Бөек
Җиңүне каршылап...
Без, Мөслим
районы Тойгелде махсус (коррекция) интернат мәктәбенең 1 нче сыйныфында белем
алучы балалар белән берлектә ил күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган
күп чараларда катнаштык. Җирлегебездә гомер итүче бердәнбер сугыш ветераны
–Фәйзуллин Шәйдулла бабай һәм аның карчыгы Әлфия әби янына очрашуга бардык. Ул
безгә үзенең үзәк өзгеч авыр елларын, кичергәннәрен бик дулкынланып, вакыт-вакыт
ярсып, дошманга булган нәфрәтен җыерчыкланган кулларын йодрыкка кысып, күзләреннән
чыккан күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде. Без йотлыгып тыңладык, ходай безгә
һәм балаларыбызга мондый кайгы-хәсрәтләрне бирмәсен, дип теләдек. Ә инде
ветеран бабайга хәерле, тыныч картлык теләдек.
Район
үзәгендә урнашкан батырлар аллеясына экскурсиягә бардык. Ватанны якларга 8140
ир-егет китеп, 5200 якташыбызның кире әйләнеп кайта алмавы - балалар күңелен дә
тетрәндерде. Советлар Союзы Геройлары - Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов,
Пётр Днепров, өч дәрәҗә Дан орденнары иясе Бәдыйк Салыйков батырлыкларына
соклану, горурлану хисе бүгенге көндә дә сүрелмәде, яшь буынны тәрбияләүдә өлге
булып торалар.
Класс
сәгатьләрендә сугыш чоры балалары белән дә очрашулар үткәрәбез. Алар үзләренең
якыннарын, әти-әниләрен ничек итеп сугышка озатуларын, аларга ярдәм итәбез, дип
хезмәт куюларын һәм бүгенге көндә дә алар киткән якка текәлеп, күңелләре
белән кайтуларын көтеп яшәүләрен бик ачынып, хәтирәләргә чумып сөйләделәр.
Класс
бүлмәләрендә олы бәйрәмгә багышлап стендлар чыгардык, макетлар ясадык, җырлар, шигырьләр
өйрәндек. Бигрәк тә герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын тирәнтен үзләштереп, зур
кичә үткәрдек. Төрле рәсем конкурсларында да бик теләп катнашабыз.
Әле эшләнәсе эшләребез
күп. Кечкенә булсак та, өлкәннәрдән калышмаска тырышабыз. Сугыш һәм тыл
ветераннары тормышын өйрәнүне, аларның батырлыкларына соклану, горурлану, үзебенең
яктан тимурчылык эшен дәвам итүне бурыч итеп алабыз.
Әле
кечкенә булсак та
Аңлыйбыз
без дуслыкны.
Бүлешәбез
дуслар белән
Борчуларны,
шатлыкны.
Дуслар
булып яшик бергә
Бар
милләт балалары.
Сабыйларның
шатлыгыннан
Гөр
килсен авыл һәм калалары.
Әби-бабам
күргәннәрне
Безгә
күрү язмасын.
Аяз
күкле тыныч илдә
Әткәм-әнкәм
назласын!
Мөслим районы Тойгелде
махсус (коррекция) гомуми белем бирү интернат мәктәбенең башлангыч сыйныф
укучысы Ямалеев Равил Эрикович
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.