Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 9 нчы сыйныфта татар теленнән өстәмә дәрес өчен эш программасы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

9 нчы сыйныфта татар теленнән өстәмә дәрес өчен эш программасы

библиотека
материалов

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

ТатарстанРеспубликасыАзнакай районы Тымытык урта гомуми

белем бирү мәктәбе”

« Каралды »

методик берләшмә утырышында

Методик берләшмә җитәкчесе

____________ /Гәрәйшина Г. М./

Протокол №1« »август 2015 нче ел

«Килешенде »

Укыту эшләре буенча директор урынбасары________/Кашапова Ф.Ф./


« » август 2015нче ел

« Раслыйм»

Мәктәп директоры

________/ Харрасов Б.С../

Приказ №

« » август 2015нче ел





Югарыкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нургалиева Халидә Әбүзәр кызының

татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар балалары өчен 9нчы сыйныфта татар теленнән бирелгән

өстәмә сәгать өчен

эш программасы

Пед. совет утырышында каралды

Беркетмә № 1

“ ” август 2015 ел


2015-2016нчы уку елы





АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 16370/14 нче номерлы “Туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертү турында”гы хаты (19.08.2014)

  2. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләртурында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  3. Россия Федерациясенең273-Ф3 номерлы Законы (2012 ел, 29 декабрь).

  4. Татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Эш программасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 19.08.2014 нче елда чыккан 16370/14 нче номерлы “Туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертү турында” гы хаты нигезендә төзелде.

Татарстан мәктәпләрендә, шул исәптән Азнакай районында да да, мәктәп укучылары өчен туган телне өйрәнүгә өстәмә дәрес кертелә.
Укучылар өстәмә өйрәнү өчен атнасына 1 академик сәгать күләмендә бары бер тел сайлый алачак. Мәктәп телне сайлауда бернинди мәҗбүрләүсез, ирекле характер тәэмин итә. Өстәмә өйрәнү өчен тел сайлау мөмкинлеге педагогик советның киңәйтелгән утырышында карар белән расланды.

Программа Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче 5-8 сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты биремнәренә нигезләнеп төзелде. Узган уку елындагы имтихан нәтиҗәләреннән чыгып шуны әйтеп була:тест биремнәрен (А) үтәүдә А6, А7 эшләрендә хаталар күп җибәрелгән. Болар тел берәмлеген ясалышы ягыннан һәм морфологик яктан тикшерү буенча биремнәр. В өлешендә В4, В7 биремнәрен башкаруда кыенлыклар булган. Бу биремнәр тел берәмлеген морфологик һәм синтаксик (сүзтезмәләр табу) яктан тикшерүгә караган биремнәр. С2 биремен укучылар, нигездә, уңышлы башкарганнар. Текстның мәгънәсен аңлауда хаталар юк.Бары тик грамоталылык һәм язма сөйләмнең төгәллеге буенча җибәрелгән хаталар бар. Бигрәк тә орфографик һәм пунктуацион нормаларның үтәлешендә. Шуңа күрә төп темалар графика һәм орфография, сүз ясалышы, морфология, синтаксис, пунктуация бүлекләреннән алынды. С1, С2 биремен башкару тәртибенә 2 сәгать бирелде.















Татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:

а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

ә) балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру;

б) укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү;

в) телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

г) укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Өстәмә дәрес программасына характеристика

Программа тел һәм сөйләм материалының гомуми эчтәлеген билгели һәм гамәлдә гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эшләүне күздә тота.

Татар телен укытканда таныштыру, аудиовизуаль, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы. Программаның гомуми эчтәлеге югары сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

Гомуми программа 2009 нчы елның 6 нчы октябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 373 нче боерыгы нигезендә расланган «Федераль дәүләт белем стандарты»ның гомуми нигезләмәләрен истә тотып төзелде. Анда дәүләт аккредитациясендәге мәгариф учреждениеләрендә бирелә торган белемгә карата гомуми таләпләр бәян ителә.

Беренчедән, таләпләр белем программасын үзләштерүгә куела. Алар шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы), предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү) һәм аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.

Икенчедән, белем программасының төзелешенә, ягъни аның төп өлеше белән гомуми күләменә, шулай ук мәҗбүри үзләштерелергә тиешле өлеше белән уку-өйрәнү вакытында барлыкка килә торган бүлегенә карата таләпләр куела.

Өченчедән, таләпләр белем бирү программасын тормышкаашыру шартларына, шул исәптән кадрлар, финанс һәм материаль-техник базаларга юнәлтелә. Югарыда саналган таләпләр укучыларның яшен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ала, белем алуны аннан соңгы баскычлар өчен нигез итеп саный. Программа Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләрнең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Татар мәктәбендә укучы татар балаларына татар теле укыту түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:

  • Россия Федерациясе һәм аның төрле регионнарының тел һәм мәдәният ягыннан бердәм һәм күп төрле булуы турында мәгълүмат бирелә;

  • укучылар телнең милли мәдәнияткә каравын, аның төп аралашу чарасы булуын аңлый;

  • әдәби нормаларга туры килгән телдән һәм язма сөйләмгә ия булган кешегә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә, аның культуралы шәхес булуы аңлатыла;

  • татар теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормалары һәм сөйләм әдәбе турында мәгълүмат бирелә, аралашу өчен кирәкле тел материалын сайлап кулланырга өйрәтә;

  • татар теле буенча алган белемнәрне укучы танып-белү һәм аралашу өчен тиешенчә куллана белә.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • Россия Федерациясендәге телләр һәм мәдәниятләрнең күп төрле булуы турында мәгълүмат ала, телнең милли үзаңны белдерүгә нигез булуын күзаллый;

  • укучыларда телдән һәм язма сөйләмне дөрес итеп төзүгә уңай караш тәрбияләнә, алар аны шәхеснең тәрбияле булу билгесе итеп кабул итә;

  • туган телдә (татар телендә) орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерә, аралашуның максат һәм бурычларыннан чыгып, тиешле тел берәмлекләреннән урынлы итеп файдалана белә;

  • аралашу вакытында өйрәнелгән тел берәмлекләрен танып-белү һәм гамәли максатлардан чыгып файдалана.

Татар телен өйрәнү нәтиҗәсендә, укучылар телнең аралашу чарасы булуына төшенәләр, аны милли мәдәни күренеш буларак кабул итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганда, укучылар телдән һәм язма сөйләмнең дөреслеге кешенең гомуми культурасы дәрәҗәсен билгеләвен дә аңлыйлар. Алар туган телдәге башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерәләр.

Укучылар хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрне, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү җөмлә төзегәндә һәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше, морфология һәм синтаксис буенча башлангыч мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүзнең мәгънәле кисәкләре, сүз төркемнәре, җөмлә кисәкләре, гади җөмләләрне табарга, аларга характеристика бирергә һәм чагыштырырга өйрәнә, бу исә үз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка килә, һәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә.

Татар теленнән гомуми программа

Сөйләм эчтәлеге

Тыңлап аңлау. Тыңланган текстның эчтәлегенә төшенү, аның буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, әңгәмә үткәрү.

Телдән сөйләм. Сөйләм ситуациясенә бәйле рәвештә өйрәнгән тел берәмлекләрен куллана белү. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, диалогик һәм монологик сөйләмдә катнашу. Аерым темаларга караган сөйләм әдәбе үрнәкләрен дөрес файдалану.

Уку. Бирелгән текстның эчтәлеген аңлап, орфоэпик нормаларны саклап уку. Андагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап һәм йөгерек укый белү. Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

Язу. Грамотага өйрәтү чорында хәреф, аваз кушылмасы, иҗек, сүз һәм җөмлә язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны әйтеп яздыру һәм күчереп язу. Укылган һәм тыңланган текстның эчтәлеген телдән яки язмача (сайлап) белдерү.

Фонетика һәм орфоэпия

Сузык һәм тартык авазларны аеру. Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу. Нечкә һәм калын тартык авазларны аеру, парлы һәм парсыз тартык авазларны билгеләү. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, аларның парларын билгеләү. Авазларга характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә сузыклар; яңгырау-саңгырау тартыклар. Сүзне иҗекләргә бүлү. Авазларның хәзерге әдәби тел нормаларына туры килгән әйтелеше. Сүз басымы. Сүзгә фонетик анализ элементлары.

Графика

Аваз һәм хәрефне аеру. Язуда тартык авазларның калынлыгын һәм нечкәлеген билгеләү. Язуда калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләрен куллану. Е – ё, ю, я хәрефләре булган сүзләрдә авазларны һәм хәрефләрне билгеләү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую, абзац кебек график чараларны куллану. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен, аларның урнашу тәртибен белү. Сүзлекләр, белешмәлекләр, каталоглар белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана белү.

Лексикология

Сүзне яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге буларак аңлау. Мәгънәсе төгәллек таләп итә торган сүзләрне барлау. Сүзнең мәгънәсен тексттан яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә билгеләү. Сүзнең бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле булуын, синоним һәм антонимнарның сөйләмдә кулланылышын күзәтү.

Сүз төзелеше

Тамырдаш сүзләрне кабатлау. Аларны омонимнардан аеру. Сүз тамыры һәм кушымчаны билгеләү. Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү. Тамырдаш сүзләрнең төрле сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сүз составын тикшерү күнегүләре үтәү.

Морфология

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Исемнәрнең сораулары. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән исемнәрне аеру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне таба белү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Килеш сораулары. Исемнең тартым белән төрләнеше. Исемгә морфологик анализ ясау күнегүләре.

Сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Сыйфатның сораулары. Сыйфатның төрле (төс, форма, күләм, характер һ.б.) билгеләрне белдерүе. Сыйфатның исемгә бәйләнеп килүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатка морфологик анализ ясау.

Алмашлыкны кабатлау. Зат алмашлыклары, мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Берлек һәм күплек сандагы I, II, III зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше.

Фигыль, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап биргән фигыльләрне аеру. Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Аның төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар). Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Фигыльгә морфологик анализ ясау.

Рәвеш, аның мәгънәсе, сораулары һәм сөйләмдә кулланылышы.

Бәйлекләр, аларның сөйләмдәге әһәмияте.

Кисәкчәләр (да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит). Аларның дөрес язылышы.

Синтаксис

Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аеру, аларның аермалы якларын аңлау. Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр һәм аларны дөрес интонация белән уку, алардан соң тыныш билгеләрен кую.

Җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында төшенчә. Сүзтезмәдәге сүзләр һәм җөмлә кисәкләре арасында мәгънә бәйләнешен сораулар ярдәмендә ачыклау.

Теркәгечле (һәм, ә, ләкин) һәм теркәгечсез тиңдәш кисәкле җөмләләрне табу һәм мөстәкыйль төзү. Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә санау интонациясе.

Гади һәм кушма җөмләләрне аеру.

Орфографик һәм пунктуация. Орфографик зирәклек тәрбияләү.

Дөрес язу кагыйдәләрен куллану:

  • сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре;

  • тартык аваз хәрефләрен дөрес язу;

  • сүзне юлдан-юлга күчерү;

  • җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу;

  • калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләре;

  • һәмзә [ ’ ] авазын белдерү;

  • җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләре;

  • тиңдәш кисәкле җөмләләрдә өтер кую.

Сөйләм үстерү. Аралашу ситуациясен – аралашу кем белән, кайда, нинди максат белән башкарылуын аңлау. Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү. Әңгәмә үткәрүнең төп күнекмәләрен үзләштерү (сүз башлау, әңгәмәгә кушылу, аны дәвам итү, игътибарны җәлеп итү һ.б.). Уку, көндәлек аралашу шартларында сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, сорау белән мөрәҗәгать итү). Татар телен йомшаграк белүче кешеләр белән аралашканда сөйләм әдәбе үзенчәлекләре.

Аерым темага караган сөйләм текстлары (сурәтләү яки хикәяләү формасында) кулланып, телдән монологик сөйләм оештыру.

Текст. Текст билгеләре. Тексттагы җөмләләрнең мәгънә бердәмлеге. Текстка исем бирү. Тексттагы җөмләләрнең эзлеклелеге. Текст кисәкләренең (өлешләренең) эзлеклелеге (абзац).

Текст буенча комплекслы эш: аңа исем бирү, җөмлә һәм текст кисәкләренең эзлеклелеген аңлау.

Текст планы. Бирелгән текст буенча план төзү яки бирелгән план буенча үз текстыңны төзү.

Текст типлары: сурәтләү, хикәяләү формасындагы текстлар. Аларның үзенчәлекләре.

Котлау тексты һәм хат язу. Язма сөйләмнең төгәллеген, дөреслеген һәм сәнгатьлелеген саклап, аерым текстлар төзү һәм бирелгән текстларны тикшерү, төзәтү; текстта синонимнар, антонимнар куллану.

Изложение һәм сочинениенең төп төрләре белән танышу (билгеләмәләрен ятламыйча): бирелгән текстны тулысынча яки аерым файдаланып, төрле урыннарын (сүзләрен) сайлап языла торган изложение, сочинение элементлары булган изложение, хикәяләү-сурәтләү рәвешендәге сочинение.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)

  1. Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.

  2. Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.

  3. Тема эчендә диалог һәм монолог формаларындасөйлиһәмязабелү.

  4. Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлекэлементларын, стиль үзенчәлекләренкулланып, укытуһәмтәрбиямаксатларынауңайҗавапбирерлектемаларга сочинение һәм изложение язаалу; язманыкамилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләркертә) алу.

  5. Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.

  6. Мәктәппрограммасыталәпиткәнкүләмдәҗөмләсоставындагысүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушмаҗөмләләрнебертөрдәникенчетөргәүзгәртәбелү; кушмаҗөмләнеңсхемасын, төрен, иярченҗөмләнеңмәгънәсеһәмтөзелешеягыннантөрен, иярченҗөмләне баш җөмләгәбәйләүче аналитик һәм синтетик чараларныбелү, баш һәмиярченҗөмләарасынакуелыргатиешлетынышбилгеләрендөрес кую күнекмәләренәиябулу.

Укучыларүзләштерергәтиешлеосталыкһәмкүнекмәләр (укуелыахырына)

  1. Язылгантекстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлегенаңлапукыйбелү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матурәдәбиятстилендәязылганбашлангыч текст үзенчәлекләрентоеп, язма текста шуларныбирәбелү.

  2. Татар әдәбителенеңүсешүзенчәлекләренкүзалдынакитерү; аралашуһәмүзарааңлашучарасыбуларакязмаһәмсөйләмә тел үсештәбулсынөчен, аныңкөндәлеккулланылышынтәэминитүюлларынбелү, ягънителләртурындагы Законны тормышкаашыруюлларынүзләштерү.

  3. Татар теленеңдиалектларыһәмсөйләшләретурындагомумитөшенчәгәиябулу.

  4. Тексттагыпроблемаларныформалаштыру, текста күтәрелгәнпроблемаларныүздәлилләренкитерепаңлатабелү.

  5. Изложение һәмсочинениеләрне, сөйләмтөренә туры китереп, төрлежанрдаязабелү. Язмаларнысыйфатлама, модальлек, эмоциональлекэлементларын, стиль үзенчәлекләренкулланыптулыландыруһәмшомартаалу.

  6. Текст яки аныңберәрөлешенигезендә конспект төзү, тезисларәзерлиалу, кемгәдәбулса характеристика язабелү.

  7. Эшкәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гаризаһәмберкетмәләрнемөстәкыйльрәвештәязаалу.

  8. Сәнгатьлеуку, әдәбителдәсөйләмкүнекмәләренәиябулу.

  9. Җыйнакландырылган изложение язу күнекмәләре булу, текстны җыйнакландыру алымнарын белү;

  10. Изложениедә микротемаларны билгели белү;

  11. Укылган текстка нигезләнеп сочинение яза белү.



Әдәбият һәм укыту чаралары, шул исәптән электрон ресурслар.



1.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфлары өчен дәреслек, М.З. Зәкиев, С.М.Ибраһимов,Казан, «Мәгариф” нәшрияты, 2008

2.“Диктантлар җыентыгы” (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина), Казан, «Мәгариф” нәшрияты, 2011

3.2012 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (Харисова Ч. М., Гарипова В.А.,Шакирова Г.Р.),Казан, «Гыйлем” нәшрияты, 2012

4.2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (Гарипова В.А.,Шакирова Г.Р.)Казан, «Гыйлем” нәшрияты, 2015

5. Татар теленнән язма имтиханга хәзерләнү һәм аны үткәрү өчен изложениеләр җыентыгы,Казан, «Мәгариф” нәшрияты, 2001



КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Дәрестә үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр


Җиһазлау

Сәг.

саны

Срок

Үтәлеш

1

Грамматик биремле диктант “Яңа өйгә күчү”

1) Җөмләләрнең баш кисәкләрен таба белү.

2) Исемнәрнең килешләрен дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру.

3) Аваз һәм хәрефләре туры килмәгән сүзләрнең транскрипциясен яза белү күнекмәләре булдыру

Диктантлар җыентыгы”(15-16 битләр) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

2

4,11.09


2

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша язу. “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”

1) “Яңа өйгә күчү” диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2)2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланмадагы ”Шайтан коткысы” текстына нигезләнеп,БРТ таләпләренә туры китереп инша язу күнекмәләре булдыру

2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (13-16 нчы битләр)

1

18.09


3

Грамматик биремле диктант “Козгын оя ясый”

1)“Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”иншасында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Исемнәрнең килешләрен дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру.



Диктантлар җыентыгы”(24-25 битләр) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

2

25.09

2.10


4

Грамматик биремле диктант “Нинди әйбәт!”

1)“Козгын оя ясый”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Сүз төркемнәрен дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру

Диктантлар җыентыгы”(24-25 битләр) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

2

9,16.10


5

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Туган көндә”

1) “Нинди әйбәт!”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (4-5нче битләр)

1

23.10


6

Грамматик биремле диктант.”Көртлек”

1)”Туган көндә”изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Сүз төркемнәрен дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру.

3) Фигыльләргә төркемчәләрен, юнәлешләрен билгеләргә өйрәтү

Диктантлар җыентыгы”(32 нче бит) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

2

30.10

13.11


7

Грамматик биремле диктант. ”Алтын балыклар”

1)”Көртлек”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Сүз төркемнәрен дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру.

3) Фигыльләргә морфологик анализ ясарга өйрәтү

Диктантлар җыентыгы”(34нче бит) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

2

20,27.11


8

Грамматик биремле диктант.”Урманда куну”

1)”Алтын балыклар” диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2)Җөмләләрнең баш кисәкләрен таба белү.

3)Исемнәрнең килешләрен дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру.

4)Фигыльләргә төркемчәләрен билгеләргә өйрәтү

Диктантлар җыентыгы”(32нче бит) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

1

4.12


9

Грамматик биремле диктант.”Икмәкнең кадерен бел”

1)”Урманда куну”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Диктант текстындагы сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен (тамыр, сүз ясагыч кушымча, модаль кушымча, бәйләгеч кушымча) табу күнекмәләре булдыру

Диктантлар җыентыгы”(29-30нчы битләр) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

1

11.12


10

Грамматик биремле диктант.”Транзистор нарат башында”

1)”Икмәкнең кадерен бел”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру

Диктантлар җыентыгы”(28бит) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

1

18.12


11

Грамматик биремле диктант.”Кызыллар”

1)”Транзистор нарат башында”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2)Сүз төркемнәрен дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру.


1

25.12


12

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Алмалар”

1) “Кызыллар” диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (32нче бит)

1

15.01


13

Грамматик биремле диктант.”Сертотмас кәҗә”

1)”Хәрәмләшү” изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне таптыру.

3) Җөмләдәрнең грамматик нигезен таптырукүнекмәләре булдыру.

Диктантлар җыентыгы”(21нче бит) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

1

22.01


14

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Кара төс нигә кирәк?”

1) “Сертотмас кәҗә” диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (11нче бит)

1

29.01


12

Грамматик биремле диктант. Табышмак диктант.

1)”Кара төс нигә кирәк?” изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрне таптырукүнекмәләре булдыру.

3) Сыйфатлар таптыру

Диктантлар җыентыгы”(20-21нче битләр) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

1

5.02


13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Чәчәк”

1)Табышмак диктанттаҗибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (18нче бит)

1

12.02


14

Грамматик биремле диктант.”Кәгазь барлыкка килү”

1)”Чәчәк” изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Алгы рәт сузыкларыннан гына торган сүзләрне таптыру.

3) Ялгызлык исемнәр таптыру

Диктантлар җыентыгы”(24нче бит) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

1

19.02


15

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Тәрбияле бала”

1)”Кәгазь барлыкка килү”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (25нче бит)

1

26.02


16

Грамматик биремле диктант.”Тынычлык кошы”

1)”Тәрбияле бала” изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Арткы рәт сузыкларыннан гына торган сүзләрне таптыру.

3) Тартым белән төрләнгән исемнәрне таба белүкүнекмәләре булдыру.

Диктантлар җыентыгы”(40-41нче битләр) (З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш. Нәбиуллина)

1

4.03


17

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша язу. “Алдыйм дигән – үзе алданыр”(”Хәрәмләшү” текстына нигезләнеп)

1)”Тынычлык кошы”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, инша язу күнекмәләре булдыру.




2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (6-9 нчы битләр)

1

11.03


18

Грамматик биремле диктант.”Әтисе юлыннан”

1)“Алдыйм дигән – үзе алданыр”(”Хәрәмләшү” текстына нигезләнеп) иншасын анализлау.

2) Тексттан алынма сүзләр, ялгызлык исемнәр таптыру.

3) Иҗади сүзлек диктанты яздыру (синонимнар, антонимнар таптыру)

Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (44нче бит)

1

18.03


19

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Бурыч”

1)”Әтисе юлыннан”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2)БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

2015 нче елгы БРТ үтүгә әзерләнү өчен кулланма (39нчы бит)

1

1. 04


20

Грамматик биремле диктант.”Тамчылар”

1)”Бурыч ” изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Фигыльләрнең төркемчәләрен, заманнарын, затларын билгеләү күнекмәләре булдыру

Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (46-47нче битләр)

1

8.04


21

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Казларны коткару”

1)”Тамчылар” диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2)БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (120нче бит)

1

15.04


22

Грамматик биремле диктант.”Кара карга”

1)” Казларны коткару” изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2)Тексттагы тыныш билгеләренең куелышына бәйле кагыйләләрне кабатлаттыру.

3) Җөмләдәрнең грамматик нигезен таптыру күнекмәләре булдыру.


Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (59-60нчы битләр)

1

22.04


23

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Урман бизәге”

1)”Кара карга” диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2)БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (184-185нче битләр)

1

29.04


24

Грамматик биремле диктант.”Әнием куллары”

1)”Урман бизәге”изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Сүз төркемнәрен дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру.

3) Җөмләдәрнең грамматик нигезен таптыру күнекмәләре булдыру.

Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (65-66 нчы битләр)

1

6.05


25

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Күкеләр дә файда китерә”

1)”Әнием куллары”диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (175 нче бит)

1

13.05


26

Грамматик биремле искәртмәле-аңлатмалы диктант.”Ачы һәм куркыныч төтен”

1)”Күкеләр дә файда китерә”изложениесендә җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) Саннарның төркемчәләрен билгеләү күнекмәләре булдыру.

3) 69 нчы биттәге исемнәргә кушымчалар өстәтеп, сыйфатлар ясау күнекмәләре булдыру

Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (69, 71нче битләр)

1

20.05


27

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.”Хәтерсез күке турында әкият”

1)”Ачы һәм куркыныч төтен” диктантында җибәргән хаталар нигезендә орфография кагыйдәләрен кабатлау.

2) БРТ таләпләренә туры китереп, 50 сүздән ким итмичә, изложение язу күнекмәләре булдыру.

Диктантлар җыентыгы”(З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина) (59нчы бит)

1

27.05








Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров321
Номер материала ДБ-234694
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх