Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 10 нчы сыйныфның татар төркемнәрендә татар телен укытуны планлаштыру

10 нчы сыйныфның татар төркемнәрендә татар телен укытуны планлаштыру

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Аңлатма язуы


1. 10 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы хаты (07.09.2013 №12138/13);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында ” гы хаты (04.09.2014);

Санитар- эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (Сан ПиН 2.42.2821-10);

Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2015 – 2016 нчы уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ “Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең төп гомуми белем бирү өчен төп белем бирү программасы;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ “Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең эш программасы турындагы нигезләмәсе;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ “Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең укытучылар киңәшмәсендә каралган (10.08.2015 , №10 нчы беркетмә) һәм расланган (10.08.2015, №32 нчы боерык ) 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән түбәндәге программаларга нигезләнеп төзелде:

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 239б.;

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы(татар балалары өчен)” (төзүче-авторлар: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова,В.А.Гарипова) Казан; Татарстан китап нәшрияты,2011, 5-52 б.)


2. Татар теленнән белем бирүнең максаты:

- телне тулы бер система буларак күзаллау;

- татар халкынын этник төркемнәре Һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкыныӊ рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

- татар телен иҗтимагый күренеш буларак анлау, тел нормаларын саклап, тормышнын торле ситуацияләренә бәйле рәвештәтел чараларын дөрес кулланып, аралаша-анлаша белү;

- тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу Һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү Һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

- укучыларнын орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү;

-укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.





3.Татар телен укытуның бурычлары:

-татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

-сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру, туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

-телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү,көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга өйрәтү; туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау;

-укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;

-татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

4. Татар телен укыту урыны МБГББУ “ Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе”.

Эш программасы елга 35 сәгатькә, атнага 1 сәгатькә исәпләп төзелде.


5. Татар телен укыту базис укыту планына нигезләнә.


6. Уку процессын оештыру формалары: индивидуаль; төркемнәрдә; индивидуаль-төркемнәрдә; фронталь; сыйныфта; сыйныфтан тыш.


7. Тикшерү төрләре: диктант, изложение, сочинение


8. Дәрес формасы, тибы һәм алымнары:


-яңа материалны аңлату ( яңа белемнәр ачу,укытучы сүзе, аңлату-күрсәтү,өлешчә эзләнү-эвристик))

-практик дәрес(күнегүләр эшләү,дәреслек белән,күрсәтмә һәм таратма материаллар белән эшләү);

-контроль дәрес (белемнәрне тикшерү-язма эшләр эшләү);

-кабатлау (уен дәрес, дәрес-викторина, сорау-җавап);

-белемнәрне гамәлдә куллану,бәйләнешле сөйләм телен үстерү (хикәя төзү, инша язу, әңгәмәдә , сөйләшүдә катнашу).


9. Еллык язма эш формасы: контроль диктант


10.Программаның эчтәлеге:

Төп темалар

Сәгать саны

Белем һәм күнекмәләр



1.

Тел- аралашу чарасы

1

Телнен төп функцияләре, туган телнен кешене шәхес итеп формалаштырудагы ролен аңлау

1.1


Телнең төп функцияләре.

2

Дөньядагы телләр, аларны төркемләү, төрки телләр группасы, татарлар яши торган төбәкләр, башка телләр арасында татар теленен урыны

1.2


Тел һәм сөйләм




2



Тел һәм сөйләм, тел - шартлы билгеләр системасы. Сөйләм үзенчәлекләре, телдән һәм язма сөйләм, монологик һәм диалогик сөйләм, интонация, басым, пауза, сөйләм темпы.


2.

Фонетика.Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема.


7

Графика, алфавит, авазларнын язуда белдерелүе Фонетик-график анализ тәртибе. Орфоэпик кагыйдәләр, орфоэпик хаталар, аларнын барлыкка килү сәбәпләре. Орфографик принциплар


3.

Лексикология


12

Сүзнең лексик мәгънәсе турында белемнәрне ныгыту. Синонимнар,антонимнар. Сүзләрнең күпмәгънәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Этимология. Телдәге сүзләрнең килеп чыгышы һәм куллану өлкәсе, куллану ешлыгы буеча составын карау.


4.


Сүз төзелеше һәм ясалышы


5


5.

10 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

6

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография.

Лексикология.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.



Барлыгы

35с.




























Укыту-тематик план:

Төп темалар

Сәгать саны

Тикшерү эше

Тикшерү формасы




1.

Тел- аралашу чарасы

1



1.1


Телнең төп функцияләре.

2

1

диктант

1.2


Тел һәм сөйләм




2





2.

Фонетика.Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема.


7

1

изложение

3.

Лексикология


12

2

1

Диктант

сочинение

4.


Сүз төзелеше һәм ясалышы


5

1

Изложение

5.

10 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

6

1

диктант


Барлыгы

35с.

7




















11.Татар теленнән укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр.


- телнең төп функциясен белү; - татар әдәби теле тарихын, анын үсеш этапларын белү;

- тел тармакларынын система тәшкил итүенә төшенү;

- тел белеменә караган ин әҺәмиятле төшенчәләрне, билгеләмәләрне белү;

- фонетика, орфоэпия, графика, аваз, фонема төшенчәләрен искә төшерү;

- төрки халыкларнын язу тарихын өйрәнү;

- лексиканы искә төшерү;

- Татарстанда икетеллелек мәсьәләләрен өйрәнү.

10 нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле күнекмәләр:

- тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм этикеты нормаларын үзләштерү Һәм аларны гамәли куллану;

- татар әдәби теленен нормаларын белү һәм аларны телдән Һәм яэмача сөйләм процессында дөрес файдалану;

- тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу;

- тел-сурәтләү чараларын дөрес кулланып, төрле стиль һәм жанрдагы текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.


Фонетика:

1.Сузык һәм тартык авазларның классификациясен,сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.

2.Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү.



3.Аваз һәм хәрефләрне аера белү.Алфавитны истә калдыру.

4.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

5.Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.

Лексикология һәм фразеология:

1.Татар теленең сүзлек составы килеп чыгуы. Куллану өлкәсе һәм куллану активлыгы буенча бәяли белү.

2. Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Омоним, синоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

3.Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы:

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

2.Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология:

1.Сүз төркемнәрен лексик- грамматик мәгънәсе, морфологик һәи синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.

2. Өйрәнгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.

Синтаксис:

1.Сүзтезмәләргә, гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.

2.Сүзтезмәләрне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

3.Аерымланган җөмлә кисәкләре, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү.

4.Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану, алар кергән җөмләләр төзү.

5. Кушма җөмләләрнең схемасын төзү.

6.Текстның үзенчәлекле билгеләрен белү. Аның стилен дөрес билгеләү.

7.Җөмләдәге сүз тәртибен билгеләү.

Пунктуация.

1.Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре дөрес куелырга тиешле урыннарны дөрес табу. Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү.

2.Диалог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.

Сөйләм эшчәнлеге:

1.Укучыларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик, монологик сөйләм оештыра белү.

2.Укыган яки тыңланган текстның планын төзү яки конспект эчтәлеген сөйләү.

3.Бирелгән план буенча сочинение язу.

4.Әдәби геройларны сүрәтләп бирү.

5.Караган спектакль буенча хикәя төзү,эчтәлеген сөйләү.

6.Эш кәгазьләреннән гариза, беркетмә.белдерү, ышанычнамә һ.б. яза белү

7.Якын дустыңа яки туганыңа хат яза белү.

8.Укытучы биргән яки укучы үзе укыган китапка аннотация язу.

9. Сочинение элементлары булган изложениеләр язу.

10.Стилистик хаталары булган җөмләләрне яки текстларны төзәтү.

11.Тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.


12.10 нчы сыйныф татар төркеме укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:


Бәяләү критерийлары

5”ле

4”ле

3 ле

2”ле

1.

Диктант (уку елы башында 125-130 сүз; уку елы ахырында 130-140сүз)

Орфографик хатасы булмаса, (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

2 орфографик,

2 пунктуацион хатасы булса

4 орфографик, 4 пунктуа цион яки 3 орфографик,

6 пунктуацион хатасы булса

6 орфографик, 4-5 пунктуационяки 5\8 хатасы булса.

2.

Контроль диктант

(уку елы башында 125-130 сүз; уку елы ахырында 130-140сүз)

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса (1\2 ; 0\2 булырга мөмкин).

2 орфографик,

2 пунктуацион хатасы булса

4 орфографик, 4 пунктуа цион яки 3 орфографик,

6 пунктуацион хатасы булса

6 орфографик, 4-5 пунктуационяки 5\8 хатасы булса.

3.

Изложение (уку елы башында сүз саны 390-410 сүз, язма күләме 145-155 сүз; уку елы ахырында сүз саны 410-430 сүз, язма күләме 155-165 сүз)

Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган. (1\2 яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин.).

Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, 1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса,2\2-3 бер грамматик хата.

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса,3 фактик, 2-3техник хатасы булса,3\4, ике грамматик хата.

Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хата-ларның саны 4тән, пунктуацион хаталарның саны 5тән, грамматик хаталар саны 3тән артса

4.

Сочинение

(2.5-3.5 бит)

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге саклана. (1 орфографик яисә 2пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин).

Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2орфографик, 3 пунктуацион (грамматик) яисә 1-2 сөйләм ялгышы бар.


Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3орфографик, 4пунктуацион (грамматик) яисә 3-4 сөйләм хата бар.

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланма

са, 5орфографик, 8пунк туацион (грамматик) яисә 4-6 сөйләм хатасы бар.



13.Программаның уку-укыту методикасы белән тәэмин ителеше:

Татар теле : рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф өчен дәреслек(татар балалары өчен)/. Р.С.Абдуллина, Г.М.Шәйхиева.- Казан : Татарстан китап нәшрияты , 2012.-158б. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән





Укытучы өчен методик әдәбият


Укучылар өчен әдәбият

Электрон ресурслар

1. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.-456 б.

2. Ф. С. Сафиуллина, М. З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология, фразеология, фонетика, графика һәм орфография, орфоэпия, сүз ясалышы, морфология, синтаксис: Педагогия училищелары, гимназияләр өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1994.-320 б.

3.Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар: Абитуриентлар һәм студентлар өчен ярдәмлек/ Ч.М. Харисова. -Казан: Мәгариф, 2006.-207 б.

4. А. Гыйләҗетдинова. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2004. – 40 б.

5. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз. авт. З.Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207 б.

6. 55 сочинение: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х. Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2007.-143 б.

1. Ф.Ф. Харисов. Ч.М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан: Яңалиф, 2006.-184 б.

2. А. Гыйләҗетдинова. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2004. – 40 б.

3. Р. Рахман. Татар телендә 100 сочинение: Мәктәп укучысына ярдәмлек. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2001. – 148 б.

4. К.С.Фәтхуллова, Э.Н. Денмөхәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез: Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен кулланма. –Казан:Мәгариф, 2009.-111б.

5. Н.С.Гыймадиева, Р.В. Нуруллина. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.- Казан.-48 б.

6. Ф.С.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татарча кесә сүзлеге.- Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2007. – 464 б.




1.http://www.tugantelem.narod.ru татар телен өйрәнү.

2.http://tatar.com.ru/fonetika.php татар теле фонетикасы.

3.http://tatar.moy.su татар теле турында.

4. http://. belem.ruновости (яңалыклар).

5. http://. Tatar.com.ru татар телендә сүзлекләр.

6. http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар.

7. http://. tataroved.ru татар тарихы: төрки – татар дөньясы.

8.http://vneuroka.ru мавыктыргыч уеннар.

9. http://www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык.

10. http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы.Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, ”Татар теле 6 класс” электрон программа

11.”Татар теле. Фонетика. Орфография. Графика.Орфография.Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).

12.“Татар теле. Лексикология һәм фразелогия” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2008).

13.Морфология бүлеге буенча презентацияләр.






14. 10 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән календарь- тематик план



Дәрес темасы

С\с

Материалны үзләшерүдә көтелгән нәтиҗә

Үтәлү вакыты

план

факт

1нче яртыеллык -15 сәгать д-2, изл-1,



1.Тел- аралашу чарасы -1с.



1\1

Тел- аралашу чарасы, иҗтимагый, сәяси күренеш. Туган тел.

1

Телнен төп функцияләре, туган телнен кешене шәхес итеп формалаштырудагы ролен аңлау

7.09


1.1 Телнең төп функцияләре-2с.




14.09


2\1

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү

1

Дөньядагы телләр, аларны төркемләү, төрки телләр группасы, татарлар яши торган төбәкләр, башка телләр арасында татар теленен урыны

3\2

Тикшерү диктанты “Хезмәт ләззәте”

1

Дөрес һәм матур язу күнекмәләре


21.09


1.2 Тел һәм сөйләм-2 с.




4\1

Хаталар өстендә эш.Тел һәм сөйләм

1

Тел һәм сөйләм, тел - шартлы билгеләр системасы


28.09


5\1

Сөйләм үзенчәлекләре. Монологик һәм диалогик сөйләм

1

Сөйләм үзенчәлекләре, телдән һәм язма сөйләм, монологик һәм диалогик сөйләм, интонация, басым, пауза, сөйләм темпы

5.10


2. Фонетика.Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема-7с.




6\1

Аваз һәм хәреф. Транскрипция

1

Аваз, хәреф, транскрипция, сузык һәм тартык авазлар


12.10


7\2

Сузык авазлар. Сузык авазларның үзгәреше

1

Сузык авазлар, сузык авазлар үзгәреше (сингармонизм, редукция, сандхи)

19.10


8\3

Тартык авазлар. Тартык авазлар үзгәреше.

1

Тартык авазларның кире ассимиляциясенә караган күренешләр. Тартыкларның чиратлашуы , тартык авазлар үзгәрешләре (ассимиляция, чиратлашу)

26.10


9\4

Интонация. Басым. Пауза. Сөйләм темпы.

1

Интонация, басым куеп дөрес уку күнекмәләре. Пауза. Сөйләм темпы турында белемнәрне туплау.Милли сәнгатебезнең казанышлары турында сыйныфташлары алдында чыгыш ясау.

9.11


10\5

Графика. Орфоэпия. Орфография.

1

Графика, алфавит, авазларнын язуда белдерелүе Фонетик-график анализ тәртибе. Орфоэпик кагыйдәләр, орфоэпик хаталар, аларнын барлыкка килү сәбәпләре. Орфографик принциплар.


16.11


11\6

БСҮ Изложение. “Кадерле ядкарь»

1

Текстнын эчтәлеген тулы һәм эзлекле итеп бирү.


23.11


12\7

Хаталар өстендә эш. Лексикология өлкәсендә эшләгән галимнәр.

1

Лексикология өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның хезмәтләре.

30.11


3.Лексикология-12 с.




13\1

Сүзнең лексик мәгънәсе. Синонимнар, антонимнар.

1

Сүзнең лексик мәгънәсе турында белемнәрне ныгыту. Синонимнар,антонимнар.

7.12


14\2

Күп мәгънәле сүзләр.

1

Сүзләрнең күпмәгънәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.

14.12


15\3

Контроль диктантКитап - халык хәтере. 

1

Фонетик-график анализ . Дөрес һәм матур язу күнекмәләре.


21.12


2нче яртыеллык -20 сәгать д-1, и -1, с-1




16\4

Хаталар өстендә эш. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.

1

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.

11.01


17\5

Омонимнар. Омонимнарга якын сүзләр.


1

Омонимнар. Омонимнарга якын сүзләр

18.01


18\6

Фразеологизмнар

1

Фразеологизмнар турындагы белемнәрне ныгыту.


25.01


19\7

Этимология.Телдәге сүзләрнең килеп чыгышы һәм куллану өлкәсе.

1

Этимология. Телдәге сүзләрнең килеп чыгышы һәм куллану өлкәсе, куллану ешлыгы буеча составын карау.


1.02


20\8

Алынма сүзләр.

1

Язма әдәби стильдән,гади сөйләм стиленнән кергән сүзләр.


8.02


21\9

БСҮ сочинение “ Туган телем-иң матур тел”

1

Татар әдәби тел нормаларын язма сөйләмдә кулланып ,“ Туган телем-иң матур тел” темасына үз фикерләреңне әйтә алу.

15.02


22\10

Калькалар.Тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар.

1

Татар теленең сүзлек составы актив сүзләр һәм пассив сүзләргә буленә.Калькалар.Тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар.

22.02


23\11

Лексикография. Телнең сүзлек составы.

1

Лексикография, энциклопедик сүзлекләр, филологик сүзлекләр, телнен сүзлек байлыгын туплаган галимнәр

29.02


24\12

Диктант.” Зәңгәр яулык

1

Охшаш янгырашлы сүзләрне дөрес яза белү.


7.03


4. Сүз төзелеше һәм ясалышы -5с.


25\1

Хаталар өстендә эш.

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар.

1

Сүз төзелеше һәм ясалышы темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчаларны таба белү.


14.03


26\2

Сүз ясалу ысуллары

1

Сүз ясалу ысулларын һәм үзенчәлекләрен белү, аңлау.


28.03


27\3

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше.

1

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелешен чагыштырып карау. Аңлата белү.

4.04


28\4

Сүз төзелеше һәм ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәр.

1

Сүз төзелеше һәм ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәрне һәм аларның хезмәтләрен барлау.

11.04


29\5

БСҮ. Изложение “Таңсылу”


1

Дөрес һәм матур язу. Тыңлаганны үз сүзләрен белән яза белү.

18.04


5. 10нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау-6с.


30/1

Татарстанда икетеллелек мәсьәләләре.

1

Тел турында законнарны барлау, белү,өйрәнү.


25.04


31\2

БСҮ. Сыйныфташ дустыңа характеристика язу.

1

Текстны тулы һәм эзлекле итеп бирә белү


2.05


32\3

БСҮ,Укыган әсәргә бәяләмә бирү.

1

Фонетика, орфоэпияне кабатлау. Укыган әсәргә бәяләмә бирә бирү


9.05


33\4

Контроль диктант “Язгы таң..

1

Сүзнең лексик мәгънәсен кабатлау..Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен булдыру.


16.05


34\5

Хаталар өстендә эш. Татар теленең сүзлек составы.

1

Татар теленең сүзлек составын барлау. Төрле сүзлекләр турында сөйләшү.

23.05


35\6

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау


1

10нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау системага салу.

30.05


Барлыгы: 35 сәгать
















10 нчы сыйныф өчен язма эш текстлары


1нче яртыеллык


Диктант№1 Хезмәт ләззәте


Төрле төстәге буяулары белән алтын көз килә. Көндез җылы җәйдән аерма юк диярсең: кояш кыздыра, күк йөзе зәңгәрләнеп тора. Иртән һәм кичен көннәр салкынча. Агач яфраклары, аз гына кагылуга, төрле төстәге күбәләкләр кебек җиргә сибелә башлыйлар. Бу чорны халыкта “әбиләр чуагы” дип атыйлар. Урманнар сирәгәя башлый. Бары тик чыршылар гына, яшел туннарын кигән килеш, кышка керергә җыеналар. Җәйнең тырыш эшчеләре –бал котлары – кышка әзерлекләрен тәмамлап киләләр. Җәнлекләр, хайваннар һәм кошлар өчен әле җирдә азык күп, шуңа күрәдер, аларның кәефләре яхшы. 
Алтын көз үзенең муллыгы белән күңелгә якын. Өлгергән җиләк-җимеш, яшелчә, иген әле җыелып бетмәгән. Һәркем шул уңышны җыю белән мәшгуль. (100 с.)


Изложение. “Кадерле ядкарь»

(Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен күнегүләр 1әм изложениеләр җыентыгы. Түбән Кама, 2008 ел.39нчы бит.)


Диктант №2 .

Китап - халык хәтере.



Татар телендә беренче китап 1612 нче елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 нче елда Астраханьда Петр 1 неңпоход типографиясендә татарча басылган “Манифест”тан башлана. 
XVIII йөзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенат типографиясендәбасыла.1800 нче елда Казанда беренче типография ачыла. Бу – татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган “Азиат” типографиясе була. 
Димәк, татар китабы революциягә чаклы 200 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 50 миллион данәдән узып китә. 
Кайвакыт, татарлар революциягә кадәр тоташ надан булганнар, дигән ялгыш фикер ишетергә туры килә. Татар телендә чыккан китапларның саны, аларның эчтәлеге белән танышкач, без бу фикернең хакыйкатькә туры килмәвен күрәбез. “Тоташ надан” халык шулкадәр китап чыгара алыр идеме соң?! 
Китап – ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да. 

Бирем. 
1. Бирелгән сүзләрнең басымнарын билгеләргә: ачыла, китаплары, кайвакыт, килмәвен. 
2. Сүзләрне транскрипциядә күрсәтергә: кайвакыт, хакыйкать, кадәр, борынгы, тозсыз, төнбоек. 
3. Фигыльгә морфологик анализ ясарга: чыккан.













2нче яртыеллык


Диктант №3

Зәңгәр яулык.

Каен ботагында зәңгәр ефәк яулык җилферди. Җилгә ияреп очып китмәкче дә була, үзе кебек зәп-зәңгәр күккә менеп очып йөрмәкче, ахры. Ычкына алмый шул— бәйләп куелган. Очып китә алса, болытлар өстенә кунып ял итәр иде. Берәрсе, урманга килгәч, югалмасын дип бәйләп куйгандыр да аны, онытып калдыргандыр, мөгаен. Бәлки кемнеңдер башыннан шуып төшкәндер дә, җил очыртып алып киткәндер?

Яулык җилферди дә җилферди. Ничек кенә булса да очып китәсе килә аның. Үзенә бер минут та тынгылык бирмәүче җилләрдән туйгандыр шул инде. Тын гына берәрсенең җилкәсенә кунасы киләдер. Я булмаса, кемнеңдер назлап кынамуеныннан кочаклап алып, чәчләрен ябарга телидер әле. Кем белә, бәлки менә-менә иясе килеп чыгар да, яулыкны, ниһаять, бу рәхимсез җилләр кочагыңнан коткарып, кадерләп муенына салыр...

Үземне әнә шул зәңгәр яулыкка охшатам. Еллар, айлар, көннәр җилендә, бөтерелә-бөтерелә, үз парымны эзлим. (131 сүз.)

(М. Галимовадан)

Бирем. 1. Билгеләнгән сүзләрне транскрипциядә бирергә.

2.Тексттан кереш сүзләрне табып, асларына сызарга, нинди мөнәсәбәт белдерүләрен җәя эчендә күрсәтергә.



Изложение №2 “Таңсылу”


Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы .”Мәгариф” нәшрияты,2005нче ел.

Н.В.Максимов, С.М.Трофимов,


Диктант№4

Язгы таң.

Әкрен генә яктыра. Урманда тып-тын, хәтта бөреләр пышылдавы да ишетелми. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Шулай да яктылык караңгылыкны торган саен кысрыклый, биек таулар артына куа.

Беренче булып сайрар кошлар уянды. Җылы яктан былтыргы ояларын сагынып кайткан кошлар чибәр-чибәр каен кызларын, төз буйлы нарат егетләрен, яктырганнан-яктыра барган язгы иртәне мактап җырларга тотындылар. Бу җыр йокыдан әле арынып җитмәгән агачларга бишек җыры булып ишетелә иде.

Урманда кар күптән түгел генә эреп беткән, ахры, анда-санда, алка-алка булып сулар җыелып тора. Кардан арчылган җирне бизәргә теләгәндәй, яшел күлмәк киеп чыккан умырзаялар башларын түбән игәннәр. Чү! Чәчәкләрне сискәндереп, ботак сынган тавыш ишетелде. Ак йөзле умырзаялар, башларын күтәреп, сары керфекле күзләре белән миңа карадылар. Саксызлыгым аркасында тәмле йокыгызны бүлдем сезнең, кичерегез мине, чәчәкләр! Курыкмагыз! Юк, юк! Мин сезгә тимим. Сезнең берегезне дә һәлак итәргә теләмим. Мин тормышны яратам! (137 сүз.)


Бирем. 1. Гарәп-фарсы алынмаларына 3 әр сүз табып язарга.

2. Билгеләнгән җөмләнең схемасын сызарга















Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 30.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров599
Номер материала ДВ-110439
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх