Инфоурок / Другое / Статьи / Нравственное воспитание студентов на уроках татарской литературы
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Нравственное воспитание студентов на уроках татарской литературы



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Натфуллина Г. Х.г.Тетюши,Тетюшский сельскохозяйственный техникум,преподаватель татарского языка и литературы



Рухи-әхлакый тәрбия тәрбия бирүдә татар әдәбияты һәм педагогика фәннәренең роле.



Педагогика фәнендә “рухи тәрбия”, “әхлак” терминнары бик киң кулланыла. Бу төшенчәләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар, рухи ныклыкка ия булган шәхес формалаштыруда, аның тормыштагы статусын билгеләүдә әһәмиятле урын билиләр. Һәр яклап та гармонияле үсеш алган кеше тәрбияләү укытучы алдында торган бурычларның иң әһәмиятлесе. “Рухи-әхлакый үсеш һәм Россия гражданины шәхесен тәрбияләү Концепциясе” (“Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России”) ассызыклаганча, төп игътибарнымилли үзаңны үстерү һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелергә кирәк.Рухи-әхлакый тәрбия бирү педагогик-психологик яктан оештырылган процесс.Аның төп максаты –укучыларны яшәп килгән милли традицияләрне сакларга өйрәтү, халкына, туган иленә карата патриотик хисләр тәрбияләү; җәмгыятьнең мәдәни, рухи, әхлакый кыйммәтләрен үзләштерергә һәм аларны дөрес кабул итәргә ярдәм итү, бай рухи тормышка әзерләү. Милли үзаңы югары булган балага толерантлык, ирекле хезмәттәшлеккә һәм тынычлыкка омтылу, туган илен ярату хас. Бу сыйфатларга ия булган укучыда иң югары омтылышлар, идеаллар, бай рухи дөнья формалаштыру авыр түгел.

Яшүсмерләр белән эшләүнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын һәр укытучы белә, шуңа күрә системалы рәвештә аларга хас үзенчәлекләрне өйрәнергә, тәрбия бирүнең проблемалы якларын ачыкларга туры килә. 15-16 яшьлек балаларның яшүсмерлек вакыты шәхес үсешенең иң критик чорына карый, чөнки ул аң эшчәнлеге үсешенә, мөхиткә, тирә-яктагылар белән нинди мөнәсәбәтләр урнаштыруга бәйле. Бу этапта баланың психологик һәм шәхси сыйфатлары формалаша. Ул өлкәннәр дөньясына якынаерга, аларга охшарга тырыша башлый. Гаиләдә, мәктәптә, гомумән, ул яшәгән мөхиттә шәхес үсешенә уңай, ягъни позитив йогынтылар тәэсире күбрәк булган саен, ул тормыш һәм тәрбияви кыйммәтләрне дөрес аңлый, аны кабул итәргә сәләтле кешегә әверелә бара. Киресенчә булганда, яшүсмергә җәмгыятьтә үз урынын табу, дөрес дип кабул ителгән яшәү нормаларын үзләштерү авыр булачак. Мондый яшүсмерләр әхлак нормаларын санга сукмаячак, рухи үсештә артта калачак. Гадәттә, андыйларны “кыен” яшүсмерләр рәтенә кертәләр. Аларның белемгә омтылышы да түбән, аң үсешендә пассивлык хөкем сөрә, рухи дөньясы ярлы була, шуңа күрә, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирүнемин һәрвакыт беренче урынга куеп килдем. Тиешле тәрбия алганда, аның дөньяга карашы киңәя, яшьтәшләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра, үзен чолгап алган мохит белән кызыксынуы да арта.

Рухи-әхлакый тәрбия бирү бу әхлакый гамәлләр һәм гадәтләр формалаштыру дигән сүз.Алар кешенең әйләнә-тирәдәге чынбарлыкка мөнәсәбәтен чагылдыралар. Мәхәббәт, игелек һәм башкаларның кичерешләрен аңлый белү; гаделлек, миһербан һәм намус – кешенең рухи дөньясын билгеләүче сыйфатлар. Әхлакый гамәлләрнең нигезен дә шулар тәшкил итә. Әхлакый аң һәм җаваплылык хисе тәрбияләү, дөрес һәм тотрыклы әхлакый гамәлләргә таянып яшәргә өйрәтү, актив тормышчан позиция сайларга ярдәм итү – рухи-әхлакый тәрбиянең төп функцияләре булып тора.

Р. Фәхретдин, К. Насыйри һәм башка мәгърифәтчеләребез хезмәтләрендә шәхесне үстерүдә әхлак тәрбиясенең төп роль уйнавыачык күренә. Тәрбия бирү өлкәсендә алар беренче урынга һәрвакыт гаиләне куйганнар. Бу, чыннан да, шулай. Бала укый башлагач, гаилә һәм мәктәп бу эшне бердәм башкара. Күп очракта мәктәп гаиләдә ясалган хаталарны да төзәтергә тиеш була. Бүгенге гаиләләрнең күбесендә акча культы өстенлек итә. Сүз дә юк, матди тормышның нигезендә акча ята, тик бар нәрсәне дә акчага кайтарып калдыру һәм моның бала күз алдында эшләнүе аяныч. Әлбәттә, кечкенәдән үк баланы байлыкка сак карарга, исраф итмәскә өйрәтүгә мин каршы түгелмен, әмма акча сүзе аның рухи дөньясына пәрдә корырга, күзен томаларга тиеш түгел, чөнки ул балада комсызлык, көнләшү кебек сыйфатларның формалашуына китерә. Г.Тукайның: “Ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның... рухлары яхшыны вә начарны аермый”, – дигән сүзләре һәрберебезне уйландырырга тиеш. Күп гаиләдә әнә шуны оныталар. Яхшылыкны акчага әйләндереп булмый, шуңа күрә ул икенче планда кала башлады. Нәтиҗәдә, ата-анага, әби-бабайга хөрмәт, тирә-яктагыларга ихтирам, көчсезне кызгана белү, яхшылык эшләү һ.б. рухи хисләр үсми кала. Шулай итеп, мәктәп ата-ана бирә алмаган тәрбияне алгы планга куеп, балада кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә тиеш булып чыга. Укытучылар, бигрәк тә әдәбият укытучылары бу өлкәдә гаҗәеп зур эш башкаралар. Сәнгать мәктәпләре, театрлар да рухи тәрбия бирүгә зур өлеш кертәләр.

Рухи тәрбия бирүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы урыннарда тора. Белем бирү һәм тәрбия процессы үзара бик тыгыз бәйләнгән. Әдәбият укыта башлаганчы, балаларның рухи-әхлакый дөньясы ни дәрәҗәдә булуын билгеләү бик тә мөһим. Баланың нинди гаиләдә тәрбияләнүе, аның тирә-яктагыларга, ата-анасына мөнәсәбәте нинди булуын белү белем һәм әхлак тәрбиясе эшен оештыруның төп юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә. Әңгәмәләр үткәрү, ата-аналар белән очрашып сөйләшү кайбер нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итә.

Әдәбият укытучысы – кешенең хис дөньясын уңай якка үстерүче шәхес. Баланың рухи дөньясы тиешенчә үсмәгәндә, аның үсеш мөмкинлекләре чикләнә. Әдәби сүзнең көче бик зур. Бала күңелендә үз геройлары кичергәнне тою, алар өчен борчылу, теләктәшлек күрсәтү тойгылары уяна. Мәрхәмәтсез, аяусыз тормыш мисалларын, чит илләрдә барган сугыш афәтен күреп үскән баланың аңына бүген шәфкать орлыгы салу зарур. Моны, беренче чиратта, мәктәп укытучысы эшли. Бала күңелендә мәрхәмәт тойгысы, матурлыкны күрә белү, кешеләргә мәхәббәт хисе тәрбияли алабыз икән, димәк, аларның әхлагы да дөрес формалашачак. Бу безнең кыйблабыз дөрес булуын күрсәтә.

Рухи-әхлакый тәрби бирү татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бик уңышлы тормышка ашырыла. Сыйныфларда төрле милләт балалары утыра. Укытучы бу балаларга татар милләте турында мәгълүмат бирә, йолалары, бәйрәмнәре, күренекле кешеләре белән таныштыра. Хәзерге мәктәпләрдә белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Татар әдәбияты дәресләре - рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең нигезен тәшкил итә. Укытучы әдәбият ярдәмендә укучыны олы тормышка әзерли. Әдәбият фәне – иң тормышчан фән. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк. Әдәбият программаларында һәр сыйныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән мәкаль, табышмак, әкият, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга татар халкының бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулыландырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итәләр.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Яңа телне өйрәнеп, укучы яңа милли мәдәният белән дә таныша, телдә тупланган киң рухи байлыкларны үзләштерә. Тел - шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү Милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шулай булганда гына без илебездә, Г.Тукай әйткәнчә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши алырбыз.





Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Җәләлев Ш.И. Татар халык педагогикасы. – Казан, “Мәгариф”, 1997.

2. Законы РФ “Об образовании”. Москва, 1992.

3. Риза Фәхреддин. Нәсыйхәт. – Казан, “Мәгариф”, 2005.

4. Шилова М.И. Методика. “Изучение воспитанности учащихся”. – Москва, 1990.

5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия- мәңгелек фәлсәфә.-Казан.-“Мәгариф”.- Москва,1990



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-361750

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>