Инфоурок Другое Другие методич. материалы"Әнием- бердәнберем" кичә - бәйге

"Әнием- бердәнберем" кичә - бәйге

Скачать материал

“Әнием- бердәнберем!”

(кичә - бәйге)

 

1нче а.б.: Хәерле көн, кадерле әниләребез! Сезне  бәйрәмегез - Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын- кызга да балалары белән горурланып һәм аларның кадер – хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр!  Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

2 нче а.б.: “Ана-

                  Бөек исем-

                  Нәрсә  җитә ана булуга;

                  Хатыннарның бөтен матурлыгы,

                  Бөтен күрке ана булуда...”- дип язган татар халкының бөек шагыйре Һади Такташ.

         Чыннан да, җир йөзендәге иң матур сүз - әни. Ул - һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге- иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

         Һәм, биш яшьме, илле яшьме - күпме генә булмасын, - кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

1 а.б.: Кем дөньяга кеше бүләк итә,

          Ә кешегә – якты дөньяны?

          Тойгылары кояш кебек кайнар,

          Эретерлек гранит кыяны?

2 а.б.: Кем күңеле тулган айдай серле,

          Язлар сыман назлы, ягымлы?

           Шатлыкларын башкаларга бүлә,

           Кайгыларга түзем, сабырлы?

1а.б.:  Кем куллары өйне,җирне ямьли,

           Изгелеге үлчәү тапкысыз?

           Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

          Тормыш яме-әнкәй, хатын-кыз!

2 а.б.:  Әйе, һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга да керергә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, аның тәүфыйклы, миһербанлы булып үсүен тели. Шуңа да әниләргә   кайгы- борчулар китермичә, бары яхшылык кына кылып яшәргә иде! Әниләр алдында без мәңге бурычлы. Бүгенге кичә - бәйгебезне газиз әниләр сезгә багышлыйбыз. Иң элек бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып үтик.                                 

  (Жюри б-н танышу).

1 а.б.: Кадерле әниләр! Бәйгене башлыйбыз. Һәр очрашу танышудан башлана. Беренче бәйге “Таныш булыйк” дип атала. Сезгә үзегезнең команда исеме, девиз һәм үзегез белән таныштырырга туры килер.

2 а.б.: Икенче бәйгебез “Уңган хуҗабикә” дип атала. Сезгә үзегез пешереп килгән тәмле чәй ризыгын башкалар кызыгырлык итеп мактарга туры килер.

Җыр___________________________________

1 а.б.: Дөньяда иң уңган әни-

          Минем әнием.

          Дөньяда иң матур әни-

          Минем әнием.

Әйе, әни - һәркемгә якын, изге кеше. Әниләрнең ягымлы сүзләре балага гомер буена юлдаш була. Әниләр һәрвакыт безнең янда - авырганда, борчылганда, шатланганда.

2 а.б.  Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

         Телем дә минем иң элек

         Әннә дип ачылган бит.

Киләсе бәйге “Бишек җырлары” дип аталыр. Сезгә кадерле әниләр, матур итеп бишек җырын башкарырга туры килер.

1а.б.: Киләсе бәйге “Уйлап тап” дип атала. Мин сезгә җөмлә әйтәм, ә сез  аның мәгънәсен  әйтергә тиеш буласыз.

1 команда - Ул барлык кешедә дә бар. Бер караудан туа, озак еллар яши. Аннан башка яшәп булмый, олыгайган көндә дә. Венера Ганиева да шулай җырлый. (ярату, мәхәббәт)

2 командаУл бик кирәкле әйбер. Ике колагы, бер борыны бар. Аңа күмер салалар яки электрга тоташтыралар. Аны аеруча әби- бабайлар ярата.(самавыр)

3 командаАны барлык кеше ярата. Ул бер дә искерми, гел яңара. Ул елата да, моңландыра да, күнелне күтәрә. Нәни балаларны йоклатканда кирәк.(җыр)

4 команда- Кайвакыт ул мамык кебек йомшак. Кайчагында баллы, татлы. Ә кайчакта әремнән дә әче. (тел)

1 команда- Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң, әтиләр аңа еш таяна. Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (мендәр)

2 команда- Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета-журналларда да чыга. Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның әлләни файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк. (реклама)

3 команда- Ул һәр өйдә икешәр - өчәр. Кешеләр аннан башка торып булмый, дип уйлый. Хатын-кызлар аны аны тутыру өчен тырыша, ә ирләр өйдә вакытта көнгә берничә тапкыр аның ишеген ачып карыйлар. (холодильник).

4 команда- Ул елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп ала. (туган көн)

1 а.б.: Менә нинди зирәк, тапкыр безнең әниләр. Алар безнең горурлыгыбыз.

Спектакльдән  өзек.

2 а.б.: Бу бәйгебез “Реклама” тәкъдим итү булачак. Кадерле әниләребез,  сезнең алдыгызда хатын-кызларның көндәлек тормышта һәрчак куллана торган әйберләре. Сезгә шулар белән реклама күрсәтергә туры килер. (Уйлар өчен бераз вакыт бирелә.)

БИЮ_______________________________

1 а.б.:  Газиз Әнкәй!

           Йомшактыр кулларың,

           Татлыдыр сүзләрен,

           Жылыдыр карашың,

           Тансыктыр табының.

           Сабыйлык языннан

           Бүгенге көнгәчә

            Безләргэ зур бәйрәм

            Тибеше жаныңның!

            И, Ходай, кабул ит

             Безләрдән зур гозер

            Әнкәйгә бир саулык!

            Әнкәйгә бир Гомер!

Алдагы бәйге “Тапкырлар бәйгесе” дип атала. Тыңлап карыйк әле, кайсы команда тизрәк табышмакларга дөрес җавап бирер икән!

1 команда. Һәркемдә   дә бар. (исем)

2 команда. Эләктергеч, каптыргыч, мичтән бәлеш тарттыргыч. (табагач)

3 команда. Ат  түгел, кешнәми, 100 аттан ким эшләми. (трактор)

4 команда. Күлмәкне урталай бүлсәң нәрсә була? (күл һәм мәк)

1 команда.  Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

2 команда . Суда нинди таш булмый? (коры)

3 команда . Атнаның 5нче көне ничек атала? (җомга)

4 команда.  Йомык күз белән нәрсә күрергә мөмкин? (төш)

Әниләр бәйрәме көнендә Җырламый калырга буламы. Әниләр булмаса, әниләр булмаса, Җылытыр иде кем дөньяны?

ҖЫР________________________________

 2 а.б.:  Газиз Әнкәй!

            Ин сөйкемле сүзләр-синеке!

            Йомшак, жылы куллар-синеке!

            Иң-иң татлы сүзләр-синеке!

            Жан изрәткеч жырлар-синеке!

            Синсез дөнья күрмәс идек,

             Синсез берни белмәс идек,

             Синсез берни кылмас идек,

             Синсез кеше булмас идек!

Киләсе бәйгебез “Театр” дип атала. Кадерле әниләр, сезгә карточкада язылган ситуацияләрне күрсәтергә туры килер.

            - шифаханәдә ( маска)

            - кешеләр белән тулы автобус (руль)

            - зоопаркта (алма)

           - балалар бакчасы (соска)

Әлегә әниләребез бәйгегә әзерләнгән вакытта бию_______________________ карап үтик.

1а.б.: Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

           Мәрхәмәтле безнен әниләр.

           Жиргә матурлыкны, илгә батырлыкны

           Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

            Сездэ яши сүрелмәслек хисләр,

            Йөзегездә шәфкать нурлары.

            Сезнең жырлар аша күчә безгә

            Туган халкыбызнын моңнары.

Хөрмәтле әниләребез, менә сезне шигырь язу буенча осталыкларыгызны тикшерү минутлары  да килеп җитте. Әлеге бәйге  “Каләм алдым кулыма” дип атала. Сезнең алда шигырь язу өчен терәк сүзләр, бу сүзләр һәр команда өчен дә берүк төрле. Сезгә команда белән  4 юллык  шигырь язарга  туры килер.

2 а.б.: Безнең командалар шигырь язган мәлдә, без җанатарлар белән  татар халкының мәкальләрен  искә төшереп үтсәк, бик тә урынлы булыр.

           1. Оҗмах- (аналарның аяк астында.)

           2. Үз анасына рәхим күрсәтмәгәннән (башкаларга рәхим көтмә.)

           3. Хәтта бармак ишеккә кысылса да, (“әнкәем”дип кычкыралар.)

           4. Ата- анасын тыңлаган-адәм булган, (тыңламаган-әрәм булган.)

           5. Әткәй-шикәр, (әнкәй-бал.)

           6. Ата-беләк, (ана-йөрәк.)

           7. Ананың яхшылыгын (авырсаң белерсең.)

           8. Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне.)

Афәрин, дуслар! Кичәбезне матур җыр белән дәвам итәбез. Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда ______________________________

1 а.б.: Хөрмәтле тамашачылар, киләсе бәйге – үзешчән сәнгать туры. Бу турда безнең  әниләребез матур итеп татарча биеп күрсәтергә тиеш.

            Бие, бие, биюче

            Биюче мин диюче.

            Биючегә сүз әйтмәгез,

            Биюче  шәп беренче.

2а.б.:  Бәйгегә йомгак ясар вакыт та килеп җитте. Сүз жюри әгъзаларына бирелә. Рәхим итегез!

1а.б.: Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!

           Гомер юлларыгыз озын булсын,

           Тигез тормыш аны бизәсен.

           Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

           Авырлыклар мәңге килмәсен.

            Чәчәкләрдән җем-җем итеп

            Якты нурлар бөркелә.

            Бүген минем дә әнкәмә

            Рәхмәт әйтәсем килә.    

            - Миңа гомер биргән өчен,

            - Кадерләп үстергән өчен,

            - Назлы карашлары өчен,

            - Пешергән ашлары өчен,

            - Йөрәк җылылары өчен,

            - Шәфкатьле куллары өчен,

            - Барсы, барсы, барсы өчен.

              Рәхмәт сиңа, сөенечем,

              Котлы булсын бәйрәмнәрең,

              Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Әнием- бердәнберем" кичә - бәйге"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Мастер зеленого хозяйства

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 155 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.05.2016 769
    • DOCX 30.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Валиева Зульфия Зумягуловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Валиева Зульфия Зумягуловна
    Валиева Зульфия Зумягуловна
    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 23930
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Основы управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические основы профессиональной деятельности педагога-психолога

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе