Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалы"Әнием-кадерле" Әниләр көненә багышланган кичә

"Әнием-кадерле" Әниләр көненә багышланган кичә

Скачать материал

Тема: Әнием- кадерлем



Тематик кичә


Максат: аналар көнен билгеләп үтү, укучыларда әниләргә мәхәббәт, ихтирам уяту, игелек, изгелек төшенчәләрен искә төшерү.


Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Залга укучыларның рәсем, әниләргә багышланган инша күргәзмәләре куелган.


Плакатлар:  Өйнең яме ана белән.

Ана – шәфкать диңгезе.

Ана яхшылыгын авырсан белерсен.

Анаңдай ана булмас.

Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

 

Ана белән бала

Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

Баланың моңын ана белер.

Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

 

Ата-ана, аларга хөрмәт

Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән.

Әткәй шикәр - әнкәй бал.



Укытучы: Исәнмесез! Рөхсәт итегез укучылар, укытучылар исеменнән кадерле, хөрмәтле, газиз әниләребезне чын күңелдән Аналар көне белән тәбрик итәргә. Әниләр, әнкәйләр, сез бит бу җиргә җылылык таратучылар. Изге теләкләребезне җиткерәсебез килә: саулык – тазалык, имин тормыш, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез булсын, йөрәкләрегездән өзелеп төшкән балаларыгызның игелеген күреп – бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын.


1 укучы: Россия Федерациясе Презедентының 1998 елның 30 гыйнвар указы нигезендә ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу гаилә һәм дәүләт тормышында хатын – кыз – Ананың роленә карата яңа караш, яңа мөнәсәбәт барлыкка килүен күрсәтә.


2 укучы:

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген ,

Гөлләр шуңа шатлан.


3 укучы:

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм , әнием, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.


Җыр. “Әнием”


4 укучы:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

Әннә” дип ачылган бит.


Бергәләп:

Әни. Нинди зур сүз бу!


5 укучы: Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә - ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

6 укучы:

Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!


7 укучы:

Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!


Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

Рәхмәт, Аллам, әниемә

Сабырлыклар биргән өчен

Төн йокламый безнең өчен

Янып-көеп йөргән өчен!


8 укучы: Шагыйрьләребезгә аналар дәрт, көч, куәт биргән. Шагыйрьләр, язучылар үзләренең аналарын хөрмәтләгәннәр, кадерләгәннәр.

Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.

     

                                      

9 укучы: “ И хатын-кыз! Х.Туфанның шигырен укый.


Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.


Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында.

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.


Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И җаным дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.


Бүтән көндә сине хөрмәтләүдә.

Без, ир-атлар,

бераз талымсыз.

Бүген исә, рыцарь егетләрчә,

-Кулларыңны үбеп сәлам бирә.

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.


1 укучы:

 - Әни! Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул - һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.                     2 укучы: Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-

                                          Һәр җимешнең аның төше бар.

                                          Кеше бәләкәй буламы?-

                                          Кешенең әнисе бар.

                    Баласына сүз тидермәс өчен,

                    Газиз җанын бирер кеше бар.

                    Бер бәләкәй генә адәмгә дә

                    Берәүләрнең таудай хисе бар!...

                                          “Мәрхәмәтле бул балама!” – диеп,

                                           Дога укып торыр кеше бар.

                                           Кимсетә күрмә кешене-

                                           Кешенең әнисе бар!

3 укучы:

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!


Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.


Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.


4 укучы:Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил – көннәр.


Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.


Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.


Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.


5 укучы:Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.


Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,


Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!


Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.


Укытучы:Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез. Бу сүзләр – иң яраткан кешеләребез турында матур сүзләребез булды. Әти-әниләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде.


6 укучы:Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Э.Шәрифуллина.


7 укучы:Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.


8 укучы:Ф Яруллин. Әниемә ял кирәк.


Әй кызлар!

Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын!

Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын!

Әнием , син болай да

Ял итәсең бит сирәк.

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.


9 укучы:Р. Миңнуллин. Күзләремнән күргән.


Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем “бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән ук күргән.



2 укучы:

Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә.


3 укучы:

Дөньяда иң изге теләктә булган газиз әнисен хөрмәт итә белгән кеше генә башка кешене ихтирам итә ала.” Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас”, - ди бит халык.


4 укучы: “Ананы тыңлаган - әдәм булган, тыңламаган әрәм булган”, - дигәне дә бар әле тагын.


  5 укучы: Р.Миңнуллинның “Елатмагыз әниләрне” шигыре укыла.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып. 

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз тебәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

 

6 укучы:

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!... 

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!


Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

 

7 укучы: Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисендә “Җәннәт ачкычы аналарның аяк астында”, диелә. Бигрәк тә хак сүзләр инде, чынлап та шулай бит. Йә, әйтегез ана сүзен тыңламаган, аның хакын хакламаган, аны рәнҗеткән кешенең рәхәт күргәне бармы?


8 укучы:

Кешеләр! Газиз әниләргә игътибарлы булыйк, рәнҗетмик, күңелләрен төшермик без аларның. Әниләрнең аяк астында оҗмах икәнен онытмыйк.


9 укучы: Әнкәйләр турында тагын берничә хәдис тыңлап үтик әле.


1 укучы: Анаңны аркаңа күтәреп өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны түли алмассың.


2 укучы: Җәннәт аналарның табан астында.


3 укучы: Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да, хакын хаклап бетерә алмассың.


4 укучы:

Әниемнең эше – иң изге эш,

Әниемнең сүзе – иң назлысы.

Әнием кулы – иң йомшагы,

Әниемнең йөзе – иң-иң яктысы!

 

Авыр сүзне әйтмик әниләргә

Аларга без итик гел ярдәм.

Әниләрне саклыйк , яратыйк

Калсын әле алар гел күркәм!

 

Әниләргә назлы сүзләр җитми,

Җитми әле мактау, котлау да!

Ә бит әниләрне гел яратып,

Зурлау кирәк барыбызга да!


Җыр. “Әниемнең кочагы” (Рамил Чурагул, Э. Хәмәтнурова)


5 укучы: Тормыш авырлыклары аналарның битләрен җыерчыкласа да , чәчләренә чал төшсә дә, алар һәрвакыт яшь булып калырга сәләтле.

Алар үзләренә дөньяның матурлыгын, барлык яхшы сыйфатларын җыйганнар.


6 укучы: Ана шәфкать диңгезе.

7 укучы: Яктылык кояш янында, яхшылык әни янында.

8 укучы: Дөньяда иң йомшак нәрсә - әнием куллары.

9 укучы: Ана кочагы – туннан җылырак.


1 укучы: Кадерлик без изге җанлы әнкәйләрне!

2 укучы: Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыгыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!

3 укучы:Безнең эшләребез бер вакытта да аларның йөзләрен кызартмасын, безнең һәр хәрәкәтебез әниләргә яшәү дәрте өстәсен! Рәхмәт әйтәсем килә.

4 укучы: Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.


5 укучы: Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

Бергәләп:

миңа гомер биргән өчен,

кадерләп үстергән өчен,

назлы карашлары өчен,

пешергән ашлары өчен,

йөрәк җылылары өчен,

барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!



Җыр. “Озак яшә әнкәй”

14



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Әнием-кадерле" Әниләр көненә багышланган кичә"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Животновод

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 453 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.02.2016 7529
    • DOCX 71 кбайт
    • 16 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сайфуллина Чулпан Рашатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сайфуллина Чулпан Рашатовна
    Сайфуллина Чулпан Рашатовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 14074
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 796 человек из 74 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 33 регионов

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 765 человек из 75 регионов

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии брендинга и лояльности потребителей: изучение современных тенденций и подходов

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе