Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Нормы оценок во 2 классе (русскоязычная группа)

Нормы оценок во 2 классе (русскоязычная группа)

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов



Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре, бәяләү нормалары.


2 сыйныф (рус төркеме)


т/б

Эш төрләре

Күләме

Тынлап аңлау

0,5-1 мин

Диалогик сөйләм

4 реплика

Монологик сөйләм

5 фраза

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

3-4


2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

6-7


3)диктант (сүзләр саны)

25-30


Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела. Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела. Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела. Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.


Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—Зорфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм жөмләләрне күчереп язарга күнегәләр Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложение, сочинение);

  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант)

1-2 нче сыйныфларда аерым жөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3-4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым жөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булыргатиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып анлата

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3-4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик унай билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—борфографик хаталы диктантка «3»ле куела

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела

Язма сөйләмне бәяләү

2-4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Бәяләү нормалары

Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл). Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

  1. контроль күчереп язу (1)-3-4 жөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле; әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булса “4”ле, пөхтә язылмаса, 4-6 орфографик хатасы булса “3” ле, пөхтә булмаса, 6,артыграк орфографик хатасы булса ;‘2”ле куела

  2. контроль сүзлек диктанты (4) Пөхтә , 1 орфографик хатасы булса “5”ле, пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса “4”ле, пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле, пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела

  3. язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела

Бирелгән темага эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса “5”ле, эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса”4”ле, эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса “3” ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела

  1. Диктант

Пөхтә , 1орф-к хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле, пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.

Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.


Тест:

5”- 95-100%

4” - 94 - 80%

3” - 66 - 79%

2” - 65%тан кимрәк

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-239401
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>