Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / 19 нчы гасыр Идел буе халыкларының мәдәнияте.
Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение на курсах повышения квалификации прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40%. По окончании курсов Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Открыт приём заявок на новые курсы повышения квалификации:

- «Профилактическая работа в ОО по выявлению троллинга, моббинга и буллинга среди подростков» (108 часов)

- «Психодиагностика в образовательных организациях с учетом реализации ФГОС» (72 часа)

- «Укрепление здоровья детей дошкольного возраста как ценностный приоритет воспитательно-образовательной работы ДОО» (108 часов)

- «Профориентация школьников: психология и выбор профессии» (108 часов)

- «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе» (72 часа)

- «Патриотическое воспитание дошкольников в системе работы педагога дошкольной образовательной организации» (108 часов)

- «Психолого-педагогическое сопровождение детей с синдромом дефицита внимания и гиперактивности (СДВГ)» (72 часа)

- «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС» (108 часов)

- «Специфика преподавания русского языка как иностранного» (108 часов)

- «Экологическое образование детей дошкольного возраста: развитие кругозора и опытно-исследовательская деятельность в рамках реализации ФГОС ДО» (108 часов)

- «Простые машины и механизмы: организация работы ДОУ с помощью образовательных конструкторов» (36 часов)

- «Федеральный государственный стандарт ООО и СОО по истории: требования к современному уроку» (72 часа)

- «Организация маркетинга в туризме» (72 часа)

Также представляем Вашему вниманию новый курс переподготовки «Организация тренерской деятельности по физической культуре и спорту» (300/600 часов, присваиваемая квалификация: Тренер-преподаватель).

Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

19 нчы гасыр Идел буе халыкларының мәдәнияте.

библиотека
материалов

19 нчы гасыр Идел буе халыкларының мәдәнияте.

Кадерле кунаклар! Сез хәзер «Вакытлар мирасы» дигән этнокультура экспозицияләр залында. Бүген без сезгә 19 гасырда Идел буенда яшәгән рус халкының мәдәнияте, тормышы һәм көнкүреше хакында сөйләрбез.

Казан губернасы күпмилләтле булган.Әмма шулар арасында аеруча күпсанлысы – татарлар һәм руслар.Руслар Урта Идел буена 18 нче гасырда килеп урнаша, нәкъ бу вакытта алар яулап алган җирләрдән коллар буларак китерелә.Иван Грозный ханлыгын яулап алганнан соң, руслар зур авыллар булып Идел һәм Чулман буйларына төпләнә.Рус һәм татар милләтеннән торган шәһәр халкы Христиан динен кабул итә.

Русларның көнкүреше Бөек рус губерналарыныкыннан берни белән дә аерылмый. Шәһәр һәм авылларда кешеләр җылыны үзендә яхшы саклый торган өйләрдә(ызбаларда)көн күрә.

Ызба(өй).Әлеге сурәттә 19 нчы гасыр ахырындагы биш стеналы ызбаны(өйне)күрергә мөмкин. Бишенче стена өйне яшәү һәм эш өлешләренә бүлә, ә аның түбәсе дүрткырлы була.Өйнең күп өлешен мич алып тора. Монда ризык, ипи пешерелә. Музейда арыш саламыннан ясалган ипи савыты,тал чыбыгыннан үрелгән ипи савыты, ипи пешерү өчен формалар, мутовка (Элеккеге миксер),агач куашна, иләк бар .Мичнең үзендә йоклаганнар һәм аның җылысында кышкы озын кичләрне үткәргәннәр.Күбрәк алар шалкан, борчак, суган, кәбестә ашаганнар.

Руслар бик гади киенгән:хатын-кызлар күлмәк һәм сарафан,ә сарафан өстеннән тез астына төшеп торган алъяпкыч бәйләгән. Барлык өс киеме эстетик һәм ритуаль характерны чагылдырган чигүләр белән бизәлгән. Безнең музейда рус халык сарафаны (Коры елга бистәсе), рус стилендә итәк(Борисоглебск бистәсе), шәл һәм Павлопосад яулыгы бар.Ирләр , гадәттә,күлмәк һәм ыштан,ә кышын сарык тиресеннән тегелгән толып яисә кыска тун кигән, шулай ук киндер тукымадан тегелгән кием кигәннәр.Менә мондагы ирләр күлмәгенә игътибар итегез (Калуга губернасы,19 гасыр).

Рубаха(күлмәк).Күлмәк – борынгы русларның иң яратып кия торган өс киеме. Аның исеме «руб» - «тукыма кисәге» тамырыннан ясалган.Борынгы славян күлмәгенең тарихы чыннан да гади тукыма кисәгеннән барлыкка килгән, әлеге тукыма яртыга бүленеп башка кидерелгән һәм пояс белән бәйләнгән.Бары соңрак кына җиңнәре, алгы өлешләре узара тегелеп беркетелә башлаган. Галимнәр әлеге япманың туника рәвешендә эшләнүен раслый һәм аның һәр катлам кешеләренең бертөсле кия алуын бәян итә, бары материал һәм тегелеш сыйфаты төрлечәрәк булган.

Музейда шулай ук19 – 20 гасыр башындагы балалар киемен (малайларныкын) күрергә була.Балалар киемен яңа тукыган тукымадан түгел, ә әти-әнинең иске киемнәреннән теккәннәр.Бу саранлыктан, юклыктан түгел, ә иске тукыма баланың тәнен бозмаган. Шулай ук дингә бәйләнешле көчкә дә ия булган, безнеңчә әйткәндә,әти-әнинең биокыры,ныгымаган кечкенә кешене бозыклыктан һәм күз тиюдән саклаган.

Аяк киеме чабата һәм штырдан торган. Элек-электән безнең борынгы бабаларыбыз чабаталарны,сырма күтәрәле башмакларны бик теләп кигәннәр. Юкә кабыгыннан ясалган чабаталарның баулары аяк балтырына уралып бәйләнгән.Витринада киез итек ясаганда кулана торган калыпларны да күрергә мөмкин.Ә менә үкчәле туфли. Аны «хәлле» кешеләр кигән.

Йорт эчендә җиһазлар аз булган : өстәл дә киң эскәияләр(сәке).савыт-саба, киемнәр, китапларны сандыкта саклаганнар.

Витринада төрле-төрле китаплар. Тарихи кулъязмалар.А.П.Чеховның тулы сочинениеләр тупланмасы 22 том Санкт – Петербург, Надсон шигырьләре 1888 ел. Санкт –Петербург, Андрей Филонов төзегән рус әдәбияты,1 нче кисәк, 1879 нчы елны басылган, югары сыйныф укучылары өчен рус әдәбияты дәреслеге,1879 нчы елны Санкт – Петербургта басылган. Изге Евангель. Санкт – Петербург. Синодаль типографиясе 1890 нчы ел. «Нивы» ның әдәби һәм популяр кушымтасы 1903 ел. Аш – су китабы 1882 нче ел (Вятка губернасы, Вятка шәһәре. А.П.Чеховның тулы сочинениеләр тупланмасы 22 том Санкт – Петербург,1911ел .СССР ның Фәннәр Академиясе Н.Д.Шахназаров «Крестьянская реформа» СССР ның Фәннәр Академиясе нәшрияты, Ленинград.Гадәттә, тарихи кулалъязманы укып без үзебезнең төрле бәйрәмнәребезне беләбез.

Рус халкының дини бәйрәмнәре: «Святки», «Троица», «Пасха», «Масленица». Безнең музей почмагында үзенчәлекле форма саклана. Мондый форма белән «Пасха» бәйрәменә эремчектән бик тәмле ризык пешергәннәр.

Бигрәк тә яшьләр «Святки» бәйрәмен яратканнар. Алар бу бәйрәмдә җырлаганнар, биегәннәр, гармун уйнаганнар.

Ә бу витринада сез гармун күрәсез. Бу – «Тула гармуны». (Яшел Үзән районы, Воронино авылы.)Тула гармуны – тынлы музыка коралы.Беренче кул гармунын немец остасыК.Ф.Л.Бушман 1822 нче елда ясаган.Россиядә гармунны 19 нчы гасырның 30 – 40 елларында Тула шәһәрендә ясый башлыйлар.Гармун иң киң таралган һәм халкыбызның яраткан уен коралларыннан санала.

Самовар. Беренче самавыр 1778 нче елны Заречье шәһәренең Штыково урамында Лисицын Назар тарафыннан эшләнгән. Бу эш бик табышлы була, һөнәрчеләр – фабрикантларга, ә остаханәләр – фабрикага әйләнә.1826 елда Тула шәһәрендә сигез самовар фабрикасы эшли. Самоварларны кызыл һәм яшел бакырдан, мельхиордан, көмештән эшләгәннәр. Самовар ясау өчен җиз-төп металл булып калган. Тула илдә, күмер белән суны кайнатып чыгаручы самовар җитештерүче бердәнбер шәһәр була.

Үтүкләр, чагыштырмача, күптән түгел барлыкка килгән. Аларга күмер салганнар һәм янып китсен өчен аларны селкеткәннәр. Безнең музей почмагында берничә төрле үтүк бар: голланд мичендә кыздырылучы үтүк, кызган күмер белән эшли торган үтүк.Ә үтүккә кадәр керне уклау формасында агачтан эшләнгән валикны тәгәрәтеп үтүкләгәннәр. Авылларда кызлар һәм хатыннар урманга йөргәннәр, җиләк һәм гөмбә җыйганнар,кышка печән әзерләгәннәр,кул эше белән шөгыльләнгәннәр, җеп эрләгәннәр,бәйләгәннәр,теккәннәр. Безнең экспозициядә сез каба, үзэрләгеч,орчык, өйдә басылган палас, җитен тарагыч, мамык тарый торган таракны күрә аласыз.

Җеп эрләү.Җеп эрләү хатын-кыз өчен аерылгысыз шөгыль булган.Кайбер хатын-кызлар аягүрә йөри-йөри бәйләгәннәр.Мисал өчен, юлда яки мал караганда.Ә көз җиткәч,кышкы кичләрдә, яшьләр аулак өйләргә җыелып,кичке уеннар, биюләр башланганчы,өйләреннән алып килгән кул эшләрен эшләгәннәр.Егетләр кызларына, ирләр хатыннарына,әтиләре кызларына ,матур итеп бизәкләр төшереп, каба ясап бүләк иткәннәр. Бүләк кабаны озак саклаганнар, буыннан буынга истәлек итеп тапшырганнар. Тоташ ясалган кабалар һәм ике кисәктән ясалган кабалар булган.

Хатын-кызлар ай яктысында да, шәм яктыртып та, керосин лампасы яктысында да җеп эрләгәннәр. Без аларны күргәзмәдә дә күрә алабыз.Ә тәүлекнең караңгы вакытында хайванны керосин белән эшли торган фонарь яктысында ашатканнар. Аны түшәмдәге матчага элгеч ясап элеп куйганнар. Безнең күргәзмәдә сез орчыкны да күрә аласыз.

Орчык. Кул белән эрләү өчен кулланылган. Агачтан, башы очлап эшләнелгән, уртасы киртләп калын итеп эшләнгән, ә аскы өлеше бик очлы.

Туку – шулай ук хатын – кыз хезмәте булып саналган.

Өй тукымасы. (Калуга губерниясе,19 нчы гасыр)

Борынгы славяннар теләсә нинди чүпрәкне тукыма дип атамаганнар.Славян телендә киндер тукыманы гына тукыма дип атаганнар.Безнең музейдә туку станогы юк,ләкин аның аерым детальләре бар: соса,җеп әйләндерә торган җайланма,җепне тарттырып суза торган җайланма,бот.

Ир-атлар Агыйделдә һәм Кама елгаларында кырпы,мәрсинбалыкларын тотканнар,ауга йөргәннәр. Урманнарда бик күп бүреләр, аюлар, пошилар булган.

19 нчы гасырда умартачылык барлыкка килгән.Бу җирләрдә җыя торган бал бөтен Рәсәйгә дан алган. Карабодай үстерә торган җирләрдән бик тәмле бал җыеп алганнар.Терлек үстергәннәр, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.Игеннәрне урак белән урганнар. Урак кыршыланган пычак ,безнең музейда да бар.

Савыт – саба. Безнең музейда декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен күрергә мөмкин: агач кашыклар, оскыч, тоз һәм борыч савытлары. Фужерларга да күз салыгыз (19 нчы гасыр,хрусталь),балчыктан әвәләп ясалган әйберләр (18 нче гасыр),кувшин (Казан губерниясе,19 нчы гасыр, көмеш. Рәсемле бизәкләр кул белән эшләнгән.Бизәкләр бик озак, әкрен ясалганнар.Исле майлар салып кую өчен).соус савыты,сөт савыты(фарфор,Мәскәү шәһәре, 19 нчы гасыр),2,5 литрлы савыт – сыек әйберләр салып кую өчен, чынаяк (гарднер фарфоры, Вятка губерниясе, Яранск шәһәре.

Гарднер фарфорының тарихы. Гарднер фарфоры рус фабрикасында ясалган.Ул фабриканы 1761 нче елда Мәскәү губерниясендә Герднер Ф.Я.җитәкләгән.Иң элек шушы форфордан әйберләрне Тюренгия осталары ясый торган булган.Соңрак рус осталары да үзләштергән.Төрле истәлекле даталарга багышлап сервизлар ясаганнар: Андреевский сервиз, Александр Невский сервизы, Георгиевский сервиз.Бу сервизларда рус орденнары сурәтләнгән. Шулай ук Гарден фабрикасында төрле жанрлы фигуралар ясаганнар: пешекче, крестьян, хат ташучы.19 нчы гасырның беренче яртысында фабрика Россия гербы символы белән бүләкләнә.1891 нче елда Кузнецов Я.С. (Гарднер мирасы) фабриканы сатып ала һәм иң зур фарфор предприятиясенең хуҗасына әйләнә.

Рус йолалары. Рус кешесенең тормышы. Гореф – гадәт һәм йолаларга күп игътибар бирелгән.Һәр авылда чиркәү булган. Ял көне саен матур киемнәрен киеп, гаилә белән чиркәүгә йөргәннәр. Анда бала чукындырганнар, яшьләрне ярәшкәннәр, үлгәннәрне соңгы юлга озатканнар. Русларның гореф – гадәтләрендә,кагыйдә буларак, йолалар сакланган: ярәшү,бала туу, исем кушу һәм чукындыру, кавыштыру.

Йола – халыкның тормышына борынгы заманнан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гореф – гадәтләр.

Йолалар – аралашу, хисләрне күрсәтү, рухи сәламәтлек чарасы булып торган. Нәкъ менә бәйрәмнәр халык тормышының нигезе саналган..Халык йолалары бердәмлек җимеше һәм гади халыкның иҗаты булып саналган.

Бала туу. Бала тугач, хәллерәк кешеләр зур табын әзерләгәннәр, ә крестьяннар хуҗаларыннан рөхсәт сорап, сыра ясаганнар. Кунаклар күчтәнәчләр , акча алып килгәннәр. Баланы чукындырган көнне кайсы изгенең туган көне туры килә, шуның исемен кушканнар.Барлык кешеләрне дә чиркәүдә чукындырганнар. Бала бик зәгыйф,я авыру булса гына өйдә чукындырганнар.Бала туган бүлмәдә чукындырырга ярамаган, чөнки ул бүлмә озак вакыт чиста түгел саналган.Чукындырылган балага җиз, көмеш яки алтын крест кидергәннәр.Ул аны гомере буе саклаган.Крестникның муенына ак яулык бәйлиләр, йола беткәннән соң бу яулык чиркәүдә кала.Йоладан соң зур табын әзерлиләр, кунаклардан тыш, ярлыларны да ашаталар. Чукындыру көне, бала туган көнгә карата әһәмиятлерәк саналган.Туган көн дип шул көнне санаганнар һәм хәленнән килгән кеше ел саен бу көнне бәйрәм итә.Безнең музейда да сез баланы чукындырганда кия торган күлмәкне һәм башлыкны күрә аласыз.

Бөти. Һәр гаиләнең өендә «Бәхет кошы» бөти булган. Аның турында легенда саклана. Беренче бәхет кошын бер крестьян үзенең малаена ясый, ул бик каты авырый, аңа яз, кояш нуры, шатлык җитми.Ә урамда салкын кыш була,яз турында сүз дә булырга мөмкин түгел.Әтисе малаена йомычкалардан «Бәхет кошы» ясый һәм аны малайның ятагы өстенә элеп куя. Малай бик тиз терелә.Шуннан соң һәр өйдә йорт хуҗасы ясаган кебек «Бәхет кошы» барлыкка килә.

Безнең күзәтүләрдән соң ,сүземне тарихчы Ключевский сүзләре белән тәмамлыйсым килә. «Тарих ул – үткәннәрдән киләчәккә яктылык биреп торучы яктырткыч».







































Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-220831

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"