Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 9 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы(рус төркеме)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

9 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы(рус төркеме)

библиотека
материалов

C:\Users\назиля\Desktop\рабочие программы 2015-2016 .Хайдарова\титульники отсканированные\9кл т.т.jpeg

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.


Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә

1. “Россия Федерациясе мәгарифе турында” гы федераль закон - ФЗ “Об образовании в Российской Федерации ( 2012 нче елның 29 нчы декаберендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы” Законы (1.09.2013);

3.“2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (№794 от 25.10.2013)

4.РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең өч (башлангыч белем бирү – № 373 06.10.2009ел; төп гомуми белем бирү - №1897, 17.12.2010ел; урта(тулы) гомуми белем бирү - № 413, 17.05.2012ел). федераль дәүләт мәгариф стандарты

5..ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Рус телендә гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре (5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче авторлар: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова 2013 ел.

6.ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирүче дәүләти автономияле мәгариф оешмасы”ТР мәгарифне үстерү институты” тарафыннан тәзелгән ”2014-2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре” методик тәкъдимнәргә нигезләнеп төзелде.

7. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (Приказ МОиН РФ от 14.12.2009 с изменениями от 16.01.2012 №16 ) белән федераль исемлеккә кертелгән “Татар теле” Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен укыту әсбабы- 9 нчы сыйныф. Авторлары : Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 9 нчы сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел

Мәктәпнең 2015 -2016 нчы уку елына укыту планы буенча 9 нчеы сыйныфта (ру с төркеме) татар теле дәресләренә атнага 2 сәгать ( барысы 68сәгать) вакыт бирелгән. Кайбер дәресләр каникул һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, укучыларга җиңел үзләштерелә торган темалар берләштерелеп бирелде, алар тематик планның искәрмә графасында күрсәтелде.


8. Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 9 нчы сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Рус телендә гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре (5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче авторлар: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова 2013 ел

.

2. Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 9 нчы сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел


Рус телендә сөйләшүче балаларгататар әдәбияты укытуныңтөп максаты һәм бурычлары.

  • укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

  • тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

  • татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

  • алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.


Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистиккомпетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы балаларының рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар әдәбиятыннан эш программасы мәктәпнең укыту планы буенча атнага 2 сәгать исәбеннән төзелә.

  Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.

       Рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү концентрацияле укыту технологиясенә нигезләнә.Бу концентрацияле укыту Нигмәтуллина Р.Р. тарафыннан төзелгән дәреслеккә нигезләнеп алып барам.

    Дәреслек коммуникатив, проблемалы, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп язылган. Чит телләрне укыту методикасы мәгълүматларына караганда, туган тел булмаган башка телдә көнкүреш тематикасы кысаларында аралашу өчен, укучылар сөйләмдә иң еш кулланыла торган 2000- 2500 сүзне үзләштерергә, шул актив лексика нигезендә төзелгән йөздән артык грамматик конструкцияне дөрес файдалана белергә тиеш. Бу аларга үз фикерләрен белдерергә һәм әңгәмәдәшен аңларга мөмкинлек бирә.

     “Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексының һәр берәмлеге бербөтенне тәшкил итә. Алар үзара бәйләнештә, бер- берсен тулыландыручы укучы һәм укытучы өчен белем чыганагы. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган (дозировка), грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән.Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага мөмкинчелекне тәэмин итә.

     Дәреслек татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота. Анда төрле әдәби жанрлар (хикәя, шигырь һ.б.), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләрһ.б.), фразеологизмнар, шулай ук эш кәгазьләре үрнәкләре (хат, белдерү, котлау һ.б.), радио- телевидение программаларыннан, фәнни- публицистик  хезмәтләдән, вакытлы матбугат материалларыннан өзекләр, өстәмә кызыклы материаллар бирелә. Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырылган (адаптацияләнә), гадиләштерелгән.

Дәреслектә иллюстрацияләргә һәм рәсемнәргә зур игътибар бирелә. Рәсемнәр бизәлеше, төсләрнең кулланылуы, күп булуы укучыларның игътибарын җәлеп итә. Рәсемнәр ике төргә бүленә: әйдәп алып баручы рәвешендәге һәм ярдәм итүче рәсемнәр. Һәр дәрес диярлек әйдәп баручы рәсемнәр белән башлана. Рәсем дәреснең сөйләм темасы буенча ясалган һәм аның һәр детале сөйләшү өчен мәгълүмат бирә. Бу рәсемнәр укучыларда логик  фикерләү күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлтелгән.







Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Стилистика буенча:Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

  • Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

    1. репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

    2. продуктив сөйләм: күмәк сөйләшү күнекмәләренә ия булу; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү; (һәр укучының репликалар саны 12дән ким булмаска тиеш).Эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес сөйләм булдыра алу (җөмләләр саны 14тән ким булмаска тиеш); монологик сөйләмдз фикерне һәм үз мөнәсәбәтеңне төгәл белдерә алу; укылган (тыңланган)текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлата һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу.

Уку

Фәнни – популяр, публицистик, әдәби текстлар белән танышып, алардагы әһәмиятле мәгълүматны табып әйтә белү;

Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне сәнгатьле итеп укый һәм образлы итеп кабул итә белү;

Татар әдипләренең иҗаты турында сөйли белү;

Татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып, үз фикереңне әйтә белү.



Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү нормасы – 9 сыйныфта 90-95 сүз.

Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда “5”ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда “4”ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела

Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела









Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Рус телендә гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре (5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче авторлар: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова 2013 ел


Дәреслек-“ Татарча да яхшы бел”. Авторы Р.Р. Нигматуллина.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар




1.Ф.С. Сафиуллина “Хәзерге татар әдәби теле”,Казан,” Хәтер” нәшрияты, 1999 ел.

2. Я.Х.Абдрәхимова Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр(8-9 кл), Мәгариф нәшрияты,2005 ел.

3. Я.Х.Абдрәхимова Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр(5-7 кл.), Мәгариф нәшрияты, 2005 ел

4.Ә.Н. Сафиуллина Татар орфографиясының кыен очракларына дидактик материал, Казан, “Гыйлем” нәшрияты,2008 ел.

5.Н.В. Максимов Татар теленнән тестлар, Казан, Мәгариф нәшрияты, 2002 ел.

6.Ч.М. Харисова Татар теле Теория,күнегүләр, тестлар. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2006 ел.

7. Г.У.Алеева русско-татарский учебный словарь глагольного управления ,Казань, Татарское книжное издательство,2013 г.

«Чын мирас», «Мәгариф» ,»Казан утлары» журналлары, “Ачык дәрес” газеталары.

1.Д.Галиева, л. Галиев Учусь говорить по-татарский, Казань, издательство «Тамга», 2007 г.

2.К.С. Фатхуллова «Татарча сөйләшик”,Казан. Татарстан китап нәшрияты,2012 ел.

3.Балалар фольклоры, Хәтер нәшрияты,2009 ел.

Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре.

«Ялкын», «Казан утлары» журналлары.







Татар теленнән тематик план



Дәрес темасы

Сәгать саны

Дата

искәрмә

План буенча

Фактта тик


1 нче чирек (18 сәгать) 1нче тема Ял итә беләсезме?

1.

Кереш дәрес.Фонетика бүлеген кабатлау

1

2.09



2

Сөйләм этикеты үрнәкләре интонациясе

1

7.09



3

Сүз ясалышы. Парлы,тезмә,кушма сүзләр.

1

9.09



4

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау.

1

14.09



5

Кереш контроль эш

1

16.09



6

Фигыль төркемчәләрен кабатлау.

1

21.09



7

Хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

1

23.09


8

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

28.09



9

Боерык фигыль. Сүзлек диктанты.

1

30.09



10

Инфинитив+ярдәмлек сүзләр.

1

5.10



11

Хәл фигыль

1

7.10



12

Ярдәмлек сүз төркемнәре (бәйлек,теркәгеч,кисәкчәләр)

1

12.10



13

Фигыль юнәлеше (кайтым,төшем)

1

14.10



14

Фигыль юнәлеше (уртаклык,йөкләтү)

1

19.10



15

Контроль эш №1 (тест) Фигыль

1

21.10



16

Хаталар өстендә эш.Фигыль төркемчәләрен кабатлау.

1

26.10



17

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.


1


28.10



18

Килешле исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

1

9.11




2 нче чирек

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

11.11



2

Сан төркемчәләре

1

16.11



3

Диктант. Сыйфатның җөмләдә урыны.

1

18.11



4

Алмашлык төркемчәләре

1

23.11



5

Санның килеш белән төрләнеше

1

25.11



6

Җөмләнең коммуникатив төрләре (хикәя,сорау,боерык җөмләләр)

1

30.11



7

Татар җөмләсендә сүз тәртибе.

1

2.12



8

Хикәя төзү.

1

7.12



9

Гади җөмлә

1

9.12



10

Тиңдәш кисәкле җөмләләр.

1

14.12



11

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

16.12



12

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1

21.12



13

Контроль эш №2 (тест) Сүз төркемнәре

1

23.12



14

Хаталар өстендә эш. Гади җөмләләрне кабатлау.

1

11.01



3нче чирек (20 сәгать) 3нче тема “Дуслашасым килә”

1

Кушма җөмлә.

1

13.01



2

Тезмә кушма җөмлә.

1

18.01



3

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

1

20.01



4

Теркәгечсез кушма җөмлә.


25.01



5

Иярченле кушма җөмләләр.

1

27.01



6

Синтетик иярченле кушма җөмлә турында белешмә.

1

1.02



7

Синтетик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

3.02



8

Изложение. Тезмә кушма җөмләләр.

1

8.02



10

Аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

10.02



10

Иярчен вакыт җөмләнең аналитик төре.

1

15.02



11

Иярчен вакыт җөмләнең синтетек төре.

1

17.02



12

Иярчен урын җөмләнең аналитик төре.

1

22.02



13

Иярчен максат җөмләнең аналитик төре.

1

24.02



14

Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик төре.

1

29.02



15

Иярчен шарт җөмләнең синтетик төре.

1

2.03



16

Иярчен кире җөмләнең синтетик төре.

1

7.03



17

Контроль эш №3 Иярченле кушма җөмләләр

1

9.03



18

Хаталар өстендә эш.Иярченле җөмләләрне кабатлау

1

14.03



19

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау

1

16.03



20

Аналитик җөмләләрне кабатлау

1

30.03



4нче чирек (16 сәгать) 4нче тема “Табигать – уртак йортыбыз”


1

Белдерү язу үзенчәлекләре.

1

4.04



2

Котлау язу.

1

6.04



3

Туган көнгә чакыру язу

1

11.04



4

Эш кәгазьләре үрнәкләре

1

13.04



5

Гариза язу

1

18.04



6

Белешмә язу

1

20.04



7

Беркетмә язу

1

25.04



8

Рәсми хат

1

27.04



9

Диктант. Сүз төркемнәрен кабатлау.

1

2.05



10

Җөмлә кисәкләрен кабатлау

1

4.05



11

Кушма җөмләләрне кабатлау

1

9.05



12

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

1

11.05



13

Арадаш аттестация эше (контроль тест)

1

16.05



14

Хаталар өстендә эш. Сүз ясагыч кушымчалар.

1

18.05



15

Грамматик категорияләрне кабатлау

1

23.05



16

Йомгаклау

1

25.05










Арадаш аттестация эше

1 вариант

1 .Кирәкле алмашлыкларны сайлап яз.1балл

_________________мәктәптә әйбәт укыйсым килә.

А)мин б)минем в)минеке

2.Кирәкле сүзләрне күрсәтегез. 1балл

Укучылар мәктәпкә дусларын____________________киләләр.

А)сагынды б)сагынып в) сагынырга

3.Фигыль төркемчәсен күрсәтегез. 6балл

Ашама хикәя ф.

Утырам боерык ф.

Язып теләк ф.

Укыйсым килә хәл ф.

Сөйләүче инфинитив

Барырга сыйфат ф.

4.Кирәкле кушымчаларны куеп яз. 5 балл

Нәрсәне? Дәрес

Кая? Дәрес

Кайдан? Дәрес

Нәрсәнең? Дәрес

Кайда? Дәрес

5.Җөмләнең ахырын яз.1балл

Ял көне бакчага баргач , ........

А)яшелчәләргә су сибә. Б)яшелчәләргә су сибәргә кирәк.

6. Фигыльләрнең заманын, зат-санын , барлык-юклык формасын билгеләгез.

4б. Килегез - Әйткәннәр- Сөйләмим- Бирәчәксең-

7. .Кайсы фән нәрсәне өйрәнә?4балл

А)ботаника _____кеше организмын

Б)зоология _______җир өстен

В)анатомия ______үсемлекләр дөньясын

Г)география_____хайваннар дөньясын

8.Сүзләр җөмләдә нинди тәртиптә булырга тиеш?1балл

1)урманнар а)5,2,1,4,3

2)ахырында б)2,4,3,1,5

3)төренде в)4,5,1,2,3

4)яшеллеккә

5)апрель

9. Кирәкле кушымчалар языгыз. 5балл

Нишләүче? Нишли торган? Нишләми торган?

Саклаучы сакл(а)______торган сакла______торган

Әзерлә___ әзерл(ә)_____торган әзерлә_____торган

Көрәш____ көрәш_____торган көрәш_____ торган

Чистарт____ чистарт_____торган чистарт_____торган

10. Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар: 1балл

  1. бәйлекләр, кушымчалар;

  2. мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы;

  3. янәшә тору, теркәгечләр, көттерү паузасы;

  4. мөнәсәбәтле сүзләр, кушымчалар, бәйлекләр;


11.Бу нинди җөмлә? 1балл

Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

  1. аналитик иярченле кушма җөмлә

  2. гади җөмлә

  3. синтетик иярченле кушма җөмлә

  4. тезмә кушма җөмлә












2 вариант

1 .Кирәкле алмашлыкларны сайлап яз.1балл

_________________мәктәптә әйбәт укыйсы килә.

А)син б)минем в)аның

2.Кирәкле сүзләрне күрсәтегез. 1балл

Укучылар мәктәпкә дусларын____________________киләләр.

А)сагынды б)сагынып в) сагынырга

3.Фигыль төркемчәсен күрсәтегез. 6балл

Алма хикәя ф.

Утырам боерык ф.

Укып теләк ф.

Ашыйсым килә хәл ф.

Әйтүче инфинитив

Карарга сыйфат ф.

4.Кирәкле кушымчаларны куеп яз. 5 балл

Нәрсәне? мәктәп

Кая?

Кайдан?

Нәрсәнең?

Кайда?

5.Җөмләнең ахырын яз.1балл

Концертка баргач , ........

А)дусларымны күрмим. Б)җыр тыңлыйм

6. Фигыльләрнең заманын, зат-санын , барлык-юклык формасын билгеләгез.4 балл

Китегез - Әйткәннәр- әйтмим- Барачаксың-

7. .Кайсы фән нәрсәне өйрәнә?4балл

А)ботаника _____кеше организмын

Б)зоология _______җир өстен

В)анатомия ______үсемлекләр дөньясын

Г)география_____хайваннар дөньясын

8.Сүзләр җөмләдә нинди тәртиптә булырга тиеш?1балл

1)урамнар а)5,2,1,4,3

2)ахырында б)2,4,3,1,5

3)төренде в)4,5,1,2,3

4)чәчәккә

5)май

9. Кирәкле кушымчалар языгыз.5балл

Нишләүче? Нишли торган? Нишләми торган?

Саклаучы сакл(а)______торган сакла______торган

Әзерлә___ әзерл(ә)_____торган әзерлә_____торган

Көрәш____ көрәш_____торган көрәш_____ торган

10. Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар: 1балл

1бәйлекләр, кушымчалар;

2.мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы;

3.янәшә тору, теркәгечләр, көттерү паузасы;

4.мөнәсәбәтле сүзләр, кушымчалар, бәйлекләр;

11.Бу нинди җөмлә? 1балл

Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.


1.Аналитик иярченле кушма җөмләгади җөмлә;

2. Синтетик иярченле кушма җөмлә;

3.Тезмә кушма җөмлә.



















Арадаш аттестация эшен бәяләү нормалары.


Пөхтә һәм төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган,биремнәрне дөрес үтәгән эшкә «5» ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган,биремнәрнең яртысыннан кимрәген эшләгән эшкә «2»ле куела.

5”- 28-30 балл

4”- 24-27 балл

3”-20-23балл

2” - 1-19 балл





















Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров546
Номер материала ДВ-415313
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх