Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / НОД по теме "Шаян биялэйлэр" (2 мл.группа)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

НОД по теме "Шаян биялэйлэр" (2 мл.группа)

библиотека
материалов


 Конспект: “Шаян бияләйләр”




Икенче кечкенәләр төркемендә  шөгыль

 

Программа эчтәлеге: балаларның  ел фасыллары турында  белемнәрен арттыру  һәм   табигатьтә  булган үзгәрешләр турында кузаллауларын  үстерү, сүзлек запасын баету.

Кулланмалык: серле капчык, хат, бияләйләр, слайд, проектор, кәгазьдән ясалган бияләйләр, клей, салфетка, төрле төстәге түгәрәкләр.

Алдан эшләнелгән эш: кыш турында шигырьләр уку, жырлар өйрәнү, слайдлар карау, әңгәмә.

 

Эшчәнлек  барышы:

Тәрбияче: Балалар, елмаегыз әле бер-берегезгә, сез нинди матур бүген, мин сезгә барыгызга да  хәерле иртәләр телим. Килгән кунакларга да хәерле иртә телик.

 

Тәрбияче: - Балалар, җиргә карагыз әле, нәрсә күрәсез сез анда?

Балалар: - Яфраклар.

Тәрбияче: - Дөрес, яфраклар. Ә нинди төстә ул яфраклар?

Балалар: - Кызыл, сары төстә.

(Аерым балаларга кабатлаттырам)

 

Тәрбияче: - Ә ни өчен алар җирдә яталар соң, агачта түгелләр?

Балалар: - Чөнки көз җитте.

Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез, көз җитте. Ә кайсыгыз сөйләп бирә ала: көз ничек итеп килде?

Балалар: - Көннәр салкынайтты. Агачларның яфраклары саргайдылар һәм коелдылар. Яңгырлар ява башлады. Кошлар җылы якларга очып киттеләр. Кояш аз җылыта башлады. Бөҗәкләр ярыкларга кереп качтылар.

Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез. Ә урманда җәнлекләр нишлиләр? Кайсыгыз белә?

Балалар: - Аю өненә кереп йокыга талды. Тиен кышка үзенә ашарга запас әзерли. Куян тунын акка алыштыра.

(Аз катанаша торган балаларны активлаштырырга тырышам, сораулар бирәм.)

 

Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар. Бик дөрес сөйләп бирдегез. Белмәмеш, син тыңлап тордыңмы балалар сөйләгәнне?  Ә хәзер безгәСамира көз турында үзенең шигырен сөйләп күрсәтер.

 

СамираӘхмәт Ерикәйнең “Көз” шигырен сөйли.



 Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Тәрбияче: - Булдырдың, Самира, рәхмәт сиңа. Ә хәзер, әйдәгез бергәләп яфраклар турында җыр җырлап алабыз.

 

Яфраклар” җыры.

 

Тәрбияче: - Балалар, ә хәзер, әйдәгез, шушы матур кызыл, сары яфракларны истәлеккә рәсемдә ясап калдырыйк. Ясыйбызмы?



 Балалар, әйтегез әле, елның нинди вакыты үтеп китте? (Көз)

Көз турында  без күп кенә шигырьләр өйрәнгән идек, искә төшерик  әле. (Слайд)

 

Көз килде, көз килде.                                                       Үтте матур жәйләр

Алтын  бизәкләр сипте.                                                   Көзләр килеп життеләр.

Көз килде, көз  килде.                                                       Ак каенның яфраклары

Елмаеп  көлде.                                                                   Саргаешып киптеләр.

 

Тәрбияче: Балалар, ә яңгырлы көздән сон нинди вакыт килә? (Кыш)

Без сезнең белән кыш турында шигырьләр өйрәнә  башлаган идек, сөйләп карыйк әле. (Слайдлар)

 

Ин беренче фасыл – кыш.

Килә безгә котыптан.

Башка бүрек кидертә ,

Йөртә  туннан, толыптан.

 

Тәрбияче: Рәхмәт,  балалар, дөрес әйттегез, салкын  буранлы  кыш  килә. Ә кыш көне туңмас өчен нинди киемнәр кирәк?

Балалар, безнең кышка әзерләнгәнне  ишетеп, урмандагы җәнлекләр безгә серле капчык жибәргән. Ачып карыйк әле без аны, нәрсәләр бар микән анда? (Перчаткалар, бияләйләр)

Бияләйләр нинди төстә? Балалар, бер бияләйме, әллә күпме? Ярдәм итегез әле миңа – бияләйләр капчыкта буталып беткәннәр, парларын табарга кирәк (Бер-ике бала парларын таба, төсләрен әйтә, саннарны кабатлый)

Тәрбияче: Балалар, рәхмәт, әйдәгез, бераз ял итеп уйнап алабыз:

 

Ун кул кайда?  Ул монда.

Сул кул кайда? Ул монда.

Куллар алда, куллар  артта,

Куллар өстә  һәм янда.

 

Тәрбияче: Балалар, капчыкта тагын нәрсәдер бар. (хат) Җәнлекләр хат җибәргән, укыйк әле. Алар безгә якын булган урмандагы куяннарга бияйләйләр кирәк  дигән. Әйдәгез, менә шушы бияләйләрне  бизәп куяннарга жибәрәбез. (бияләйләргә  бизәк ябыштыру)

(“Кыш” җырын җырлау)




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 23.08.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров76
Номер материала ДБ-163185
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх