Инфоурок Другое Другие методич. материалыӘниләр бәйрәменә багышланган әдәби -музыкаль кичә. (Сыйныфтан тыш чара)

Әниләр бәйрәменә багышланган әдәби -музыкаль кичә. (Сыйныфтан тыш чара)

Скачать материал

                        Әниләр бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Бу бәйрәм кичәсе газиз аналарыбызга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат  булуына төшендерү максатыннан үткәрелә.                                     

Әлеге чара уздырыласы бүлмә шарлар,чәчәкләр белән бизәлә.

Укытучы. Хәерле көн , кадерле кунаклар, әниләр, укытучылар, укучылар ! Белгәнегезчә һәр елны ноябрьнең соңгы атнасында без әниләр көнең, билгеләп үтәбез . Бүген без газиз әниләребезгә багышланган әдәби –музыкаль бәйрәм кичәсенә җыелдык. Кадерле әниләр , сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

 

                     Әни...

                     Нинди гүзәл исем!

                     Нәрсә җитә әни булуга,

                     Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

                     Горурлыгы әни булуда.

           

 Тормышыбызга ямь бирүче, иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле, иң газиз кешеләребез сез –әниләр.  

     2нче укучы.

                       Кем дөньяга кеше бүләк итә,

                       Ә кешегә –якты дөньяны?

                       Тойгылары кояш кебек кайнар ,

                       Эретерлек гранит кыяны?

                        Кем күңеле тулган айдай серле,

                        Язлар сыман назлы,ягымлы?

                        Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

                        Кайгыларга түзем .сабырлы?

     3нче укучы.

                      Кем елмая җәйге таң аткандай,

                      Балкып китә шундук тирә-як?

                      Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

                      Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

                      Кем куллары өйне ,җирне ямьли,

                      Изгелеге үлчәү тапкысыз?

                      Ул,әлбәттә,яшәү чыганагы,

                      Тормыш яме –Әнкәй чыганагы.

4нче укучы.

               Күрегезче,тәрәз төбендәге

              Без үстергән гөлләрне

              Әнә ничек матур итеп

              Чәчәк аткан үзләре.

              Әниләрне гөлләрнең дә

              Шулдыр котлау сүзләре.

              Без дә шушы гөлләр кебек

              Әниләрне котлыйбыз!

              Шуңа күрә без аларга

              Иң матур җыр юллыйбыз.

Җыр” Кояш гомере”.(Ф.Әмәдиев көе,Г.Зәйнәшева сүзләре.)

(Җыр тәмамланганда,укытучы сүз ала.)

Укытучы.

Көннең яктылыгы –кояшта,күкнең матурлыгы –йолдызларда,җирнең гүзәллеге –хатын-кызларда.

Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле,иң мәрхәмәтле газиз кешеләр кемнәр соң?

 

Әйдәгез,әлеге сорауга җавапны укучылардан сорыйк.

Дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше –

5нче укучы.

 ....ул минем кадерле әнием!

Укытучы. Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым - ...

6нчы укучы.

...ул минем газиз әнкәем!

Укытучы.

Өйне –ямьле ,ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә -...

7нче укучы.

 ...ул минем алтын куллы әнкәем!

8нче укучы.

Кадерлик без әниләрне олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен ! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын !

       Көннәр буе йөгерсәм дә,

       Мин армыймын.

       Уку авыр булса булсын-

       Зарланмыймын.

       Орышсаң да кайвакытта

       Еламыйм ич.

       Син шат булсаң, тора алмыйм

       Елмаймый һич.

       Исәнлек-саулыгын сорап ,

       Дога кылам:

       Әниемнән аермасын

       Берүк , Ходам!

Ике укучы башкаруында “Җырлыйм әнием турында”җыры (Г.Зәйнәшева сүзләре Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.

9нчы укучы.

        Мәңге яшәгез сез – әниләр!

      “Син булганга,  әни,  без бәхетле,

       Син булганга ,  якты көнебез.

        Безнең белән син дә бәхетле бул,

        Иң кадерле , якты кешебез!”

10нчы укучы.

        Сөекле әниемнең

        Борчылгандыр җанын

        Күңелемнең көйсез һәр чагы.

        Еласам, юаткан .

        Әниемнең җылы кочагы.

        Давыллы көннәрдә

        Ышыклап җилләрдән

        Күкрәгенә кыскан кем тагын?

        Кадерләп үстергән,

        Яшәргә көч биргән

        Әниемнең җылы кочагы.

  (Кызлар башкаруында  татар биюе.)

Укытучы.

   Әни ! Җир йөзендә иң матур сүз – әни.Ул һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөнядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.

   Әни куллары –иң мәрхәмәтле һәм назлаучан куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми , ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

    Биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын,-сиңа һәрвакыт әни кирәк,аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә синең  мәхәббәтең  никадәр зур булса,тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

11нче укучы.

  Әни бит ул-өйнең яме,

  Ә тормышта –олы терәк,

  Сәламәт бул, озак яшә,

  Син бит,әни, безгә бик кирәк.

12нче укучы.

   Әни!

   Сөеклебез,син  безнең өчен

   Изгенең изгесе син,

   Бәхетләрне чагылдырган

   Вөҗданның көзгесе син.

   Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

   Яхшылыгың белән үрнәк син,

   Авыр чакта сиңа таянабыз,

   Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Укучылар  башкаруында “Әнкәмнең догалары” җыры.

 Укытучы.

   Укучылар ,әниләр турында күпме җылы фикерләр әйтелде.Рәхмәт,әниләрне олылау ,

аларны хөрмәт итү ,аларның хезмәтен күрә белү,бу инде сезнең үсеп ,өлгереп килүегезнең бер билгесе .Ә аналар өчен аннан да зур куаныч-шатлык юк.

   Кадерле балалар,әниләргә игътибарлы ,итагатьле булыйк,кылган яхшы гамәлебез,ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.

   Укучылар бөтенесе бергә “Әни кирәк” җырын (Р.Миңнуллин сүзләре, М.Шәмсетдинова көе) башкаралар.

  (  Җыр тәмам булгач,укучылар әниләренә баш ияләр,үзләре әзерләгән чәчәк бәйләмнәрен бүләк итәләр.)

 

 

 

               

       

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әниләр бәйрәменә багышланган әдәби -музыкаль кичә. (Сыйныфтан тыш чара)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер лифтового оборудования

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 745 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.10.2016 675
    • DOCX 43 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алмиева Миляуша Абраровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Алмиева Миляуша Абраровна
    Алмиева Миляуша Абраровна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6870
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов и критиков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Работа с детьми с особыми образовательными потребностями

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 362 человека из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 169 человек

Мини-курс

Эффективная самоорганизация и планирование

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 109 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 44 человека