Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 6нчы сыйныф өчен календарь-тематик план.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

6нчы сыйныф өчен календарь-тематик план.

библиотека
материалов















































6 нчы сыйныф өчен «Татар теле» предметыннан

төп гомуми белем бирүнең ФДББС укыту программасы

(рус төркеме)


Аңлатма язуы

Укыту программасы түбәндәге документларга таянып эшкәртелде:

1. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Россия федераль Законы 29.12.2012нче ел, 273 нче номерлы карар.

2. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013нче ел, 68 нче номерлы карар.

3. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы, 01.07.2004 нче ел.

4. «2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы», 25.10.2013 нче ел, 794 нче карар.

5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында» 12138/13нче номерлы хаты, 7.09.2013нче ел.

6. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010нчы елдан 1763/10нчы номерлы хаты.

7. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк програм­малар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.


УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Татар теле укыту максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын «бала өчен башка дөньяга тәрәзә ачу» булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели.

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау – программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора.

1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы.

Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

Лингвистик материал сайлау схемасы


Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

¯

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

¯

Сөйләм бурычларын ачыклау

¯

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Сайлап алынган лингвистик материал филологик формада таныштыргач, аны төрле аралашу сфераларындагы социаль контактларда, аралашу ситуацияләрендә, текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә. Өйрәнелгән грамматик материал максатчан рәвештә төрле жанрдагы текстлар эчтәлегендә кулланылып, укучыларның сөйләшә алулары камилләштерелә.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше – укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Башлангыч сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә, кабул итә һәм фикерли башлый. Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләрнең, һичшиксез, эчтәлек сайлаганда исәпкә алынуы зарур.

Башлангыч сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – лингвистик материалны өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Ассызыклап шуны әйтергә кирәктер, өйрәнелгән лексик-грамматик материал балаларның социаль контактларына туры килеп, аларның татарча аралашуын тәэмин итәрлек булырга тиеш. Әлбәттә, укучыларның психофизиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, «Белем һәм тормыш» темасында «Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәк?», «Яхшы уку җиңелме?» проблемалары буенча сөйләшү оештырыла. Аңлашыла: бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.

4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә чит телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:

- грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

грамматик материалның өйрәнелү тәртибе академик бирелештә түгел, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

- грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

- грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта, грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

Башлангыч этап өчен грамматик материал күрсәтелгән критерийларга таянып сайланды. Берникадәр грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүр түгел, ә лексик-грамматик материалны күбрәк аралашуда имитацияләүгә игътибар ителә.

Урта һәм югары сыйныфларда - грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.

5. Ана телен исәпкә алу принцибы

Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телләрендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.


УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Укыту планында каралганча, 5-9 сыйныфларда татар теле дәресләре өчен укыту программасы 557 сәгатькә төзелде:

6 нчы сыйныфта – 140 сәгать (атнага 4 сәгать)


ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • «Татар теле» предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • «гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек» төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Тыңлап аңлау

- төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;

- тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

- зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

- сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

- сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

- аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

- парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

- терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

- программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

- конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

- монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

- өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

- өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

- уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

- текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

- таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

- таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

-өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

- прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

- үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

- тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.


УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ


  1. Яңа уку елы башлана

Котлау, мактау формалары. «Без мәктәпкә әзерләнәбез». Уку-язу әсбапларының исемнәре. «Инфинитив+ ярыймы (мөмкинме)» төзелмәсе. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, тартым кушымчалары. Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланышы. Транскрипция билгеләре. Без китаплар укыйбыз. Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше, килеш кушымчалары, калын һәм нечкә сүзләрнең төрләнеше. Сорау алмашлыклары. Китап басу тарихына караган лексика. Татар китабы туу тарихы. Исем ясагыч кушымчалар. Татар телендә сүзлекләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. К.Насыйри - бөек галим. ... булып эшли төзелмәсе. Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы. Без китапханәдә. Мәктәп (шәһәр) китапханәсенә экскурсия, формуляр тутыру, китап алу. Китап укуның файдасы. Минем яраткан китабым. Иялек килеше, сораулары, кушымчалары, иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы, кушымчалары. Көндәлекне тутыру кагыйдәләре. Укучыга көндәлек ни өчен кирәк? Үз көндәлегең, көндәлектәге билгеләр турында сөйләү. Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту киңәшләре. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  1. Мин – зур ярдәмче

Гаиләдә эшләнә торган эш төрләре. 3 нче зат берлек сан хәзерге заман х.ф. + беләм төзелмәсе. Боерык фигыль + әле төзелмәсе. Шарт фигыль. Шарт фигыльнең юклык формасы. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы. Сыйфат дәрәҗәләре, предметларда дәрәҗә билгеләре. Өй хезмәте турында язма монологик сөйләм төзү (сочинение). Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. «Әхмәт нигә елады?» текстында лексик-грамматик материал. Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. Образга бәя бирү. Эшли ала төзелмәсе. Сорау җөмләләр. Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе. Супермалай нәрсәләр эшли ала? Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе. Мин – супермалай (суперкыз) - яңа хикәя төзү. Бәйлек сүзләр, бәйлек сүзләрнең җөмләдәге урыны. Малайларның берсе төзелмәсе. «Уллар» хикәясе.

  1. Дуслар белән күңелле

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе. «Минем чын дустым» темасы буенча лексика. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Дуслар дискотекада. Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре. Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Рөхсәт сорау формалары. Рөхсәт сорау - кирәкле эш. «Зәңгәр яфраклар» хикәясендәге лексик-грамматик материал. Катя чын дусмы? Характер сыйфатларын ачучы сыйфатлар. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау. Ошый, ошамый сүзләре. Антонимнар, синонимнар. «Туган көндә» хикәясе. Туган көн бәйрәменә чакыру, өстәл әзерләү турында сөйләү. Ашарга пешерү тәртибе, төрле рецептлар. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Өйдә юк, өйдә түгел төзелмәләре.

  1. Туган җирем – Татарстан

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Туган илем, туган җирем төшенчәләре. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атау. Татарстанның табигате. Татарстан Республикасының дәүләт символлары. «Англиядән килгән кунаклар» тексты буенча лексик-грамматик материал. Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре. Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану. Үткән заман сыйфат фигыльләр. «Татарстанда яшәүче милләтләр» темасы буенча ЛГМ. Татарстанда яшәүче милләтләр, аларның туган теле. «Татарстан – туган җирем» темасы буенча ЛГМ. Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр. Ия белән хәбәр арасында сызык. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Аркылы бәйлеге. Идел Чулманнан зуррак төзелмәсе. Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе. Исем сүзтезмәләр. Казан шәһәре турында мәгълүмат. Г. Камал театры. Без театрга барабыз. Татарстанның танылган сәнгать вәкилләре.

  1. Табигать белән бергә

Нәрсә ул табигать? Безнең әйләнә-тирәбез. Кешеләрнең урманга салган зыяны. Табигатьне саклау турында киңәшләр. Инфинитив + кирәк төзелмәсе. Боерык фигыльнең 3нче зат берлек һәм күплек сан формалары. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы. Бездә яшәүче кошлар. Колибри – иң кечкенә кош. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар. «Кыргый хайваннар дөньясы» темасы буенча ЛГМ. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, тугрылыклыклары, аларны саклау, карау. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыру.

  1. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Спорт төрләре. Инфинитив + яратам (телим) төзелмәсе. -чы, -че исем ясагыч кушымчалары. Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләшү. Олимпия уеннары, Олимпия уеннарындагы спорт төрләре, олимпия уты, олимпия флагы. Шарт фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү. Тән әгъзалары. Табибта. Авыручыга киңәшләр бирү. Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйләү. Инфинитив(барлыкта һәм юклыкта) + кирәк (ярамый) төзелмәсе. Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?

  1. Светофор – минем дустым

Юлда сак булу. Юл йөрү кагыйдәләре. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирү.


ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч сыйныфларда да, 5-9нчы сыйныфларда да түбәндәгечә тәэмин ителә:

  • уку бинасы һәм ул урнашкан территория, кабинетлар санитар һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килерлек итеп оештырыла;

  • укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры китереп саклана;

  • укучыларда ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннардагы җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә;

  • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;

  • компьютер классларыннан укучыларның яшенә һәм сәламәтлегенә карап файдаланыла;

  • дәресләрдә һәм аннан тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;

  • укучыларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасын файдалану күздә тотыла;

  • төп һәм югары сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;

  • сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле өстәмә - фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, тезис һәм конспектлар төзү конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнашу кебек эшләргә җәлеп ителә.

Әдәбият исемлеге

1. Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. “Татар теле. 6 нчы сыйныф”. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел

2. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк програм­малар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

3. Хәйдәрова Р.З., Р.Л. Малафеева,«Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», Казан, 2014нче ел.

4. Хәйдәрова Р.З., Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1-9нчы сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, «Татармультфильм», 2014нче ел.

5. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. – Яр Чаллы, 2014нче ел.

6. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, «Мәгариф», 2008нче ел.

Өстәмә әдәбият

1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, Гыйлем нәшрияты, 2009нчы ел.

3. Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». – «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

4. Максимов Н.В. «Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология. «Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2004нче ел.

Интернет ресурслар

1. http://adiplar.narod.ru/

2. http://shigriyat.ru/

3.http://www.tatknigafund.ru/

4. http://miras.belem.ru/

5. http://www.tugantelem.narod.ru/

6. http://tatar.com.ru/

7. http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

8. http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте http://. suzlek.ruon-line русча сүзлек

9.http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

10.http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

11. http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

12. Электрон ресурслар: «Бала» китапханәсе, «Татар мультфильмнары», мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com)

УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау:

  • төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм:

  • сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

  • терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә төзеп яза белү;

  • татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә һәм яза белү.

Монологик сөйләм:

  • программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;

  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

  • монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

  • өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне дөрес кулланып, өйрәнгән текстның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;

Язу:

  • өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

  • конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

  • үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру

  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.


КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Өй хезмәте турында язма монологик сөйләм төзү (сочинение).

1



Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1



«Әхмәт нигә елады?» текстында лексик-грамматик материал.

1



Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1



Образга бәя бирү.

1



Эшли ала төзелмәсе.

1



Сорау җөмләләр.

1



Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе.

1



Супермалай нәрсәләр эшли ала?

1



Теләк белдерү формасы.

1



Инфинитив + телим төзелмәсе.

1



Мин – супермалай (суперкыз) - яңа хикәя төзү.

1



Бәйлек сүзләр, бәйлек сүзләрнең җөмләдәге урыны.

1



Язма эш “Без - булышчылар”

1



Хаталар өстендә эш.

1



Малайларның берсе төзелмәсе.

1



«Уллар» хикәясе.

1



Дуслар белән күңелле (26 с.)

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.

1



«Минем чын дустым» темасы буенча лексика.

1



Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1



Дуслар дискотекада.

1



Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре.

1



Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе.

1



Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

1



Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1



Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

1



Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1



Рөхсәт сорау формалары.

1



Рөхсәт сорау - кирәкле эш.

1



«Зәңгәр яфраклар» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1



Катя чын дусмы? Характер сыйфатларын ачучы сыйфатлар.

1



Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

1



Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау.

1



Ошый, ошамый сүзләре.

1



Антонимнар, синонимнар.

1



«Туган көндә» хикәясе.

1



Туган көн бәйрәменә чакыру.

1



Өстәл әзерләү турында сөйләү.

1



Ашарга пешерү тәртибе, төрле рецептлар.

1



Язма эш “Дуслар белән күңелле”

1



Хаталар өстендә эш.

1



Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1



Өйдә юк, өйдә түгел төзелмәләре.

1



Туган җирем – Татарстан (23 с.)

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1



Туган илем, туган җирем төшенчәләре.

1



Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атау.

1



Татарстанның табигате. Татарстан Республикасының дәүләт символлары.

1



«Англиядән килгән кунаклар» тексты буенча лексик-грамматик материал.

1



Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре.

1



Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану.

1



Үткән заман сыйфат фигыльләр.

1



«Татарстанда яшәүче милләтләр» темасы буенча ЛГМ.

1



Татарстанда яшәүче милләтләр, аларның туган теле.

1



«Татарстан – туган җирем» темасы буенча ЛГМ.

1



Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр.

1



Ия белән хәбәр арасында сызык.

1



Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

1



Аркылы бәйлеге.

1



Идел Чулманнан зуррак төзелмәсе.

1



Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.

1



Исем сүзтезмәләр.

1



Казан шәһәре турында мәгълүмат

1



Язма эш “Туган җирем - Татарстан”

1



Хаталар өстендә эш.

1



. Г. Камал театры. Без театрга барабыз.

1



Татарстанның танылган сәнгать вәкилләре.

1



Табигать белән бергә (14 с.)

Нәрсә ул табигать?

1



Безнең әйләнә-тирәбез.

1



Кешеләрнең урманга салган зыяны.

1



Табигатьне саклау турында киңәшләр.

1



Инфинитив + кирәк төзелмәсе.

1



Боерык фигыльнең 3нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

1



Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы.

1



Бездә яшәүче кошлар.

1



Колибри – иң кечкенә кош. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар.

1



«Кыргый хайваннар дөньясы» темасы буенча ЛГМ.

1



Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, тугрылыклыклары, аларны саклау, карау.

1



Язма эш “Табигать белән бергә

1



Хаталар өстендә эш.

1



Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыру

1



Сәламәт тәндә – сәламәт акыл (14 с.)

Спорт төрләре.

1



Инфинитив + яратам (телим) төзелмәсе.

1



-чы, -че исем ясагыч кушымчалары.

1



Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләшү.

1



Олимпия уеннары, Олимпия уеннарындагы спорт төрләре, олимпия уты, олимпия флагы.

1



Шарт фигыльнең барлык һәм юклык төрләре.

1



Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү.

1



Тән әгъзалары.

1



Табибта. Авыручыга киңәшләр бирү.

1



Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйләү.

1



Инфинитив(барлыкта һәм юклыкта) + кирәк (ярамый) төзелмәсе.

1



Административ язма эш “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”

1



Хаталар өстендә эш.

1



Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?

1



Светофор – минем дустым (7 с.)

Юлда сак булу.

1



Юл йөрү кагыйдәләре.

1



Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирү.

1



Арадаш аттестация эше

1



Хаталар өстендә эш.

1



Проект яклау дәресе

1



Йомгаклау дәресе

1












Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең нормалары hәм критерийлары

5-9нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар



5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

3.

Язу:







сүзлек диктанты

8-10 сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз


Сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә


Изложение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә


Контроль язма эш күләме

50-55 сүз

55-60 сүз

60-70сүз

70-80 сүз

70-80 сүз

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

  • аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу;

  • нокталар урынына кирәкле хәрефләрне, сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп язу;

  • сүзләрне хәтердән язу, диктант язу һ.б.

  • бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

  • конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

  • программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес язу;

  • төрле калыптагы диалоглар төзеп язу;

  • конкрет бер тема буенча хикәя төзү;

  • прагматик текстларны (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.) дөрес язу;

  • эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес язу;

  • проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү;

  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Бәяләү нормалары

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү

  • Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хаталы эшкә “5” ле куела.

  • Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хаталы эшкә “4”ле куела.

  • Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатлы эшкә “3” ле куела.

  • Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хата булса, “2” ле куела.

Сүзлек диктанты

  • Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган булса, “5” ле кула.

  • Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хата булса, “4” ле куела.

  • Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хата булса, “3” ле куела.

  • Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хата булса, “2” ле куела.

Диктант

  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хата булса, “5” ле куела.

  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата булса, “4” ле куела.

  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хата булса, “3” ле куела.

  • Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хата булса, “2” ле куела.

Изложение

  • Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хата булса, “5” ле куела.

  • Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хата булса, “4” ле куела.

  • Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата булса, “3” ле куела.

  • Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата булса, “2” ле куела.

Сочинение

  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата хата булса, “5” ле куела.

  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата булса, “4” ле куела.

  • Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хата булса, “3” ле куела.

  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата булса, “2” ле куела бар.


Тест формасында, БРТ биремнәре формасындагы эшләрне түбәндәгечә бәяләргә мөмкин:

Эшнең 85-100%ы дөрес булса, «5»ле куела.

Эшнең 65-84%ы дөрес булса, «4»ле куела.

Эшнең 35-64% ы дөрес булса, «3»ле куела.

Эшнең дөреслеге 35%тан ким булса, «2»ле куела.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 15.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров88
Номер материала ДБ-353720
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх