Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / ООД на татарском языке "Әбиемнең серле сандыгы"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

ООД на татарском языке "Әбиемнең серле сандыгы"

библиотека
материалов

Зурлар төркемендә милли тәрбия буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Тема:”Әбиемнең серле сандыгы”

Максат:

Үстерү бурычы:балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.

Милли киемнәрнең исемнәрен ,бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

Үсемлек мотивларыннан бизәк төзергә өйрәнү.

Белем бирү бурычы: лалә ,кыңырау,канәфер чәчәкләрен ,яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Тәрбия бурычы: балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү.

Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе:иҗади сәнгать.

Интеграль белеем бирү өлкәләре:аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,ма

тур әдәбият,музыка.

Методик алымнар һәм чаралар:уен мизгеле,сорау,аңлату,әңгәмә,күрсәтү,

мөстәкыйль эш.

Җиһазлау:сандык,алъяпкыч,түбәтәй,күлмәк,калфак,камзол,йорт бизәү әйберләре,магнитофон,проектор,мольберт,ИКТ куллану,татартбизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш:серле,тылсымлы,сихри сандык,лалә,кыңгырау,канәфер чәчәк, алъяпкыч,түбәтәй.

Алдан үткәрелгән эшләр:милли киемнәр,андагы татар бизәкләре белән таны

шу,татар бизәкләрен рәсемгә төшерү,”Түбәтәй”уенын өйрәнү,уеннар уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Сюрприз.

2.Милли киемнәр турында әңгәмә.

3.Уен:”Түбәтәй”.

4.Алъяпкыч белән түбәтәйне бизәү.

5.Үстерешле уен:”Нәрсә артык?”.

6.Йомгаклау.

Материал: милли киемнәр, балалар санынча алъяпкыч, түбәтәй, клей, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре. ИКТ куллану татар халкының милли киемнәрен слайдларда күрсәтеп бару.

Эшчәнлек барышы.

Т. Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып ките.Безнең республикабыз –күп милләтле республика

Анда бик күп халыклар яши.Татарлар,руслар,керәшен татарлары,казахлар,уд

муртлар һ.б.

Ә без бүген сезнең белән татар халкының милли байлыклары булган кул эш

ләре ,чигүле киемнәр,өй бизәү әйберләре белән танышырбыз.

(Магнитофон язмасында: “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм”, – дигән тавыш ишетелә.)

Т.-Тавышны ишеттегезме, балалар? Мин карыйм әле, кем икән анда.(Сандык табалар.). Балалар, безгә кунакка сандык килгән икән бит, әйдәгез сандыкны ачып карыйк, нәрсәләр бар икән аның эчендә. ( Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый). Нишләптер сандыгыбыз ачылмый.

Т.-Балалар,бәлки сандыкка матур сүзләр әйтеп карарга кирәктер?. Ягез әле, балалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән,кечкенә,тылсымлы,чәчәкле ).

Т.Менә бит балалар сандык үзе турында матур сүзләр ишетү белән ачылып та китте. Ә бәлки бу тылсымлы сандык турында матур шигырьләр дә сөйләп үтәрбез.

1 нче бала: Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

2 нче бала: Бу тылсымлы сандыкта.

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Т. Әйдәгез бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән бу сандыкта. (Берәмләп сандыктан әйберләр алып күрсәтелә барыла).

-Менә бу татар халкының чигүле сөлгесе.Аны яшь вакытларында безнең әбиләребез аулак өйләрдә кич утырып чиккәннәр.(Аны башка төрле “кызыл башлы казан сөлгесе”- дип тә әйтәләр).

-Ә монсы өстәл ашъяулыгы.Күрәсезме нинди матур итеп канәфер,лалә чәчәкләре белән чигеп эшләнгән.

-Ә монсы тәрәзә пәрдәләре була.Аларны ак җирлеккә матур-матур кыңгырау чәчәкләре чигеп эшләгәннәр.

-Монсы мендәр тышлыгы була.Аңа кыңгырау,лалә чәчәкләре чигелгән.

Ә менә болары нәрсәләр икән балалар?

Б.Күлмәк һәм алъяпкыч.

Әйе балалар, карагыз әле нинди матурлар . Алъяпкычның итәген төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә күлмәге озын җиңле,итәге киңәя төшкән бала итәкле.

3 нче бала: Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә

Матур лалә чәчәк төшкән

Бик ошады үземә.

Миндә дә, балалар, алъяпкыч рәсемнәре бар. Шул алъяпкычлар турында сөйләгез әле.

Алъяпкыч рәсеме буенча сөйләү. (Миндә сары төстәге алъяпкыч, ул кызыл төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән. Миндә ак төстәге алъяпкыч, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән.)

Т. Ә монда нәрсә икән бу балалар?

Б:Калфак.

Калфак нәрсә икән соң ул?

Б:Татар кызларының баш киеме.

Т:Әйе балалар,татар кызлары башларына калфак кия торган булганнар.Аны матурлап лалә чәчәкләре,өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләгәннәр.

4 нче бала.”Энҗе –мәрҗән калфагым”.Р.Вәлиева.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак,үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

-Энҗе калфак кигән кыз ул-

Татар кызы дисеннәр.

Балалар, тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта? Ягез әле карыйк .

Б.Түбәтәй.

Т.Әйе,түбәтәй.Ә нәрсә соң ул түбәтәй?

Б.Түбәтәй малайларның баш киеме.

Т.Әйе безнең ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар.

Карагыз әле, балалар,бу түбәтәйне ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Ә сез, балалар, түбәтәй турында шигырьләр беләсезме?

5 нче бала. Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем ,

Үзем кебек бәләкәй.

6 нчы бала: Әнием ак сәйлән белән

Чиккән яшел бәрхеткә.

Бар түбәмдә түбәтәем.

Мин бүген бик бәхетле.

Балалар , тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта?

Балалар, миндә түбәтәй рәсемнәре дә бар. Әйдәгез бу рәсемнәр буенча да сөйләп китик әле.Түбәтәй рәсеме буенча тасвирлап сөйләү. (Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә hәм кырыйларына урнашкан. Миндә кара тәстәге түбәтәй, ул кызыл төстәге лалә hәм яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә кырыйларына урнашкан.)

Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп “Түбәтәй уенын” уйнап алыйк.

Түбәтәеңне кигәнсең , бик ераклардан килгәнсең

Төскә матурлыгың белән , шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй , түбәтәем укалы

Чиккән матур түбәтәен , менә кемдә тукталды.

(Түгәрәккә басабыз җырлыйбыз түбәтәйне түгәрәк буенча балаларга җибәрәбез, җыр ахырында түбәтәй кемдә кала ,аңа җәза бирелә ).

Т. Без сезнең белән бергә ”Нәрсә артык” уенын уйнап үтәрбез.

Т. Ә хәзер без сезнең белән татар милли бизәкләрен карап үтәрбез.

(Балаларга лалә,кыңгырау,канәфер,өч яфрак,гади туры яфрак бизәкләре күрсәтелә).

Елаган тавыш ишетелә.

Т.Бу тавыш сандык төбеннән килә түгелме соң? Сез ишетәсезме балалар?

Б.Әйе.

Т.Яле,нәрсә бар икән анда,карыйк әле.Балалар монда ап-ак алъяпкыч һәм түбәтәй елый икән.Сез белмисезме нигә елый икән алар?

Б.Аларның бизәкләре юк икән ,шуңа елыйлар.

Т.Ягез әле ,без аларның күңелләрен күтәрик ,тиз генә матур бизәкләр кисеп алып ябыштырыйк үзләренә.

(Балалар эш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүш” Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе җыры куела.)

Т. Балалар, без сезнең белән бүген татар милли бизәкләр кулланып алъяпкыч hәм түбәтәйләр бизәдек. (Балаларга сораулар бирү) Син нинди төстәге чәчәкләр белән бизәдең?Чәчәкләреңнең исемнәре ничек?

Т: Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур алъяпкыч hәм түбәтәйләр бизәдек.Ә хәзер кызларыбыз бизәгән түбәтәйләрен малайларыбызга бүләк итәрләр,ә малайларыбыз кызларыбызга үзләре бизәгән алъяпкычларны бүләк итәрләр. Бу сезнең алда торган бәйрәмнәрегезгә зур бүләк булыр.

Балалар, сез бүген шундый тырыш , актив булдыгыз. Сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?

Ә сезгә нәрсә ошады?



Кулланылган әдәбият:

1. Балалар бачасында бердәм белем бирү эшчәнлеге/ З.М. Зарипова., А.Х.Габдрахимова, А.Т.Минникаева – Казан: 2013.

2. Иң гүзәл тел – туган тел/ М.Ф.Кашапова.- Казан: Школа, 2009.

3. Иң татлы тел – туган тел/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.

4. Балалар фольклоры/ К.М. Миңнуллин.- Казан: Мәгариф, 2000.

5. Әхлак нигезе – матур гадәт/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-399501

Похожие материалы