Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Нуриева З.Р. Балаларга экологик тәрбия бирүдә үсеш бирүче тирәлекнең әһәмияте чыгыш
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Нуриева З.Р. Балаларга экологик тәрбия бирүдә үсеш бирүче тирәлекнең әһәмияте чыгыш

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе

«Балалар үсеш үзәге – Актаныш авылы 6 нчы балалар бакчасы»





























Балаларга экологик тәрбия бирүдә

үсеш бирүче тирәлекнең әһәмияте

чыгыш

























1 нче квалификацион категорияле тәрбияче

Нуриева Зинфира Рафаэловнаның

эш тәҗрибәсе







2013 нче ел апрель

Кереш



Ул яшел хәтфәдән чигелгән мендәренә башыбызны салдырып изрәтеп йоклата, йомшак җилләре белән биттән иркәли, тәмле сулы чишмәләре белән туендыра. Телеңне йотарлык җиләк-җимешләре белән сыйлый. Табигатьнең матурлыгына, байлыгына сокланмаган, аны сакламаган кешене кеше дип тә әйтеп булмый. Табигать бит ул безгә азыгын да, киемен дә, яшәү өчен кирәк-ярагын да бирә.

Табигатьтә бер генә киек-җанвар да, кош-корт, үсемлек тә артык түгел. Үсемлекләрне алсак та, алар җир йөзендәге лабораторияләрнең иң серлесе. Табигатьне, андагы яшеллекне, бөтен җан ияләрен туендыручы гаҗәеп «ашханә» дияргә була. Үзебез сулый торган һава өчен дә без үсемлекләргә бурычлы. Алар миллион еллар дәвамында да җир шарын атмосферага төргән. Аннан башка яшәү мөмкин түгел. Элек-электән үк яшәүче һәр кеше укый-яза белмәсә дә, табигатьнең телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләренә төшенгән һәм аны куллана алган. Бу белемнәр атадан-балага, буыннан-буынга мирас булып күчеп килгән.

Тирә-юньне пычранудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйланмыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау бүгенгесе көннең иң әһәмиятле мәсьәләләренең берсе дисәк тә, ялгыш булмас. Безнең киләчәгебез – балалар, һәм без аларның сәламәтлеге, әхлак тәрбиясе турында кайгыртырга тиешбез. Күренекле педагог В.А.Сухомлинский: «Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы» - дип язган. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Экологик аң, экологик мәдәният тәрбияләү өчен озак вакыт кирәк дибез, ләкин бу кеше олы яшькә җиткәч кенә табигатьне аңлый, аның белән тыгыз элемтәдә дигән сүз түгел. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына, күбәләк очуына карап, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, ягъни, соклану-сокланмавы, аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә булуы турында сөйли.

Шуннан чыгып, балаларда экологик аң үстерү өчен әлеге максат һәм бурычларны күздә тотам:

  • кечкенәдән табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларны киңәйтергә омтылучы экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү;

  • балаларны тирә-юньне пычратмаска өндәү һәм пычрануны булдырмау юллары белән таныштыру;

  • тере һәм тере булмаган табигать бәйләнешен балаларның аңына җиткерү;

  • тере почмактагы җәнлекләр һәм үсемлекләрне тәрбияли белү;

  • гади нәтиҗәләр чыгару һам дөрес фикергә килү;

  • балаларга табигатьне саклауның кеше сәламәтлеге өчен кирәк булуын төшендерү; урманнарны, ишек алларын, уен мәйданчыкларын чүпләмәскә, чәчәкләрне, үләннәрне өзмәскә өйрәтү;

  • табигать объектлары белән кызыксыну, үсемлек (үлән, агачлар) турында белү, бүлмә гөлләрен карау (яфраклары һәм чәчәкләре буенча тану), күчереп утыртканда ярдәм итү, йорт хайваннарын күзәтү, йорт кошлары, балалар бакчасы мәйданчыгына килүче кошлар белән таныш булу;

  • көчләреннән килгәнчә, табигатьне саклау, чистарту максатында оештырылган чараларда катнашу;

  • табигатьтәге экологик үзгәрешләр, бәйләнешләр белән таныштыру аша баланың күзаллауларын киңәйтү, аларда төп экологик төшенчәләр формалаштыру;

  • туган илнең зурлыгына, байлыгына соклану аша табигатькә карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү;

  • табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, экологик норманы аңлы рәвештә үтәргә өйрәтү.

Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләрне тудыра. Кояш чыгуын һәм батуын күзәтеп, кырда тургай җырын, челтерәп аккан чишмә тавышын, агач яфраклары шаулавын тыңлап үскән бала гына табигатьнең якын дусты, һәм ата-аналарына, иптәшләренә ягымлы, миһербанлы була ала.

Балаларда экологик аң үстерү эшчәнлеген дә балаларга таныш әйберләрдән башлау уңай нәтиҗә бирә. Безнең «Каенкай» ясле-бакчасының һәр тәрбиячесе үз алдындагы бурычларын үтәгәндә үсеш бирүче тирәлеккә таяна.

Үсеш бирүче тирәлеккә:

  • бакчаның тирә-ягы;

  • экологик почмак;

  • кышкы бакча;

  • китапханә;

  • яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы;

  • музей;

  • әкият почмагы;

  • музыка залы;

  • бассейн;

  • һәр группадагы табигать почмаклары;

  • фитобар керә

Безнең эшебездә бакчабызның урнашкан урыны да уңай йогынты ясый, уңай шартлар тудыра Чөнки «Каенкай» балалар бакчасының тирә -ягын биек, төз каен агачлары әйләндереп алган. Исеме дә бәлки шуннан алынгандыр. Һәр ел фасылы барышында без балалар белән «Каен» агачы янына кунакка барабыз. Аның төз матур кәүсәләренә, безгә таба иелеп үскән ботакларына сокланабыз. Ел фасылына карап үзгәрешләрен чагыштырабыз, нәтиҗә ясыйбыз; аның янында үзебез яраткан җырлы-биюле уеннарны уйныйбыз. Яз көне шаулашып, сөенешеп кайткан каргаларны, сыерчыкларны күзәтәбез. Кошлар булганда аларны куркытмас өчен тыныч кына сөйләшәбез. Ничек оя ясаулары турында фикер алышабыз. Кошларның тырыш куллары булмаса да, томшыклары белән ныклы матур оя коруларына сокланабыз. Очып кайтканда ачыкканнардыр дип, җимлекләренә азык салабыз.



hello_html_m341d0b3b.jpg



Аннан башка һәр уен мәйданчыгына агач һәм куаклар утыртылган. Балалар һәр көнне уйнарга чыккач, шушы табигать кочагына чумалар. Күзәтүләр ярдәмендә алар агач һәм куакларның исемнәрен өйрәнәләр. Балалар белән бергәләп аларның төпләрен йомшартабыз, корыган ботакларын, яфракларын җыябыз. Бала бу эшләр вакытында үзен чорнап алган табигатьнең аның ярдәменә мохтаҗ икәненә төшенә, аны үстерү, матурлау теләге туа. Агачлар төз, матур, ләкин алар урыннарыннан китә алмыйлар, шуның өчен агачлар белән аралашырга өйрәтү, җанлы итеп күрсәтә белү аларда кызыксыну арттыра, эстетик тәрбия бирүдә булыша.

Бакчабыздагы чәчәк түтәлләре табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтүче бер көч булып тора. Балалар үзләре табигать почмагында утыртып үстергән чәчәкләр арасында бик теләп йөрилар. Аларны тотып карау, аларга кунган бөҗәкләрне күзәтү сихри дөньяның матурлыгын күрә белергә кызыксыну уятып үзенә тартып тора. Чәчәкләр һәм бөҗәкләр арасындагы бәйләнешне аңлыйлар. Алар үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, кешеләрдә шатлык, соклану хисе тудыра, ә матурлыкны күрә белгән бала табигатькә зыян китерми. Безнең яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчабыз да бар. Көз көне бергәләп яшелчәләр җыябыз, уңышның күплегенә сөенәбез. Бу эштә аларның да өлеше бар. Балалар помидор утырталар, бүлмәдә аның үсүен күзәтәләр,hello_html_6d04be60.jpg түтәлдә чакта кулларыннан килгәнчә чүп үләннәрен утыйлар. Начар һәм яхшы, яраклы һәм яраксыз үсемлекләрне аералар. Бакчада йөргәндә сукмактан гына йөрергә яраганлыгын беләләр. Чөнки яңгыр суалчаннары каты җирдә йөри алмыйлар. Ә бит бу юллардан үлән тамырлары һава сулый. Һава җитмәсә, үлән тамырлары үлә дигән сүз. Шуңа да азык үстерүнең тәртибен беләләр.

Бакчабызга бик күп кошлар очып килә. Аларны күзәтеп «Кошлар безнең дусларыбыз» дигән темага әңгәмәләр, альбомнар төзибез. Кошларның файдалы якларын ачабыз. Кошларны куркытмаска, ояларын туздырмаска кирәклеген аңлатабыз. Әтиләре ясаган сыерчык ояларын агачка эләбез. Һәр группаның танып белү зонасындагы гөлләрне үстерәбез. Балалар бик теләп корыган яфрак, чәчәкләрне алалар, төпләрен йомшарталар, тузаннарын сөртәләр, су сибәләр. Ашыкмыйча яратып, зыян китермичә эшләргә өйрәнәләр. Яз көне чәчәкләрне, гөлләрне күчереп утыртканда туфракның үзлекләрен генә өйрәнми, аның үсемлек тормышында нинди роль уйнавын үз күзләре белән күрәләр.

hello_html_m5175f739.jpg



Белемнәрен ныграк арттыру, гөлнең матурлыгын күрү өчен бакчабыздагы «Кышкы бакча» ярдәмгә килә. Балалар белән тәрәзәдән тирә-якта ап-ак кар, ә бу бакча ямь-яшел икәненә сокланабыз. Гөлләргә үсәр өчен җылылык, яктылык , су кирәк икәненә төшенәләр. Табигать почмагында яшәүче ташбака да үзе бер сер булып тора. Ташбаканың яшәеше турында сөйләшәбез. Аңа карап балалар үз фикерләрен әйтәләр. Аның янында сак, тыныч булырга кирәклеген аңлатам. Һәркөнне күзәтүләр үтеп бара, аның нәтиҗәсен табигать календаренә билгелибез. Көннәрне чагыштырабыз. Өйрәнгән кош һәм җәнлек рәсемнәрен куябыз. Алар рәсемнәрне карап, алган белемнәрне ныгыталар, бер-берсенә сөйләп фикер алышалар.

hello_html_1d3ec929.jpg

Табигатьне якыннан тану өчен ком-су зоналары ярдәмгә килә. Комның-суның үзлекләрен өйрәнәләр. Су турындагы белемнәрен ныгыту, суның челтерәп аккан тавышын тыңлар өчен экологик почмак чишмә буена юл тотабыз. Анда суның кошларга, үсемлекләргә, кешеләргә кирәк икәнлеген аңлыйбыз. Судан башка яшәп булмый һәм барсына да чиста су кирәклеген аңлатам. Суны күп агызмаска, су буйларын, чишмәләрне пычратмаска кирәклегенә төшенәләр. Суның кеше сәламәтлегенә зур йогынтысы барлыгын ачу өчен бакчабызда бассейн бар. Балалар кыш фасылында да су коенырга бик яраталар. Су коенып чыкканнан соң бакчадан, урманнардан җыйган шифалы үләннәрдән чәй эчәләр.

