Инфоурок Другое Конспекты6 нчы сыйныфта татар теленнән "Боерык фигыль" темасын өйрәнү дәресенең план-конспекты

6 нчы сыйныфта татар теленнән "Боерык фигыль" темасын өйрәнү дәресенең план-конспекты

Скачать материал

Тема. Боерык фигыль.

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерү.

                   Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү. 

                  Туган телебезгә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү,әдәпле сөйләү күнекмәләре булдыру.

 

Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,

                    Р.Фәйзуллинның “ Туган тел турында “ шигыре, боерык    

                    фигыльләр кергән мәкаль һәм әйтемнәр.

 

Укыту методы.   Аңлату, әңгәмә, демонстрация.

 

Укыту алымнары. Таблица белән эшләү, дәреслек белән  эш,   сөйләм 

                                   үстерү,  күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе.

 

Дәрес планы.

I. Оештыру. (2 минут)

II. Белемнәрне актуальләштерү. (5 минут)

      Алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлау.

 

III. Яңа тема. (13 минут)

1.     Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган телебезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.. (6 минут)

2.     Таблица белән эш . (5 минут)

3.     Дәреслектәге параграфны укып, нәтиҗә ясау. (2 минут)

 

     IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. (20 минут)

1.     Күнегүләр эшләү. (8 минут)

2.     Карточкалар белән эш.Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне билгеләү. (5 минут)

3.     Мөстәкыйль эш (тест башкару). (2 минут)

V.               Өйгә эш. ( 2 минут)

VI.           Йомгаклау. ( 3 минут)

1.     Сорауларга җавап алу. (2 минут)

2.     Белемнәрне бәяләү. (1 минут)

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Алдагы дәрестә без фигыль төркемчәләрен өйрәнә башладык. Хәзер белемнәрне тиешерү өчен, һәрбер  укучы  партада яткан сорау-карточкаларны ала  һәм каршы партнерларыгызга укыгыз, алар 2 мин эчендә җавап бирергә тиешләр.( Сингл Роунд Робин)

II.Белемнәрне актуальләштерү.

   1.Сораулар.

1 сорау  Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.

2 сорау. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

3 сорау Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы.  Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

4 сорау  Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

5 сорау Затланышсыз фигыльләрне санагыз.

Укытучы. Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.

6 сорау Хәзерге заман  хикәя фигыль дип нинди фигыльгә әйтәбез? Ул нинди кушымчалар белән ясала?Мисаллар китерегез.

Укытучы Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләп торган моментта башкарылган эшне белдерә.Ул –а;-ә;-ый;-и кушымчалары белән ясала.Мәс:бар;кил;ук-ый;төз-и.

III. Яңа тема.

Парталарда шигырь  тексты

Бирем.

Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга.(Финк-Райт Раунд-Робин)

            Равиль Фәйзуллин шигыре                                                              

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

рухын рәнҗетәмен димисең!

 

Мескенләнмә, бакый гомер килгән

тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге -

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

 

Кич мәртәбә түгел туган телдә

җиң очына карап сөйләшү.

Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән

хаким телләр торсын көнләшеп!

 

Иренмә син, туган, туган телнең

асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга!

1. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган телебезне кадерләү, хөрмәтләү турында әңгәмә.. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.

Укытучы. Асларына сызылган фигыльләргә нинди сорауга җавап бирәләр?

Укучы.  Нишлә? Нишләмә?

Укытучы. Алар нәрсәне белдерә?

Укытучы. Димәк, без бүген дәрестә кайсы фигыль төркемчәсен өйрәнәбез?

Укучы. Бу боерык фигыльләр.

Дәреслектәге кагыйдәне укыту.

Экранда чагылдырып, нәтиҗә ясау.

                                              ( II cлайд)

   Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

      Мәсәлән:  И сабыйлар, эшләгез  сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай)

 

2. Дәреслектәге таблица белән эш.  (Таблицада бирелгән төрләнешне уку)

Таблицага нигезләнеп, боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.(Финк-Райт Роунд-Робин)(Һәр укучы дәфтәрләрендә фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә)

I укучы – әйт, кара,

2 укучы- күр, уйла

3 укучы- төзәт, аша,

4 укучы - ки, сал

                                  

                                    Экранда боерык  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Берлек                                              Күплек

I бар-ыйм                                      I бар-ыйк

II бар                                             II бар-ыгыз

III бар-сын                                    III бар-сыннар

                     

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Карточкалар белән эш.(Сималтиниус Раунд Тейбл)

 Мәкальләрдән  фигыльләрне табарга, төркемчәсен,зат-санын  билгеләргә.(Түгәрәк буенча кәгазьгә һәр укучы үзенең җавабын яза.Аннары 1 номерлы укучы мәкальләрне укып мәгънәсен аңлата, 3 номерлы укучы фигыльләрне тикшерә, фигыль төркемчәсен һәм зат-санын билгели.)

Аз сөйлә, күп эшлә.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Намусыңны яшьтән сакла.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.

Тасма телгә ышанма.

Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.

Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.

Укытучы.  Мәкаль һәм әйтемнәр аша   халык ни әйтергә теләгән?

Укучы.        Әдәпле, тәүфыйклы, миһербанлы булырга кирәклекне.

 

  2. Текст өстендә эш.

Укытучы –Безнең туган телебез бик бай, ләкин без телебезне кайвакыт ватып сөйләшәбез, матур сүзләрне онытабыз. Безнең телебездә ягымлы сүзләр биһисап.!Без хәзер сезнең белән шушы матур, тәмле сүзләребезне искә төшереп алырбыз.

Сезнең алдыгызда Текст бирелгән.

БИРЕМ- 1 укучы-текстны сәнгатьле  укый (Джот тотс)

                2 укучы- боерык фигыльләрне табып, зат- санын билгели

                3 укучы- текстка исем бирә

                 4 укучы-төп фикерне әйтә

 3. Мөстәкыйль эш. (Тест башкару).

          1. Боерык фигыль

а) затланышлы               б) затланышсыз.

2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына.

а) хәл фигыль          б) хикәя фигыль              в) боерык фигыль            

3. Кайсы раслау дөрес?

а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.

б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.

4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

а) эш кушу, боеруны       б) киңәш бирүне        в) үтенүне

5.Дифтонгка тәмамланган боерык фигыльгә ( сау, яу) II зат  күплектә , ике сузык арасына

а) у хәрефе языла                           б) в хәрефе языла

Экрандагы   дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар җилкә парлары белән җавапларын тикшереп билге куя.

                        IVслайд.

Дөрес җаваплар.

1. а

2. в

3. б

4. б

5. б

 

5. Сайланма диктант.

Укытучы укыган тексттан   боерык фигыльләрне сайлап , аларга морфологик анализ ясарга.

Оч син, кошчык, көчле җырым булып,

Шушы сиңа соңгы теләгем.

Тәнем калсын монда,

Барсын илгә минем йөрәгем.

Үрнәк. Калсын – затланышлы, боерык фигыль, III затта берлек санда, барлыкта, төп юнәлештә, хәбәр.

V. Өй эше бирү.

I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6 мәкаль яки әйтем табарга.

II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 2 строфа язып килергә.

VI . Йомгаклау.

·        Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?

·        Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

·        Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

 Белемнәрне бәяләү.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "6 нчы сыйныфта татар теленнән "Боерык фигыль" темасын өйрәнү дәресенең план-конспекты"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Сингапур технологиясе буенча төзелгән "Боерык фигыль" темасы өйрәнү дәресенең план-конспекты.

Дәреснең максаты: Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерү.

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Туган телебезгә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү,әдәпле сөйләү күнекмәләре булдыру.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 775 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.05.2015 1720
    • DOCX 25.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Гульнара Риановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гараева Гульнара Риановна
    Гараева Гульнара Риановна
    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 51655
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Психологические концепции и практики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Социальная и поведенческая психология

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов