Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Әнием - күз нурым

Әнием - күз нурым

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе –

балалар бакчасы













Әнием –

күз нурым.








(“Әниләр көне” нә багышлап үткәрелгән

сыйныфтан тыш чара)





















Сыйныф җитәкчесе: Айнетуллова З. А.


2014 ел


Әнием – күз нурым.


Максат: укучыларда  әниләргә  ихтирам, кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: кичә;

Күрсәтмәлелек: Әниләр турында плакатлар, мәкальләр,әйтемнәр. 

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау. 


Зал бәйрәмчә бизәлә. Әниләр турында плакатлар эленә, талгын музыка яңгырый.

Туарына бер көн кала бала Алладан сораган: “Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр. Мин анда ничек яшәрмен, мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез?” Алла әйткән: ”Мин сиңа, сине көтеп торучы һәм синең турында кайгыртучы бер фәрештә бүләк итәрмен.” Бала уйланган һәм яңадан телгә килгән: ”Синең янда мин җырлыйм һәм көләм. Бәхет өчен миңа шул җиткән. ”Алла: ”Синең фәрештәң бары синең өчен генә җырлар һәм көлер, син аның мәхәббәтен тоеп бәхетле булырсың.” “О, мин аны ничек аңлармын, мин бит аның телен белмим? Ә сиңа мөрәҗәгать итәсем килсә мин нишләрмен?” - дигән бала. Алла әкрен генә баланың башыннан сыйпап: ”Синең фәрештәң сиңа дога өйрәтер. Шул догалар аша без синең белән аралашырбыз. ” Аннан соң бала сорады: ” Җир йөзендә явызлык бар дип ишеттем. Мине кем саклар?” “Үз тормышын кызганмыйча, фәрештәң сине саклар” - диде Алла. “Сине күрмәгәч миңа бик ямансу булыр.” ”Фәрештәң сиңа минем турында сөйләр. Мин гел синең яныңда булырмын. ” Шул чакны Җир йөзеннән тавыш ишетелде һәм бала ашыгып сорады: ”Аллам, фәрештәмнең исемен эйтче?!” Алла әкрен генә тавыш белән: ”Аның исеме бик гади генә - Әни” - диде.

Чәчәкләр баш калкытып,

Нурга күмелгән мәлдә

Бар табигать җанланып,

Җырга төренгән мәлдә

Бәгырьне парә- парә

Җан ачысы телде дә

Җанлыдан җан яралды

Җиргә – күккә, тирә – юньгә

Яңа аваз таралды

Сабый бала туды. Кешелек дөньясына яшь буын вәкиле килде. Ул – һәрбер ананың бәгырь кисәге, шатлыгы, өмете, киләчәге. Ул – безнең алмашчыбыз, ышанычыбыз. Әйдәгез әле, әниләр аны бишек җыры көйләп йоклатыйк әле.

(берәр әни чакырыла)

Ана назы ул - җирдә мәңгелек.

Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз. үз гомерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш.

Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә жәмгыятъкә файда китерердәй кеше итеп үстерү - һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.

Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала - җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.

Кадерле әниләр! Сезне әниләр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз

Бүген бәйрәм - Әниләр көне. Бу бәйрәм кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп җир өстенә куналар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.

Елмайса йозеннэн анлыйм
Энкэемнен телэген.
Донья кинлегенэ тинлим
Энкэемнен йорэген,
Энкэй, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Энкэем, гомерлэрен.

Яшәгез Сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызга ямь булып

Сез булсагыз таза- сәламәт

Балаларыгызга булыр бик рәхәт.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит , кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Әниләр безгә бары тик бәхет телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак – алар да шатлана, без елмайсак – алар да елмая, без еласак – аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Әниләр шундый алар

Кояш гомере”җыры башкарыла.

Карлар каплый.әле кыр юлларын

Әмма вакыт кышка әйләнде

Бәйрәм белән сине әнием,

Котлы булсын дөнья бәйрәмең.

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,

Бар яктылык көнгә әйләнеп.

Тырыш, назлы гүзәл әниләрне,

Котлый бүген ул һәм кызларың.

Бергә.

Бәйрәм белән

Кайбер чакта кырыс та син,

Гадел хөкем итүчем.

Уем буталган чакларда

Дөрес юл күрсәтүчем.

Сер саклаучы киңәшчем син,

Моңымчы таратучы.

Назлап башымнан сыйпаучы.

Иркәләп яратучы.

Кайбер чакта биек тау син,

. Бураннардан саклыйсың.

Адашырга чамаласам

Юл күрсәтеп атлыйсың.


Һәрвакыт булсын Кояш” җыры
Кояш нуры, саф күк йөзе
Бу –бер малайның рәсеме.
Яасган ул ап-ак биткә
Һәм язып куйган читкә:
Һәрвакыт булсын кояш!
Һәрвакыт булсын һава!
Һәрвакыт булсын әни!
Һәрвакыт булыйм мин!
Әни! Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә-ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.

Нур сибәсең, әйтерсең лә,

Якты Кояш, тулган Ай.

Без, балаларың хакына,

Исәнлек бирсен ходай.

Әнием минем матур,

Күзләре якты,көләч,

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша

Битләре аның кайнар

Ә куллары йоп- йомшак.

Конфет та кирәк түгел

Кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң элек

Әннә” дип ачылган бит.

Җыр “Әниләр бәйрәме”

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

- Күрәсезме, залда күпме шарлар. Бу гади шарлар гына түгел, бу тылсымлы шарлар. Аларда табышмаклар

1. Лампа түгел, яктырта

Мич түгел, җылыта.

Нәрсә ул? ( кояш)

2. Яз килсә, киенә,

Көз килсә, чишенә. ( агач)

3. “Алма!” – дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул, балалар? ( алма)

4. Җәен иртә уяна,

Кышын иртә югала. (кояш)

5. Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән,

Кеше түгел – сөйли. (китап)

6. Тоз түгел – ак,

Бал түгел – баллы. (шикәр)

7. Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль?)

. Бер анадан биш бала. (кул, бармаклар)

9. Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була. (кояш)

10. Йомшактыр куллары,

Җылыдыр сүзләре,

Йөрәккә якын

Кем ул? (әни)

11. Һәркемдә дә бар. (Исем)

12. Күңелсезгә юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

13. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый (тоз)

14. Күпләрдә акыл чүлмәге, кайберәүләрдә муенның дәвамы. (баш)

15. Чебеннән туа торган хайван. (фил)

1 уен. “Супер табышмаклар”

Супер табышмакларга җавап бирергә ( берничә җавабы булган табышмаклар) - Тешләре бар, авызы юк (Тарак, пычкы, тырма) - Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый (калак, кашык, чәнечке) - Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да (керпе, чыршы, нарат) - Яза белә, ә укый белми ( ручка, карандаш, акбур) - Тавышы нык, дөньяны яңгырата Безне иртән йокыдан уята (будильник, быргы, әтәч) - Аяклары булмаса да , көне-төне йөгерә (су, сәгать) - Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла (ишек, күз, авыз,тәрәзә) - Икесе дә вак, икесе дә ак. Аерыйм дисәң авызыңа кап (песок, тоз) - Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы (лимон, суган, сарымсак)

Укучылар әниләре турында хикәяләр яздылар. Берничәсен тыңлап үтәрсез.

Уен. “Әйе, юк”. ( Әйе-тыныч кына утырабыз, юк- аяклар белән идәнгә тибү хәрәкәтләре ясыйбыз.)

Тиз генә җавап бирергә.

  • Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. (Әйе)

  • Җәй артыннан кыш килә.(Юк)

  • Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. (Юк)

  • Китап- кешенең дусты.(Әйе)

  • Татарлар ике куллап исәнләшәләр. (Әйе)

  • Әтәч йомырка сала. (Юк)

  • Боз кардан тизрәк эри. (Юк)


2 уен. Без – әниләр үз балабызны иң акыллсы, иң матуры, иң тәүфикълысы дип саныйбыз. Нинди генә хәлдә калсалар да без аларны яклыйбыз, саклыйбыз. Үз балаңны мактарга. (1-2 әни)

3 уен.

Катншучыларга бию төре язылган кәгазь бирелә. Икенче музыкага шул биюне башкарырга. Татарча биергә восточный көйгә, чегәнчә биергә татарча көйгә, татарчаны чегәннәрчә.

Әниләр, акчаларны саный-саный укытучының сорауларына җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш

Сораулар:

        • Сезгә ничә яшь?

  • Балагызның әтисе ни исемле?

  • Балагыз ничәнче сыйныфта укый?

  • Ничәнче размер аяк киеме киясез?

  • Йорт хайваннары асрыйсызмы?

  • Кыз фамилиягез ничек?

  • Яраткан җырчыгыз кем? һ.б. ш.

  1. Викторина:

  1. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

  2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)

  3. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)

  4. Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)

  5. Г. Тукайның "Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйт ("Кызыклы шәкерт”)

  6. Мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй ... (бал)

  7. Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр? (Сак- Сок)

  8. Кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган? (бүре)

  9. Мәкальне дәвам ит:”Ата беләк, ана ...” (йөрәк)

Әниләребез бүген хуҗабикә генә түгел, ә илебез экономикасын үстерү юлында да армый-талмый хезмәт итәләр. Безнең әниләребез арасында төрле һөнәр ияләре бар: укытучы, пешекче, кибетче, терлекче һәм башкалар, бухгалтер һәм башкалар. Әниләр тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләребез. Бүгенге шатлык-елмаю, бәхетле мизгелләр гел дәвам итсен иде.

Һәрбер кеше үзенә күрә бер шәхес. Һәрберегез төрле-төрле, кемдер кара чәчле, кемдер озын буйлы, кемдер зәңгәр күзле ләкин сезне барыгызны да бер әйбер берләштерә. Бу балаларыгызга карата –мәхәббәт. Чөнки сез балаларыгызга яратуыгызны өлешчә генә бирмисез. Ә тулысынча үзегезне аларга багышлыйсыз. Шуның өчен әниләр зур хөрмәткә лаек кешеләр.

3 сйныф укучылары башкаруында “Әниләр бәйрәме” җыры сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын.


уен Пантомимо

Хәрәкәт белән күрсәтергә 1. “Зоопаркта”

2 туңдырманы, карбызны, лимонны ничек ашыйсыз?.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

Аларның уңышларында, әлбәттә, сезнең өлеш тә зур

Әниләр җырлый беләләрме икән

Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын , Тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен.


Гөлшаһидә кебек матур булыгыз.

Терешкова кебек батыр булыгыз.

Авырлыклар килсә бирешмәгез,

Безгә,хатын-кызга шулай килешә.


Автор
Дата добавления 17.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров280
Номер материала ДВ-164009
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

10 месяцев назад

Спасибо. Очень понравилось ваше мероприятие

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх