Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / О жизни и творчестве поэта Равиля Файзуллина

О жизни и творчестве поэта Равиля Файзуллина

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

 Равил Фәйзуллин (1943 елда туган)
Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 нче елның 4 нче августында Татарс...
Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен, 1965 нче елда Казан дәүләт унив...
1966 нчы елда армия сафларына алына һәм 1968 нче елга кадәр гаскәри хезмәттә...
Р.Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм ала...
Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив иҗат итә....
Бөтен иҗади гомере дәвамында Р.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 19...
1 из 7

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1  Равил Фәйзуллин (1943 елда туган)
Описание слайда:

Равил Фәйзуллин (1943 елда туган)

№ слайда 2 Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 нче елның 4 нче августында Татарс
Описание слайда:

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 нче елның 4 нче августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

№ слайда 3 Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен, 1965 нче елда Казан дәүләт унив
Описание слайда:

Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен, 1965 нче елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Көндезге бүлектә укыса да, ул ике елдан артык төрле газета-журнал редакцияләрендә («Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Ялкын» һ.б.) эшләп ала. Берничә ел дәвамында университетның әдәби берләшмәсен җитәкли. Укуын тәмамлагач, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. Студент чагында ике китабы чыккач, 1966 нчы елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.

№ слайда 4 1966 нчы елда армия сафларына алына һәм 1968 нче елга кадәр гаскәри хезмәттә
Описание слайда:

1966 нчы елда армия сафларына алына һәм 1968 нче елга кадәр гаскәри хезмәттә була. Шушы елда Р.Фәйзуллинны Татарстан язучыларының Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар. Анда дүрт ел ярым эшләгәннән соң, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керү сәбәпле, гаиләсе белән Казанга кайта. 

№ слайда 5 Р.Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм ала
Описание слайда:

Р.Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм алар үткән гасырның илленче еллар ахырында республика матбугатында күренә башлый. Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка,аз сүзлелеккә омтылучы  шагыйрь. Бу юнәлештә ул Шәрык поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Р.Фәйзуллин — хәзерге татар поэзиясендә кыска формаларга, әйтик, бер-ике-өчьюллыкларга, тулы гражданлык хокукы бирүчеләрнең берсе.

№ слайда 6 Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив иҗат итә.
Описание слайда:

Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», «Сәйдәш», «Ике зират арасы» поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм» (1965), «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Чәчәкләр үстердем» (1979), «Паласны кем кагар?» (1980), «Якты моң» (1983), «Сәгать белән Сәгыйть » (1989), «Газиз китабы» (2004)  исемле шигъри җыентыклары әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.

№ слайда 7 Бөтен иҗади гомере дәвамында Р.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 19
Описание слайда:

Бөтен иҗади гомере дәвамында Р.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1990-1995 нче елларда Татарстан Югары Советы депутаты буларак республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген яклауда актив эш алып бара. Үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында язучы­ларның илкүләм узган күп кенә съездларында делегат булып катнаша, берничә мәртәбә СССР һәм РСФСР Язучылары берлегенең идарәсенә сайлана. Ул шулай ук 1968 нче елдан хәзергә кадәр Татарстан Язучылар берлегенең даими идарә әгъзасы. 1999 нчы елдан — Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясе рәисе. 1985 нче елда аңа «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. 2007 нче елда Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 07.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров132
Номер материала ДВ-312561
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх