Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Әниләр көненә багышланган кичә.

Әниләр көненә багышланган кичә.

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Әниләр көне

Укытучы.  Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше әни турында бу жыр. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 28 ноябрь көненә туры килде. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.

Укучы.

Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Җыр:

Укучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.

Укучы.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле

Укытучы.

Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз, үз гомерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү- һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. . Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!... Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?... Әле ярый җирдә болыннар бар! Гүзәллекне ничек таный белер идең... Әле ярый җирдә әниләр бар!... Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде? Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар... Әниләрне бүгенге бәйрәм белән котлап җыр яңгырый.

 Җыр:

Укучы.

Гомер таңнарыбыз аткан көнне

Зарыгу белән көтеп алучы

Безнең өчен кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер торучы әниләр.

Мәрхәмәтле безнең әниләр

Җиргә матурлыкны илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Ә хәзер әниләр сезне котлап җыр

 Җыр: 

Укучы. Кадерле әниләребез. Без сезгә бәйге оештырырга уйладык. Без дә булышырбыз. Иң беренче конкурсыбызга әзерләнә торыгыз. Үзегез белән таныштыру.

И , хатын – кыз! Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья,

Булмас иде җирдә тереклек Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз

Тормыш юлларыбыз күгендә

Иң кадерле бер кешебез булып сакланырсыз күңел турендә .

Сүз әниләргә бирелә. Алар һәрберсе үзе турында сөйли.

Икенче конкурс: Мәкальнең башы язылган, ахырын тап.

  • Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

  • Ата — беләк,
    Ана — йөрәк.

  • Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

  • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

  • Йомырка тавыкны өйрәтми.

  • Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.

  • Иң татлы тел — туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

  • Теле озын кешенең акылы кыска булыр.

Киләсе конкурсыбыз-

Хәрәкәт белән күрсәтергә

1. Елый-елый Әминәненң тубы суга төшкән....

2. Сез урамнан үтеп барасыз, сезне усал эт тешли...

3. Сезнең бик каты чыдый алмаслык итеп тешегез сызлый....

4. Сез арып-талып эштән кайттыгыз, ләкин ашарга әзер түгел...

Укучы.

Офыклар киң, күкләр биек безнең

Җырлыйм, көләм, шатлык таратам,

Әниемә булган сөю аша

Бар дөньяны өзелеп яратам

Җыр

Алдагы конкурсыбыз- Тегеннән- моннан.

1. Мунчала бирүче агач- юкә.

2. Кыш көне бала чыгаручы кош- чукыр.

3. Чәчәкләр патшасы (роза) .

4. Сертотмас үрдәк әкиятен кем язган (А.Алиш).

5. 3 әбинең ничә аягы (6).

6. Балык Бистәсе районында туып үскән якташ шагыйребез- (Р. Әхмәтҗанов).

7. Татлыдан татлы ни татлы (йокы) .

8. Бер тавык- тавык, Ике-өч тавык ( Тавыклар).

 Укытучы.

Хатын-кыз- бөек зат,ул күркәм,гүзәл,уңган-булган,тырыш, оста,җитез,түземле.Хатын-кыз ул-ана,тормыш бизәге,аның чәчәге булган иң гүзәл зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы,иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән.Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән.Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит.Булдыра алган кадәр аналарны кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик.Кайчак бер җылы сүз дәҗитә бит талчыккан күңелләргә, җылы сүз – җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Әниләргә Алла ярдәм бирсен .

Аларгадыр бөтен авырлык

 Әниләргә сүнмәс йолдызлардан

  Я кояштан һәйкәл салырлык

 Киләсе конкурсыбыз- Татар халык ризыкларының рецебын язып күрсәт.

Әниләр бер рецепт яза һәм әйтәләр.

«Ромашка» уены.

6. Сораулар

1. Тормышыгызда иң шатлыклы көнегез

2. 9 класста укыган вакытыгыз кире кайтса сез нишләр идегез.

3. Балачакта, үсмер чакта кем булырга хыялландыгыз

4. Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез.

5. Ни өчендер үкенәсезме.

6. 6 класста укыган вакытыгызны хәтерлисезме?

7. Иң яраткан фәнегез нинди иде?

8. Балаларыгызга теләкләр.

Алдагы конкурс- Күз бәйләп рәсем ясау.

Тапкырлык конкурсын башлыйбыз. ТАБЫШМАКЛАР.



Конкурсларыбызны дәвам итәбез. Хәзер әниләрнең үз балаларын белүләрен тикшерик. Күз бәйләп таныргатиешләр.

1 укучы.

Ана күңеле мәңге күләгәсез

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да

Гомерен дә хәтта кызганмый.

2 укучы.

Коштай очып яныңа анаң килер

Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә

Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер,

Куркынычлы төшләр күрсәң дә.

3 укучы. Ана берәү генә.

Аны дуслар, Талантлар алыштырмыйлар,

Ана белән Илне шигъри телдә

Урынсызга чагыштырмыйлар.

Җыр Әнкәмнең догалары.

Алып баручы. Мин Сезгә хәзер тормышта була торган төрле хәлләр тәкъдим итәм. Сез нишләр идегез ?

1. Өйдә телевизор берәү генә, тормыш иптәшегез хоккей карый, сезнең яраткан сериалыгыз башланды.

 2. Сез кунакка барырга чыктыгыз. Пычрак вакыт. Зур тизлектә үтеп баручы машина сезне

баштанаяк коендырып китте . сез нишләр идегез.

3. Сез тормыш иптәшегез бнлән су аркылы күпердән чыгып барасыз, көтмәгәндә сумкагыз төшеп китте , сез йөзә дә белмисез

4. Кунакка барырга чыкканда тормыш иптәшегезне шалтыратып эшкә чакырдылар. Сез ни эшләр идегез.

6. Икегездә эштән арып кайттыгыз, пешкән аштан җилләр искән, сезнең ашарга пешерергә теләгегез юк, тормыш иптәшегшезнең ашыйсы килә. Сез ни эшләр идегез.

Укучы.

Ана кеше гел яхшылык тели.

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Ана дигән изге кешегә.

Укучы.

Аның киңәшләре көч-дәрт өсти

Илһам бирә миңа яшәргә.

Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын “Әни” диеп аңа дәшәргә.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр,

Юлдаш булсын сезгә гомергә! .

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек

Югалтмассыз, мәңге торыр

Укучы.

«Әнкәй – ул изге зат. Әгәр битләреннән назлы жилләр иркәләсә, сандугачлар сайраулары, агач яфраклары лепердәткән авазлар, йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел – бу әниең рухы булыр. Әгәр син шатлансан, ләззәт алсан, бәхетеңне тапсаң , бел – һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар куз яшьләреннән, «балам, бәгырь итем»дип кургән ачы газап – михнәтләреннән. Үкенуләрем кимрәк булсын дисән, алар исән чакта карашларына куләгә төшермә, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер». Ана булу – изгелекнең таҗы, Дөньяда иң олы дәрәҗә. Ана кеше һәрбер баласының Бәхетенә ача тәрәзә.  

Укучы.

Ф.Яруллин “Аналар бәхете нәрсәдә?”

Аналар бәхете нәрсәдә?-

Табыннар муллыктамы,

Торган, яшәгән йортыңның Нигезе ныклыктамы?

Аналар бәхете нәрсәдә?- Гаилә татулыктамы,

Сандугачларга җыр биргән Таңнар матурлыктамы?

Аналар бәхете нәрсәдә?- Илләр иминлектәме,

Балалар көлүендәме, Күкләр биеклектәме?

Аналар бәхете нәрсәдә?- Дөнья ямьлелектәме,

Баладан балага күчкән Гомере мәңгелектәме?

Аналар бәхете нәрсәдә?

А.Б.Ана! Бу сүз һәр телдә дә матур яңгырый.Иң йомшак куллар - Әниләр кулы. Барысын да алдан сизеп торучы кешеләр дә - әниләр. Кешегә ничә генә яшь булса да , аңа һаман әни кирәк... Сабый чакта безне бишектә тирбәтүче дә - әни. Әниләр безне җылы сулышлары белән тынычландырганнар, җырлар җырлап йоклатканнар. Газиз Әнкәй! Йомшактыр кулларың, Татлыдыр сүзләрең, Җылыдыр карашың, Тансыктыр табының. Сабыйлык языннан Бүгенге көнгәчә Безләргә зур бәйрәм Тибеше җаныңның! И, ходай кабул ит Безләрдән зур гозер: Әнкәйгә бир саулык! Әнкәйгә бир гомер!

  Әйе, әни, әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Балалар шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.

         Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгы-шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше – ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: “Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың”.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе, Кая барсам, әнкәй күңелдә. Әни генә шулай синең өчен Җанын биреп йөри гомергә.

 Укучы.

        Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык.

        Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көче тоя кулыбыз. Үпкәләмәсеннәр!

Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!

 

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә .

Шатлык – куаныч , зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә .

Укытучы.

Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын , Тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен .

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык!





Күңелле булды кичә, Мичтә бәлешләр пешә, Хәзер инде ял итик Бергәләп чәйләр эчик.



Автор
Дата добавления 25.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров7
Номер материала ДБ-388331
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх