Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Н.Фәттах “Итил суы ака торур”
(ГЕРОЙЛАРГА ХАРАКТЕРИСТИКА, СҮЗЛЕК ЭШЕ, ӘСӘРДӘГЕ ТӨП КАРШЫЛЫКЛАР)
2 слайд
СҮЗЛЕК
АЛПАГЫТ –батыр, алып, көрәшче.
БИ –эре хуҗа, җир-су, байлык иясе; бай
кеше.
БИКӘ –хуҗаның хатыны, танылган нәселдән булган кыз яки хатын.
БИТЕК –язу, хат.
БИТЕКЧЕ –язу-сызу эшләрен алып баручы.
ЙОЛЫК –корбан чалу.
ЙОЛЫК ТУЕ –корбан бәйрәме
КАГАН –борынгы төркиләрдә дәүләт башлыгы, хан, патша.
3 слайд
КАТАУ –коймалар белән ныгытылган, кораллы гаскәр тарафыннан сакланыла торган торак урын. Анда гадәттә ханнар,биләр яшәгән.
КАЛАН –сугышта җиңелүчегә түли торган еллык салм, ясак.
КАМ –йола-дин башлыгы.
ОГАН –көрәшче, сугышчы.
РУМ –християн динендәге кеше.
СУКМАН –батыр сугышчы, алып.
4 слайд
ТОТЫК –берәр таләпнең үтәлүен тәэмин итү өчен дошман якларның берсе тарафыннан кулга алынган каршы як кешесе (заложник).
ЯГЫ –дошман.
ЯЗЫК –гаеп, ярамаган эш.
УГЛАН –хан яисә би баласы.
ЧУМАК –мөселман динендәге кеше.
ЫМ –сугышчыларның очрашканда бер-берсен тану өчен алдан билгеләп куйган сүзе, пароль.
ҖӨФҮТ –яһүд динендәге кеше.
5 слайд
ӘЛЕГЕ ӨЗЕКТӘ СҮЗ КЕМ ТУРЫНДА БАРА?
“Атасы кебек ул таза,эре сөякле иде . Тик аңа караганда ул буйга тәбәнәгрәк, иңбашка киңрәк. Борын асты әле аның яңа гына караеп килә”.
6 слайд
ҖАВАП:
ТОТЫШ
7 слайд
“Ул үзенең үткән бала чагы белән, көн дә күреп өйрәнгән агач өйләр, тар урамнар, җилдә-яңгырда караеп беткән коймалар, капкалар белән, кырыс ирләр белән, зәңгәр төтеннәр белән саубуллашты”.
8 слайд
ҖАВАП:
ТОТЫШ
9 слайд
“Ул илле яшьләр чамасындагы богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы ир иде. Тик бу тыштан караганда гына шулай. Таза”имәннең” эченә корт төшкән иде”.
10 слайд
Күрән би
11 слайд
“Ул чибәр, би аны башкаларга караганда да ныграк ярата. Бу аңа икеләтә көч бирә. Ул инде үзен дә, углын да юкка-барга кыерсыттырмый башлады. Киресенчә, элеккеләрнең үчен кайтарырга теләп, көндәшләрен, әкренләп-әкренләп, ул үз кулына ала барды”.
12 слайд
Койтым бикә
13 слайд
“Кыска итеп киселгән сакал-мыеклы, озынча битле, очкынланып торган шаян, тере күз карашлы чандыр бер кеше.”
14 слайд
Ямгырчы би
15 слайд
“Юлда,тар аралыкта яхшы акбүз атка атланган бер кеше күренде. Бу кеше йөзләгән, меңләгән ир-атлар арасында таудай калкып, ерактан ук күзгә ташланып тора иде.”
16 слайд
Алмыш хан
17 слайд
“Баштанаяк ул тимергә төренгән, шуңа күрә аның сөңге, кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юктыр кебек. Үзенең таза, көр кола атында ул таштан уеп ясалган баганадай нык утыра; киң битле, зур башлы.”
18 слайд
Чәкән алпагыт
19 слайд
“Ул чирмеш, урман кешесе, шуңа күрә атта яхшы орыша алмый. Аяк өсте орышка исә аңа беркем каршы тора алмый иде.”
20 слайд
Будрач сукман
21 слайд
“Үзенең җиңгәнлеген белдереп, кызыл итеге белән аның күкрәгенә басты, кылычын итек башы янына терәде.”
22 слайд
Корыч-Тимер
23 слайд
ӘСӘРДӘГЕ ТӨП КАРШЫЛЫКЛАР:
КҮРӘН БИ
(Ак бүре ыруы)
АЛМАШ ХАН
(Болгарлар ыруы)
24 слайд
СӘБӘБЕ:
Алмаш ханның әтисе Шелкә үлгәч, Күрән би аңа 3 ел калан түләмәгән. Ул шуны алырга килгән.
25 слайд
1) Чәкән алпагыт
2) Будрач сукман
3) Корыч-Тимер
Тотыш
26 слайд
СӘБӘБЕ:
Илне, Ак бүре ыруын саклап калу
27 слайд
НӘТИҖӘ:
Тотыш өченче алып, Корыч-Тимер белән сугышканда җиңелә, шуннан соң, Алмаш хан аны үзенә тотык итеп ала.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 973 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гарифуллина Чулпан Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.