Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / " Обобщение опыта работы " самоотчет

" Обобщение опыта работы " самоотчет

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:







Балаларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле эш формаларын кулланып, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту”.





hello_html_46f5c657.jpg







































Һидиятова Резеда Әнвәр кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Хидиятова Резеда Анваровна

Учитель татарского языка и литературы









МБОУ “Лицей №14” ЗМР РТ



г. Зеленодольск


2016






Башка кешеләргә мөнәсәбәт
кеше тормышының нигезен, аның үзәген

тәшкил итә.
С.Л.Рубинштейн.


Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-- үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...
Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.
Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.



Мин үземнең дәресләремдә халык педагогикасын кулланам. Бүгенге көндә мәктәп укытучылар алдына зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – югалган гореф-гадәтләребезне барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету. Халкыбызның иң әһәмиятле беренче педагогик әсәре - бишек җырлары. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары ягыннан бишек җырлары тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырлык түгел. Халкыбыз җырлары – күп төрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья.

Мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлекләре дә бик гыйбрәтле. Аларны өйрәнгәндә, яттан белү генә җитми, бу мәкәльләрдә әйтелгән үрнәккә омтылырга, гыйбрәт алырга кирәк.

Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдә үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә.

Халык педагогикасын кулланганда түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам:

  1. татар әдәбиятында халык педагогикасы һәм психологизмның бирелешен ачыклап – анализлап бирү;

  2. халык педагогикасы һәм психологизмның зур тәрбия чарасы булуын дәлилләү;

  3. актуаль проблемалар күтәргән әдәби әсәрләрнең халык ихтыяҗы югарылыгында торуын исбатлау.

Иҗади – эзләнү барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:

  • халык педагогикасы һәм психологизм төшенчәсенең асылына төшенү;

  • халык педагогикасының төп юнәлешләрен билгеләү;

  • психологизмның әдәби әсәрдә иң мөһим тасвирлау принцибы булуын ачыклау;

  • халык педагогикасы һәм психологизм – бербөтен тәрбия чыганагы икәнлеген исбатлау;

  • әдәби әсәрләрнең зур тәрбия мәктәбе икәнлеген мисаллар өстендә күрсәтү, анализлап бирү.

hello_html_47cc7d7a.jpg














Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, дәресләремдә халык педагогикасын куллануны уңай нәтиҗәгә китергәненә инана гына барам.

Үhello_html_m3cd6beb8.jpgзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә  яшәргә дәрман бирә.










Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? - дисәләр,
Сөенечем таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.


Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? - дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.


Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул ? – дисәләр,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.











Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәламәтлек саклау технологияләре.


Югары технологияләр, берсеннән-берсе көчле компьютерлар кулланыла торган заманда яшибез. Ләкин статистика мәгълүматлары буенча, сәламәт кешеләр саны көннән-көн кими бара.

Сәламәтлек дигәндә, беренче чиратта, кешенең физик саулыгы күз алдына килә. Бу юнәлештә эш алып барсак та, физик сәламәтлекне күбрәк медицина учреждениеләре кайгырта. Ә педагоглар буларак, без кеше сәламәтлегенең психик һәм социаль ягына күбрәк басым ясарга тиеш.

Укучыларның сәламәтлеген формалаштыруда мәктәп зур роль уйный.Чөнки укучы үз тормышының биштән бер өлешен мәктәптә үткәрә. Белгечләр укучыларның сәламәтлеге күбесенчә укыту процессының үтәлү шартларына бәйле дигән нәтиҗәгә килә. Сәламәтлек- шәхес үсешенең нигезе, исәнлек булмаса, ирешелгән уңышларның әһәмияте юк.

Хәзерге көндә укыту процессын укучы кызыксынырлык итеп үткәрү өчен һәр укытучы яңа алымнар, яңа технологияләргә мөрәҗәгать итә. Әмма иң мөһиме: белем һәм тәрбия бирүдә укучыларның сәламәтлегенә зыян килерлек булмаска тиеш. Безнең бурычыбыз: һәр укучы өчен комфорт шартлар тудыру, һәр баланың индивидуальлеген искә алып, үсеп килүче яшь буын өчен үз-үзенә, үз көченә ышаныч тудыру, шәхес буларак үсәргә, ачылырга ярдәм итү.

Безнең мәктәп менә инде икенче ел белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән укучыларның сәламәтлеген кайгырту буенча нәтиҗәле эшләп килә. Спорт секцияләре, балаларның дөрес һәм режимлы туклануын тәэмин итү, кабинетларда чисталык һәм һава режимын төгәл үтәү, дәресләрдә уңай психологик атмосфера тудыру, сәламәтлек сәгатьләре үткәрү һ.б. – шуның кайбер элементлары.

Дәресләрдә сәламәтлек технологияләрен куллану да шушы эшнең бер өлеше. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бу юнәлештә уңышлы эшләп киләләр. Мондый дәресләр үзенең формасы белән дә, структурасы белән дә, эш алымнары белән дә аерылып тора. Дәрестә укучыларның активлыгын максималь дәрәҗәгә җиткерү өчен энергизаторлар, акыл штурмы, төркемле дискуссия, рольле уеннар, мини-лекция, кооператив белем бирү төркемнәрендә эшләү, төрле типтагы ял минутлары, гимнастика элементлары ( күзләргә, кулларга, гәүдәгә), музыка тыңлап ял итү кебек эш алымнары кулланыла. Шулай ук валеологик тәрбия бирүгә дә зур урын бирелә.

Мәсәлән, Хидиятова Р.Ә. 10 нчы класста рус төркеме белән “Физкультура һәм спорт” бүлеген өйрәнгәндә, спорт баланың укуына зыян китерүче түгел, ә киресенчә, уңай көч, омтылыш бирүче икәнлегенә зур басым ясый. Мисал итеп, спорт белән шөгыльләнүчеләрнең укудагы, спорттагы казанышларын китерә һәм аларның сәламәт булуын ассызыклый.

Хидиятова Р.Ә. дәресләрендә бүгенге көннең кануны саналган-яшь буынны сәламәт рухта тәрбияләүгә зур урын бирә. Мәсәлән, 6 нчы класста “Бакчачы” поэмасын укып танышкач, төрле һөнәр ияләре турында әңгәмә корып, сәламәт булганда гына бар нәрсәгә ирешеп була дигән нәтиҗә ясала. Автор күзлегеннән карап, балаларда рух, җан, тән чисталыгының тәңгәл килүен аңлату, инша өчен темалар тәкъдим итү, диспутлар үткәрү кебек эш формалары алына.

Башлангыч класс укучылары белән эшләгәндә исә ул күбрәк хәрәкәтле, уен тибындагы дәресләр үткәрүне кулай күрә. Уен формасындагы дәресләр кечкенә яшьтәге балаларның дәрестә актив эшләүләренә ярдәм итә.

Укытучы үз дәресләрен музыка белән бәйләп, кечкенә яшьтәге балаларның армый, кызыксынып эшләүләрен тәэмин итә.

Югары классларда эшләүче укытучылар эшендә тренинглар куллану да уңышлы. Дәресләр тренинглар рәвешендә үткәрелә һәм монда түбәндәге методлардан файдалану күздә тотыла:

  1. Төркем белән эшләү.

  2. Бәхәс-дискуссияләр.

  3. Әңгәмәләр.

  4. Лекцияләр.

  5. Сәхнәләштерү.

  6. Түгәрәк өстәлләр.

  7. Рольле уеннар.

Мәсәлән, татар төркемендә исә бу методлар әдәбият дәресендә иң кулай методлардан санала. Мәсәлән, Ш.Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнгәндә, бәхәс-дискуссия, түгәрәк өстәл алымын кулланып, кеше күңелендәге хисләр, кичерешләр ачыла. Укытучы алдына психик сәламәтлек тәрбияләү бурычы килеп баса. Шунда ук социаль сәламәтлек (ана белән бала арасындагы каршылыклы мөнәсәбәт) тәрбиясе дә бирелә. “Акчарлаклар” әсәрен өйрәнгәндә алкогольнең зыяны-физик сәламәтлек, тормышка куркыныч янаганда, үзеңнең куркынычсызлыгыңны тәэмин итү- социаль сәламәтлеккә өйрәтү күздә тотыла.

Сәламәтлек – шәхес үсешенең нигезе. Балалар – безнең киләчәгебез, терәгебез. Психик, рухи сәламәт шәхес тәрбияләү –безнең изге бурычыбыз. Бу эшебездә безгә уңышлар гына юлдаш булса иде дигән теләктә калабыз.







hello_html_mc6aab6.jpg


Лекцияләр





hello_html_16702438.jpg






Әңгәмәләр







hello_html_m5722f9e0.jpg









Түгәрәк өстәлләр




hello_html_m6be744d8.jpg









Рольле уеннар





Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Бүгенге көндә педагогик фәндә һәм укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү- дәресләрнең төп максаты булып тора. Ә татар теле укытучысы алдында татар телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Әлеге максатка ирешүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча укыту технологияләрен файдалану тора. Алар арасында елдан-ел уңышлырак кулланылганы, һичшиксез, мәгълүмати технологияләр булыр.

Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен компьютер технологияләре уңайлы.

Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә укытытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту-уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Соңгы елларда Республика Мәгариф һәм фән министлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар укытучыларыбызның алыштыргысыз ярдәмчеләренә әверелде. Мәсәлән, Г.Тукай, Р.Фәхретдин, М.Җәлил, Г.Исхакый, Ф.Яруллин иҗатларына багышланган мультимедияле программалар, “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты”, “Таtar telle zaman” исемле электрон дәреслекләр, күпсанлы DVD һәм CD дисклар дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда уңышлы кулланыла. Мультимедияле кулланманы укытучыларыбыз үзләре дә әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Бигрәк тә 10-11нче сыйныф укучылары бу эшне бик теләп башкара. Укучылар төрле темаларга презентацияләр эшләп, аларны дәрес вакытында һәм дәрестән тыш чараларда актив кулланалар.

Әйтеп киткәнчә, иң актив кулланыла торган компьютер технологияләре формаларының берсе – мультимедияле рефератлар һәм презентацияләр. Мультимедияле презентацияләрнең максаты- мәгълүматны күрсәтмәле, җиңел үзләштерелә торган формада бирү. Мультимедияле презентацияләрне күрсәткәндә интерактив такта мөһим рольне уйный. Бу такта ярдәмендә дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп була. Интерактив такта мультимедияле ресурсларны кулланырга, дәресне төрле өстәмә материаллар белән баетырга мөмкинлек бирә. Мультимедияле презентацияләр кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны аудиториягә җиткерергә булыша һәм аларны дәреснең барлык төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Информацион технологияләр укыту-тәрбия эшен оештырганда текстлы, тавышлы, график, видео мәгълүматны яңача кулланырга мөмкинлек бирә. Ә бу үзе укучыларда иҗади эшкә кызыксыну уята һәм танып белү активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора.

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү – дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы – рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның төп бурычларыннан берсе- балаларны, гомумән, татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучыларның тормыш юлын өйрәнү һәм аларның аерым әсәрләрен үзләштерүенә ирешү.

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки тел һәм мәдәният бәйләнешләрен күрсәтергә тиешбез. Менә шушы эшләрне без төрле технологияләр ярдәмендә башкарсак, аларны аңлатсак, бигрәк тә , уңышлы булыр иде дип саныйм.

Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

hello_html_m5697921a.jpgШәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр”,- дигән Р.Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

hello_html_m31e8e31b.jpgСоңгы өч елда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен компьютерлы дәреслек һәм китапларны кулланудан башка күз алдына китереп булмый. Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда татар теленә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да инде.





Тәрбия бирүдә халык педагогикасы

Халык педагогикасы – ул тормышта сыналып, буыннан буынга күчеп камилләшкән, халыкта киң кулланылган тәҗрибәләрдән килеп чыккан укыту-тәрбия турындагы тәгълимат – фикерләр, киңәшләр, тәрбия алымнары һәм чаралары җыелмасы. Бүгенге көндә мәктәп укытучылар алдына зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – югалган гореф-гадәтләребезне барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету. Халкыбызның иң әһәмиятле  беренчел педагогик әсәре – бишек җырлары. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары ягыннан бишек җырлары тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырлык түгел. Халкыбыз җырлары – күп төрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья.

Мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлекләре дә бик гыйбрәтле. Аларны өйрәнгәндә яттан белү генә җитми, бу мәкальләрдә әйтелгән үрнәккә омтылырга, гыйбрәт алырга кирәк.

Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдә үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә.

Халык педагогикасын кулланганда түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам: 

1)татар әдәбиятында халык педагогикасы һәм психологизмның бирелешен
ачыклап – анализлап бирү;
2) халык педагогикасы һәм психологизмның зур тәрбия чарасы булуын
дәлилләү; 
3) актуаль проблемалар күтәргән әдәби әсәрләрнең халык ихтыяҗы югарылыгында торуын исбатлау. 
Иҗади – эзләнү барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям: 
— халык педагогикасы һәм психологизм төшенчәсенең асылына төшенү; 
— халык педагогикасының төп юнәлешләрен билгеләү; 
— психологизмның әдәби әсәрдә иң мөһим тасвирлау принцибы булуын ачыклау; 
— халык педагогикасы һәм психологизм – бербөтен тәрбия чыганагы икәнлеген исбатлау; 
— әдәби әсәрләрнең зур тәрбия мәктәбе икәнлеген мисаллар өстендә күрсәтү, анализлап бирү. 






Класстан тыш эшчәнлек


СӘХНӘ”түгәрәге


Түгәрәкнең максаты

  • халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру;


  • балаларга туган телләрен оныттырмау, аларны туган телебез белән тагын да кызыксындыру

  • милли рухи байлыкны тирәнрәк күзалларга ярдәм итү


hello_html_c4c157.jpghello_html_3b0938e9.jpg

















Бу түгәрәк укучыларның артистлык сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылды. “Сәхнә” түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучыларны тупладә. Түгәрәктә сәләтле балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган, чөнки мәктәбебездә сәнгатҗ сөюче балалар бик күп.


Һәр халык үзенә хас булган гореф-гадәтләргә бай. Соңгы вакытта туган телебезгә, шулай ук, борынгыдан килгән йолаларга игътибар бик нык артты, чөнки татар халкының, башка халыклар кебек үк тырихы, үткәне бик бай, йола-бәйрәмнәре һәм уеннары да күп төрле.











hello_html_m4d1ac15.jpg







Аулак Өй”








hello_html_m1d3fe1f5.jpg


М.Хәсәнов “Фәрештә” әсәрен сәхнәләштерү








hello_html_m12cf7751.jpg




Түгәрәктә йөрүче укучыларны балалар шагыйрьләре, әсәрләре белән тирәнрәк таныштыру, аларның әсәрләрен күбрәк уку теләге уяту максатлары да күздә тотылды. Укучылар шулай ук үткән темалар ярдәмендә иҗади эш итеп шигырь, әдәби әсәр, мәсәл укырга өйрәнеп, сәхнәдә күрә белү, тыңлый һәм ишетә белү күнекмәләрен үстерә ала.


hello_html_m71bbc772.jpgКаз өмәсе”


hello_html_m4d698daa.jpg









Нәүрүз”










hello_html_m79d06ee.jpg












А.Алиш “Койрыклар”







hello_html_m7fcdf5f7.jpg

Кичәләрне актлар залында гына түгел,

үзебезнең китапханәдә дә үткәрәбез.











hello_html_m163b68b5.jpg




Хәтерләрдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Р.Фәйзуллин

hello_html_720f00c8.jpghello_html_5d22a653.jpg











Нәтиҗәләр


Минем эшемнең күрсәткечләре буларак балаларның югары дәрәҗәдә татар теле һәм әдәбияты фәнен үзләштерүендә күренә

hello_html_mfa74adf.gif



















2012-2013 уку елында 93 укучының 54-се “4” һәм “5” билгеләренә уку елын тәмамладылар. Өлгереш – 100%, сыйфат – 58% иде.

2013-2014 уку елында 80 укучының 50-се “4” һәм “5” билгеләренә уку елын тәмамладылар. Өлгереш – 100%, сыйфат 4% күтәрелеп, 62% тәшкил итте.

2014-2015 уку елында 85 укучының 56-сы “4” һәм “5” билгеләренә уку елын тәмамладылар. Өлгереш 100% булса, сыйфат тагын 3% артып, 65% тәшкил итте.



Олимпиадада катнашучылар сыны артуы

Муниципальный этап республиканской олимпиады по татарскому языку

Уку елы

Класслар

Укучылар


2009 -2010 уку елы

10

Галеева Алсу

Җиңуче


2014-15 уку елы

8

Заһидуллина Айгөл

Җиңуче


9

Тяпкова Екатерина

Призёр


9

Градобоев Егор

Призёр


2015-2016 уку елы

8

Айметдинова Диләрә

Җиңуче


9

ЗаһидуллинаАйгөл

Җиңуче

Муниципальный этап республиканской олимпиады по татарской литературе

Уку елы

Класслар

Укучылар саны


2014-15 уку елы





8

Заһидуллина Айгөл

Җиңуче

2015-2016 уку елы





9

Заһидуллина Айгөл

Җиңуче


Республиканский этап олимпиады по татарскому языку

Уку елы

Класслар

Укучылар саны


2014-15 уку елы





8

Заһидуллина Айгөл

Җиңуче

hello_html_m520b76c5.jpghello_html_m4f5813ab.jpg





hello_html_m461d16f5.jpghello_html_c4dcebe.jpg






hello_html_481b2c1a.jpghello_html_6ca33fea.jpg

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров121
Номер материала ДВ-417246
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх