Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / 9 нчы сыйныф укучыларына БРТ эшендә изложение язу алгоритмы

9 нчы сыйныф укучыларына БРТ эшендә изложение язу алгоритмы



  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


9 нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә изложение язу алгоритмы


  1. Текстның темасын ачыклагыз, ягъни текстта сүзнең кем яки нәрсә турында булуын билгеләгез. Моны билгеләүдә сезгә текстның исеме, анда күп тапкыр кабатлана торган төп сүзләр, геройларның эш-гамәлләре, автор сүзләре ярдәм итә ала.

  2. Тексттан төп фикерне, идеяне табыгыз. Ул һәрвакыт тема белән бәйле була. “Автор нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өнди?” – дигән сорауларга җавап табу тексттның төп фикерен, идеясен билгеләүгә китерә.

  3. Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз. Әлеге гамәл текстны җыйнакландырганда кирәк булачак. Җыйнакландырылган тектта да автор стиле сакланырга тиеш. ( Мәсәлән, әдәби текстта башлам, вакыйгалар үстерелеше, кульминация һәм чишелеш бирелә; тасвирлама текст сөйләм предметы һәм аңа хас төп сыйфатларны аерып күрсәтү белән аерылып тора; фикерләмә текстта гомуми тезислар, аргументлар, дәлилләр һәм нәтиҗә бирелә).

  4. Текстның микротемаларын ачыклагыз һәм язма өчен план төзегез. Микротемалар, гадәттә, абзацлар саны белән тәңгәл килә. Алар тулы бер текстның кечкенә өлешләрен тәшкил итәләр һәм бер-берсе белән бәйле булалар.

Һәр микротеманы ачыклый торган сүзләр җыелмасын туплагыз.

Һәр кызыл юлның төп фикерен ачыклагыз.

Артык һәм кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырыгыз.

Текстны тулы килеш укып карагыз. Кызыл юллар арасындагы бәйләнеш булуына, артык сүзләр булмауга игътибар итегез.


9нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә хат язу алгоритмы


  1. Биремне игътибар белән укыгыз. Терәк хаттагы сорауларны ачыклагыз.

  2. Хатның башлам өлешен языгыз. Башлам өлешендә исәнләшү була, хатны язучының исеме әйтелә, хәлләре сорала, алынган хат өчен рәхмәт белдерелә.

  3. Терәк хаттагы мәгълүматка фикерегезне белдерегез. Андагы мәгълүматны сылтама буларак файдаланыгыз.

  4. Терәк хаттагы сорауларга җавап языгыз. Җавабыгызда шулай ук терәк хаттагы гыйбарәләрне куллана аласыз.

  5. Хатыгызны йомгаклагыз. Йомгак өлешендә үз сорауларыгызны да яза аласыз. Саубуллашырга, җавап хаты көтүегезне белдерергә онытмагыз. Шулай ук хатны язучының исемен (үз исемегезне) һәм хат язылу көнен күрсәтергә кирәк.



Автор
Дата добавления 04.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров393
Номер материала ДВ-031178
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх