Инфоурок Другое Рабочие программы10 нчы сыйныф туган теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф туган теленнән эш программасы

Скачать материал

1.Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясе Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы

 · 6 статья – белем алу теле (телләре)

 · 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

 · 10 статья – уку-укыту программалары

 · 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (ТР Мәгариф министрлыгының 443 номерлы боерыгы, 18.07.2004)

4. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгы, Казан, 2004 ел).

5.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән гомуми урта белем бирүнең дәүләт стандартлары”. – Казан, 2008.

6. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11 нче сыйныфлар) – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

7. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

8. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы.

9. Казан шәһәре Идел буе районының “114нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең   укыту планы.

10. Мәктәпнең эш программалары нигезләмәсе.

 Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), 3 этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала. Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

2.Татар теле укытуның максатлары

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

     Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

     Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

3. 10 нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Фонетика һәм орфоэпия буенча буенча:

- татар телендәге сузык һәм тартык авазларның классификациясен, акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Сингармонизм законнын, аңкау һәм ирен гармониясен белү. Авазларны дөрес әйтү;

 - Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую. Сөйләмдә дөрес интонация куллану;

 - сүзләргә фонетик анализ ясау;

 - сүзләргә транскрипция ясау;

 - аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру; алфавитны белү. Татар теленең язу тарихын, орфографик принципларын үзләштерү;

 - орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

Лексикология буенча:

- татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү;

 - сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану;

 - төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

- Татар теленең ялганмалы (агглютинатив) табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү. Тамыр, нигез, кушымчаларга аңлатма бирү.

- Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

 - Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология буенча:

 - Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

- өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен кузаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.

 - Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау

- Сүз төркемнәренең төрле ысул белән ясалышын белү.

 

Синтаксис буенча:

 - сүзтемәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

 - Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

 - Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен билгели белү.

 - Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен  әйтү.

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

- Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

- Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

-Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

- Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

-Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

-Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

-Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

-Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

-Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Телдән һәм язма сөйләмдә:

1. репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

2. продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

 Ø Төрле эш кәгазьләрен яза белү.

 Ø Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

 Ø Төрле китапларга аннотация язу.

 Ø Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү. Газета-журналларга мәкаләләр язу. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

5.Программаның эчтәлеге (эш программасында сәгатьләр саны бүленеше

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларына нигезләнеп төзелде. Татар теленнән эш программасы белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, 10 сыйныфта математика фәне тирәнтен өйрәнелә, шул сәбәпле, программа гамәлдәге базис план буенча атнага 1 сәгать исәбеннән төзелә,барлыгы 35 сәг.

Класс: 10а

Укытучы: Шәрәфетдинова Л. В.

Сәгать  саны:  35сәг., атнага 1 сәг.

 

 

 

Бүлекләр

Сәг. саны программа буенча

Сәг. саны эш программасы буенча

Тел- аралашу чарасы.иҗтимагый һәм сәяси күренеш

7

7

 Фонетика.Орфоэпия.Графика.Аваз һәм Фонема

10

9

Лексикология

20

8

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

8

3

3- 10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

8

3

 Бәйләнешле сөйләм үстерү

17

5

Барысы

70

35

                                                

 

 

          Яртыеллыклар

            Тема

      Сәгать  саны

                                          Язма эшләр төре                                 

Барысы

 

Контроль диктант

сочинение

изложение

 

1 нче яртыеллык

Тел-аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш

Фонетика, орфоэпия, графика, аваз фонема

7

 

 

 

7

 

 

 

 

1

 

 

 

 

1

 

 

 

 

1

 

2 нче яртыеллык

Фонетика, орфоэпия, графика, аваз фонема

Лексикология

Сүз төзелеше һәм ясалышы

10 сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

2

 

 

8

3

3

 

 

 

 

 

1

 

 

 

1

 

 

еллык

 

30

2

2

1

35

 

6. Укыту – методик комплекты

 Укытучы өчен

1. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) Р.С.Абдуллина,Г.М.Шәйхиева - Казан: Тат. кит. нәшр. , 2012

 2. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

 3. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.

 4. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

 5. Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан, Яңалиф, 2006

 6. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан,Татар. кит.нәшр., 2005

7.  Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге – Казан: Мәгариф, 2008.

8. Хафизова Г. С., Якубова Н. Г. Татар теле. Контроль эшләр һәм диктантлар. Казан: ”Гыйлем” нәшрияты, 2015.

9. Вәлиуллин М. А., Фәрдиева Х. Г. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы. Казан, 2003.

Укучылар өчен

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

 3. «Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге – Казан: Мәгариф, 2008

 

 

 

7.Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Югары сыйныфларда белем алган укучыларның ана телен өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:

- телнең төп функцияләрен белү;

- “сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “ тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;

- тел берәмлекләрен һәм ярусларын, аларның төп билгеләрен һәм үзара бәйләнешен үзләштерү;

- татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү;

- тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга  бәйле булган сөйләм әдәбе нормаларын куллану;

- телдән һәм язмача белдерелгән төрле фикерләргә эчтәлеге һәм формасы ягыннан чыгып бәя бирү;

- текстка лингвистик анализ ясау;

- тел белән халык тарихы, мәдәнияты тыгыз бәйләнгән булуны аңлау.

Татар теле дәресләрендә алган белемнәрне көндәлек тормышта куллану түбәндәгеләрдә чагылыш таба:

- текстның жанрына карап, аны төрлечә (танышу, өйрәнү, рефератив характерда һ.б.) уку;

- кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан (фәнни текстлардан, белешмә әдәбияттан, электрон ресурстан, Интернеттан) алу;

- телдән һәм язмача бирелгән текстны мәгълүмати яктан эшкәртүнең төрле алымнарын файдалану;

- тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле  жанрда һәм стильдә язу;

- телдән һәм язма сөйләмдә татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын саклау;

- аралашуның төрле өлкәләрендә сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү;

- язуда хәзерге татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын куллану;

- сөйләмдә һәм язуда татар әдәби теленә хас булган сүз тәртибен саклау;

- татар әдәби телендә төрле ситуацияләрдә телдән һәм язмача аралаша белү;

- төрле жанрда һәм стильдә язылган (сөйләнгән) текстны татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

 

 

8. Татар теле укытуны матди-техник һәм

 мәгълүмати яктан тәэмин итү

Югары сыйныфларда укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч һәм төп сыйныфларда эшләгәннәрне дәвам итү формасында алып барыла, X-XI сыйныфларда ул түбәндәгечә тәэмин ителә:

·                    уку бинасы һәм ул урнашкан территория, кабинетлар  санитар һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килерлек итеп оештырыла;

·                    укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры китереп саклана;

·                    укучыларда ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннардагы җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә;

·                    дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;

·                    компьютер классларыннан укучыларның яшенә һәм сәламәтлегенә карап файдаланыла;

·                    дәресләрдә һәм аннан тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;

·                    укучыларның физик мөмикинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасын файдалану күздә тотыла;

·                    төп һәм югары сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;

·                    сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле  өстәмә -  фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, тезис һәм конспектлар төзү конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда  катнашу кебек  эшләргә җәлеп ителә;

·                    укучыларны сайлаячак һөнәрләренә максатчан әзерләү өчен, профильле (юнәлешеле) укыту өчен тиешле шартлар булдыру.

·                     

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг. саны

Дәреснең тибы

Дәреснең эчтәлеге. Яңа төшенчәләр

Укучылар эшчәнлеге

Контроль төре

Өй эше

Үткәрү вакыты

план

факт

I яртыеллык  (17 сәгать)

Тел-аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш (7  сәгать)

1.       

Телнең төп функцияләре

1

катнаш

Телнең төп функцияләрен аера белү.

Коммуникатив, гносеологик, аккумулятив, когнитив функцияләр һәм когнитив лингвистика турында төшенчә бирү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

 

8 нче күнегү

1 АТНА

 

2.       

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү

1

Яңа тема аңлату

Телебездә кулланыла торган стилләрне, алар ның үзенчәлекләрен белү

Бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

 

13нче биттәге сорауларга җавап әзерләргә

2 АТНА

 

3.       

Төрки телләр

1

Яңа тема аңлату

Татарлар яши торган төбәкләр турында белешмә, башка телләр арасында татар теленең урыны

Әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

 

17нче биттәг е 10нчы күнегү.

3 АТНА

 

4.       

Тел һәм сөйләм

1

Яңа тема аңлату

Татар тел белеменең төп тармаклары булган фонетика, лексикология, сүз ясалышы, морфология, синтаксис һәм пунктуация турында аңлату. Телнең төп 5 берәмлекләре –сөйләм авазлары, сүзләр, җөмләләр һәм текстлар.

Тел берәмлекләрен сөйләмдә үзара бәйләнештә куллану белү.

 

20 биттәге сорауларга җаваплар язып килергә

4 АТНА

 

5.       

Сөйләм төрләре.

1

Яңа тема аңлату

Язма сөйләм һәм телдән сөйләм

Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.

 

24 бит 21 нче күнегү

5 АТНА

 

6.       

 Монологик һәм диалогик сөйләм

1

Яңа тема аңлату

Монолог, диалог, полилог турында төшенчәләр

Укучыларның, үз тәҗрибәләреннәе чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү

 

30нчы биттәге 3бирем

6 АТНА

 

7.       

Сөйләмнең төп берәмлекләре

1

Яңа тема аңлату

Сүз, җөмлә, текст турында төшенчәләр. Сөйләмдә тел берәмлекләре тудырган системалылык

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

 

43 нче күнегү

7 АТНА

 

Фонетика, орфоэпия, графика, аваз, фонема (9сәгать)

8.       

Аваз һәм хәреф, транскрипция.

Сузык аваз үзгәрешләре

1

Яңа тема аңлату

Аваз, хәреф, фонетик транскрипция турында төшенчә. Сузык аваз үзгәрешләре: рәт гармониясе, ирен гармониясе, редукция. Тулы редукция, өлешчә   редукция

Сузык аваз үзгәрешләрен аңлау, транскрипция ясарга өйрәнү

 

58 нче күнегү

8 АТНА

 

9.       

Тартык авазлар үзгәреше. Тартык авазлар охшашалану. Тартыкларның чиратлашуы.

1

Яңа тема аңлату

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу). Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш  килеше кушымчалары ялгану борын ассимиляциясе дип аталу. Ирен тартыгы алдыннан килгән тартык авазларның ирен тартыгы белән алышынуын аңлата белү

Тартык аваз үзгәрешләренә төшенү

 

84 нче күнегү

9 АТНА

 

10.   

Б. С.Ү. Изложение “Тукай каеннары”

1

Тикшерү

Алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне ныгыту өстендә эш, хатасыз язу күнекмәләре булдыру, бәйләнешле суйләм телен үстерү

Үз-үзеңә контроль ясау,  бәйләнешле суйләм телен үстерү

 

55-61 нче битләрне кабатларга

10 АТНА

 

11.   

Интонация. Басым

1

Яңа тема аңлату

Интонация, басым, иҗек басымы, тоташ басым. Тоташ басымның ике төргә бүленүе: логик басым һәм тойгылы басым. Татар телендә басымның үзенчәлекләре

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

 

93 нче күнегү

11 АТНА

 

12.   

Фигыльдә һәм ярдәмлекләрдә басым

1

Яңа тема аңлату

Фигыльдә һәм ярдәмлекләрдә басымның үзенчәлеге

Мөстәкыйль эш

 

65-69 битләрне кабатларга

12 АТНА

 

13.   

Пауза. Сөйләм темпы.

1

Яңа тема аңлату

Логик паузаларның сөйләмгә тәэсирен аера белү. Интонацион чараларның берсе-сөйләм темпы

Фонетик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү

 

72 нче биттәге сорауларга җавап

13 АТНА

 

14.   

Орфоэпия.

1

Яңа тема аңлату

Орфоэпия-тел белеменең әдәби телдә сүзләрнең дөрес әйтелеш нормаларын өйрәнә торган тармагы.Әйтелеш белән язылыш арасындагы аерманы табарга өйрәтү.  Сүзгә фонетик-график анализ, транскрипция ясау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, фонетик анализ ясау, әйтелеш белән язылыш арасындагы аерманы таба белү

 

104 нче күнегү

14 АТНА

 

15.   

Контроль диктант «Әби сые»

1

Тикшерү

 

Хатасыз язу, үз-үзеңнең эшчәнлегеңне тикшерә белү

 

Фонетика, орфоэпия, графика, аваз, фонема бүлеген гомуми кабатлап килергә

15 АТНА

 

16.   

Хаталар өстендә эш.

Фонетика өлкәсендә эшләгән галимнәр. Аларның төп хезмәтләре.

1

Хаталар өстендә эш

Каюм Насыйри, Гыйбадулла алпаров, Галимҗан Шәрәф, Үзбәк Байчура һ. б.  турында гомуми мәгълүмат бирү

Хаталар өстендә эш.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Хаталар өстендә эш

Гыйлем һәм китап  турында презентация ясап килергә

16 АТНА

 

17.   

Сочинение.  Китаплы халык- хәтерле халык

1

Тикшерү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

сочинение

Сочинениены язып бетерергә

17 АТНА

 

2 яртыеллык (18 сәгать)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

18.   

Татар орфографиясе принциплары

1

Яңа тема аңлату

Фонетик, морфологик, график, тарихи-традицион, дифференциаль  принциплар

Сүзлек белән эшләү

 

83 нче битәге сорауларга җаваплар әзерләргә

18 АТНА

 

19.   

Гарәп язуы үрнәкләре. Латин графикасы. Кириллица

1

Ныгыту

Язу үрнәкләре турында гомуми төшенчә бирү

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

 

Язу тарихы турында кыскача язып килергә

19 АТНА

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Лексикология (8 сәгать)

20.   

Сүзнең лексик мәгънәсе. Синонимнар, антонимнар.

1

Яңа тема аңлату

Синоним һәм антонимнарның сөйләмдәге роле. Абсолют синонимнар һәм идеографик синонимнар, антонимнарның бер төре буларак оксюмороннар

Теманы ныгыту өстендә карточкалар белән эш, күнегүләр эшләү

 

132 нче күнегү

20 АТНА

 

21.   

Күп мәгънәле сүзләр, омонимнар

1

Яңа тема аңлату

Күп мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүен, күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булуын аңлату. Күп мәгънәле сүзләр белән омонимнар арасындагы аерма

Теманы ныгыту өстендә күнегүләр эшләү

 

147 нче күнегү

21 АТНА

 

22.   

Фразеологизмнар

1

Яңа тема аңлату

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологизмнар булуы

Фразеологик сүзлекләр белән эш

 

155 нче күнегү

22 АТНА

 

23.   

Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану

1

Ныгыту

фразелогизмнарны тәрҗемә итүдә мәгънә бөтенлеге саклану

фразеологизмнар ярдәмендә текстлар төзү

 

159 нчы күнегү

23 АТНА

 

24.   

Этимология турында төшенчә. Телнең сүзлек составы

1

Яңа тема аңлату

Этимология телнең килеп чыгышын һәм аны өйрәнә торган фән. Халык этимологиясе.

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр,  һөнәпчелек сүзләре һәм атамаларны аера белү.

Этимологик сүзлек белән эш

 

162 нче  күнегү

24 АТНА

 

25.   

Алынма сүзләр. Искергән, тарихи һәм яңа сүзләр

1

Яңа тема аңлату

Татар теленең лексик хәзинәсе: алынма сүзләр, тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар, калькалар

Күнегүләр эшләү,  катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү.

 

171 нче күнегү

25 АТНА

 

26.   

Лексикография

1

Яңа тема аңлату

Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр турындагы фәннең лексикография дип аталуы.

Энциклопедик, филологик, аңлатмалы, диалектологик, библиографик сүзлекләр

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү; орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану; сүзгә лексик анализ ясарга өйрәнү

 

178 нче күнегү

26 АТНА

 

27.   

Лесикология өлкәсендә эшләгән галимнәр. Аларның төп хезмәтләре.

1

Яңа тема аңлату

Г. Х. Әхәтов, Р. Г. Әхмәтьянов, Ф. С. Сафиуллина кебек галимнәр турында белешмә бирү

Фәнни, әдәби, белешмә әдәбият белән системалы рәвештә эшли белү

 

Лесикология өлкәсендә эшләгән галимнәрнең берсе турында реферат әзерләргә

27 АТНА

 

28.   

БСҮ. Картина буенча сочинение язу

1

БСҮ

Картинаны аңлау өчен махсус лексика файдалана белү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

сочинение

Сочинениене язып бетерергә

28 АТНА

 

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (3 сәгать)

29.   

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар

1

Яңа тема аңлату

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар турында төшенчә. Тамыр морфема-сүзнең төп лексик мәгънәсе. Тамыр нигез һәм ясалма нигез. Ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

Дәреслек ярдәмендә күнегүләр белән эш

 

190нчы күнегү

29 АТНА

 

30.   

Сүз ясалу ысуллары

1

Яңа тема аңлату

Тамырга ясагыч кушымчалар ялганып ясалган сүзләр, ясагыч кушымча ялганмыйча, сүзнең мәгънә киңәюе нигезендә барлыкка килгән яңа сүзләр, аваз үзгәрү ысулы, ике яки берничә тамыр берегеп ясалган сүзләр. Ике яки берничә тамыр берегеп ясалган сүзләрнең төрләре буларак кушма, тезмә, парлы, кабатлаулы, кыскартылма сүзләр

Дәреслек ярдәмендә күнегүләр белән эш, сүзләрнең ясалыш буенча төрен аера белү

 

208 нче күнегү

30 АТНА

 

31.   

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше

1

Яңа тема аңлату

Тамыр үзенчәлеге, морфемалар ялгану тәртибе

Сүзләрнең ясалышын һәм төзелешен тикшерергә өйрәнү

 

222 нче күнегү

31 АТНА

 

 

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (3 сәгать)

32.   

Фонетика, орфоэпия, графика, аваз, фонема бүлеген кабатлау

1

Ныгыту

Сөйләмдә дөрес интонация куллану;  сүзләргә фонетик анализ ясау;

сүзләргә фонетик анализ ясау

 

225 нче күнегү

32 АТНА

 

33.   

Лексикология бүлеген кабатлау

1

Ныгыту

Укучыларда бәйләнешле сөйләм эшчәнлеген үстерү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру, карточкалар белән эш

 

261 нче күнегү

33 АТНА

 

34.   

Контроль диктант

1

Ныгыту

Хатасыз язу күнекмәләрен булдыру

Хатасыз язу күнекмәләрен булдыру

Контроль диктант

Ел буена үткәннәрне кабатларга

34 АТНА

 

35.   

Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәресе.

1

Ныгыту

Сүз төзелеше һәм ясалышы  буенча үткәннәрне кабатлау

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү

 

Ел буена үткәннәрне кабатларга

35 АТНА

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "10 нчы сыйныф туган теленнән эш программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по работе с молодежью

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 495 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.12.2018 324
    • DOCX 39.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аткулова Айзиряк Исрафилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Аткулова Айзиряк Исрафилевна
    Аткулова Айзиряк Исрафилевна
    • На сайте: 7 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 129390
    • Всего материалов: 54

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 123 человека из 43 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Электронный архив: нормативно-правовые требования и основы оцифровки

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление техническими ресурсами и экономикой предприятия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История педагогических идей: основатели и теоретики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе