Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 1 нче сөйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сөйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

1 НЧЕ СЫЙНЫФНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ



АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар. Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011;

  2. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әлифба: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалары өчен.)1 нче сыйныф, Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012.

  3. Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х.). Әлифба: 1,2 нче язу дәфтәре: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1нче сыйныфы өчен,“Мәгариф – Вакыт”, 2011.

  4. Харисов Ф.Ф., Сираҗиева Г. Д. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалары өчен.) 1 нче сыйныф, Казан: “Мәгариф – Вакыт” , 2012



ПРЕДМЕТНЫ УКЫТУНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

Татар теле” курсыннан эш программасы 2 өлештән тора:

1. Грамотага өйрәтү программасы;

2. Татар теле программасы.


ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ ПРОГРАММАСЫ

Грамотага өйрәтүнең максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә, башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — беренче сыйныф укучысының төп бурычьц Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (геометрик фигуралар — квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләр белән танышалар, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

ТАТАР ТЕЛЕ ПРОГРАММАСЫ

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту,үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр әм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Укучыларны дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә. Аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашкандател чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.


УКЫТУ ФӘНЕНЕҢ УКУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ:

Курс 99 сәгатькә исәпләнгән (атнага 3 сәгать исәбеннән)


УКЫТУНЫҢ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ:

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр:

- туган ил, халкың һәм тарих өчен горурлык хисе кичерү; үзеңнең милли һәм этник яктан кая керүеңне аңлап, рухи кыйммәтләр булдыру;

- дөньяга, аның табигать, халык, мәдәният, дин бергәлегенә карата тулы, социаль юнәлештәге караш формалаштыру;

- башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга өйрәнү;

- башкаларның хис – тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы – шатлыгын уртаклашу;

- үзең өчен җавплылык хисе һәм мөстәкыйллелекне үстерү;

- өлкәннәр һүм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү; бәхәсле ситуацияләрдән чыгу юлын табу сәләтен булдыру;

- куркынычсыз, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, материаль һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл караш формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;

-укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләргә өйрәнү;

-укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм формалаштыру;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

-дәреслек белән эшләү күнекмәсе булдыру;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- алфавитта тамгаларның (хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-иллюстрация белән эш вакытында үзеңнең фикереңне, күзаллауыңны әйтергә өйрәнү;

-үз фикерләреңне телдән һәм язмача белдерергә өйрәнү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.


Предмет нәтиҗәләр:

-телнең милли аңның нигезе булуы турында беренчел белемнәр формалаштыру;

-дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру;

-татар теленең нормалары турында башлангыч белем күнекмәләре алу;

сүзләрне дөрес, аңлап уку;

-телнең төзелеше, системасы турында белемнәр булдыру; телнең төп берәмлекләрен, аларның билгеләрен, аермалы якларын өйрәнү;

-телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү.



ПРЕДМЕТНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ ПРОГРАММАСЫ

Грамотага өйрәтү курсы (язу) атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 63 сәгать.

Грамотага өйрәтү өч этаптан тора: әзерлек чоры, әлифба чоры, әлифбадан соңгы чор.

Әзерлек чоры . Язу

График системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары.

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар.

Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары.

Әлифба чоры. Язу

Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру .

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнары.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку, үрнәк буенча язу. Укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

Әлифбадан соңгы чор . Язу

Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу.


ТАТАР ТЕЛЕ ПРОГРАММАСЫ

Татар теле курсы атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 36 сәгать.

Сөйләм. Аралашу әдәбе

Сөйләм турында мәгълүмат. Аралашу-сөйләм ситуацияләре: кара-каршы сөйләшү формасында аралашу; аралашучылар; сөйләмнең максаты, нәтиҗәсе һәм шартлары.

Сөйләмдә сүзнең һәм җөмләнең роле.

Телдән һәм язма сөйләм.

Сүз. Сүз һәм иҗек

Хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр төзү. Сүзләрдән җөмләләр төзү.

Авазлар һәм хәрефләр. Алфавит

Хәрефләрне дөрес итеп уку. Алфавиттагы хәрефләрнең санын, урынын белү. Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

Сузык авазлар

Калын ([а], [у], [ы], [о]) һәм нечкә ([ә], [ү], [э], [ө], [и]) сузыклар. Аларның дөрес әйтелеше. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр.

Тартык авазлар

Яңгырау ([б], [в], [\ү], [гъ], [г], [д], [ж], [җ], [з], [й], [л], [м], М, [ң], [р]) һәм саңгырау ([п], [ф], [къ], [к], [т], [ш], [ч], [с], [х], [һ], [ц], [щ]) тартыклар.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес уку һәм язу.

Басым

Сүз басымын дөрес кую.

Предметны белдергән сүзләр

Аларның мәгънәләре, сораулары. Рус теле белән чагыштырып аңлату.

Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр

Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү. Эш- хәрәкәтнең үтәлмәвен белдергән -ма/-мә кушымчалары.

Предметның билгесен белдерә торган сүзләр

Аларның сорауларын әйтү,мисаллар белән эшләү.

Җөмлә

Җөмлә турында мәгълүмат. Сөйләм барлыкка китерүдә җөмләнең роле. Аерым сүзләр белән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату. Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре.


ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ


Бүлекләр, темалар

Төп эшчәнлеккә характеристика

Сәг. саны

Грамотага өйрәтү программасы

Әзерлек чоры

Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша.

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

9

Әлифба чоры

Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

51

Әлифбадан соңгы чор

Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу.


3

Татар теле программасы

Сөйләм. Аралашу әдәбе


Сөйләм турында мәгълүмат. Аралашу-сөйләм ситуацияләре: кара-каршы сөйләшү формасында аралашу; аралашучылар; сөйләмнең максаты, нәтиҗәсе һәм шартлары.

Сөйләмдә сүзнең һәм җөмләнең роле.

Телдән һәм язма сөйләм.

2

Сүз. Сүз һәм иҗек


Хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр төзү. Сүзләрдән җөмләләр төзү.

1

Авазлар һәм хәрефләр. Алфавит

Хәрефләрне дөрес итеп уку. Алфавиттагы хәрефләрнең санын, урынын белү. Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

4

Сузык авазлар


Калын ([а], [у], [ы], [о]) һәм нечкә ([ә], [ү], [э], [ө], [и]) сузыклараера белү. Аларның дөрес әйтү. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләраера белү.

8

Тартык авазлар


Яңгырау ([б], [в], [\ү], [гъ], [г], [д], [ж], [җ], [з], [й], [л], [м], М, [ң], [р]) һәм саңгырау ([п], [ф], [къ], [к], [т], [ш], [ч], [с], [х], [һ], [ц], [щ]) тартыклар.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерә белү.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес уку һәм язу.

8

Басым

Сүз басымын дөрес куя белү.


2

Предметны белдергән сүзләр

Аларның мәгънәләрен аңлау,сорауларын дөрес кую. Рус теле белән чагыштырып аңлату.

2

Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр

Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү. Эш- хәрәкәтнең үтәлмәвен белдергән -ма/-мә кушымчалары.


2

Предметның билгесен белдерә торган сүзләр

Аларның сорауларын әйтү,мисаллар белән эшләү.

2

Җөмлә


Җөмлә турында мәгълүмат. Сөйләм барлыкка китерүдә җөмләнең роле. Аерым сүзләр белән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату. Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре.


5

Барлыгы


99 сәг.



КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Тема

Сәг. саны

Үткәрү ваакыты

План буенча

Факт

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ ПРОГРАММАСЫ – 63 сәг.

Әзерлек чоры (9 сәг.)

Пространствода ориентлашу. Туры сызыклар.

1



Кыска һәм озын туры сызыклар язу.

1



Бер яктан ыргаклы туры сызыклар язу.

1



Ике яктан ыргаклы туры сызыклар язу.

1



Өстән һәм астан элмәкле сызыклар язу.

1



Элмәкле ярым озынча түгәрәкләр язу.

1



Сулдан өстән һәм уңнан астан ыргаклы йөзмә сызык язу.

1



Озынча түгәрәк һәм ярым озынча түгәрәк язу.

1



Ярты озынча түгәрәкле сызык язу.

1



Әлифба чоры (51 сәг.)

Юл һәм баш а , А хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш ә,Ә хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш ы, Ы хәрефләрен язу.

1



Юл э хәрефен язу.

1



Баш Э хәрефен язу.

1



Юл һәм баш и, И хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш у,У хәрефләрен язу.

1



Юл ү хәрефен язу.

1



Баш Ү хәрефен язу

1



Юл һәм баш о, О хәрефләрен язу.

1



Юл ө хәрефен язу.

1



Баш Ө хәрефен язу.

1



Юл һәм баш н, Н хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш л, Л хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш м, М хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш р, Р хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш й, Й хәрефләрен язу.

1



Юл ң хәрефен язу.

1



Юл һәм баш я, Я хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш ю, Ю хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш е, Е хәрефләрен язу.

1



Ике аваз белдерүче хәрефләрне кабатлау

1



Юл һәм баш д, Д хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш т, Т хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш з, З хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш с, С хәрефләрен язу.

1



З, с хәрефләре кергән сүзләр язу.

1



Юл һәм баш г, Г хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш к, К хәрефләрен язу.

1



Г, к хәрефләре кергән сүзләр язу.

1



Юл һәм баш в, В хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш ф, Ф хәрефләрен язу.

1



В, ф хәрефләре кергән сүзләр язу.

1



Юл һәм баш б, Б хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш п, П хәрефләрен язу.

1



Б, п хәрефләре кергән сүзләр язуны ныгыту.

1



Юл һәм баш ж, Ж хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш ш, Ш хәрефләрен язу.

1



Ж, ш хәрефләре кергән сүзләр язу.

1



Юл һәм баш җ, Җ хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш ч, Ч хәрефләрен язу.

1



Җ, ч хәрефләре кергән сүзләр язу.

1



Юл һәм баш х, Х хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш һ, Һ хәрефләрен язу.

1



Х, һ хәрефләре кергән сүзләр язу.

1



Юл һәм баш ё, Ё хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш щ, Щ хәрефләрен язу.

1



Юл һәм баш ц, Ц хәрефләрен язу.

1



ь хәрефен язу.

1



ъ хәрефен язу

1



ь, ъ хәрефләре белән сүзләр язу

1




Әлифбадан соңгы чор (3 сәгать)




Сузык, тартык аваз хәрефләрен язу.

1



Хәрефләр, иҗекләр, җөмләләр язу.

1



Басмачадан текстны күчерү.

1



ТАТАР ТЕЛЕ ПРОГРАММАСЫ – 36 сәг.

Сөйләм. Аралашу әдәбе

1



Телдән һәм язма сөйләм.

1



Сүз. Сүз һәм иҗек

1



Авазлар һәм хәрефләр

1



Иҗади тәнәфес. Авазлар һәм хәрефләр

1



Алфавит

1



Баш хәрефтән языла торган сүзләр

1



Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.

1



Тартык авазлар

1



Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

1



Иҗади тәнәфес. Авазлар темасын кабатлау

1



Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1



Иҗади тәнәфес. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1



Э – е хәрефләре.

1



Ө – е хәрефләре.

1



О – ы хәрефләре.

1



Я хәрефе.

1



Ю хәрефе.

1



Е, е хәрефләре.

1



Й хәрефе.

1



В хәрефе.

1



К,г хәрефләре.

1



Иҗади тәнәфес. Өйрәнгән хәрефләрне кабатлау. Сүзлек диктанты.

1



Басым

1



Иҗади тәнәфес. Басым.

1



Предметны белдергән сүзләр

1



Иҗади тәнәфес. Нәрсә? Нәрсәләр сорауларына җавап бирүче сүзләр

1



Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1



Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр. Барлык, юклык формалары

1



Билгене белдергән сүзләр

1



Иҗади тәнәфес. Предметны, аның билгесен, эш-хәрәкәтен белдергән сүзләр

1



Сүздән җөмләгә. Җөмлә турында гомуми мәгълүмат.

1



Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре

1



Иҗади тәнәфес. Әйтелү максаты һәм интонация буенча җөмлә төрләре.

1



Контроль күчереп язу.

1



Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләрдән сүзтезмә, җөмләләр төзеп язу.

1




1 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

1. Тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

3. Татар теленең авазларының сузык һәм тартык авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен,

- элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын аңлый белергә тиеш.

4. Укучылар элемент-шаблоннар нигезендә язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

5. Татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

6. Һәр укучы үзенә генә хас темпта язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

Татар теле буенча укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

сөйләм әдәбенә караган калыплардан файдалану (ип¬тәшеңә һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать итү, очрашканда һәм сау¬буллашканда әйтелә торган сүзләр һәм җөмлә калыплары);

әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аңа сораулар биреп, сөй¬ләмне җанландыру;

татар алфавитындагы хәрефләрнең санын, тәртибен, исемнәрен белү;

хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп, аларны дөрес итеп язу;

сузык һәм тартык авазларны аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне һәм басма текстларны күчереп язу;

җөмләләрдән предметларны, аларның эшен-хәрәкәтен һәм билгесен белдергән сүзләрне табу;

10—15 сүзне, шул сандагы сүзләр булган җөмләләр һәм текстларны диктант итеп язу;

бер минутка 30—32 сүз кергән текстларны уку;


БЕЛЕМ БИРҮ ПРОЦЕССЫНЫҢ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ЯКТАН

ТӘЭМИН ИТЕЛЕШЕ

1.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011;

2.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011;

2. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әлифба: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалары өчен.)1 нче сыйныф, Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияте,2012.

3. Мияссарова И. Х., Харисова Ч. М. Татар теле: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1нче сыйныфы өчен дәреслек”Казан: “Мәгариф – Вакыт” , 2011.

4. Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әлифба: 1,2 нче язу дәфтәре: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1нче сыйныфы өчен/(төзүче авторлар: “Мәгариф – Вакыт”, 2011.

5.Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы”. Казан.”Мәгариф”, 2001.

6. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш. Әлифба: Укытучылар өчен методик кулланма, Казан: “Мәгариф – Вакыт”нәшр., 2012.

7. Харисова Ч. М., Сираҗиева Г.Д. Татар теле: Укытучылар өчен методик кулланма/ Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2011.

8. Хәсәнова М.Х., Галиева Л.И., Мөхәммәтшина С.С., Садыйкова Т.Н Татар теленнән диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен: Укытучылар өчен кулланма, Казан: Мәгариф, 2006.



Электрон ресурслар:

1.З.И. Җамалетдинов Татар теле: дәреслеккә электрон кушымта Татарстан Республикасы Мәгариф Һәм фән министрлыгы.Казан:Татарстан китап нәшрияте,2012.

2.Edutatar. ru. Цифровые образовательные ресурсы

3.Digital.1september.ru. Школа цифрового века

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 17.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров148
Номер материала ДБ-199157
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх