Инфоурок Классному руководителю Конспекты"Нәрсә соң ул батырлык" темасына сыйныф сәгате

"Нәрсә соң ул батырлык" темасына сыйныф сәгате

Скачать материал

 

 

 

 

 

Мастер – класс

Тема: Что такое героизм?(Нәрсә соң ул батырлык?)

Применение инновационных технологий на уроках классного часа

Сыйныф сәгатьләре  дәресләрендә инновацион алымнар куллану

 

 

 

Выполнила: Шарифзянова Фирдауся Камилевна,

учитель татарского языка и литературы

 высшей квалификационной категории

 гимназии №14 г. Казани

 

 

 

 

 

                                                        Мастер – класс

Тема: Нәрсә соң ул батырлык?  (“Сыйныф сәгатьләре  дәресләрендә инновацион алымнар куллану)

Максат: 1.Сыйныф сәгатьләрендә инновацион алымнарның берсе белән танышу, тәҗрибәләр уртаклашу.

2. “Батырлык” төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.

3. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге; 2) Өстәмә әдәбият: “Мәгариф “ журналы;  3) Компьютер, презентация; 4) Карточкалар; 5) төсле фламастерлар, магнитлар; 6) китап күргәзмәсе.

 Дәреснең тибы.  Бәйләнешле сөйләм үстерү.

 Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: сингапур методикасының “Си-Финк – Уандэ” алымын куллану ( “кара - уйла – сорауларга җавап бир”) сүзлек белән эш, презентация күрсәтү, әңгәмә,сорауларга җаваплар бирү, карточкалар белән эшләү, эпиграфлар барлау Татарстан республикасы халкының Бөек Ватан сугышы елларында фронтта, тылда күпме хезмәт күрсәтелүе турында гомуми мәгълүмат алу.

 Дәреснең эпиграфы

«Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән . Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...»

                                                                           Минтимер  Шәймиев

                                         Дәрес барышы:

            Кереш сүз. Хөрмәтле кунаклар! Белгәнебезчә, барлык илләрдә дә инновацион технологияләрне иркен кулланган мәктәпләр мәгариф системасында иң  уңышлылары дип санала.  Аның әйдәп баручысы - укытучы. Ул—тәрбияче дә, яңа белем-күнекмәләр алу өчен мотив тудыручы да.

        Соңгы елларда республикабызда Сингапурча укыту программасы киң җәелдерелде. Бу программаның максаты - укытучыларны  заманча, дөнья күләмендә киң таралган алдынгы һәм нәтиҗәле интерактив укыту методикаларына өйрәтү. Әлеге укыту методикасының асылы - балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү.

     Ә хәзер Сингапурча укыту алымнарының бер структурасы белән танышырбыз. Моның өчен без төркемнәрдә эшләрбез. Һәр төркем номерлы, мәсәлән: 1нче өстәл, 2 нче өстәл артында утыручылар дип, эшне оештырырбыз. Сезнең алдыгызда мэнэдж мэт: әлеге мэнэдж мэт буенча Сез 1, 2, 3, 4 номерлы катнашучылар. 

2 нче слайд.

Критик фикерләүнең бер алымы  “Си–Финк-Уандэ”

 “кара – уйла - сорауларга җавап бир” (“смотри - подумай - задайся вопросом”)

3 нче слайд.     Бу фикерләү алымының  максатлары:

1) күзәтү күнекмәсен үстерү;

2) дәлилләү нигезендә теорияне кую;

3) кызыксынучанлыкны һәм сөйләм телен  үстерү.

4 нче слайд.    Әлеге алымның төп сораулары:

1. Нәрсә күрәсез?

2. Нәрсә турында уйлыйсыз?

3. Нәрсә турында уйларга мәҗбүр итте.

5 нче слайд. Экранда рәсем:

I.  - Сез бу  рәсемдә  нәрсә күрәсез? Игътибар белән карагыз әле. Сезгә 15 секунд вакыт бирелә. Янәшә утырган парлар белән фикерләшәбез. (Вакыт чыккач, һәр төркемнең 3 нче номерлы катнашучысы теләк буенча  үз фикерләрен әйтә.)

 Көтелгән җаваплар: берсе-яшьүсмер малай, икенчесе-солдатлар, өченчесе - ана, дүртенчесе-малайның күкрәгендә йолдыз, дип әйтергә мөмкиннәр.

II. – Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Уйлау бирү өчен 30 секунд вакыт бирелә. Төркемнәрдә катнашучылар үз фикерләрләрен  кәгазь битләрендә язалар.

Мөмкин булган җаваплар:

берсе-малайның йөзе шат;

икенчесе-солдатлар малай янына җыелганнар;

өченчесе- нигә солдатлар малайга карап, горурланалар; дүртенчесе - ни өчен малайның күкрәгендә йолдыз балкый; ул нинди батырлык күрсәткән?

Фикерләрләр язылган битләр укыла һәм тактага беркетелә.

III.   – Бу рәсем сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте?

Җавап бирү өчен 20 сек. вакыт бирелә. Төркемнәрдә катнашучылар

Мөмкин булган җаваплар:

 -   бу малай авырлыкны җиңеп, батырлыкка ирешкән;

-                     кыю, тәвәккәл;

-                     барысын да булдырам дип үзеңдә көч тапкан;

-                     туган илен, халкын яратучы патриот;

Нәтиҗәгә килү: -Димәк,  алда санап киткән фикерләрне икенче төрле бер сүз белән ничек әйтә алырбыз?

15 секунд  эчендә кара-каршы парлар бер-берсенә фикерләрен әйтәләр  һәм  һәр төркемнең 4 номерлы катнашучысы  уртак фикерне әйтә.

               “Батыр”,  “Батырлык ”, “Батыр кеше”

- Рәхмәт, фикерләрегез өчен, ә менә “батыр” сүзе аңлатмалы сүзлектә болай әйтелә:

6 нчы слайд. “Батыр”, “Батырлык” (Аңлатмалы сүзлектәге мәгънәсе бирелә)

4. - Ә хәзер  батырлыкка ирешүнең алгоритмын төзеп карыйк. Сезнең алдыгызда ак кәгазь битләре һәм маркерлар бар. Шулар ярдәмендә “Батыр кеше”нең алгоритмын  төзисез. Эшне башкару өчен  2 минут вакыт бирәм. Вакыт чыккач,  теләк буенча төркемдә катнашучылар такта янына чыгып яклыйлар. Тактага беркетелә.

7 нче слайд.     Батырлыкка ирешүнең алгоритмы:

Ø    кешеләрне бик авыр очракларда коткару;

Ø    барысын да булдырам дип үзеңне ышандыру;

Ø    авырлыкларга бирешмәү;

Ø    ихтыяр көче, тәвәккәллек кирәк;

Ø    сизгер, игътибарлы булу;

Ø    үз-үзеңне аямауны таләп итә;

Ø    үз өстеңә җаваплылык хисе, бурыч йөкләү;

Ø    Туган илеңне, халкыңны ярату.

       - Хөрмәтле кунаклар! Укучылар! Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәкәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

      Белгәнебезчә, Бөек Ватан сугышы еллары дигән сүз әйтү белән күз алдына күз яше, кайгы, бәхетсезлек килә. Халкыбызның әлеге сугышта керткән батырлыгы аеруча хөрмәткә лаек.

 

 Әйдәгез,  сүзне укучыларга бирик:

 

1 нче укучы: Сугыш елларында Татарстан хәрби коммиссариатлары 564 мең 414 кешене фронтка җибәрә. Шуларның 352 меңе һәлак булган яисә хәбәрсез югалган. Госпитальләрдә 334 меңнән артык яраланган һәм авыру солдат дәваланган. Шуларның 207 меңе тыныч хезмәттә катнашкан.

2 нче укучы: Безнең 200 дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була. Сугыш елларында Советлар Союзы Герое булган совет сугышчылары арасында татарлар сан ягыннан дүртенче урынны алып тора, 400 меңнән артык сугышчыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

3 нче укучы: Республикабыз язучылары да Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган көрәшнең иң алгы сызыгында булдылар. Фронтка барлыгы 117 каләмдәшләребез китә (шуларның 108 е-татарлар). Яу кырында, дошман тылында 29 язучыбыз батырларча һәлак була, алтысы әсирлектә чакта җәзалап үтерелә...

4 укучы: Каһарман язучыларыбыздан Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фатих Кәрим, Нур Баян, Гадел Кутуй, Рахман Ильяс, Мөҗәһит Хәйретдинов (Х. Мөҗәй) һәм башка каләм әһелләре, яу кырында һәм әсирлектә дә сынатмыйча, исемнәрен мәңгелек данга күмделәр. Аларның батырлыгы, телләрдән телләргә, гасырлардан гасырларга күчеп, җыр булып яңгырый!..

5 нче укучы: Сугыш кырларында Татарстанның куркусыз кызлары да дошманга каршы үз-үзен аямыйча сугыша. Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова 780 сугышчан очыш ясый. Ул рядовой очучыдан командир урынбасарына һәм эскадрильяның партия оештыручысына кадәр үсә. Сугышларның берсендә аның самолеты унике урыннан зарарлана, моторының бер цилиндрын пуля үтәли тишеп чыга. Шулай булуга карамастан, Мәгубә үзенең ПО-2 самолетын аэродромга кадәр китереп җиткерә.

7 нче укучы: Татарстан хезмәт ияләре 1941-1944 елларда гына да фронтка 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең телогрейка һәм чалбар, 106 мең пар җылы өс-баш киеме һәм уннарча мең данә башка әйбер җибәрәләр.

8  нчеукучы: Сугышның беренче елында гына да сәнгать эшлеклеләренең хәрби частьләргә һәм эвакуацияләнгән госпитальләргә культура шефлыгы тәртибендә 2500 дән артык концерт бирелә, 70 якын спектакль куела.

1нче укучы: Татарстан хезмәт ияләре Ватанны саклау өчен үзләренең эш белән тапкан акчаларын гына түгел, шулай ук үзләренең канын да бирәләр. 1941 елның  көзендә Казанда гына да донорлар саны 5700 кешегә җитә. Татарстан өлкә кан җибәрү станциясе Көнбатыш фронтның эвакуацияләнгән госпитальләрен һәм республика госпитальләрен кан белән тәэмин итеп тора. Казаннан фронтка һәр көнне 60 литрга якын кан җибәрелә. Бу кан яраланган күп кенә сугышчының гомерен саклап кала.

2 нче укучы: 1942 елның язына таба республикада 226 мең кеше һәм эвакуация белән килгән 100 гә якын балалар учреждениесе урнаша. Казанда яшәүчеләрнең саны 401 меңнән 515 меңгә арта. Эвакуацияләнеп килгән барлык хезмәткә яраклы кешеләр, республика хезмәт ияләре белән иңгә-иң торып, сугыш китереп чыгарган авырлыкларны җиңеп, хуҗалык һәм культура төзелешенең балык өлкәләрендә дә үз-үзләрен аямыйча эшли.

3 нче укучы: Сугышның беренче елында СССР Фәннәр академиясенең 15 фәнни-тикшеренү институты һәм аерым лабораториясе Казанга күчеп килә. Казанга галимнәрнең зур армиясе-академиклардан һәм СССР Фәннәр академиясенең член-кореспондентларыннан 93 кеше, 1650 фәнни хезмәткәр күчә.

6 нче укучы: Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә 12772 кеше лаек булган. Ике тапкыр герой булганнар-154 кеше. Иван Кожедуб, Александр Покрышкин, Семен Буденный-өч тапкыр Советлар Союзы Герое. Атаклы полководец Георгий Жуков дүрт мәртәбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек.

Илнең иң югары бүләгенә 95 хатын-кыз да лаек булган.

7 нче укучы: Бөек Ватан сугышында 4 мил 559 мең совет солдаты һәм офицеры, әсирлеккә төшеп, хәбәрсез югала. Шуның 60 меңгә якыны Татарстаннан, 30 меңе-татар.

 8 нче укучы: Рейхстаг гөмбәзенә беренче булып милләттәшебез Гази Заһитов Җиңү байрагын  элде

   Башкортстанның Мишкә районы Яңа Кош (Яңа Куыш) авылында туып үскән татар егете-өлкән сержант Гази Заһитов 1945 елның апрелендә Берлинны алу өчен барган сугышларда зур батырлык, тәвәккәллек күрсәтә. Рейхстагны штурмлаучыларның иң алгы сафында була ул. Авыр яралануына карамастан, Гази Заһитов, сугышчан дусты- сержант М. Минин белән бергә, 30 апрельдә, төнге сәгать унберенче яртыда Рейхстаг түбәсенә, иң беренче булып, 79 нчы укчы корпус байрагы менгезеп кадый...

Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Г. Заһитов сугышчан Кызыл Байрак, I-III дәрәҗәле Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Рейхстагка Җиңү байрагын иң беренче булып элгәне өчен, Гази Казыйхан улына һәм аның дүрт иптәшенә - В. Маков, А. Бобров,

А. Лисменко, М. Мининга 1997 елны Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Шул хактагы Грамота 2000 елның 13 октябрендә геройның гаиләсенә туган авылында тапшырды.     

5. Йомгаклау.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар!

      Батырлык ул- рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре тарих битләренә язылган һәм буыннардан-буыннарга күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән. Димәк, батырларның даны- мәңгелек! Без дә тормышта батыр булып калыйк! Намус кушканча халыкка хезмәт итик, аның лаеклы гражданнары булыйк! Игътибарыгыз зур өчен рәхмәт!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Нәрсә соң ул батырлык" темасына сыйныф сәгате"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по футболу

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 487 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.10.2016 2130
    • DOCX 244 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарифзянова Фирдауся Камилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 7045
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 404 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 542 человека

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 126 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Мини-курс

Управление рисками и финансовое моделирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы сохранения баланса в жизни

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе