Инфоурок Другое Рабочие программы7 нче татар сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

7 нче татар сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Скачать материал

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

                                                   Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

11.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

12. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. ”Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программа” (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче авторлар: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, Казан, 2013

13.Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2015 – 2016 нчы уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге.

14. Санитар- эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативларга нигезләнү Сан ПиН 2.4.2.2821-10. “Гомумбелем бирү оешмаларында укытуга карата санитар-эпидемиологик  таләпләр” (РФ төп дәүләт санитар табибы карары белән  2010 нчы елның 29 нчы декабрендә расланган.  РФ Юстиция Министрлыгы тарафыннан 2011 нче елның 3 нче марты 189 номеры белән теркәлгән, теркәлү номеры -  19993

15. Б.Урманче исемендәге МБГББУ “Гимназия №2”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

16. Б.Урманче исемендәге МБГББУ “Гимназия №2”нең 2015-2016 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.

                                                                                                   Программаның эчтәлеге:

Программа буенча татар теленә 102 дәрес каралган, гимназиянең базис укыту планы буенча уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. БРТ  (сочинение һәм изложение язуны) тапшыруны исәпкә алып, 3 сәгатьнең берсе изложение, икесе сочинение өчен бирелә. Эш программасы сыйныфның яшь үзенчәлекләрен һәм әзерлек дәрәҗәләрен исәпкә алып төзелде.    

Атнага – 3 сәгать (елына –  105 сәгать).

Диктант язу – 8 сәгать (саны – 8, шулардан дүртесе – контроль диктант);

Изложение язу – 5 сәгать (барысы – 5 изложение, шулардан икесе – контроль изложение);

Сочинение язу –6 сәгать (барысы – 6 сочинение, берсе – контроль сочинение) + өй сочинениеләре.

Тематик  укыту планы

Сәгать саны

Төп темалар

Төп программа-

дагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Аңлатмалар

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

Сочинение

Сөйләм үстерүнең башка формалары

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү – 8 сәгать

1

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

6

6

(1)

1

1 – изложениене бергәләп тикшерү.

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре – 14 сәгать

2

Синтаксис турында төшенчә.

1

1

3

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гомумиләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш билгеләре.

3

3

1

2 - туган як табигатен тасвирлау – пейзаж.

Диктант өчен 1 дәрес “Гади җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау” темасыннан алынды.

4

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт.

6

5

1

2 - портрет нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәяләү.

Сәгать саны аз каралу һәм теманың авыр үзләштерелүен исәпкә алып, 1 дәресе  “Аерымланган аныклагычлар” темасын өйрәнүгә алынды.

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә – 10 сәгать

5

Сүзтезмә турында төшенчә. Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

1

6

Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

7

Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

1

Әлеге 1 дәрес шушы тема буенча диктант язу өчен сарыф ителә. Язма эштә әлеге тема буенча бирем эшләнә.

8

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

1 – махсус текст нигезендә катлаулы план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү күнегүләре.

9

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

10

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

2

1

1 дәресе “Аерымланган хәлләр” темасына алынды.

11

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

1 дәрес “Бер составлы җөмләләр” темасын өйрәнүгә алынды.

12

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

1

13

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

1

1 - (“Сыйфат сүзтезмә”, “Алмашлык сүзтезмә” темаларын берләштерү хисабына алына)

14

Синтагма.

-

-

1 –   сочинение язу

1 - сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә – синтагмаларга бүлү күнекмәләре бирү дәресе.

1 – сочинениене бергәләп тикшерү.

.

Җөмлә. Җөмлә төрләре – 12 сәгать

15

Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

1

1

16

Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

2

“Хәбәрлек сүз сүзтезмә”, “Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Бифункциональ кушымчалар” темаларын берләштерү хисабына арткан дәрестән өстәлде.

“Гади һәм кушма җөмләләр” темасыннан 1 дәрес алынды.

17

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмлә.

1

1

1 - өй сочинениесен бергәләп тикшерү.

18

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр; җөмләнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

2

1

1

1 - диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан файдалану.

1 - әдәбият дәресендә образларга характеристика яздырылу сәбәпле, әлеге дәресләрнең берсе контроль изложение яздыру өчен файдаланылды.

Теманың 1 сәгате хәлләрне кабатлау өчен алынды.

19

Раслау һәм инкяр җөмләләр, җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

2

2

20

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

1

21

Өстәлмәләр.

1

1

22

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

3

2

Теманың әлеге сыйныф укучылары тарафыннан чагыштырмача җиңел үзләштерелүен истә тотып, 1 сәгате - “Ия белән арасында сызык кую очраклары”н өйрәнү һәм ныгыту өчен,  1 дәрес “Бер составлы җөмләләр” темасын өйрәнү өчен алынды.

23

Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ.

-

1

1

1 –   сочинение язу.

1 – сочинениене бергәләп тикшерү.

1 сәгать “Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау” темасыннан алынды.

Җөмләнең грамматик кисәкләре – 51 сәгать

24

Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

2

1

1 – изложениене бергәләп тикшерү.

“Гади һәм кушма җөмләләр”, “Сүзтезмә” темаларыннан берешәр сәгать “Хәбәр” темасын, программада исәпкә алынмаган “Ия белән арасында сызык кую очраклары”н өйрәнү һәм ныгыту өчен алынды.

25

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

2

(1)-БСҮ хисабына

1 – дәрестә өйрәнелгән өзеккә язмача бәя бирү.

26

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1

1 –   сочинение язу.

27

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

2

28

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

2

1 - гариза турында төшенчә, аны язу күнегүләре.

29

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

2

30

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

2

31

Хәлләрне кабатлау.

-

1

1

1 –   сочинение язу.

32

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1

33

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

2

2

34

Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүзләр, кереш сүзләр, керешмәләр.

2

2

1

1 – әдәбият дәресендә образларга характеристика яздырылу сәбәпле, әлеге дәресләрнең берсе контроль изложение яздыру өчен файдаланылды.

35

Җөмләдә сүз тәртибе. Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе.

2

2

Әлеге тема эчендә “Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе” темасы да өйрәнелә.

36

Сөйләмдә логик басым.

-

-

1 - сөйләмдә логик басым.

37

Җөмләнең аерымланган кисәкләре: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

3

3

(1)-БСҮ хисабына

1 –   сочинение язу.

1 – изложениене бергәләп тикшерү дәресләренең берсе хисабына диктант үткәрелә.

Теманың укучылар тарафыннан авыр үзләштерелүе һәм гамәли күнекмәләр, сәнгатьле уку күнекмләре өчен вакыт күп сарыф ителү сәбәпле, 1 сәгать - “Ияртүле бәйләнеш: аныклаулы мөнәсәбәт” темасыннан, 1 сәгать “Рәвеш сүзтезмәләр” темасыннан алынды.

38

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

2

2

39

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

4

3

1 сәгате “Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ” темасы өчен файдаланылды.

40

Җөмләгә билгеләмә бирү.

1

1

41

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.

6

4

1

1 - дәрестә өйрәнелгән өзеккә язмача бәя бирү, отзыв язу күнегүләре.

3 - Текст. Төрле жанрларга караган текстларны сәнгатьле уку, фикерне әдәби телдә аңлату.

1 дәрес “Тезүле бәйләнеш” темасында диктант яздыру өчен файдаланылды.

Барысы

70 + 32=102

68

5

32

105

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

7 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары:

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.
  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Бурычлар:

·        Җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

·        Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аерырга, алардан тиешенчә файдаланырга күнектерү.

·        Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне сакларга күнектерү.

·        Сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен, җөмлә кисәкләрен танып-белүләренә ирешү.

·        Эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

·        Укучыларның җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели, аларны дөрес интонация белән укый, тыныш билгеләрен куя белүләренә ирешү.

·        Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

·        Диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белүләренә ирешү.

·        Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга күнектерү.

·        Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файлану һәм тиешле интонация белән уку күнекмәләре булдыру.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

·         татар теленец төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

·         татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;

·         грамматик узенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

·         җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

·         җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

·         текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;

·         сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.

Формалашырга тиешле күнекмәләр:

-       телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

-       төрле стильһәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру

-       текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл жавап бирү;

-       бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

-       текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

-       җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфололик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

-       тормыш-көнкүреш, уку, ижтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

-       сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын утэу;

-       тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗәмә итү.

  Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

-       татар теленен тулы бер система булуы, анын тармаклары;

-       телнен лексик һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;

тел системасы, аның  үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;

-       төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.

Предметара эшчәнлек:

-       татар теленең башка фәннәрне өйрәну һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

-       татар телен әдәбият белэн бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;

-       телне мәдәният белән бәйләп, татар теленец байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

-       татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә - рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

-       телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында кузаллау формалаштыру;

-       татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.

-        

Укучыларнын шәхси үсеш-үзгәреше:

-       баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

-       баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

-       сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

-       укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү,
горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

-       җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Укыту- методик комлекты һәм материал техник чаралар:

1.             Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010

2.             Татар теле: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы, 7 нче сыйныф өчен/Н.В.Максимов, Г.Ә.  Нәбиуллина. – Казан: Татар. китап нәшрияты, 2014 .-150б., рәс.б-н.

3.              Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  5-11нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. / З.Н.Хәбибуллина,  И.Г.Гыйләҗев, Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.

4.             Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  5-11нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. /  Т.: Н.В.Максимов һ.б.,   Мәгариф нәшрияты

5.             Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.  Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.

6.             Мифтахов Б.М. 7 нче сыйныфта татар теле дәресләре / Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1995.

7.             Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш 5 – 11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы / Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2001.

8.             Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән дидактик материаллар. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфлары / Укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

9.             Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

10.         Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.

Материал- техник база

Саны

1

Проектор

1

2

Интерактив такта

1

3

Ноутбук

1

4

Телевизор

1

5

Видеоплейер

1

6

Принтер

1

7

Сүзлекләр

10

8

Таблицалар

10

9

“Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).

1

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Тема

Сәгать саны

Көтелгән  нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Сүзләрнең мәгънәләре, сөйләмдәге роле.  Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре. 

1

Тамыр, нигез, кушымчалар турында белгәннәрне актуальләштерү. Сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белү. Фәнни сөйләм культурасын үстерү.

2

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре.

1

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүен, сүзләрнең ясалу ысуллары буенча кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр булуын белү.

3

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре. Диктант (№1).Д.җ. Т.:З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина,   Мәгариф нәшр., 95нче  бит

1

Алдагы сыйныфларда үзләштергән орфограммаларны язуда дөрес күрсәтә белү, грамоталы, чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

4

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәре

1

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәгә ия булу, аларны җөмләдә күрсәтә алу. Сүз төркемнәренең шартлы билгеләрен белү. Сүз төркемнәре белән җөмлә кисәкләре арасындагы охшашлыкларны белү.

5

Сүз төркемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре

1

6

Сүз төркемнәре.  Модаль сүз төркемнәре

1

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Изложениегә әзерлек “Ут, Су һәм Намус”  

1

Гади план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы  итеп язып бирә белү.

8

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Изложение (№1). “Ут, Су һәм Намус”  И.җ.., З.Н.Хәбибуллина  И.Г.Гыйләҗев,  Мәгариф нәшр., 52нче бит

1

Гади план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы  итеп язып бирә белү.

9

Хаталар өстендә эш. Синтаксис турында төшенчә.

1

Синтаксис турында гомуми төшенчәгә ия булу. Сүз, сүзтезмә, җөмлә төшенчәләрен формалаштыру. Сүзтезмә һәм тезмә сүз төшенчәләрен аеру. Мөстәкыйль белем алу күнекмәсен булдыру.

10

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш.

1

Нинди грамматик чара ярдәмендә формалашудан чыгып, җөмләдә сүзләр бәйләнешенең тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүен, тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында булуын; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуын, санау интонациясе белән әйтелүен, алар арасында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

11

Тиңдәш кисәкләр арасында  тыныш билгеләре.

1

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрләрнең я алдында, яки соңында аларны тулысынча алмаштыра торган сүзләрнең гомумиләштерүче сүзләр дип аталуы. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куелу, тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куелу.

12

Тиңдәш кисәкләр янында   гомумиләштерүче сүзләр

1

Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләрнең тиңдәш кисәкләр дип аталуы. Тиңдәш кисәкләрнең җыйнак һәм җәенке була алулары.  Тиңдәш кисәкләрнең тезүче теркәгечләр белән дә, теркәгечләр булмыйча, тик санау интонациясе ярдәмендә дә үзара бәйләнүе.

      13

Гомумиләштерүче сүз янында тыныш билгеләре

1

Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, яки теркәгечләре кабатланмаса, өтернең куелмавы.

14

Бәйләнешле сөйләм үстерү.   Сочинение “Туган ягым көзе”.

1

Иҗади фикерләү күнекмәсен камилләштерү.

15

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Сочинение “Туган ягым көзе”.

1

Иҗади фикерләү күнекмәсен камилләштерү.

16

Хаталар өстендә эш. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр һәм алар янында куела торган тыныш билгеләре

 “Тезүле бәйләнеш” темасы буенча диктант (№2).  Д.җ. Т.:З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина,   Мәгариф нәшр., 96нчы  бит

1

Дәрестә өйрәнгәннәрне гамәлдә куллану, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

18

Хаталар өстендә эш. Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе.

1

Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуын белү. Иярүче һәм ияртүче сүзне билгели, аларны язуда шартлы билгеләр белән күрсәтә алу.

19

 Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле мөнәсәбәт.

1

Җөмләдә хәбәрлекле мөнәсәбәтне аера белү.

20

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан ачыклаулы (төгәлләүле)  мөнәсәбәт

1

Җөмләдә ачыклаулы (төгәлләүле)  мөнәсәбәтне аера белү.

21

Ияртүле бәйләнештәге аныклаулы мөнәсәбәт.

1

Җөмләдә аныклаулы мөнәсәбәтне аера белү.

22

“Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше” темасын кабатлау.

1

Дәрестә өйрәнгәннәрне гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.

23

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Портрет нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәяләү.

1

Сыйфатлама элементларын кулланып язу үзенчәлекләрен искә төшерү. Язу күнекмәсен камилләштерү.

24

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Портрет нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәяләү.(сочинение язу)

1

Сыйфатлама элементларын кулланып язу үзенчәлекләрен искә төшерү. Язу күнекмәсен камилләштерү.

25

Хаталар өстендә эш. Сүзтезмә турында төшенчә. Фигыль сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

Синтаксик берәмлекләр турында мәгълүматлы булу. Сүзтезмә турында төшенчәгә ия булу,  үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүзтезмә булуын белү. Сүзтезмәнең аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирүен, иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуын, ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау куеп булуын, ияртүче кисәкнең нинди сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрнең төркемчәләргә бүленүен белү. Фигыль һәм исем сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

26

Исем  сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

27

Сыйфат  сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

Сыйфат һәм алмашлык сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

28

Алмашлык  сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар

29

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Изложение (№2). И.җ.., З.Н.Хәбибуллина  И.Г.Гыйләҗев,  Мәгариф нәшр., 58нче бит “Табылдык” 

1

Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.

30

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Изложение (№2). И.җ.., З.Н.Хәбибуллина  И.Г.Гыйләҗев,  Мәгариф нәшр., 58нче бит “Табылдык”

1

Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.

31

Хаталар өстендә эш. Сан  сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

Сан сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

32

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

Рәвеш сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

33

Хәбәрлек сүз  сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.  Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

1

Хәбәрлек сүз сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү. Бифнкциональ кушымчалар турында мәгълүматлы булу.

34

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

Сүзтезмәләрне анализлый белү.

35

“Сүзтезмә” темасы буенча контроль диктант №3.  Д.җ. Т.: Н.В.Максимов һ.б.,   Мәгариф нәшр.,  50нче  бит “Ләйсән яңгыр”

1

Дәрестә алган белемнәрне кулланып, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

36

Хаталар өстендә эш..  Бәйләнешле сөйләм үстерү . Синтагма.

1

Сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә – синтагмаларга бүлү күнекмәләренә ия булу.

37

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение (№2). «Икмәк – яшәү чыганагы»

1

Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

38

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Сочинениене бергәләп тикшерү.

1

Үз хезмәтеңне дөрес бәяләргә өйрәнү.

39

Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

1

Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең җөмлә дип аталуын, иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмләнең ике составлы җөмлә булуын белү.

40

Бер составлы фигыль җөмлә.

1

Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмләнең бер составлы җөмлә булуын белү. Баш кисәгенең кайсы булуыннан чыгып, аларның ике төргә: исем (атау) җөмлә һәм фигыль җөмләләргә бүленүе.  Иясе булмаган җөмләнең (аны сүз сөрешеннән дә табып булмый) фигыль җөмлә дип аталуы. Фигыль җөмләләрнең хәбәрләре күбрәк түбәндәгечә белдерелүе: я табигать күренешен, яки эчке сиземләүне белдергән фигыльләр белән; инфинитив ярдәмендә; я хәбәрлек сүз, яки ярдәмче фигыль белән килгән инфинитив ярдәмендә; хәл фигыльгә бул ярдәмче фигыле өстәү белән; барылды, йөрелде кебек фигыльләр белән. Бер составлы фигыль җөмләләрне тексттан таба, билгели алу, сөйләмдә куллана белү.

41

Бер составлы исем (атау) җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

Баш кисәкләрдән тик иясе генә булган җөмләнең исем җөмлә дип аталуы. Исем җөмләнең предметның булуын атап әйтүе, ә аның эше яки хәрәкәте турында берни дә белдермәве. Исем җөмләнең сөйләмне җыйнакландыруы, күбрәк әдәби әсәрләрдә кулланылуы.

42

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмләләр.

1

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләләрнең өч төрле булуын белү. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмләнең хикәя җөмлә дип аталуы, аның тыныч тавыш белән әйтелүе, сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмләнең сорау җөмлә дип аталуы, сорау җөмләләр сорауны белдергән сүзләр (сорау алмашлыклары) белән, сорау кисәкчәләре ярдәмендә, яки бары тик сорау интонациясе белән генә белдерелүе турында белү.  Сөйләүченең берәр эшне кушарга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмләнең боерык җөмлә дип аталуыннан, боеру җөмләнең хәбәре күбрәк төрле заттагы боерык фигыльләр белән, инфинитив фигыль белән, инфинитив фигыль һәм хәбәрлек сүзләр белән белдерелүеннән хәбәрдар булу.  Хикәя, сорау, боерык җөмләләрне башка җөмләләрдән аера белү, алардан тиешенчә файдалана алу, тыныш билгеләрен дөрес кую.

43

Бәйләнешле сөйләм үстерү .  Өй сочинениесен бергәләп тикшерү.

1

Үз хезмәтеңә дөрес бәя бирергә өйрәнү.

44

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр. Җөмләләрнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

Көчле хис белән әйтелгән җөмләнең тойгылы җөмлә булуын, аның соңында өндәү билгесе куелуын, тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр, шулай ук сүзләрнең гадәти тәртибе үзгәрүнең зур роль уйнавын белү. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аера белү, алардан тиешенчә файдалана алу, тыныш билгеләрен дөрес кую.

45

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Тойгылы җөмлә. Диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан файдалану .

1

Тойгылы җөмләләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.

46

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Контроль изложение (№3). “Төньяк кунагы»  И.җ.., З.Н.Хәбибуллина  И.Г.Гыйләҗев,  Мәгариф нәшр., 66 нчы бит

1

Грамматик нормаларны үтәп язарга омтылу. Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

47

48

Хаталар өстендә эш. Раслау һәм инкяр җөмләләр.

1

Раслау һәм инкяр җөмләләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.

49

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнең жыйнак җөмлә дип, ә баш кисәкләрдән башка тагын иярчен кисәкләре булган җөмләнең җәенке җөмлә дип аталуын белү. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.

50

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

Җөмләдә кирәкле кисәкләрнең барысы булу-булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким жөмләләргә бүленүе. Мәгънә ачыклыгы өчен кирәкле барлык кисәкләре дә булган җөмләнең тулы жөмлә дип аталуы. Алдагы җөмләләрдән яки сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган бер яки берничә кисәге төшерелгән җөмләнең ким җөмлә дип аталуы. Тулы һәм ким җөмләләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.

51

Өстәлмәләр.

1

Инде оешып беткән җөмләгә өстәлеп килгән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләлрнең өстәлмә дип аталуын белү. Өстәлмәләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.

52

Гади җөмлә. Тезмә һәм иярченле кушма һәм җөмләләр.

1

Составында ничә өлеш (җөмлә) булуга карап, җөмләләрнең ике төрле булулары: гади жөмлә (ул бер өлештән тора), кушма җөмлә (ике яки берничә өлештән тора).

53

Гади җөмлә. Тезмә һәм иярченле кушма һәм җөмләләр темасын кабатлау

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Модельне дөрес итеп уку күнекмәсен камилләтерү.

54

“Җөмлә төрләре” темасы буенча диктант (№4).  “Алга барганда” Д.җ. Т.: Н.В.Максимов һ.б.,   Мәгариф нәшр.,  65нче  бит

1

Җөмлә төрләрен дөрес билгеләү. Үзконтрольне камилләштерү.

55

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Сочинение (№3). “Татарстан – туган җирем”

1

Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү.

56

Хаталар өстендә эш.  Бәйләнешле сөйләм үстерү . Сочинениене бергәләп тикшерү.

1

Үзконтрольне камилләштерү.

57

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия: гади ия, тезмә ия, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләне дә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүзнең җөмлә кисәге дип аталуын, ия белән хәбәрнең җөмләнең баш кисәкләре булуын белү. Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? яки ни? сорауларының берсенә җавап бирә торган кисәкнең ия дип аталуыннан, аның гади тезмә формалары булуыннан хәбәрдар булу.  Җөмләдә баш килештән килгән исем яки алмашлыкның ия булуын, сыйфат, исем фигыль, сыйфат фигыль, сан һәм алмашлыкларның да исем мәгънәсендә килгәндә ия була алуларын белү. Ияне җөмләдә дөрес билгели алу.

58

Хәбәр: гади,  кушма хәбәр, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәгенең хәбәр дип аталуын, аның нишли? нишләтелә? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул нинди? ул ничек? ул кайда? ул ничә? сорауларына җавап булуын белү.  Гади хәбәрнең барлык мөстәкыйль сүзләр (исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш) белән белдерелүен, тезмә сүз белән белдерелгән хәбәрнең дә гади хәбәр булуын, бар, кирәк, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләрнең дә гади хәбәр булуларын аңлау. Кушма хәбәрнең барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалуын белү. Боерык, хикәя һәм шарт фигыльләрнең берсе белән яки исем һәм ярдәмче фигыль белән белдерелгән хәбәрнең ия белән бер үк затта һәм санда килүен; тиңдәш ияләргә караган һәм боерык, хикәя һәм шарт фигыльләрнең берсе белән белдерелгән хәбәрнең берлектә дә, күплектә дә килә алуын; тиңдәш ияләргә караган һәм исем белән белдерелгән хәбәрнең бары тик күплек формасында гына кулланылуын; җөмләнең хәбәре исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелуын белү.

59

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Изложение (№4).  “Сыерчык”  И.җ.., З.Н.Хәбибуллина  И.Г.Гыйләҗев,  Мәгариф нәшр.,58нчы бит

1

Үзконтрольне камилләштерү.

60

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Изложение (№4).  “Сыерчык”  И.җ.., З.Н.Хәбибуллина  И.Г.Гыйләҗев,  Мәгариф нәшр., 58нчы бит

1

Үзконтрольне камилләштерү.

61

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең аергыч дип аталуы. Аергыч ачыклап килгән сүзнең аерылмыш булуы.  Аергычның аерылмышына ике төрле чара ярдәмендә бәйләнүе: сүз тәртибе белән, иялек килеше кушымчасы ярдәмендә. Сүз тәртибе белән бәйләнгәндә аергычның аерылмышы алдыннан янәшә килүе. Зат алмашлыклары, исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүзләр белән белдерелгән аергычларның аерылмышларына иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнүе.

62

Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар.

1

Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычларның җөмләдә кулланылу үзенчәлекләрен белү, тыныш билгеләрен дөрес куеп яза белү.

63

Бәйләнешле сөйләм үстерү . “Ия, хәбәр, аергыч” темасы буенча контроль диктант (№5). “Идел янында”  Д.җ. Т.: Н.В.Максимов һ.б.,   Мәгариф нәшр.,  59нчы  бит 

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Үзконтрольне камилләштерү.

64

Хаталар өстендә эш. Тәмамлык. Туры һәм кыек тәмамлыклар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? кебек сорауларның берсенә җавап булып килә торган кисәкнең тәмамлык дип аталуы. Тәмамлыкның исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе.  Җөмләдә төшем килешендәге исем яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелгән тәмамлыкның туры тәмамлык дип аталуы. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары яки бәйлек (бәйлек сүз) белән бәйләнгән тәмамлыкларның кыек тәмамлыклар дип аталулары.

65

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Сочинение №4. “Китап – дустың, киңәшчең синең”

1

Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

66

Хаталар өстендә эш. Хәлләр. Вакыт хәле һәм аның белдерелүе, җөмләдәге урыны

Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын белдереп, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең вакыт хәле булуы. Вакыт хәленең вакыт рәвешләре, хәл фигыльнең өченче һәм дүртенче төре, урын-вакыт килешендәге яки бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исем һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

67

Урын хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәкнең хәл дип аталуы. Хәлләрнең күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килүе.  Эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайдан? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең урын хәле булуы. Урын хәленең юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән белдерелүе.  

68

Сәбәп хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең сәбәбен белдереп, ник? нигә? нилектән? ни сәбәпле? ни (нәрсә) аркасында? ни өчен? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган хәлнең сәбәп хәле булуы. Сәбәп хәленең күбрәк ечен, күрә бәйлекләре һәм сәбәпле, аркасында кебек бәйлек сүзләр белән килгән исем фигыль һәм сыйфат фигыль ярдәмендә; чыгыш килешендәге кайбер исем, сыйфат фигыль һәм исем фигыль белән; юнәлеш килеше формасындагы сыйфат фигыль белән белдерелүе.   

69

Максат хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны

1

Җөмләдә эш яки хәлнең максатын белдереп, нигә? ни өчен? нинди максат белән? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган хәлнең максат хәле булуы. Максат хәленең инфинитив, юнәлеш килешендәге исем, шулай ук өчен, яки дип ярдәмлек сүзләре белән килгән башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

70

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Гариза турында төшенчә, аны язу күнегүләре.

1

Гариза турында төшенчә формалаштыру. Эш кәгазьләреннән мөстәкыйль рәвештә гариза яза белү. Фәнни сөйләм культурасын үстерү.

71

Рәвеш  хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны

Җөмләдә эш яки хәлнең рәвешен белдереп, ничек? ни рәвешле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең рәвеш хәле булуы. Рәвеш хәленең хәл фигыльләр, рәвешләр, исемнәр (яки исем урынында килгән башка сүзләрнең кебек төсле, сыман һәм башка шундый бәйлекләр белән килгән очракта) ярдәмендә белдерелүе. Сирәгрәк рәвеш урынында килгән сыйфат, чыгыш яки урын-вакыт килешендәге килгән исем һәм мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.  

72

Күләм  хәле, аның белдерелүе белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, күпме? күпмегә? күпмедән? никадәр? ничә тапкыр? ни дәрәҗәдә? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган хәлнең күләм хәле булуы. Күләм хәлләренең күләм-чама рәвешләре белән; сан белән ачыкланган исем ярдәмендә; составында тапкыр, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек сүзләр килү белән, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.

73

Шарт хәле,  аның белдерелүе белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең шартын белдереп, нишләсә? нинди шартта? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең шарт хәле булуы. Шарт хәленең җөмләдә шарт фигыль, икән ярдәмче фигыле яки сорау кисәкчәсе белән бергә килгән башка сүз ярдәмендә белдерелүе.  

74

Кире хәл, аның белдерелүе белдерелүе, җөмләдәге урыны 

Җөмләдә көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдереп, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең кире хәл булуы. Кире хәлләрнең да, дә, та, тә кисәкчәләренең берсен алган шарт фигыль яки карамастан бәйлек сүзе белен килгән башка сүз ярдәмендә белдерелүе.

75

  Хәлләрне кабатлау

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Үзконтрольне камилләштерү

76

Диктант (№6). «Урман тургае»   Д.җ. Т.: Н.В.Максимов һ.б.,   Мәгариф нәшр.,  53 нче  бит 

1

Хәлләрне тану күнекмәсен  камилләштерү.

77

Хаталар өстендә эш. Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә ачыклык, төгәллек кертә торган сүзләрнең аныклагычлар дип аталуы. Аныклагыч белән ачыкланып килгән җөмлә кисәгенең аныкланмыш дип аталуы. Аныклагычның, гадәттә, аныкланмышлары белән бер үк грамматик формада белдерелүе. Аныклагычның аныкланмышы соравына ягъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап булуы. Аныклагычның җөмләнең теләсә кайсы кисәген, шул исәптән бер аныклагыч икенчесен дә ачыклап килә алуы.

78

Аерымланган аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

Аныкланмыш белән нинди дә булса грамматик формада ярашкан аныклагычларның гына аерымлануы. Билгеләү алмашлыклары һәм җыю саны белән белдерелгән җыйнак аныклагычларның аерымланмавы. Функцияләреннән чыгып, аныклагычларның аныкланмышларыннан өтерләр, сызык, ике нокта һәм җәяләр кебек тыныш билгеләренең берсе белән аерып күрсәтелүе

79

 Аерымланган хәлләр

 1

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең аерымлануы. Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең башка җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алынуы. Уртада килгәндә, аерымланган хәлләрнең ике яктан да өтер белән аерылуы, калган очракта өтернең бер яктан гына куелуы.

80

Җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең башка җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алынуы. Уртада килгәндә, аерымланган хәлләрнең ике яктан да өтер белән аерылуы, калган очракта өтернең бер яктан гына куелуы.

81

Җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, алар

янында куела торган тыныш билгеләре.

1

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең башка җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алынуы. Уртада килгәндә, аерымланган хәлләрнең ике яктан да өтер белән аерылуы, калган очракта өтернең бер яктан гына куелуы.

82

Җөмләнең модаль кисәкләре. Кереш сүзләр. Керешмәләр

1

.Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен (ышану һәм раслауны; шикләнү, икеләнү яки чама белән әйтүне; я үз фикереннән чигенүне; фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен яки йомгагын, яисә аның алдагы фикергә бәйләнешен; фикер тәртибен; фикергә бәйле тойгыларны) белдерә торган сүзләрнең кереш сүзләр дип аталуы. Кереш сүзләрнең җыйнак та, җәенке дә була алулары; җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алулары. Кереш сүзләрнең җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылулары.  Сөйләүченең үз уена мөнәсәбәтен төп җөмлә составында килгән бөтен бер җөмлә белән дә белдерелә алуы. Андый җөмләнең кереш җөмлә дип аталуы. Кереш җөмләләрнең күбрәк җөмлә уртасында килүләре; аларның өтер, сызык һәм җәяләр белән аерылып күрсәтелүе.

83

Эндәш сүзләр.

1

Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең эндәш сүз дип аталуы. Кешедән кала башка җанлы һәм җансыз предметларга төбәп эндәшү күренешенең сынландыру (сурәтләү чарасы) дип аталуы. Эндәш сүзләрнең баш килештәге зат яки сынландырылган предмет исемнәре белән белдерелүе; җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алулары; җыйнак та, җәенке дә була алулары.  Эндәш сүзләрнең җөмләнең гомуми интонациясеннән аерымрак әйтелүләре. Эндәш сүзләр янында өтер, өндәү билгеләре куелу. Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмавы.

84

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Контроль изложение (№5).  «Шәфкатьсезлек” И.җ.., З.Н.Хәбибуллина  И.Г.Гыйләҗев,  Мәгариф нәшр., 76 нчы бит

1

Текстның стиль үзенчәлекләрен саклап яза белү.

85

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Контроль изложение (№5).  «Шәфкатьсезлек” И.җ.., З.Н.Хәбибуллина  И.Г.Гыйләҗев,  Мәгариф нәшр., 76 нчы бит

1

Текстның стиль үзенчәлекләрен саклап яза белү.

86

Хаталар өстендә эш. Җөмләдә сүз тәртибе. Туры (уңай)  һәм кире тәртип.

1

Җөмләдә сүзләрне туры (уңай) һәм кире тәртибен аеру.

87

Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе.

1

Сөйләм предметы (тема) һәм сөйләм яңалыгы (рема) турында мәгълүматлы булу. Аларның сүз тәртибе белән бәйләнешен аңлау.

88

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Сөйләмдә логик басым.

1

Мәгънәсе ягыннан иң әһәмиятле дип саналган сүзнең җөмләдә көчлерәк тавыш белән әйтелүен, ягъни аңа логик басым ясалуын белү. Тойгылы җөмләдә логик басым төшкән сүзнең җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алуыннан хәбәрдар булу.

89

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Иҗади биремле диктант (№7). “Авыл уяна”  Д.җ. Т.:З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина,   Мәгариф нәшр., 115 нче  бит

1

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә куллана алу. Ишеткәнне иҗади якын килеп яза белү.

90

Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

1

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерә белү.

91

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

1

Үз-үзеңне дөрес бәяләү күнекмәсен камилләштерү.

92

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Сочинение (№6).  “Алабуга – борынгы шәһәр”

1

Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү.

93

Хаталар өстендә эш. Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

1

Дәреслек белән эшләү күнекмәсен камилләштерү.

94

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

1

Җөмләләргәш морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү.

95

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

1

Үз-үзеңне дөрес бәяләү күнекмәсен камилләштерү.

96

Җөмләгә билгеләмә бирү.

1

Җөмләгә билгеләмә бирә белү.

97

Татар теленнән еллык йомгаклау контроль эш. Изложение

1

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Дәрестә алган белемнәрне куллану. Үзеңне язу һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау һәм үзконтроль ясау.

98

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау. Билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә. Үтәүчесез   бер составлы фигыль җөмлә.

1

Гади җөмлә синтаксисына караган төп төшенчәләрне актуальләштерү.

99

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.   Билгесез үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә

1

Гади җөмлә синтаксисына караган төп төшенчәләрне актуальләштерү

100

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау. Гомуми үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә

1

Гади җөмлә синтаксисына караган төп төшенчәләрне актуальләштерү

101

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.

1

Гади җөмлә синтаксисына караган төп төшенчәләрне актуальләштерү

102

Хаталар өстендә эш.Бәйләнешле сөйләм үстерү . Отзыв язу.

1

Билгеле бер тема буенча фикер йөртеп, язмача бәя бирергә өйрәнү.

103

Бәйләнешле сөйләм үстерү .  Текст турында гомуми мәгълүмат.

1

Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге, текстта сүзләр бәйләнеше, текстның темасы һәм мәгънәсе, ваграк кисәкләргә бүленеше, микротемасы  турында мәгълүматлы булу.

104

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Текст буенча эшләү.

1

Текстка өлешчә анализ ясарга өйрәнү.

105

Ел буена үткәннәргә гомуми йомгак

1

Үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү күнекмәсен камилләштерү.

Календарь - тематик планда үзгәрешләр кертү бите

Вакыты

КТП кертелгән үзгәрешләр

Сәбәбе

Директор урынбасары белән килешенде

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "7 нче татар сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель образовательного подразделения

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

11.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

12. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. ”Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа” (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче авторлар: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, Казан, 2013

13.Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2015 – 2016 нчы уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге.

14. Санитар- эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативларга нигезләнү Сан ПиН 2.4.2.2821-10. “Гомумбелем бирү оешмаларында укытуга карата санитар-эпидемиологик таләпләр” (РФ төп дәүләт санитар табибы карары белән 2010 нчы елның 29 нчы декабрендә расланган. РФ Юстиция Министрлыгы тарафыннан 2011 нче елның 3 нче марты 189 номеры белән теркәлгән, теркәлү номеры - 19993

15. Б.Урманче исемендәге МБГББУ “Гимназия №2”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

16. Б.Урманче исемендәге МБГББУ “Гимназия №2”нең 2015-2016 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.

Программаның эчтәлеге:

Программа буенча татар теленә 102 дәрес каралган, гимназиянең базис укыту планы буенча уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. БРТ (сочинение һәм изложение язуны) тапшыруны исәпкә алып, 3 сәгатьнең берсе изложение, икесе сочинение өчен бирелә. Эш программасы сыйныфның яшь үзенчәлекләрен һәм әзерлек дәрәҗәләрен исәпкә алып төзелде.

Атнага – 3 сәгать (елына – 105 сәгать).

Диктант язу – 8 сәгать (саны – 8, шулардан дүртесе – контроль диктант);

Изложение язу – 5 сәгать (барысы – 5 изложение, шулардан икесе – контроль изложение);

Сочинение язу –6 сәгать (барысы – 6 сочинение, берсе – контроль сочинение) + өй сочинениеләре.

Тематик укыту планы

Сәгать саны

Төп темалар

Төп программа-

дагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Аңлатмалар

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

Сочинение

Сөйләм үстерүнең башка формалары

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү – 8 сәгать

1

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

6

6

(1)

1

1 – изложениене бергәләп тикшерү.

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре – 14 сәгать

2

Синтаксис турында төшенчә.

1

1

3

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гомумиләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш билгеләре.

3

3

1

2 - туган як табигатен тасвирлау – пейзаж.

Диктант өчен 1 дәрес “Гади җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау” темасыннан алынды.

4

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт.

6

5

1

2 - портрет нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәяләү.

Сәгать саны аз каралу һәм теманың авыр үзләштерелүен исәпкә алып, 1 дәресе “Аерымланган аныклагычлар” темасын өйрәнүгә алынды.

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә – 10 сәгать

5

Сүзтезмә турында төшенчә. Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

1

6

Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

7

Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

1

Әлеге 1 дәрес шушы тема буенча диктант язу өчен сарыф ителә. Язма эштә әлеге тема буенча бирем эшләнә.

8

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

1 – махсус текст нигезендә катлаулы план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү күнегүләре.

9

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

10

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

2

1

1 дәресе “Аерымланган хәлләр” темасына алынды.

11

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1

1 дәрес “Бер составлы җөмләләр” темасын өйрәнүгә алынды.

12

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

1

13

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

1

1 - (“Сыйфат сүзтезмә”, “Алмашлык сүзтезмә” темаларын берләштерү хисабына алына)

14

Синтагма.

-

-

1 – сочинение язу

1 - сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә – синтагмаларга бүлү күнекмәләре бирү дәресе.

1 – сочинениене бергәләп тикшерү.

.

Җөмлә. Җөмлә төрләре – 12 сәгать

15

Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

1

1

16

Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

2

“Хәбәрлек сүз сүзтезмә”, “Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Бифункциональ кушымчалар” темаларын берләштерү хисабына арткан дәрестән өстәлде.

“Гади һәм кушма җөмләләр” темасыннан 1 дәрес алынды.

17

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмлә.

1

1

1 - өй сочинениесен бергәләп тикшерү.

18

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр; җөмләнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

2

1

1

1 - диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан файдалану.

1 - әдәбият дәресендә образларга характеристика яздырылу сәбәпле, әлеге дәресләрнең берсе контроль изложение яздыру өчен файдаланылды.

Теманың 1 сәгате хәлләрне кабатлау өчен алынды.

19

Раслау һәм инкяр җөмләләр, җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

2

2

20

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

1

21

Өстәлмәләр.

1

1

22

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

3

2

Теманың әлеге сыйныф укучылары тарафыннан чагыштырмача җиңел үзләштерелүен истә тотып, 1 сәгате - “Ия белән арасында сызык кую очраклары”н өйрәнү һәм ныгыту өчен, 1 дәрес “Бер составлы җөмләләр” темасын өйрәнү өчен алынды.

23

Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ.

-

1

1

1 – сочинение язу.

1 – сочинениене бергәләп тикшерү.

1 сәгать “Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау” темасыннан алынды.

Җөмләнең грамматик кисәкләре – 51 сәгать

24

Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

2

1

1 – изложениене бергәләп тикшерү.

“Гади һәм кушма җөмләләр”, “Сүзтезмә” темаларыннан берешәр сәгать “Хәбәр” темасын, программада исәпкә алынмаган “Ия белән арасында сызык кую очраклары”н өйрәнү һәм ныгыту өчен алынды.

25

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

2

(1)-БСҮ хисабына

1 – дәрестә өйрәнелгән өзеккә язмача бәя бирү.

26

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1

1 – сочинение язу.

27

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

2

28

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

2

1 - гариза турында төшенчә, аны язу күнегүләре.

29

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

2

30

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

2

31

Хәлләрне кабатлау.

-

1

1

1 – сочинение язу.

32

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1

33

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

2

2

34

Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүзләр, кереш сүзләр, керешмәләр.

2

2

1

1 – әдәбият дәресендә образларга характеристика яздырылу сәбәпле, әлеге дәресләрнең берсе контроль изложение яздыру өчен файдаланылды.

35

Җөмләдә сүз тәртибе. Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе.

2

2

Әлеге тема эчендә “Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе” темасы да өйрәнелә.

36

Сөйләмдә логик басым.

-

-

1 - сөйләмдә логик басым.

37

Җөмләнең аерымланган кисәкләре: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

3

3

(1)-БСҮ хисабына

1 – сочинение язу.

1 – изложениене бергәләп тикшерү дәресләренең берсе хисабына диктант үткәрелә.

Теманың укучылар тарафыннан авыр үзләштерелүе һәм гамәли күнекмәләр, сәнгатьле уку күнекмләре өчен вакыт күп сарыф ителү сәбәпле, 1 сәгать - “Ияртүле бәйләнеш: аныклаулы мөнәсәбәт” темасыннан, 1 сәгать “Рәвеш сүзтезмәләр” темасыннан алынды.

38

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

2

2

39

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

4

3

1 сәгате “Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ” темасы өчен файдаланылды.

40

Җөмләгә билгеләмә бирү.

1

1

41

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.

6

4

1

1 - дәрестә өйрәнелгән өзеккә язмача бәя бирү, отзыв язу күнегүләре.

3 - Текст. Төрле жанрларга караган текстларны сәнгатьле уку, фикерне әдәби телдә аңлату.

1 дәрес “Тезүле бәйләнеш” темасында диктант яздыру өчен файдаланылды.

Барысы

70 + 32=102

68

5

32

105

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

7 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары:

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.
  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Бурычлар:

  • Җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.
  • Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аерырга, алардан тиешенчә файдаланырга күнектерү.
  • Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне сакларга күнектерү.
  • Сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен, җөмлә кисәкләрен танып-белүләренә ирешү.
  • Эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.
  • Укучыларның җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели, аларны дөрес интонация белән укый, тыныш билгеләрен куя белүләренә ирешү.
  • Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.
  • Диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белүләренә ирешү.
  • Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга күнектерү.
  • Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файлану һәм тиешле интонация белән уку күнекмәләре булдыру.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар теленец төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
  • татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;
  • грамматик узенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;
  • җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;
  • текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;
  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.

Формалашырга тиешле күнекмәләр:

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  • төрле стильһәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру
  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл жавап бирү;
  • бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
  • текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;
  • җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфололик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;
  • тормыш-көнкүреш, уку, ижтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;
  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын утэу;
  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗәмә итү.
  • татар теленен тулы бер система булуы, анын тармаклары;
  • телнен лексик һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;
  • төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.
  • татар теленең башка фәннәрне өйрәну һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар телен әдәбият белэн бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;
  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленец байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә - рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында кузаллау формалаштыру;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.
  • баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;
  • баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;
  • сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;
  • укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү,
    горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  • җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;

Предметара эшчәнлек:

Укучыларнын шәхси үсеш-үзгәреше:

Укыту- методик комлекты һәм материал техник чаралар:

  • Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010
  • Татар теле: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы, 7 нче сыйныф өчен/Н.В.Максимов, Г.Ә. Нәбиуллина. – Казан: Татар. китап нәшрияты, 2014 .-150б., рәс.б-н.
  • Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. / З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев, Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.
  • Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. / Т.: Н.В.Максимов һ.б., Мәгариф нәшрияты
  • Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.
  • Мифтахов Б.М. 7 нче сыйныфта татар теле дәресләре / Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1995.
  • Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш 5 – 11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы / Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  • Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән дидактик материаллар. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфлары / Укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  • Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
  • Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.

Материал- техник база

Саны

1

Проектор

1

2

Интерактив такта

1

3

Ноутбук

1

4

Телевизор

1

5

Видеоплейер

1

6

Принтер

1

7

Сүзлекләр

10

8

Таблицалар

10

9

“Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).

1

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Тема

Сәгать саны

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Сүзләрнең мәгънәләре, сөйләмдәге роле. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре.

1

Тамыр, нигез, кушымчалар турында белгәннәрне актуальләштерү. Сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белү. Фәнни сөйләм культурасын үстерү.

2

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре.

1

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүен, сүзләрнең ясалу ысуллары буенча кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр булуын белү.

3

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре. Диктант (№1).Д.җ. Т.:З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина, Мәгариф нәшр., 95нче бит

1

Алдагы сыйныфларда үзләштергән орфограммаларны язуда дөрес күрсәтә белү, грамоталы, чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

4

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәре

1

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәгә ия булу, аларны җөмләдә күрсәтә алу. Сүз төркемнәренең шартлы билгеләрен белү. Сүз төркемнәре белән җөмлә кисәкләре арасындагы охшашлыкларны белү.

5

Сүз төркемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре

1

6

Сүз төркемнәре. Модаль сүз төркемнәре

1

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложениегә әзерлек “Ут, Су һәм Намус”

1

Гади план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.

8

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение (№1). “Ут, Су һәм Намус” И.җ.., З.Н.Хәбибуллина И.Г.Гыйләҗев, Мәгариф нәшр., 52нче бит

1

Гади план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.

9

Хаталар өстендә эш. Синтаксис турында төшенчә.

1

Синтаксис турында гомуми төшенчәгә ия булу. Сүз, сүзтезмә, җөмлә төшенчәләрен формалаштыру. Сүзтезмә һәм тезмә сүз төшенчәләрен аеру. Мөстәкыйль белем алу күнекмәсен булдыру.

10

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш.

1

Нинди грамматик чара ярдәмендә формалашудан чыгып, җөмләдә сүзләр бәйләнешенең тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүен, тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында булуын; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуын, санау интонациясе белән әйтелүен, алар арасында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

11

Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре.

1

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрләрнең я алдында, яки соңында аларны тулысынча алмаштыра торган сүзләрнең гомумиләштерүче сүзләр дип аталуы. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куелу, тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куелу.

12

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

1

Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләрнең тиңдәш кисәкләр дип аталуы. Тиңдәш кисәкләрнең җыйнак һәм җәенке була алулары. Тиңдәш кисәкләрнең тезүче теркәгечләр белән дә, теркәгечләр булмыйча, тик санау интонациясе ярдәмендә дә үзара бәйләнүе.

13

Гомумиләштерүче сүз янында тыныш билгеләре

1

Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, яки теркәгечләре кабатланмаса, өтернең куелмавы.

14

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение “Туган ягым көзе”.

1

Иҗади фикерләү күнекмәсен камилләштерү.

15

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение “Туган ягым көзе”.

1

Иҗади фикерләү күнекмәсен камилләштерү.

16

Хаталар өстендә эш. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр һәм алар янында куела торган тыныш билгеләре

1

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрләрнең я алдында, яки соңында аларны тулысынча алмаштыра торган сүзләрнең гомумиләштерүче сүзләр дип аталуы. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куелу, тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куелу.

17

“Тезүле бәйләнеш” темасы буенча диктант (№2). Д.җ. Т.:З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина, Мәгариф нәшр., 96нчы бит

1

Дәрестә өйрәнгәннәрне гамәлдә куллану, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

18

Хаталар өстендә эш. Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе.

1

Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуын белү. Иярүче һәм ияртүче сүзне билгели, аларны язуда шартлы билгеләр белән күрсәтә алу.

19

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле мөнәсәбәт.

1

Җөмләдә хәбәрлекле мөнәсәбәтне аера белү.

20

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан ачыклаулы (төгәлләүле) мөнәсәбәт

1

Җөмләдә ачыклаулы (төгәлләүле) мөнәсәбәтне аера белү.

21

Ияртүле бәйләнештәге аныклаулы мөнәсәбәт.

1

Җөмләдә аныклаулы мөнәсәбәтне аера белү.

22

“Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше” темасын кабатлау.

1

Дәрестә өйрәнгәннәрне гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.

23

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Портрет нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәяләү.

1

Сыйфатлама элементларын кулланып язу үзенчәлекләрен искә төшерү. Язу күнекмәсен камилләштерү.

24

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Портрет нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәяләү.(сочинение язу)

1

Сыйфатлама элементларын кулланып язу үзенчәлекләрен искә төшерү. Язу күнекмәсен камилләштерү.

25

Хаталар өстендә эш. Сүзтезмә турында төшенчә. Фигыль сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

Синтаксик берәмлекләр турында мәгълүматлы булу. Сүзтезмә турында төшенчәгә ия булу, үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүзтезмә булуын белү. Сүзтезмәнең аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирүен, иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуын, ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау куеп булуын, ияртүче кисәкнең нинди сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрнең төркемчәләргә бүленүен белү. Фигыль һәм исем сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

26

Исем сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

27

Сыйфат сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

Сыйфат һәм алмашлык сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

28

Алмашлык сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар

29

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Изложение (№2). И.җ.., З.Н.Хәбибуллина И.Г.Гыйләҗев, Мәгариф нәшр., 58нче бит “Табылдык”

1

Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.

30

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Изложение (№2). И.җ.., З.Н.Хәбибуллина И.Г.Гыйләҗев, Мәгариф нәшр., 58нче бит “Табылдык”

1

Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.

31

Хаталар өстендә эш. Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

Сан сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

32

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

Рәвеш сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

33

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

1

Хәбәрлек сүз сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү. Бифнкциональ кушымчалар турында мәгълүматлы булу.

34

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

Сүзтезмәләрне анализлый белү.

35

“Сүзтезмә” темасы буенча контроль диктант №3. Д.җ. Т.: Н.В.Максимов һ.б., Мәгариф нәшр., 50нче бит “Ләйсән яңгыр”

1

Дәрестә алган белемнәрне кулланып, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

36

Хаталар өстендә эш.. Бәйләнешле сөйләм үстерү . Синтагма.

1

Сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә – синтагмаларга бүлү күнекмәләренә ия булу.

37

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение (№2). «Икмәк – яшәү чыганагы»

1

Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

38

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Сочинениене бергәләп тикшерү.

1

Үз хезмәтеңне дөрес бәяләргә өйрәнү.

39

Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

1

Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең җөмлә дип аталуын, иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмләнең ике составлы җөмлә булуын белү.

40

Бер составлы фигыль җөмлә.

1

Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмләнең бер составлы җөмлә булуын белү. Баш кисәгенең кайсы булуыннан чыгып, аларның ике төргә: исем (атау) җөмлә һәм фигыль җөмләләргә бүленүе. Иясе булмаган җөмләнең (аны сүз сөрешеннән дә табып булмый) фигыль җөмлә дип аталуы. Фигыль җөмләләрнең хәбәрләре күбрәк түбәндәгечә белдерелүе: я табигать күренешен, яки эчке сиземләүне белдергән фигыльләр белән; инфинитив ярдәмендә; я хәбәрлек сүз, яки ярдәмче фигыль белән килгән инфинитив ярдәмендә; хәл фигыльгә бул ярдәмче фигыле өстәү белән; барылды, йөрелде кебек фигыльләр белән. Бер составлы фигыль җөмләләрне тексттан таба, билгели алу, сөйләмдә куллана белү.

41

Бер составлы исем (атау) җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

Баш кисәкләрдән тик иясе генә булган җөмләнең исем җөмлә дип аталуы. Исем җөмләнең предметның булуын атап әйтүе, ә аның эше яки хәрәкәте турында берни дә белдермәве. Исем җөмләнең сөйләмне җыйнакландыруы, күбрәк әдәби әсәрләрдә кулланылуы.

42

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмләләр.

1

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләләрнең өч төрл

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 584 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.09.2016 2252
    • DOCX 91 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Минязова Алина Фанисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Минязова Алина Фанисовна
    Минязова Алина Фанисовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17262
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Эффективные стратегии текстовых коммуникаций в бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Введение в экономическую теорию и практику

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегическое планирование и маркетинговые коммуникации

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 19 регионов