Инфоурок Иностранные языки Конспекты6 нчы сыйныфта татар теле дәресенең план-конспекты. Тема урока: Киләчәк заман сыйфат фигыль.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресенең план-конспекты. Тема урока: Киләчәк заман сыйфат фигыль.

Скачать материал

6 нчы сыйныфта татар теле дәресенең план-конспекты

Тема : Киләчәк заман сыйфат фигыль.

      Максат:

- шәхси: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен тәрбияләү.

- предметара: укучыларның сыйфат фигыль темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын искә төшерү, киләчәк заман сыйфат фигыль белән таныштыру.

- метапредмет: дәреснең темасын, максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләү, гипотезалар чыгару күнекмәсен булдыру.

Дәрес тибы : яңа теманы аңлату дәресе.

Җиһазлау : компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, татар теле дәреслеге.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, укытучы сөйләме, сорау-җавап, интерактив такта белән эш, индивидуаль, фронталь эш формалары.

 

Дәрес барышы

I.                  Мотивлаштыру-ориентлашу.

 

1.а) психологик уңай халәт тудыру;                                                      

- Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәрестә барыгыз да бармы? Әйдәгез, бер-беребезгә карашып елмайыйк та, дәресебезне башлап җибәрик!

 

ә)  белемнәрне актуальләштерү. 

- Узган дәрестә нинди уку мәсьәләсе куйган идек ?

Көтелгән җавап : үткән заман сыйфат фигыль турында сөйләштек .

- Укучылар, сыйфат фигыль заманнарда килә дидек.    Теге дәрестә без үткән заман сыйфат фигыльне үткән идек. Искә төшерик әле үткән заман сыйфат фигыль нәрсәне белдерә? ( Үткән заман сыйфат фигыль сөйләм вакытына кадәр булган эшне билге итеп белдерә).

- Нинди кушымчалар белән ясала ? (-ган/-гән, -кан/-кән)

2. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, өйгә нинди эш бирелгән иде? (1. мәҗбүри: 274 нче күнегү.

2. ярым иҗади: үзегез яратып укыган бер әдәби әсәрдән хәзерге заман сыйфат фигыльләре булган 4-5 җөмлә табып языгыз.

3. иҗади: “Кар бөртегенең сәяхәте” исемле әкият языгыз, хәзерге заман сыйфат фигыль кулланырга тырышыгыз)

(274нче күнегү) К. җ.: 1. аңламаганга (аңламаган кешегә) – Ю.к.,  тәмамлык; 2. сөйләгән (сөйләгән кеше) – Б.к., ия; 3. сөйләгәннең (сөйләгән кешенең) – И.к., тәмамлык; 4. белмәгәнгә, белгәнгә (белмәгән, белгән кешегә) – Ю.к., тәмамлык; 5. белгәнен (белгән әйберен) – Т.к., тәмамлык; белгән, белмәгән (белгән кеше, белмәгән кеше) – Б.к., ия; 6. тырышкан   (тырышкан кеше) – Б.к., ия; 7. эшләмәгән (эшләмәгән кеше) – Б.к., ия; 8. иренгәннең (иренгән кешенең) – И.к., тәмамлык; 9. курыкканга (урыккан кешегә) – Ю.к, тәмамлык; аерылганның (аерылган кешенең) – И.к., тәмамлык; таянган (таянган кеше) – Б.к., ия.

- Шулай итеп исемләшкәндә үткән заман сыйфат фигыль нәрсәләр белән төрләнә? (килеш, тартым, берлек яки күплек санда килә, җөмләдә ия яки тәмамлык була)

 

3. УМ кую ситуациясе.

 

-Укучылар, бирелгән сүзтезмәләр арасыннан хәзерге заман сыйфат фигыль һәм үткән заман сыйфат фигыльләрне табыгыз.

Укучы бала – х.з.с.ф.

Барачак юл – к.з.с.ф.

Әйткән сүз – ү.з.с.ф.

Килә торган поезд – х.з.с.ф.

Кайтасы кеше – к.з.с.ф.

Килгән укучылар – ү.з.с.ф.

Кайтыр кеше – к.з.с.ф.

Әйтер сүзләр – к.з.с.ф.

Кабатланмас көн – к.з.с.ф.

К.җ.: укучы бала (х.з.с.ф.), әйткән сүз (ү.з.с.ф.), килә торган поезд (х.з.с.), килгән укучылар (ү.з.с.ф.)

-Нинди сүзтезмәләр калды? К. җ.: Кайтыр кеше – к.з.с.ф. Әйтер сүзләр – к.з.с.ф. Кабатланмас көн – к.з.с.ф. Кайтасы кеше – к.з.с.ф. Барачак юл – к.з.с.ф.

-Укучылар, биредәге киләчәк заман сыйфат фигыль сүзтезмәләренә нинди кушымчалар ялганды? (-ыр, -ер, -мас, -асы, -ачак)

-Димәк,бүген безнең дәреснең темасы нинди?

-Киләчәк заман сыйфат фигыль.

II.              УМ адымлап чишү.

1. Әйдәгез, дәфтәрләрне ачыйк, бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк.

2. Укучылар, экранга игътибар белән карагыз әле. (Киләчәк заман сыйфат фигыльнең өч төре бар)

 

3. 126 б. кагыйдәне уку.

4. 275 нче күнегү. (язмача, берничә кешене тактага чыгару) Бирелгән сүзләрдән киләчәк заман фигыльләрнең өч төрен ясап, юнәлеш кушымчалары өстәп, сүзтезмәләр языгыз. К. җ.:  юдырыр, юдырасы, юдырачак (кием).

Юлларга асфальт җәеләчәк.           Асфальт җәеләчәк юллар.

Юлларга асфальт җәелер.              Асфальт җәелер юллар.

            ↓                                                        ↓

     Нишләячәк? Нишләр?                                        Нинди?

           ↓                                                         ↓

      Хәбәр                                                Аергыч

           ↓                                                         ↓

Билгеле киләчәк заман                        Киләчәк заман сыйфат фигыль

хикәя фигыль (җәеләчәк)

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль (җәелер)

-Бу җөмләләрдәге билгеләнгән сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр?

-Нинди җөмлә кисәге булып киләләр?

-Нинди  фигыль төркемчәсенә керәләр? 

  Димәк, киләчәк заман сыйфат фигыльне  билгесез киләчәк заман хикәя фигыль һәм билгеле киләчәк заман хикәя фигыль белән бутарга ярамый.   

5. 276 нче күнегү (телдән). К.җ.: киләчәк көнгә, киләчәк көннән,барыр юлын, янар комета, килер язлар, сөйләр сүзләр.Димәк, киләчәк заман сыйфат фигыльләр җөмләдә аергыч булып киләләр.

6. Сыйфат фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибен, анализ үрнәген уку (129-130б.) .

7. 278 нче күнегү (язмача, аерым битләрдә, җыеп алына) (Дөрес җаваплар: 1-б, 2-б, 3-б, 4-б, 5-б, 6-б, 7-а, 8-ә, 9-ә, 10-б, 11-а, 12-ә)



 

III.           Рефлексия, бәяләү.

1.                 -Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек ?Ничек чиштек ? Нәрсәләр белдек ?

Көтелгән җавап : Киләчәк заман сыйфат фигыль турында өйрәндек. Аның өч төре бар. Җөмләдә аергыч булып килә.

2.                 Гомуми бәя кую.

3.                 Өй эше бирү : 279 нчы күнегү (5 сыйфат фигыль сайлап аласыз, шуларга морфологик анализ ясыйсыз. Морфологик анализ ясау тәртибе 129б. 130 биттәге үрнәккә карап эшләрсез).

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "6 нчы сыйныфта татар теле дәресенең план-конспекты. Тема урока: Киләчәк заман сыйфат фигыль."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 986 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.11.2016 1076
    • DOCX 660.9 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Залифа Габбасовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиева Залифа Габбасовна
    Галиева Залифа Габбасовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22396
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности билингвального обучения иностранным языкам

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания английского языка в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 350 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 231 человек

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель английского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1550 человек из 85 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 460 человек

Мини-курс

Проектное управление

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические аспекты родительства и развития ребёнка

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек