Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 10нчы сыйныфның татар төркемнәрендә әдәбият укытуны планлаштыру
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

10нчы сыйныфның татар төркемнәрендә әдәбият укытуны планлаштыру

библиотека
материалов

Аңлатма язуы

1.10 нчы сыйныфның татар төркеме өчен әдәбияттан эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы хаты (07.09.2013 №12138/13);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында ” гы хаты (04.09.2014);

Санитар- эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (Сан ПиН 2.42.2821-10);

Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2015 – 2016 нчы уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ “Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең төп гомуми белем бирү өчен төп белем бирү программасы;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ “Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең эш программалары турындагы нигезләмәсе;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ “Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең укытучылар киңәшмәсендә каралган (10.08.2014 , №10 нчы беркетмә) һәм расланган (10.08.2014, № 32 нчы боерык ) 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән түбәндәге программаларга нигезләнеп төзелде:

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 239б.;

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы(татар балалары өчен)” (төзүче-авторлар: Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева) Казан; Татарстан китап нәшрияты,2011, 55-95 б.


2. Татар әдәбиятыннан белем бирүнең максаты:

-татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.

кучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;

-балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр – музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

-халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

3.Татар әдәбиятыннан белем бирүнең бурычлары:

-татар әдәбиятын,сәнгатен тәэмин итүче төп әдипләр , композиторлар, рәссамнар, артистлар иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү;

-татар әдәбияты тарихының төп фактларына, чорларга нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру;

- һәрбер укучының белем бирү процессына катнашуына ирешү, иҗади эшчәнлегенә мөмкинлек тудыру;

-халык авыз иҗатының риваятьләр һәм легендалар җанры белән таныштыру, аларны аерырга өйрәтү;

-укучыларның татар әдәби телен камил үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү һәм мөстәкыйль фикерләвен, нәтиҗәләр ясау сәләтен,телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.



4. 10 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту урыны МБГББУ “ Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе”.

Эш программасы елга 70 сәгатькә, атнага 2 сәгатькә исәпләп төзелде.


5. 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты укыту базис укыту планына нигезләнә.


6. Уку процессын оештыру формалары: индивидуаль; төркемнәрдә; индивидуаль-төркемнәрдә; фронталь; сыйныфта; сыйныфтан тыш.


7.Тикшерү төрләре: сочинение, тест, уку күнекмәләрен тикшерү.


8.Еллык язма эш формасы: тест биремнәре.


9.Дәрес формасы, тибы һәм алымнары:

-кереш дәрес(әңгәмә, укытучы сүзе, мәгълүмат алу)

-яңа тема өйрәнү(әдәби әсәрне өйрәнү нигезе буларак аңлап һәм иҗади уку, сәнгатьле уку);
-әсәрне анализлау һәм шәрехләү(биремнәр үтәү, сорау-җавап) ;
-теорияне өйрәнү(жанрларны барлау) ;
-белемнәрне гамәлдә куллану -сөйләм үстерү, иҗади эшләр эшләү (план төзү , әсәрләр турында бәяләмә ,сочинение язу);

-рефлексия (кабатлау-йомгаклау, дәрес-диалог, тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән сөйләү);

-дәрес-практикум (шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү,тәрҗемә итү).


10.Программаның эчтәлеге:


Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр


1.Татар әдәбияты тарихына кереш.

1

Әдәбиятның чорларга бүленеше. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына кыскача күзәтү. Гомумтөрки әдәбият.

2.Кол Гали


3

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияте .Кол Гали турында белешмә бирү. Аның сюжеты, төп образлар, автор күтәргән төп мәсьәләләр, әсәрнең үзеннән соңгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире.

3. Сәйф Сараи иҗаты

2

Алтын Урда чоры тарихына, мәдәниятына кыскача күзәтү.

4.«Идегәй» дастаны (өзек)

2

Аның иҗат ителү тарихы, төп образларның бирелеше. Әсәрдә ил идарәсе, халык язмышы мәсьәләсе. Дастан турында төшенчә

5. Мөхәммәдьяр иҗаты турында белешмә

3

Казан ханлыгы чоры. Казан ханлыгы чоры тарихына һәм әдәбиятына бәяләмә бирү. Әдипләр: Хәсән кайгы, Казтуган,Өмми Кәмал,Мөхәммәд Әмин, Шәрифи, Колшәриф, Гарифбәк, Мөхәммәтшәриф,Чалгиз җырау һ.б. турында белешмә бирү. Мөхәммәдьяр иҗаты турында белешмә

6 XVII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү.

1

XVII йөз тарихына һәм әдәбиятына күзәтү ясау. Мәүла Колый иҗаты турында белешмә бирү. Мәүла Колый хикмәтләре белән танышу.

7.XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү

2

Габдерәхим Утыз-Имәни. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары, әсәрләрендә үгет – нәсыйхәтнең чагылышы. Реаль күренешләрнең эзлекле сурәтләнүе

8 ХIХ йөз әдәбияты һәм мәдәнияте

1

ХIХ йөз әдәбиятына һәм мәдәниятенә күзәтү

9. ГабделҗаббарКандалый.

2

Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы. “Сәхибҗамалга” поэмасы .Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышы.

10. Шиһабетдин Мәрҗәни.

2

Мәрҗани турында татар әдипләре. Татар иҗтимагый фикер үсешендәге роле

11. Мифтахеддин Акмулла.

2

Мифтахеддин Акмулла.Тормышы һәм иҗаты турында белешмә.

12. Каюм Насыйри.

3

Каюм Насыйри. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. «Әбугалисина» кыйссасы (өзекләр) “Казан алынганы” риваятеннән, “Тәрбия китабыннан”,”Фәвакиһел- җөләса...” китабыннан үрнәкләр уку

13. Муса Акъегетзадә.

3

Муса Акъегетзадә.Тормышы һәм иҗаты турында белешмә.«Хисамеддин менла» повесте (өзек)

14. Шигырь төзелеше

1

Силлабик шигырь, гаруз, өстәмә поэтик чаралар , шигъри жанрлар белән таныштыру.

15. Заһир Бигиев.

4

Заһир Бигиев. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзек).

16. ХХ йөз башы әдәбияты.

1

ХХ йөз башы әдәбиятына күзәтү.

17.Гаяз Исхакый .

4

«Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре(өзекләр)

18. Габдулла Тукай.

4

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше.

19. Нәҗип Җиһанов.

1

Музыка өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә.

20. БакыйУрманче.

1

Рәссам БакыйУрманче иҗаты турында белешмә.

21. Дәрдемәнд.

3

Дәрдемәнд. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

22.Сәгыйт Рәмиев.

2

Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге.«Таң вакыты», «Мин» шигырьләре

23.Галиәсгар Камал.

3

Иҗаты турында белешмә.«Бүләк өчен» комедиясе

24.Г.Шамуков

1

Артист һәм язучы Г.Шамуков иҗаты

25Фатих Әмирхан.

4

Фатих Әмирхан. Иҗаты турында белешмә.«Хәят» повесте. Әсәрнең идея-эстетик үзенчәлекләре

26Мирхәйдәр Фәйзи.

4

Мирхәйдәр Фәйзи. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Галиябану» драмасы (өзекләр).

27.Шаехзадә Бабич

1

Шаехзадә Бабич .«Кандала» балладасы

28.Гомумиләштереп кабатлау

4

Гомумиләштереп кабатлау

БСҮ

6

Татар каһарманнары, Мәгърифәт учаклары(мәшһүр татар мәдрәсәләре) Тарих һәм сәнгать, Минем яраткан героем, Сәламәтлек һәм спорт.

ДТУ

4

Кол.Гали “Кыйссаи Йосыф”, Г.Исхакый “Кәләпүшче кыз”

Ф.Әмирхан “ Хәят”, И.Нуруллин “Тукай

Барлыгы:

70с.


Ятлау өчен текстлар:

Г.Тукай. “Милли моңнар”; С.Рәмиев “Таң вакыты”; Дәрдемәнд “Кораб”; Ф.Әмирхан “Хәят” (өзек); Ш.Бабич “Язгы җыр”


Укыту-тематик план :


Төп темалар

Сәг.

Тикшерү эше

Тикшерү формасы

1.Татар әдәбияты тарихына кереш.

1



2.Кол Гали


3

1

дәрестән тыш уку

3. Сәйф Сараи иҗаты

2



4.«Идегәй» дастаны (өзек)

2



5. Мөхәммәдьяр иҗаты турында белешмә

3



6. XVII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү

1



7.XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү

1



8 ХIХ йөз әдәбияты һәм мәдәнияте

1



9. ГабделҗаббарКандалый.

2

1

сочинение

10. Шиһабетдин Мәрҗәни.

2



11. Мифтахеддин Акмулла.

2



12. Каюм Насыйри.

3

1

сочинение (бсү)

13. Муса Акъегетзадә.

3



14. Шигырь төзелеше

1



15. Заһир Бигиев.

4

1

сочинение

16. ХХ йөз башы әдәбияты.

1



17.Гаяз Исхакый .

4

1

дәрестән тыш уку

18. Габдулла Тукай.

4

1

1

дәрестән тыш уку

яттан

19. Нәҗип Җиһанов.

1



20. БакыйУрманче.

1



21. Дәрдемәнд.

3

1

яттан

22.Сәгыйт Рәмиев.

2

1

яттан

23.Галиәсгар Камал.

3



24.Г.Шамуков

1



25Фатих Әмирхан.

4

1

1

дәрестән тыш уку

яттан

26Мирхәйдәр Фәйзи.

4

1

сочинение

27.Шаехзадә Бабич

1

1

яттан

28.Гомумиләштереп кабатлау

4



БСҮ

6

11


ДТУ

4



Барлыгы:

70с.




11.Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

Укучылар үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

1.Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм сәнгатьле уку, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне булдыру.

2. Әдәби әсәрне сюжет-композиция,тел-стиль ягыннан анализлау.

3.Шигъри текстларны яки чәчмә әсәрләрдән өзекләрне яттан сөйләү.

4. Сайлап яки тәкъдим ителгән язучының тормыш юлын, иҗатын үз карашыңа нигезләнеп сөйләү.

5.Фольклор әсәрләренең төрен, жанрын билгеләү һәм аларда үткәрелгән төп фикерне исбатлау.

6.Әсәр буенча план төзү һәм алар турында бәяләмә сочинение изложение язу.

7.Әдәби әсәр буенча иҗади сочинение язу.

8.Текстларны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.

Укучылар үзләштерергә тиешле мәгълүмат:

1.Өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында.

2.Татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында.

3.Әдәби әсәрне , язучы иҗатын мөмкин кадәр үзлектән анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. материал.

Предметара эшчәнлек алып бару юнәлеше:

1.Әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны күрергә өйрәтү.

2. Татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбияты белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны. Уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләре.

Укучының шәхси үсеш-үзгәреше:

1.Активлыкка, үзлектән фикер йөртүгә , акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү,шәхес буларак формалашуының дәвам итүе.

2.Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

3.Милли горурлык һәм гражданлык хисләре формалашу.

4.Әхлак нормалары, җәмгыяттә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү:

1.Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

2.Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

3.Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

4.Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку, автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

5.Тәнкыйтькә караган әдәбият белән эш итә белү. Сүзлекләр, белешмә әдәбият әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү

6.Аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү

12.Укучыларының әдәбияттан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


Бәяләү критерий

лары

5”ле

4”ле

3 ле

2”ле

1.

Уку.

(иҗекләр саны-160-220; сүзләр саны-110-120)

Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укый.


Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрә.

Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сораула рына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5 төгәлсезлек күзәтелә.

Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелә.


2.

Сорауларга язмача җавап бирү, тест

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелә (1сөйләм хатасы яки 1пунктуацион хата булырга мөмкин).


Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда төгәлсезлек бар.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, 3сөйләм хатасы,4 орфографик, 5пунктуацион хата бар.


Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, 5орфографик, 6пунктуацион хатасы бар.

3.

Сочинение.

(2.5-3.5 бит)

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге саклана. (1 орфографик яисә 2пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин).


Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2орфографик, 3 пунктуацион (грамматик) яисә 1-2 сөйләм ялгышы бар.



Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3орфографик, 4пунктуацион (грамматик) яисә 3-4 сөйләм хата бар.


Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләр дән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланма

са, 5орфографик, 8пунктуацион (грамматик) яисә 4-6 сөйләм хатасы бар.






13.Программаның уку-укыту методикасы белән тәэмин ителеше:

Дәреслек : Татар әдәбияты:рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек – хрестоматия (татар балары өчен) Х.Й.Миңнегулов,Н.С.Гыймадиева.-Казан:Татарстан китап нәшрияты ,2012

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Электрон ресурслар

1.Әдәбият белеме сүзлеге\төз.-ред.А Әхмәдуллин.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1990.238б

2. Заһидуллина Д.Ф.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.

3. Заһидуллина Д.Ф.,Йосыпова Н.М. 20 гасыр татар әдәбияты тарихы:дәреслек.2 томда.-Казан:Казан университеты,2011.

4.Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре.3томда.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2010.5.Миңнуллин К.М. Һәр чорның үз җыры.-Казан:Мәгариф,2003.400б.

5.Хәзерге татар әдәбияты.-Казан: Мәгариф,2008.455б.

6.”Мәгариф”,”Казан урлары”, ”Мәйдан”, ”Идел”, ”Мәдәни җомга”, “Гаилә һәм мәктәп”,”Ялкын”һ.б. газета һәм журналлар.

7.”Милли әдәбият китапханәсе”сериясе китаплары.

1.Д.Ф.Заһидулла, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты: Теория. Тарих.-Казан: Мәгариф, 2004.-247б. 2. А. Гыйләҗетдинова. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2004. – 40 б. 3. Р. Рахман. Татар телендә 100 сочинение: Мәктәп укучысына ярдәмлек. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2001. – 148 б. 4. Каеннар сары иде...: Ватан сугышы чоры әдәбияты.-Казан: Мәгариф, 2004.-399б.

5.Татар хикәясе антологиясе. Егерменче гасыр. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, -2001.-607б.

6. Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 1999.-287 б. 7. Татар әдәбиятыннан хрестоматия. 5-9 нчы сыйныфларда дәрестән тыш уку өчен. Казан: “Яңалиф” нәшрияты.-2003.-272 б.

1.”Бала” китапханәсе;

2.”Татармультфильмнары”;

3.Мультимедиа укыту программалары;

4.http://www.tugantelem.narod.ru татар телен өйрәнү;

5.http://tatar.com.ru/fonetika.php

татар теле фонетикасы;

6.http://tatar.moy.su татар теле турында;

7. http://. belem.ru новости (яңалыклар);

8. http://.suzlek.ru on- line русча сүзлек;

9. http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр;

10.http://.Tatar.com.ru татар телендә сүзлекләр;

11. http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар;

12.http://www.edu. kzn.ru ;

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы.



Календарь - тематик план

Тема

с\с


Материалны үзләшерүдә көтелгән нәтиҗә


Үткәрү вакыты





план


факт

1нче яртыеллык- 32с.

1

Татар әдәбияты тарихына кереш.

1

Әдәбиятның чорларга бүленеше. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына кыскача күзәтү. Гомумтөрки әдәбият турында белешмә алу.

4.09


2

Кол Гали турында мәгълүмат бирү."Кыйссаи Йосыф" поэмасы.

1


Болгар чоры, тарихы һәм мәдәнияте турында белем алу. Бу чорда иҗат иткән әдипләр белән танышу. Кол Гали турында мәгълүмат бирү. "Кыйссаи Йосыф" поэмасы белән таныша башлау.

5.09


3

"Кыйссаи Йосыф" поэмасының татар әдәбияты үсешенә ясаган тәэсире.

1

Кол Гали турында белешмә бирү. Аның сюжеты, төп образлар, автор күтәргән төп мәсьәләләр, әсәрнең үзеннән соңгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире.

Әсәрне тулысынча аңлап укып чыгу. Сорауларга җавап бирә белү.

11.09


4

ДТУ Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф”

1



12.09


5

Сәйф Сараи, тормыш юлы, иҗаты. Сәйф Сараиның "Сөһәйл вә Гөлдерсен" дастанын уку.

1

Алтын Урда чоры тарихына, мәдәниятына кыскача күзәтү. Сәйф Сараи, тормыш юлы, иҗаты турында белем бирү. Сәйф Сараиның "Сөһәйл вә Гөлдерсен" дастанын аңлап уку

18.09


6

"Сөһәйл вә Гөлдерсен" дастанында геройлар сүрәтләнешенең үзенчәлеге

1

Сөһәил һәм Гөлдерсен” дастаны, аның геройларын күрсәтә , аларның эш-гамәлләренә бәяләмә бирә белү.

19.09


7

Дастан турында белешмә.«Идегәй» дастаны (өзек)

1

Дастан турында төшенчә бирү. Дастан жанры өчен хас билгеләрне белү. Аның иҗат ителү тарихы, төп образларның бирелеше. Әсәрдә образлар системасы . Әсәрдә ил идарәсе, халык язмышы мәсьәләсе.

25.09


8

«Идегәй» дастанында күрсәтелгән чор. Әсәрдә образлар системасы

1


26.09


9

Казан ханлыгы чоры.

1

Казан ханлыгы чоры тарихына һәм әдәбиятына бәяләмә бирү. Әдипләр: Хәсән кайгы, Казтуган,Өмми Кәмал,Мөхәммәд Әмин,Шәрифи,Колшәриф,Гарифбәк,Мөхәммәтшәриф,Чалгиз җырау һ.б. турында белешмә бирү.

2.10


10

Мөхәммәдьяр иҗаты.

1

Мөхәммәдьяр иҗаты турында белешмә бирү, иҗат үзенчәлекләрен аңлау.Иҗатының үзе яшәгән чор белән бәйләнешен аңлата алу.

3.10


11

Мөхәммәдьяр. “Нуры содур”поэмасы

1

Мөхәммәдьярның “Нуры содур”, ”Төхфәи мәрдан” поэмаларыннан өзекләр белән танышу. Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерен ачыклый алу.

9.10


12

XVII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү

1


XVII йөз тарихына һәм әдәбиятына күзәтү ясау. Мәүлә Колый иҗаты турында белешмә бирү. Мәүла Колый хикмәтләре белән танышу.

10.10


13

XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү.

1


XVIII йөз тарихы һәм әдәбиятына күзәтү. Татар әдәбиятында жанрлар һәм бу чорда иҗат иткән әдипләр турында белешмә. Габдерәхим Утыз-Имәни иҗаты турында белешмә бирү.

16.10


14

Габдерәхим Утыз-Имәни иҗатыннан үрнәкләр.

1

Габдерәхим Утыз-Имәни иҗатыннан үрнәкләр.” Гыйлемнең өстенлеге турында” һ.б..Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары, әсәрләрендә үгет – нәсыйхәтнең чагылышы. Реаль күренешләрнең эзлекле сурәтләнүен бәяләү. Мәрсия жанры турында белешмә.

17.10


15

ХIХ йөз әдәбиятына кыскача күзәтү.

1

ХIХ йөз әдәбиятына һәм мәдәниятенә күзәтү. Татар әдәбиятында жанрлар һәм бу чорда иҗат иткән әдипләр турында белешмә.

23.10


16

ГабделҗаббарКандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

1

Габделҗаббар Кандалый иҗатыннан үрнәкләр. Аның әдәбиятка алып килгән яңалыгы турында белү. Иҗатының чор белән бәйләнешен ачыклый белү.“Сәхибҗамалга” поэмасы белән танышу. Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышы.

24.10


17

Габделҗаббар Кандалый .“Сәхибҗамалга” поэмасы.

1

Габделҗаббар Кандалый. “Сәхибҗамалга” поэмасы белән танышу. Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышы.

30.10


18

БСҮ.Сочинение

«Г. Кандалый-мәхәббәт җырчысы»

1

Укыган әсәр һәм матбугат материалларын кулланып,тема буенча үз фикереңне язмача әйтә белү.

31.10


19

Шигырь төзелеше.

1

Татар шигыре төзелеше турында белешмә бирү. Силлабик шигырь, гаруз, өстәмә поэтик чаралар , шигъри жанрлар белән таныштыру. Шигырь язып карау.

13.11


20

Шиһабетдин Мәрҗәни. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.



Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә бирү.Матбугат материалы туплау. Әсәләре белән танышу.

14.11


21

Мәрҗани турында татар әдипләре.

1

Мәрҗани турында татар әдипләре әйткән фикерләр белән танышу. Шиһабетдин Мәрҗәнинең татар иҗтимагый фикер үсешендәге роле.

20.11


22

Мифтахеддин Акмулла.Тормышы һәм иҗаты турында белешмә.

1

Мифтахеддин Акмулланың тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

21.11


23

Мифтахеддин Акмулла иҗатыннан үрнәкләр

1

Мифтахеддин Акмулла иҗатыннан үрнәкләр белән танышу. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе.

27.11


24

Каюм Насыйри. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге.

1

Каюм Насыйриның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белем туплау.

28.11


25

Каюм Насыйри «Әбугалисина» кыйссасы (өзекләр)

1


Каюм Насыйри «Әбугалисина кыйссасы”ннан өзекләр уку. Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте, гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләүләр.

4.12


26.

Каюм Насыйри китапларыннан үрнәкләр уку.

1

Казан алынганы” риваятеннән, “Тәрбия китабыннан”, ”Фәвакиһел- җөләса...”, “Кырык бакча” китабыннан үрнәкләр уку

5.12


27.

БСҮ.СочинениеК. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге

1

Укыган әсәрләр һәм матбугат материалларын кулланып,тема буенча үз фикереңне язмача әйтә белү.

11.12


28

Муса Акъегетзадә.Тормышы һәм иҗаты турында белешмә

1

Муса Акъегетзадәнең тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирә белү.Материал туплау.

12.12


29

Муса Акъегетзадә .«Хисамеддин менла» повесте


1


Муса Акъегетзадәнең «Хисамеддин менла» повестеннән өзекләр уку.Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын – кыз язмышы мәсьәләсенең бирелешен күзәтү.

18.12


30

Муса Акъегетзадә .«Хисамеддин менла» повестендә идея- эстетик үзенчәлекләр.

1


Муса Акъегетзадәнең «Хисамеддин менла» повестендә идея- эстетик үзенчәлекләр турында сөйләшү. Образлар системасын барлау.

19.12


31

Заһир Бигиев. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә

1

Заһир Бигиевның тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Әдәбиятка алып килгән яңалыгын ачыклау, иҗаты үзенчәлеген билгеләү.

25.12


32

З. Бигиев. «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзек).

1

Заһир Бигиевның «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романыннан өзекләр уку . Роман жанры турында искә төшерү. Әсәрнең темасын, идеясен билгеләү.

26.12


2нче яртыеллык- 38с.


33

З. Бигиев. «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә».Образлар системасы.

1

З. Бигиев «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрендә образларның бирелеше. Әсәрнең композицион төзелеше.

15.01


34

БСҮ.Сочинение. З. Бигиевнең "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә" романында бәхет төшенчәсе

1


Укыган әсәр һәм матбугат материалларын кулланып,тема буенча үз фикереңне язмача әйтә белү.

16.01


35

ХХ йөз башы әдәбияты.

1

ХХ йөз башы татар әдәбиятына күзәтү.

22.01


36.

Гаяз Исхакый. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә.

1


Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Әдәбиятка алып килгән яңалыгын ачыклау, иҗаты үзенчәлеген билгеләү.

23.01


37.

Г. Исхакый «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре(өзекләр)

1

Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәреннән өзекләр уку. Әдип иҗатының яңалыгы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара нык көрәшүе. Әсәрдә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы.

29.01


38.

Г. Исхакый «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрендә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы

1

Татарча яшәү рәвешен башка мохиткә куеп карауда авторның позициясе

30.01


39.

ДТУ. Г. Исхакый “Кәләпүшче кыз”

1

Г. Исхакый “Кәләпүшче кыз”әсәрен укып танышу. Эчтәлегн аңлау. Образлар системасын барлау.

5.02


40.

БСҮ. Минем яраткан героем

1

Укыган әсәрләр турында сөйләшүдә катнашу. Матур сөйләм күнегүләрен үстерү.

6.02


41

Габдулла Тукай. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә

1

Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлын барлау. Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше турында белемнәр туплау.

12.02


42

Габдулла Тукай иҗатыннан үрнәкләр.

1


Г. Тукай «Милли моңнар» һәм «Сәрләүхәсез» шигырьләре Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Әсәрләренең темасы, идеясе.

13.02


43

Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы

1

Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы турында матбугат материаллары әзерләү.

19.02


44

ДТУ. Ибраһим Нуруллин. “Тукай”

1

Матур һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру.

20.02


45

  Композитор Нәҗип Җиһанов.

1


Музыка өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә. «Кырлай» симфоник поэмасыннан өзекләр тыңлауга әзерләнүдә Г. Тукайның «Шүрәле» әсәре белән таныш булуның мөһимлеге

26.02


46

Рәссам БакыйУрманче иҗаты турында белешмә.

1

Рәссам БакыйУрманче иҗаты турында белешмә бирү.Тукай образын гәүдәләндергән әсәрләрен барлау.

27.02


47

Дәрдемәнд. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

1

Дәрдемәнднең тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Әдәбиятка алып килгән яңалыгын ачыклау, иҗаты үзенчәлеген билгеләү.

4.03


48

Дәрдемәндиҗатыннан үрнәкләр уку.

1

Дәрдемәнднең «Кораб», «Бәллү», «Видагъ» шигырьләре Авторның шигырьләрдә үткәргән карашлары

5.03


49

Дәрдемәнд –кабатланмас шәхес.

1

Татар улы татармын” шигырен укып анализлау, идечсен, автор фикерен ачыклау.

11.03


50

Сәгыйт Рәмиев. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге.

1

Сәгыйт Рәмиевның тормышы һәм иҗади эшчәнлеген барлау.

12.03


51

С. Рәмиев. «Таң вакыты», «Мин» шигырьләре

1

«Таң вакыты», «Мин» шигырьләрен аңлап уку.Шагыйрьнең Аллага мөнәсәбәтен ачыклау.


18.03


52

Галиәсгар Камал. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә.

1

Галиәсгар Камалның тормышы һәм иҗаты турында белешмә белешмә бирү.Матбугат материалы туплау.

19.03


53

Г.Камал «Бүләк өчен» комедиясе

1

Галиәсгар Камалның «Бүләк өчен» комедиясен рольләргә бүлеп уку.Әсәрдә күтәрелгән проблеманы ачыклау.

1.04


54

Г.Камал «Бүләк өчен» комедиясе. Әсәрдә образларның бирелеше

1

Г.Камал «Бүләк өчен» комедиясе. Әсәрдә образларның бирелешен карау.

2.04


55

Артист һәм язучы Г.Шамуков иҗаты


1


Артист һәм язучы Г.Шамуков иҗатын барлау.

Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге турында материал туплау.

8.04


56

БСҮ.Тарих һәм сәнгать

1

Тарих һәм сәнгать турында белемнәрне тирәнәйтү

9.04


56

Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә

1

Фатих Әмирханның тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирә алу.

15.04


58

Ф.Әмирхан.«Хәят» повесте белән танышу.

1



Фатих Әмирханның «Хәят» повестен уку. Әсәрнең идея-эстетик үзенчәлекләре .Әсәрнең идеясе, кеше психологиясен тасфирлауда авторның осталыгы

16.04


59

Ф. Әмирхан.«Хәят» повестендә хатын-кыз бәхете төшенчәсе.

1

Фатих Әмирхан.«Хәят» повестенда хатын-кыз бәхете төшенчәсе.

22.04


60

ДТУ. Ф.Әмирхан. “Хәят” повесте

1

Фатих Әмирханның «Хәят» повестен тулысынча уку. Матур һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру.

23.04


61

Мирхәйдәр Фәйзи. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә

1

Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә бирә алу.

29.04


62

Мирхәйдәр Фәйзи. “Галиябану» драмасы (өзекләр)

1


Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану» драмасыннан өзекләр уку. Драманың халык тормышыннан алынып язылган, җыр һәм музыка кергән беренче әсәрләрнең берсе булуын белү. Драманың язылу тарихын сөйләү.

30.04


63

Мирхәйдәр Фәйзи.”Галиябану» драмасында мәхәббәт гүзәллеге бирелеше.

1

Мирхәйдәр Фәйзи.”Галиябану» драмасында мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы бирелешен күзәтү.

6.05


64

Мирхәйдәр Фәйзи. Галиябану» драмасында образлар системасы.

1


Мирхәйдәр Фәйзи. Галиябану» драмасында образлар системасын барлау. Бәяләмә бирә алу.

7.05


65

БСҮ. Сочинение « Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары »

1

Укыган әсәр һәм матбугат материалларын кулланып,тема буенча үз фикереңне язмача әйтә белү.

13.05


66

Еллык язма эш. Тест биремнәре

1

Еллык язма эшләү. Ел буе үткән темалар буенча тест биремнәре үтәү.

14.05


67

БСҮ.Дәрес-диспут. М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятеннән нәрсә белән аерыла?

1

БСҮ.Дәрес-диспут. М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятеннән нәрсә белән аерыла? Дигән сорауга җавап эзләү.

20.05


68

Шаехзадә Бабич. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.«Кандала» балладасын уку. Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүе.

21.05


69

БСҮ. Мәгърифәт учаклары (татар мәдрәсәләре)

1

Мәгърифәт учаклары -татар мәдрәсәләре турында сөйләшүдә катнашу.

27.05


70

Гомумиләштереп кабатлау

1


28.05


Барлыгы: 70 сәгать.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 30.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров557
Номер материала ДВ-110447
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх