2 |
2 |
|
|
|
7 |
Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”, “Рәсем”, “Урысча күп сүзең...”, “Куанды ил...”, “Җәй үтте...”, “Видагъ”. |
2 |
2 |
|
1 - Дәрдемәнд шигырьләрен яттан сөйләү (“Кораб”, “Ата-анам йорты өчен...”). |
|
8 |
Һ.Такташ. Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. “Мокамай” әсәре. |
2 |
2 |
|
|
|
9 |
К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. “Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте” хикәяләре. |
3 |
3 |
|
1 – сочинение язу. |
|
10 |
М.Әмир. Язучы турында кыскача белешмә. “Агыйдел” (өзекләр). |
5 |
5 |
|
1 – Артыкбикә образына ха-рактеристика бирү 1 – по-вестьтан өзекне яттан сөйләү (“Агыйдел рә-семдәге төсле матур...”). |
Повесть. |
11 |
I яртыеллыкта үткәннәрне кабатлау. |
|
|
|
1 |
|
12 |
С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Тегермән стенасындагы язулар”, “Һәйкәл урынында уйланулар”. |
3 |
3 |
|
|
|
13 |
Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”. |
4 |
4 |
|
1 – диспут. 1 – сочинение язу. |
Типиклык. |
14 |
Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты”, “Габдулла Тукайга” (сайлап). |
|
|
1 |
1 - “Габдулла Тукайга” шигырен яттан сөйләү. |
|
15 |
Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты. “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Ватаным өчен”. |
2 |
2 |
|
|
|
16 |
Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”. |
1 |
1 |
|
1 - “Сөйләр сүзләр бик күп алар...” шигы-рен, “Кыңгы-раулы яшел гармун” поэ-масыннан өзекне яттан сөйләү. |
Поэма. |
17 |
Р.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”. |
|
|
1 |
|
|
18 |
Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”. |
4 |
4 |
|
2 – сочинение язу. |
Проблема. |
19 |
Н.Арсланов “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма”. |
2 |
2 |
|
|
|
20 |
Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле. “Артышлы тау буенда” повесте. |
4 |
4 |
|
|
|
21 |
Х.Сарьян “Бер ананың биш улы” (өзекләр). |
4 |
4 |
|
1 – диспут. |
Тема. |
22 |
Р.Гаташ шигырьләре. |
|
|
1 |
1 - Р.Гаташ шигырен яттан сөйләү. |
|
23 |
Язучылар белән очрашу. |
- |
|
|
1 |
|
24 |
Татарча кинофильм яки спектакль карау һәм фикер алышу. |
- |
|
|
1 |
|
25 |
Арадаш аттестация эше |
|
1 |
|
|
|
26 |
Электрон китапханә белән эшләргә өйрәнү. |
|
1 |
|
|
|
27 |
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. |
|
1 |
|
|
|
|
|
47 + 4 (ДТУ) + 17 (БСҮ) |
50 |
4 |
16 |
|
|
Барысы |
68 |
70 |
|
Кулланылган әдәбият
1 З. Зәбибуллина, Р. Миңнуллина. Сочинение язарга өйрәнәбез. “ Яңалиф” нәшрияты, 2002
2. Татар телендә 100 сочинение.” Раннур” нәшрияты, 2001.
3 . Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы.казан, 2002
4 . Ш. Ш. Җәләлиев. Милли тәрбия нигезләре. “ Мәгариф” нәшрияты, 2003
5 А. М. Низамов. Милли мәктәп тәрбия нигезләре. “ Мәгариф” нәшрияты, 2005
6 . Ф. Хатипов. Әдәбият теориясе. “ Мәгариф” нәшрияты, 2000
7 Н. С. Гыймадиева, Ә. Г. Билалова. Әдәбият дәреслекләре буйлап.5- 8 сыйныфлар. Казан. “ Яңалиф” нәшрияты, 2006
8 . Ф. Ә. Гайфуллина. Әдәбият дәресләрендә. Казан. “ Яңалиф” нәшрияты, 2006
9 Г. Р. Закирова, Л. Ә. Гыйззәтуллина. Хәзерге татар әдәбияты. Казан. “ Мәгариф” нәшрияты, 2008
10 . Р. Н. Даутов, Н. Г. Гамбәров. Балачак әдипләре. Казан. “ Мәгариф” нәшрияты, 2005
11 . Ә. Н. Хуҗиахметов “ Мәгърифәт йолдызлары”, Казан. “ Мәгариф” нәшрияты, 2002
12 . Р. А. Шакирҗанов, А. И. Нарбеков, Ф. Р. Шакирҗанов. Мәшһүр татар галимнәре.Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011
13 З. Рәсүлева, Ә. Хуҗиахметов. Мәгърифәт йолдызлары. Казан 1998.
14 Р. Мостафин. Репрессияләнгән татар әдипләре. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2009
15 Т. Миңнуллин, Ф. Миңнуллин, Ә. Кәримуллин. Совет татарстаны язучылары. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1986
16 . Д. Ф. Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан. “ Мәгариф” нәшрияты, 2004
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
№ |
Дәрес темасы |
С/с |
Укучылар әзерлегенә таләпләр |
Укучылар эшчәнлегенә характеристика |
Үткәрү вакыты |
Искәрмә |
|
||
план |
факт |
|
|||||||
1 |
Мәкальләр һәм әйтемнәр. |
1 |
Мәкальләр белән танышу, ана-лизлау. Н.Исәнбәт төзеп бастыр-ган 3 том-лыкка кергән мәкальләр белән таныш булу. Мәкаль һәм әй-тем-нәрнең үзенчәлеген күрсәтә белү. Аларның җыйнаклыгын, фи-кер тыгызлыгын, шигърилеген, тел-бизәк чараларын аңлау. Сөй-ләмдә мәкаль-әйтемнәрдән дөрес файдалана белү. |
Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә булдыру. Мәкальләрне уку һәм анализлау. |
3.09 |
|
|
|
|
2 |
Тугандаш халыклар мәкальләре. |
1 |
Эзләнү-тикшерен. Тугандаш халыклар мәкальләреннән үрнәк-ләр белән таныш булу. Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланыр-га өйрәнү. Фәнни фикерләү сәлә-тен камилләштерү. |
Эзләнү-тикшеренү алымы. Татар халык мәкальләренә аваздаш башка халык мәкальләрен барлау, аларны үзара чагыштыру |
8.09 |
|
|
|
|
3 |
“Сөембикә бәете”. |
1 |
Әсәр белән танышу. Сөембикә турында мәгълүматларны тирәнәйтү. Сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү. |
Сөембикә шәхесенә ба-гышланган иҗади про-ектларның презентациясе. Бәетне укып фикер алышу. Әсәрнең аудиоязмасын тыңлау. Сәнгатьле уку, әңгәмә. Сорауларга җавап. |
10.09 |
|
|
||
4 |
“Сөембикә бәете”. Риваятьләр һәм легендалар |
1 |
Әсәр белән танышу. Сөембикә образында гүзәллек белән леген-дарлык, бөеклек белән фаҗиганең бергә үрелүен аңлау. Бәетнең сән-гатьчә эшләнешенә бәя бирә алу. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рә-вештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү. |
Бәет турында төшенчә булдыру. Сәнгатьле уку, әңгәмә. Сорауларга җавап. |
15.09 |
|
|
||
5 |
ДТУ. “Сак-Сок” бәете. |
1 |
Дәрестән тыш уку Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү һәм ана-лизлау күнекмәсен камилләштерү. |
Әңгәмә. Йөгерек уку. |
17.09 |
|
|
|
|
6 |
К.Насыйриның тәрҗемәи хәле. “Әбүгалисина”әсәре. |
1 |
Әдип биографиясе белән танышу. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. |
ИР белән эш. К.Насыйри музеена виртуаль экскур-сия. Өзекләрне уку, сорау-ларга җавап бирү. |
22.09 |
|
|
|
|
7 |
К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәрендә акыл көче, гыйлем куәтен раслау,аларның тылсымлы нәтиҗәсен күрсәтү . |
1 |
Әсәрне анализлау. Әсәрдә акыл көче, гыйлем куәтен раслау, алар-ның тылсымлы нәтиҗәсен күрсә-түне аңлау. Гыйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт ит-терү идеясен ачыклау. Сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), синоним сүзләрдән ти-ешенчә файдалану, сүз һәм фраза-ларны урынсызга кабатламау, төр-ле төзелештәге җөмләләр белән эш итү. |
Әсәрнең дәреслектә бирелгән өлешен укып бетерү. Сюжетны аңлауны тикшерү. Әсәрне анализлау. Проблемалы сорауларга җаваплар табу. |
24.09 |
|
|
||
8 |
БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика. |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өйрә-нелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.Сыйфатла-ма, эмоциональлек, модальлек эле-ментларын кертеп, әдәби образ-ларга характеристика яза белү. |
Мөстәкыйль рәвештә характеристика язу. |
29.09 |
|
. |
|
|
9 |
Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”. |
1 |
Әсәр белән танышу. Әдипнең тор-мыш һәм иҗат юлыннан төп факт-ларны белү. Әсәрнең дини рухта-гы борынгы «Кисекбаш» поэмасы формасында язылуын белү. |
Язучының тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү. Иҗади проектны яклау. Әсәрне уку. |
1.10 |
|
|
|
|
10 |
Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрендә мифологик образ-ларның бирелеше.. . |
1 |
Әсәр белән танышу, анализлау . Вакыйгаларның реаль җирлеккә күчерелүен, мифологик образлар-ның шул заманның конкрет шәхес образлары белән аралашып килү-ен, үзенчәлекле әкияти сюжет яр-дәмендә чын картиналар тасвир-лануын аңлау. |
Сәнгатьле уку. ИР белән эш. Әсәрне анализлау. |
6 10 |
|
|
||
11 |
Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”. Гипер-бола төшенчәсе. Кисекбаш образы, аны сыйфатлауда кулланылган гипер-болик алымнар. |
1 |
Әсәр белән танышу, анализлау.Ги-пербола турында мәгълүматлы бу-лу. Кисекбаш образына бәя бирү, аны сыйфатлауда кулланылган ги-перболик алымнарны күрсәтә алу. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвеш-тә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Та-тар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага бәй-ләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу |
Әсәрне анализлау. Әсәр буенча эшләнгән мультфильм карау, аның эшләнешен поэма эчтәлеге белән чагыштыру, аермалыкларын табу. Гипербола турында төшенчәне тирәнәйтү. |
8.10 |
|
. |
|
|
12 |
Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек”. |
1 |
Әдип биографиясе белән танышу. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын-нан төп фактларны белү. Баланың рухи дөньясын тормышчан ситу-ациядә һәм төгәл детальләр ярдә-мендә ачып бирүен аңлау. |
Иҗади проектны яклау. Презентация карау. Конспектлау. Әсәрне уку. |
13.10 |
|
|
||
13 |
Г.Исхакый “Кәҗүл читек”әсәре аша баланың рухи дөньясын ачу . |
1 |
Әсәр белән танышу. Өстәмә чы-ганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбә-теңне белдерү. |
Әсәр буенча фикер алышу. Сорауларга җавап бирү. Уку тизлеген тикшерү. |
15.10 |
|
|
||
14 |
Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә.. “ Куанды ил”, “Кораб “ шигырьләре. |
1 |
Әдип биографиясе белән танышу . Әсәр белән танышу, анализлау. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын-нан төп фактларны белү. XX гасыр башындагы иҗтимагый фикернең шагыйрь иҗатында чагылышын, авторның аңа үзенчәлекле мөнә-сәбәтен аңлау. Милләт язмышын ил корабы, давыл, дулкын, упкын образларында сурәтләвен белү. |
Шигырьне уку һәм анализлау. |
20.10 |
|
|
||
15 |
Дәрдемәнднең “Рәсем”, “Урысча күп сүзең...”, “Куанды ил...”, “Җәй үтте...”, “Видагъ” шигырьләре. |
1 |
Әсәр белән танышу, анализлау . Шигырьләрдәге моңсулык, кар-шылыклы кичерешләр чагылы-шын аңлата белү. Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге, Туган илгә, туган телгә кайнар мәхәббәтен аңлата алу. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. |
Аудиоязмалар тыңлау. Әңгәмә. Шигырьләрне сәнгатьле уку һәм анализлау. |
22.10 |
|
|
||
16 |
БСҮ. Дәрдемән шигырьләрен яттан сөйләү (“Кораб”, “Ата-анам йорты өчен...”). |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
Шигырьләрне яттан сөйләү. Видео яки аудиоязмалар эшләү һәм аларга анализ. |
27.10 |
|
|
||
17 |
Һ.Такташ. Шагыйрь турында белешмә. |
1 |
Әдип биографиясе белән танышу. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. Әсәрне сәнгатьле уку, анализ ясау |
Иҗади проектны яклау. Конспектлау. Шигырьне сәнгатьле уку. |
29.10 |
|
|
||
18 |
Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. “Мокамай” әсәре. |
1 |
Әсәр белән танышу, анализлау. Образлар бирелешендәге үзен-чәлекне билгели белү.Өйрәне-лгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнә-сәбәтеңне белдерү. |
Аудиоязма тыңлау, әңгәмә. Сәнгатьле уку. Шигырьне анализлау. “Кеше үз язмышына үзе хуҗа” дигән темага дискуссия. |
10.11 |
|
|
||
19 |
К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. |
1 |
Әдип биографиясе белән танышу. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын-нан төп фактларны белү. |
Иҗади проектны яклау. ИР белән эш. Конспектлау. |
12.11 |
|
|
||
20 |
К.Тинчуринның “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясе. |
1 |
Әсәр белән танышу. Хикәяләрнең конфликт үзенчәлеген билгели, са-тирик типларга характеристика бирә белү. Өйрәнелгән әсәргә дә-лилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. |
Әсәрне укып фикер алышу. Сюжет буенча әзерләнгән тест эшләү. Сорауларга җавап бирү. |
17.11 |
|
|
||
21 |
К.Тинчуринның “Бүре зәхмәте” хикәясе. |
1 |
Әсәр белән танышу.Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. |
Кыскача сюжетны бәян итү. Әсәрне укып фикер алышу. ИР белән эш. |
19.11 |
|
|
||
22 |
БСҮ. Сочинение “Явызлык явызлык тудыра”. |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү.Өй-рәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Татар әдәби теленең нормаларына ни-гезләнеп, кирәкле темага бәйлә-нешле текст төзү күнекмәсен ка-милләштерү. |
Сочинениене мөстәкыль рәвештә язу. Индивидуаль ярдәм. |
24.11 |
|
|
||
23 |
М.Әмир. Язучы турында белешмә. |
1 |
Әдип биографиясе белән танышу. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. |
Иҗади проектны яклау. Укытучы сүзе. Әңгәмә. Конспектлау. Тест эшләү. “Агыйдел” повесте белән таныша башлау. |
26.11 |
|
|
||
24 |
М.Әмирнең “Агыйдел”повестен-дә студент яшьләр көрәшен хикәяләү.. |
1 |
Әсәр белән танышу. Студент яшьләрнең авылда аң-белемне күтәрү, күмәк хуҗалык төзү өчен көрәшләре, бу юлдагы каршылыкларны җиңеп үтүләре. |
Әсәрне уку, сорауларга җавап бирү. |
1.12 |
|
|
|
|
25 |
М.Әмирнең “Агый-дел” повесте-ндә Гаяз, Ильяс, Артык-бикә образлары... |
1 |
Әсәр белән танышу. Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. |
Әсәрне укып фикер алышу. |
3.12 |
|
|
||
26 |
М.Әмирнең “Агыйдел” повесте -нең лиризмы... |
1 |
Әсәр белән танышу. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Әсәр белән танышу.Гаяз, Ильяс, Артыкбикә образлары. Әсәрнең лиризмын билгели белү. Сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), синоним сүзләрдән тие-шенчә файдалану, сүз һәм фраза-ларны урынсызга кабатламау, төр-ле-төрле төзелештәге җөмләләр белән эш итү. |
Әсәрне укып фикер алышу.
Әсәрне укып фикер алышу. |
8.12
10.12 |
|
|
||
27 |
М.Әмирнең “Агыйдел” повестен өйрәнүне йомгаклау. Повесть турында төшенчә. |
1 |
|
||||||
|
|
|
|||||||
28 |
БСҮ. М.Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзекне яттан сөйләү. |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
Яттан сәнгатьле сөйләү. |
15.12 |
|
|
|
|
|
|
||||||||
29 |
БСҮ. Артыкбикә образына характеристика. |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү. Әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. |
Мөстәкыйль рәвештә образга характеристика язу. |
22.12 |
|
|
||
30 |
I яртыеллыкта үткәннәрне кабатлау. |
1 |
Кабатлау һәм гомумиләштерү. Дәрестә өйрәнгәннәрне гомуми-ләштерү күнекмәсен үстерү. Үз хезмәтеңә дөрес бәя бирү күнек-мәсен камилләштерү. |
Тестлар эшләү. |
24.12 |
|
|
||
31 |
С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, шигырьләре.. |
1 |
Әдип биографиясе белән танышу. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын-нан төп фактларны белү. Кешедәге табигый халәтнең — интим-моңсу, гуманистик хисләрнең чагылышы. Анага эчкерсез мәхәббәт хисләре. |
Иҗади проектны яклау. Укытучы сүзе. Әңгәмә. Конспектлау. Әсәрләрне сәнгатьле уку, сораулар ярдәмендә фикер алышу. |
12.01 |
|
|
||
32 |
С.Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигыре. |
1 |
Әсәр белән танышу.Сәнгать-ле уку күнекмәләрен камилләштерү. Шагыйрьнең детальләрдә авыл язмышын, халыкның авыр язмышын күрсәтә белүен аңлау |
Әсәрне сәнгатьле уку, сораулар ярдәмендә фикер алышу. |
14.01 |
|
|
||
33 |
С.Хәкимнең “Һәйкәл урынында уйланулар” шигыре.. |
1 |
Әсәр белән танышу. Әсәрдә җә-лилчеләрнең җыелма образын сынландыру омтылышын билгели алу . Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне бел-дерү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. |
Әсәрне сәнгатьле уку, сораулар ярдәмендә фикер алышу. |
19.01 |
|
. |
|
|
34 |
Ф.Хөсни.иҗаты “Йөзек кашы” әсәре. |
1 |
Әсәр белән танышу.Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. |
Иҗади проектны яклау. Укытучы сүзе. Әңгәмә. Конспектлау.Әсәрне уку. |
21.01 |
|
|
||
35 |
Ф.Хөсни. “Йөзек кашы” әсәрендә ли-рик якты хисләрнең тасвирлануы . |
1 |
Әсәр белән танышу.Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу |
Әсәрне уку, сюжет буенча сорауларга җавап бирү. |
26.01 |
|
|
||
36 |
Ф.Хөсни. “Йөзек кашы” әсәрендә мәхәббәтнең бирелеше.. . |
1 |
Әсәр белән танышу. Сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), синоним сүзләрдән ти-ешенчә файдалану, сүз һәм фраза-ларны урынсызга кабатламау, төр-ле төзелештәге җөмләләр белән эш итү |
Әсәрне укып фикер алышу. |
.28.01 |
|
|
||
37 |
Ф.Хөсни. “Йөзек кашы” әсәрендә Айдар холкының үзенчәлекләре . Типиклык төшенчәсе. |
1 |
Әсәр белән танышу. Әсәрдә лирик якты хисләрнең тасвирлануын, мә-хәббәтнең үкенечле соңын аңлау. Айдар холкының үзенчә-лекләрен аңлата алу. Повестьның истәлеккә корылган булуын белү. Типиклык төшенчәсе турында мәгълүматлы булу. |
2.02 |
|
|
|||
38 |
БСҮ. Диспут “Минем холкым – минем язмышым”. |
1 |
Диспут-дәрес Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбә-теңне белдерү. Диалогик һәм мо-нологик сөйләм формаларыннан дөрес файдалану күнекмәләрен камилләштерү. |
Бәхәс. |
4.02 |
|
|
||
39 |
БСҮ. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре буенча сочинение. |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. |
Түбәндәге темаларның берсе буенча сочинение язу: 1. Вәсилә, мин дә синеңчә эшләр идем. 2. Госман образына минем мөнәсәбәтем. 3. Госманга (Вәсиләгә, Айдарга) хат. |
9.02 |
|
|
||
40 |
ДТУ. Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты”, “Габдулла Тукайга”. |
1 |
Дәрестән тыш уку. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү һәм ана-лизлау күнекмәсен камилләштерү. |
Әсәрләр буенча фикер алышу. “Габдулла Тукайга” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнү. |
11.02 |
|
. |
|
|
41 |
БСҮ. “Габдулла Тукайга” шигырен яттан сөйләү. |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
Яттан шигырь сөйләү. |
16.02 |
|
|
||
42 |
Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты. “Ант” шигыре, |
1 |
Әдип биографиясе белән танышу. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. |
Иҗади проектны яклау. Укытучы сүзе. Әңгәмә. |
18.02 |
|
|
||
43 |
Ф.Кәримнең “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Ватаным өчен” шигырьләре. |
1 |
Әсәр белән танышу, анализлау. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас булган хис-ләр кайнарлыгын, шул ук вакытта аларның гади, самими яктыр-тылышын күңелгә үтемле, тәэ-сирле сурәтләр ярдәмендә бирүен аңлау. |
Әсәрләрне анализлау. |
23.02 |
|
|
||
44 |
Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”. Поэма турында төшенчә. |
1 |
Әсәр белән танышу. Фазыл обра-зында гади солдатның кешелек сыйфатлары, ватанпәрвәрлек билгеләре чагылуын белү. Поэма-да оптимистик рухны аңлау. По-эма турында төшенчә. |
Әсәрне сәнгатьле уку, фикер алышу. |
25.02 |
|
|
||
45 |
БСҮ. “Сөйләр сүзләр бик күп алар...” ши-гырен, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэ-масыннан өзекне яттан сөйләү. |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
Яттан шигырьләр сөйләү. |
1.03 |
|
. |
|
|
46 |
ДТУ.Р.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”. |
1 |
Дәрестән тыш уку.Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү, анализлый алу. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү |
Индивидуаль чышыглар, әсәрне укып фикер алышу. |
3.03 |
|
|
||
47 |
Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”. Әсәрдәге пейзаж картинасы. |
1 |
Әсәр белән танышу. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. Халыкның рухи байлыгына, гореф-гадәтләре, теле, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңеллелек мәсьәләләренең куелышын һәм сәнгатьчә хәл ителешен аңлау. Пейзаж картинасын ачыклау. |
Әсәрне уку. |
8.03 |
|
|
||
48 |
Ә.Еники “Әйтел-мәгән васыять” әсә-рендәге образлылык.. |
1 |
Әсәр белән танышу Аның бөтен әсәр рухын, моңын, аһәңен билгеләвен аңлау. |
Әсәрне уку. |
10.03 |
|
|
||
49 |
Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә кеше образлары.. |
1 |
Әсәр белән танышу, анализлау. Сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), синоним сүзләрдән тиешенчә файдалану, сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламау, төрле-төрле төзелештәге җөмләләр белән эш итү.. |
Анализлау. |
15.03 |
|
|
||
50 |
Ә.Еники“Әйтелмәгән васыять”. Акъәби образы. Проблема төшенчәсе. |
1 |
Әсәр белән танышу һәм анализлау. |
Анализлау. |
5.04 |
|
|
|
|
|
|||||||||
51 |
БСҮ. Контроль сочинение язуга әзерләнү |
1 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү / материаллар туплау |
Караламага язу |
7.04 |
|
|
||
52 |
БСҮ. Контроль сочинение “Акъәби нәрсәгә борчыла?”. |
1 |
Контроль дәрес. |
Үзлектән сочинение язу. |
12.04 |
|
|
||
53 |
Н.Арсланов иҗаты. “Атлантида” шигыре. |
1 |
. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. |
Әсәрне укып фикер алышу. |
14.04 |
|
|
||
54 |
Н.Арслановның “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләре. |
1 |
Шигырьләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсен һәм фәлсәфи тирәнле-ген, форма ягыннан камиллеген күрә һәм күрсәтә белү. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. |
Әсәрне укып фикер алышу. Туган тел, туган як табигатенең гүзәллеге турында шигырь язып карау. Ритм, рифма, иҗек саны турында төшенчә. |
19.04 |
|
|
||
55 |
Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле. |
1 |
Биорафиясе, иҗаты белән таныш булу |
Иҗади проектны яклау. Укытучы сүзе. Әңгәмә. |
21.04 |
|
|
||
56 |
Г.Ахуновның “Артышлы тау буенда” повестендә авыл малаеның нефтьчеләр сафына килү юлын сурәтләү |
1 |
Авыл малаеның нефтьчеләр сафына килү юлы сурәтләнүен аңлау.
|
Әсәрне уку. |
23.04 |
|
|
||
57 |
Г.Ахуновның “Артышлы тау буенда”әсәрендә Хәсән холкына хас сыйфатларны .ачу. |
1 |
Хәсән холкына хас сыйфатларны билгели алу. Ялгышу аша шәхес буларак формалаша башлавын белү. |
Әсәрне укып фикер алышу. |
26.04 |
|
|
||
58 |
Г.Ахуновның “Ар-тышлы тау буенда” повестеның һәр бү-легендә узды-рылган төп фикер.. |
1 |
Повестьның һәр бүлегендә узды-рылган фикерне ачыклый алу, аларның әсәрдәге төп идеяне үстерүдәге ролен аңлау. Өйрәнел-гән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. |
Әсәрне укып фикер алышу. |
28.04 |
|
|
||
59 |
Х.Сарьян иҗаты “Бер ананың биш улы” әсәре. |
1 |
Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. |
Иҗади проектны яклау. Укытучы сүзе. Әңгәмә. Конспектлау.Әсәрне уку. |
3.05 |
|
|
||
60 |
Х.Сарьян “Бер ана-ның биш улы” әсә-рендә кешенең тор-мышка мөнәсәбәтен ачу. |
1 |
Әсәрне укып фикер алышу. |
5.05 |
|
|
|||
Кешенең тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык хисен тасвирлау үзенчәлекләрен күрсәтә алу.
Шәхси язмышның нинди булуында халык язмышының ролен билгели алу |
|
||||||||
61 |
Х.Сарьян “Бер ана-ның биш улы” әсә-рендә халык язмы-шының роле. |
1 |
Әсәрне укып фикер алышу. |
10.05 |
|
|
|||
62 |
Х.Сарьян “Бер ана-ның биш улы”.Хикә-яләүче образы. Тема турында төшенчә. |
1 |
Әсәрдә балаларның анага мөнәсәбәтен күрсәтүдә уңышларны таба белү. Әсәрнең темасын билгели алу. |
Әсәрне укып фикер алышу. |
12.05 |
|
|
||
63 |
БСҮ. Диспут: “Исән булса, Хәвадискә яшәү җиңел булыр идеме?” |
1 |
Диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан дөрес файдалану күнекмәләрен камилләштерү. Өй-рәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. |
Бәхәс. |
14.05 |
|
|
||
64 |
ДТУ. Р.Гаташ шигырьләре. |
1 |
Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын-нан төп фактларны белү.Мөстә-кыйль рәвештә әсәрне өйрәнү һәм анализлау күнекмәсен камил-ләштерү. |
Иҗади проектны яклау. Укытучы сүзе. Әңгәмә. Әсәрләрне укып фикер алышу. |
17.05 |
|
|
||
65 |
БСҮ. Р.Гаташ шигы-рен яттан сөйләү. |
1 |
Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
Сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләү. |
19.05 |
|
|
||
66 |
БСҮ. Язучылар белән очрашу. |
1 |
Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын-нан төп фактларны белү.Диалогик сөйләм формасыннан файдалану күнекмәләрен камилләштерү |
Очрашу, әңгәмә, чыгышлар ясау. |
21.05 |
|
|
||
67 |
БСҮ. Татарча кинофильм яки спектакль карау һәм фикер алышу. |
1 |
Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. |
Карау һәм фикер алышу. Бәхәс. Язма эш. |
24.05 |
|
|
||
68 |
Арадаш аттестация эше. Сочинение |
1 |
26.05 |
|
|
||||
69 |
“Таткнигафонд.ru” электрон китапха-нәсе белән эшләргә өйрәнү. |
1 |
Гамәли дәрес. Электрон китапханә белән эшләү күнекмәсенә ия булу. |
Текст белән эшләү. |
28.05 |
|
|
||
70 |
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. |
1 |
Кабатлау һәм гомумиләштерү. Дәрестә өйрәнгәннәрне гомумиләштерү күнекмәсен үстерү. Үз-үзеңә бәя бирергә өйрәнү. |
|
30.05 |
|
|
В нашем каталоге доступно 73 343 рабочих листа
Перейти в каталогПолучите новую специальность за 2 месяца
Получите профессию
за 6 месяцев
Пройти курс
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 653 466 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Мингалимова Наиля Набиулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.