Дару үләннәренең кешегә файдасын ачалар, исемнәрен, аларны нинди авыру вакытында кулланырга кирәклеген өйрәнәләр. Дару үләннәрен бик саклык белән генә өзәргә кирәклеген, тамырларына зыян китерергә ярамаганлыгын аңлатам. Саклык белән генә җыеп алып, аларны киптерәбез.

Үзебез яшәгән планета Җир – ул бик зур шар. Анда төрле милләт кешеләре яши, аларның гореф-гадәтләре, көн күрешен, үзебезнең туган җиребезне, әби-бабайларыбыз, кош-корт, җәнлекләре белән танышу өчен бакчадагы булган музейга, ә зуррак балалар белән район музеена ике тапкыр экскурсияләргә барабыз. Үзебезнең кош һәм хайваннарны, туган як кешеләрен, башка милләт кешеләрен хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтәбез. Группаларда төзелгән лабораторияләрдә, агач, металл, кәгазь, мамык әйберләрнең үзлекләрен өйрәнү өчен атрибутлар җыябыз, тәҗрибәләр ясыйбыз.

hello_html_272c15bb.jpg

Участокта кардан уенчыклар ясап, кар үзлекләрен чишәбез. Лабораториядәге көзге яфраклар, табигый материаллардан рәсемнәр һәм башка әйберләр ясыйбыз. Балалар бу әйберләрне башка җирләрдә куллана өйрәнәләр. Лабораториядә чәчәк орлыклары, гербарийлар, таш һәм башка әйберләр саклана. Туган якка, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү матур әдәбият һәм иҗади әсәрләрдән башка мөмкин түгел.





Китапханә зонасында кошлар, хайваннар, үсемлекләр турында китаплар, картиналар, рәсемнәр бар. Матур әдәбият әсәрләре балаларга табигать матурлыгын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.







hello_html_141f3e4a.jpg













Ә театр зонасында маскалар, киемнәр киеп, балаларның кошлар, хайваннар, үсемлекләр булып уйнавы аңлап җиткермәгән нечкәлекләренә төшенергә булыша. Бу геройларның үзенчәлекләрен күрсәтеп кичерешләрен, начар-яхшыны аеру, кыюлык-батырлык сыйфатлары тәрбияләнә

hello_html_m76a4d61e.jpg

Музыка һәм физкультура шөгыльләрендә дә балалар экологик тәрбия алуны дәвам итәләр. Төрле хәрәкәтле уеннар аларга табигый бәйләнешләрне ачарга ярдәм итә.

Залда үткәрелгән күңел ачулар «Кошларны озату», «Кошларны каршы алу», «Чыршы бәйрәме», «Сөмбелә», «Каз өмәсе», «Карга боткасы», «Нәүрүз» һәм башка бәйрәмнәр табигатьнең матурлыгына сокланырга һәм аны сакларга кирәклеген өйрәтә. Бу бәйрәмнәр балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә дә гаять зур урын тота.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналардан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Экология буенча эшләү дәверендә ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, альбомнар, ширмалар төзү тәрбиягә зур йогынты ясый. Шуңа күрә дә, табигатьне саклауда, Җир ананың лаеклы булышчыларын үстерүдә үзебезнең өлешне кертәбез дип ышанабыз.

hello_html_m3fdc7297.jpg







Кулланылган материал:



  1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Васильева, Гербова, Комарова, 2006 ел.

  2. Табигатьнең сафлыгы – күңелнең пакълеге. Л.Әюпова, 2003 ел.

  3. Туган як табигате белән таныштыру. Борһанова, 1997 ел.

  4. Мәгариф №9, 1996 ел.

  5. Туган тел – очар канат. Исмәгыйлева.

  6. Развивающая среда для экологического образования. Дошкольное воспитание. №7, 2010 ел.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров90
Номер материала ДБ-245811
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх