Инфоурок Другое Рабочие программы9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

Скачать материал


 

                                                                                                    Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

 

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә

1. “Россия Федерациясе мәгарифе турында” гы федераль закон - ФЗ “Об образовании в Российской Федерации ( 2012 нче елның 29 нчы декаберендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы” Законы  (1.09.2013);

3.“2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (№794 от 25.10.2013)

4.РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең өч (башлангыч белем бирү – № 373 06.10.2009ел; төп гомуми белем бирү - №1897, 17.12.2010ел; урта(тулы) гомуми белем бирү - № 413, 17.05.2012ел). федераль дәүләт мәгариф стандарты

5.ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Рус телендә гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре (5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче авторлар:  Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова,  Г.М. Әхмәтҗанова  2013 ел.

6.  Мамадыш шәһәре 3 нче  номерлы урта гомуми белем мәктәбенең төп укыту программасына;

7.Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы (директор тарафыннан расланган 29.08.2015 №183 нче боерык);

8.Мәктәпнең календарь  укыту графигы (директор тарафыннан расланган 29.08.2015 №184 нче боерык) ;

6.ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирүче  дәүләти автономияле мәгариф оешмасы”ТР мәгарифне үстерү институты” тарафыннан тәзелгән ”2014-2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре” методик тәкъдимнәргә нигезләнеп төзелде.

7. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (Приказ МОиН РФ от 14.12.2009 с изменениями от 16.01.2012 №16 ) белән федераль исемлеккә кертелгән “Татар теле”  Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен укыту әсбабы-  9 нчы сыйныф. Авторлары :  Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 9 нчы сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел

 Мәктәпнең 2015 -2016 нчы уку елына укыту планы буенча 9 нчы сыйныфта (рус төркеме) татар әдәбияты дәресләренә атнага 2 сәгать ( барысы 68сәгать) вакыт бирелгән. Кайбер дәресләр каникул һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, укучыларга җиңел үзләштерелә торган темалар берләштерелеп бирелде, алар тематик планның искәрмә графасында күрсәтелде.

 

Эш программасы структурасы.

            Татар әдәбиятының  эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Рус телендә гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре (5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче авторлар:  Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова,  Г.М. Әхмәтҗанова  2013 ел

.

2. Дәреслек:  Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 9 нчы сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел

 

 

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары:

            1) татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи  казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру;

            2) укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен укытуның сыйфатларын яхшырту;

            3) татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат бирү;

            4) гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда уңай  сыйфатлар тәрбияләү, әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;

            5)танылган язучы һәм шагыйрьләрнең  иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;

            6)  вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне дәлилләп белдерергә күнектерү.

 

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

·             Тыңлап аңлау. 3 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрә алу; диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли алу.

·             Диалогик сөйләм.Укылган текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу; кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 10 нан ким булмаска тиеш).

·             Монологик сөйләм. Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу; сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны 12 дән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә алу.

·             Уку.Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни-популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны табып әйтә алу; шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле итеп сөйли белү.

·             Язу.Лексик темага караган бәйләнешле текст яза алу; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген яза алу; бирелгән үрнәк буенча рәсми кәгазьләрне (тәрҗемәи хәл, белдерү, белешмә, аңлатма язуы) яза алу; котлау (чакыру) хатлары яза алу.

 

 

 

Предмет буенча укучылар үзләштерергә тиешле  белем,осталык һәм күнекмәләр:

 

1. татар әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны, татар әдәбияты классиклары, аларның әсәрләре турында мәгълүмат;

2. сүз сәнгатенең образлы табигате турында;

3. өйрәнгән әдәби әсәрләрнең эчтәлеге;

4. классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторы;

5. төп әдәби-теоретик төшенчәләр;

6. әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп аңлату;

7. әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү;

8. автор позициясен ачыклау;

9. әдәби бәйләнеш тәләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (яки өзекләрне) сәнгатьле итеп уку;

10. әдәби әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерү;

11. рус һәм татар телендәге әсәрләрнең  уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяләү;

12. татар һәм рус телендәге әсәрләргә  телдән һәм язмача фикерен белдерү, аларга бәя бирү;

13. татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

14. диалогта яисә бәхәстә катнашып, үз фикерен исбатлый белү.

 

 

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү нормасы-9 сыйныфта 90-95 сүз.

Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда "5"ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик  хата җибәреп  (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда "4"ле куела.

 Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда , "3"ле куела.

 Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеп хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган  таләпләрне сакламыйча укыганда, "2"ле куела

Сочинениене бәяләү

1.Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, <<5>> ле куела.(Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2.Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар  күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч  пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, <<4>> ле куела.

3.Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә  эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, <<3>> ле куела.

4.Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрңән торып, сүзләр дөрес куланнылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, <<2>> ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, "5" ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, "4" ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик  сөйләм төзегәндә, "3" ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзиалмаганда, "2" лекуела.

Монологиксөйләмнебәяләү:

Өйрәнелгән яки тэкъдимителгән тема буенчаәйтелеше, грамматик төзелешеягыннандөресһәмэчтәлегеягыннантулы, эзлеклемонологиксөйләмөчен "5"ле куела.

Өйрэнелгән яки тэкъдимителгән тема буенчаэзлеклетөзелгән, әммааерымсузләрнеңәйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмләтөзелешендэ 2-3 хатасыбулганмонологиксөйләмөчен "4"ле куела.

Өйрэнелгән яки тәкъдимителгэн тема буенчаэзлеклетөзелмәгән, сузләрнеңәйтелешендә, жөмләтөзелешендә 4-7 хатасыбулганмонологиксөйләмөчен "3"ле куела. Өйрәнелгәнтемага яки бирелгәнтемага монолог төзиалмаганда, "2"ле куела

 

 

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

 

УМК

Укытучы  өчен методик әдәбият

Укучылар өчен  әдәбият

-Программа:

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Рус телендә гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре (5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче авторлар:  Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова,  Г.М. Әхмәтҗанова  2013 ел.

.

2.Дәреслек:  Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 9 нчы сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел

1.Ф.С. Сафиуллина “Хәзерге татар әдәби теле”,Казан,” Хәтер” нәшрияты, 1999 ел.

2.   Я.Х.Абдрәхимова    Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр(8-9 кл), Мәгариф нәшрияты,2005 ел. 

3. Я.Х.Абдрәхимова    Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр(5-7 кл.), Мәгариф нәшрияты, 2005 ел

4.Ә.Н. Сафиуллина Татар орфографиясының кыен очракларына дидактик материал, Казан, “Гыйлем” нәшрияты,2008 ел.

«Чын мирас», «Мәгариф» ,»Казан утлары» журналлары,  “Ачык дәрес” газеталары.-

1.Д.Галиева, л. Галиев Учусь говорить по-татарский, Казань, издательство «Тамга», 2007 г.

2.К.С. Фатхуллова «Татарча сөйләшик”,Казан. Татарстан китап нәшрияты,2012 ел.

3.Балалар фольклоры, Хәтер нәшрияты,2009 ел.

Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре.

«Ялкын», «Казан утлары» журналлары.

 

 

 

 

 

 

 

 

Интернет ресурслар

            Танылган татарлар, сүзлекләр, яңалыклар, татар китаплары

•          http:www//ite/antat/ru

•          http:www//tatartele.ru/

            Татарстан халык тарихы

•          http:www//tataroved/ru

•          http:miraska.narod.ru

           Тел фонетикасы, морфологиясе, грамматикасы

•          http://tugan-tel.at.tt.belem/sarif/

•          http:www.krugosvet.ru

•          http:www.tatar/com.ru

•          http://tugan-tel.at.tt.belem/deres/

           

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                   

                                                                   Тематик план

 

Дәресләр темасы

Сәгать саны

                     Дата         

                  Искәрмә

 План

Факт

                                       

1нче чирек (18 сәгать)                           1нче тема  Ял итә беләсезме?

1

“Рәхәт тә соң!” шигыре. Ф.Яруллин 6бит

1

4.09

 

 

2

“Укытучыма” Э.Мөэминова 7бит

1

8.09

 

 

3

Диалог дәрес. Нинди үзгәрешләр бар?

1

11.09

 

 

4

Р.Вәлиева “Барый телевизор карый”, “ Икеле” шигыре

1

15.09

 

 

5

“Ялкау ялы” шигыре Ф.Яруллин 15бит

1

18.09

 

 

6

Бүген бездә кунакта Ф.Яруллин

1

22.09

 

 

7

БСҮ “Минем яраткан язучым”

1

25.09

 

 

8

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре            (  мәкаль , табышмак, тизәйткеч)

1

29.09

 

 

9

Әкиятләр, уеннар, халык җырлары)

1

2.10

 

 

10

Пушкин мемориаль тыюлыгы 17бит

1

6.10

 

 

11

Ял итәр өчен урманга 18бит

1

9.10

 

 

12

“Сәләт” – сәләтле балалар иле  21бит

1

13.10

 

 

13

Бишенче уку чиреге  23бит

1

16.10

 

 

14

Сәләт гимны 24бит

1

20.10

 

 

15

Чит илдән хат  25-26бит

1

23.10

 

 

16

Җавап хаты язу 26 бит

1

27.10

 

 

17

Төркиядә җәйге каникул 27-28бит

1

30.10

 

 

18

“Ял итә беләсезме?” темасын кабатлау

1

10.11

 

 

     2 нче чирек (14 сәгать)

1

Син укуга әзерме? 30бит

1

13.11

 

 

2

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллану  31бит

1

17.11

 

 

3

“Булдыксыз” С.Михалков шигыре 32 бит

1

20.11

 

 

4

Һөнәр сайлар вакыт 34бит

1

24.11

 

 

5

Укыр идем “биш”кә генә 35-36 бит

1

27.11

 

 

7

Әтинең ачуы килде А.Барто шигыре  39 бит

1

1.12

 

 

8

М.Мәһдиев “Без- 41 нче ел балалары”өзек уку.

1

4.12

 

 

9

М.Мәһдиев “Без- 41 нче ел балалары” буенча әңгәмә-дәрес

1

8.12

 

 

10

Яхшы укытучы нинди?

1

11.12

 

 

11

Яхшы һәм начар укучылар 43-44бит

1

15.12

 

 

12

“Тәрҗемәче” Г.Әхтәмова шигыре  44бит

1

18.12

 

 

13

Дөнья халыклары телләре 45 бит

1

22.12

 

 

14

Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану 47бит

1

25.12

 

 

15

Ситуатив биремнәр. Мөстәкыйль эш

1

12.01

 

 

 3 нче чирек ( 20 сәгать)

1

“Партадаш” Р.Корбан шигыре 51 бит

1

15.01

 

 

2

Р.Вәлиева “Тыйнаклык”  шигыре

1

19.01

 

 

3

Сочинение”Партадашым”

1

22.01

 

 

4

“Яңа мәктәптә” Р.Корбан шигыре  55бит

1

26.01

 

 

5

Психолог киңәшләре 56-57 бит

1

29.01

 

 

6

Тартым алмашлыкларын сөйләмдә куллану 59бит

1

2.02

 

 

7

Яңа укучыга киңәшләр  61-62бит

1

5.02

 

 

8

Хикәя-хат язу 63 бит

1

9.02

 

 

9

Аларны ник якларга? 64-65 бит

1

12.02

 

 

10

Дуслык нинди була? 66-67бит

1

16.02

 

 

11

Дуслашасым килә 68бит

1

19.02

 

 

12

Көчле малай нинди була?  70бит

1

23.02

 

 

13

Психолог киңәшләре 71бит

1

26.02

 

 

14

Проект яклау “Яңа укучы”

1

1.03

 

 

15

Кем башкалардан аерылып тора? 70 -72бит

1

4.03

 

 

16

Дуслык турында. Халык авыз иҗаты үрнәкләре.

1

8.03

 

 

17.

 Дустыма хат ( ДЙА га әзерлек)

1

11.03

 

 

18

Проект “Минем дустым”

1

15.03

 

 

19

Иҗади дәрес

1

18.03

 

 

20

Татар халык авыз иҗатында дуслык темасы

1

22.03

 

 

          4 нче чирек   ( 16 сәгать)                     4нче тема   “Табигать – уртак йортыбыз”

 

1

Теләк  74бит

1

1.04

 

 

2

Һава торышы  74-75

1

5.04

 

 

3

Чиста һава – табигать байлыгы 76бит

1

8.04

 

 

4

Су – табигать хәзинәсе 77бит

1

12.04

 

 

5

Кызыл китап, Гринпис .

1

15.04

 

 

6

Милли парк һәм тыюлыклар 79бит

1

19.04

 

 

7

Г.Тукай иҗаты. “Туган тел” шигыре

1

22.04

 

 

8

“Без – Тукайлы халык”. Уен-дәрес

1

26.04

 

 

9

Экология фәне  83-84бит

1

29.04

 

 

10

Проект “Шәһәрем  табигате”

1

3.05

 

 

11

Урманда әдәпле бул  87-88бит

1

6.05

 

 

12

Урманга ярдәм кирәк 89-90

1

10.05

 

 

13

Походта     90-92бит

1

13.05

 

 

14

Арадаш  аттестация эше (тест)

1

17.05

 

 

15

Текст белән эш (А, В1 тибындагы биремнәр эшләү)

1

20.05

 

 

16

Гомумиләштереп    кабатлау

1

24.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                            Татар әдәбиятыннан арадаш  аттестация тесты.

        1 вариант

 


1Р. Миңнуллин кем ул? 2балл

А) шагыйрь

Б) композитор

В)язучы

2.Яр Чаллыдагы Пушкин исемендәге лицей  укучылар  кайда ял итәргә ярата? 1б.

А) Кытайда

Б) Пушкиногорьеда

В) Кара диңгездә

3.”Сәләт”тә  нинди балалар ял итә? 1балл

А) Ялкау

Б)Олимпиадада җиңгән

В) Белемле

4. Сәләт” лагерына бару өчен нишләргә кирәк? 2балл

А) яхшы укырга

Б) конкурсларда, олимпиадаларда катнашырга

В)күп акча кирәк

5.Төркия укучылары каникулда ничек акча эшли?1балл

А) газет сата

Б) җиләк-җимеш сата

В) эшләми

6. Ф. Яруллинның “Укыр идем “биш”кә генә” шигыре нәрсәгә өнди? 1балл

А) сабыр булырга

Б0 тырышып укырга

В)ялкаулыкка

7.Фразеологизмның мәгънәсен табыгыз 1балл

“җилләр искән”

А) киткән

Б) югалган

В) салкын

8.Тәрҗемәсен табыгыз.1балл

“язык хорошо подвешан-

А)теле шомарган

Б) теле яхшы

В) теле асылынган

9.Рәмиләгә нинди киңәш бирер идең? 1балл

А) тырышып укырга

Б)сабыр булырга

В) горур булырга

10.Шагыйрь, “Кызыл китап” шигыренең авторы. 1балл

А) Р.Корбан

Б) Р.Фәйзуллин

В)Р.Валиева

11.”Көчле малайлар текстындагы тискәре герой. 1балл

А)Антон

Б)Әдилә

В) малайлар

12.Татарстанда ничә милли парк һәм тыюлык бар? 1балл

А)3

Б) 3

В) 2

 

13. “Гринпис” нәрсә белән шөгыльләнә? 1балл

А) агач утырту

Б) табигатьне саклау

В)кешеләрне яклау

14.Аликка походта нәрсә ошый? 1балл

А) табигать

Б) эшләү         

  В) барысы да ошый

 

 

 


                                                                                                  2 вариант                                    

 

1. Сәләт” лагерына бару өчен нишләргә кирәк? 2балл

А) яхшы укырга

Б) конкурсларда, олимпиадаларда катнашырга

В)күп акча кирәк

2.Төркия укучылары каникулда ничек акча эшли?1балл

А) газет сата

Б) җиләк-җимеш сата

В) эшләми

 

3. Р. Миңнуллин кем ул? 2балл

А) шагыйрь

Б) композитор

В)язучы

 

4.Төркия укучылары каникулда ничек акча эшли?1балл

А) газет сата

Б) җиләк-җимеш сата

В) эшләми

 

5. Яр Чаллыдагы Пушкин исемендәге лицей  укучылар  кайда ял итәргә ярата? 1б.

А) Кытайда

Б) Пушкиногорьеда

В) Кара диңгездә

6. Ф. Яруллинның “Укыр идем “биш”кә генә” шигыре нәрсәгә өнди? 1балл

А) сабыр булырга

Б0 тырышып укырга

В)ялкаулыкка

 

7.Фразеологизмның мәгънәсен табыгыз 1балл

“җилләр искән”

А) киткән

Б) югалган

В) салкын

8.”Көчле малайлар текстындагы тискәре герой. 1балл

А)Антон

Б)Әдилә

В) малайлар

9.Татарстанда ничә милли парк һәм тыюлык бар? 1балл

А)3

Б) 3

В) 2

10.Тәрҗемәсен табыгыз.1балл

“язык хорошо подвешан-

А)теле шомарган

Б) теле яхшы

В) теле асылынган

11.Рәмиләгә нинди киңәш бирер идең? 1балл

А) тырышып укырга

Б)сабыр булырга

В) горур булырга

12. “Гринпис” нәрсә белән шөгыльләнә? 1балл

А) агач утырту

Б) табигатьне саклау

В)кешеләрне яклау

13.Аликка походта нәрсә ошый? 1балл

А) табигать

Б) эшләү         

 В) барысы да ошый

14.Татарстанда ничә милли парк һәм тыюлык бар? 1балл

А)3

Б) 3

В) 2

 

 

 

 

    Йомгаклау тестын  бәяләү нормалары                                                                                    

Пөхтә һәм төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган,биремнәрне дөрес үтәгән эшкә «5» ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган,биремнәрнең яртысыннан кимрәген эшләгән эшкә «2»ле         куела.

“5”- 15-16 балл

“4”- 13-14 балл

“3”- 11 -12 балл

“2”- 1- 10балл

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Тьютор

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 490 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.02.2016 1466
    • DOCX 329.3 кбайт
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фархуллина Назиля Фаилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фархуллина Назиля Фаилевна
    Фархуллина Назиля Фаилевна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 10
    • Всего просмотров: 28109
    • Всего материалов: 20

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Мини-курс

Современные тенденции в управлении и бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фундаментальные принципы здоровья и двигательной активности

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История классической музыки от античности до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Восстановительные и медиативные практики в профилактике кибербуллинга

Перейти к трансляции