Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / ООД с детьми младшей группы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

ООД с детьми младшей группы

библиотека
материалов

2нче кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән шөгыль.

Тема: Файдалы сәяхәт.

Максат: Балаларның таныш әкиятләре, табышмаклары аша сөйләм телен үстерү, Т.Р.И.З методы буенча бармак белән рәсем ясауны ныгыту, аларда шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

Материаллар белән җиһазлау: Урман күренеше, убырлы карчык өе, куян курчагы, күбәләкләр, татар милли киемнәреннән киенгән курчак.

Барышы: Балалар, матур итеп кенә утырып ял итик әле, һаваны күп итеп сулап, әкрен генә чыгарабыз.

Балалар, сезнең сәяхәткә чыгасыгыз киләме соң? (Әйе, килә)

Ә кая барасыгыз килә? Кем кая барырга теләр иде?

Балалар: Урманга, кырга...

Бик әйбәт, менә бүген алайса урманга сәяхәткә барабыз. Балалар, ә нәрсә белән барып булыр икән соң анда? (Машина, самолет, ат, автобус) Әйдәгез, ат белән барыйк. Әнә, күрәсезме, безне җигүле атлар көтә. Утырыгыз әле, балалар, матур итеп шушы атларга. Балалар, гадәттә сәяхәткә чыккач җырлап баралар бит, әйдәгез без дә үзебезнең “Колын” турындагы җырыбызны җырлыйк? (Җырлыйлар).

Карагыз әле аттан төшеп, без бит урманга килеп тә җиткәнбез. Күрәсезме, агачлар нинди биек, искиткеч матур чәчәкләр үсә икән монда. Әйдәгез әле якынрак барып карыйк.

Куян: Әй, кем ул минем урманыма рөхсәтсез кермәкче була? Минем чәчәкләремне таптамакчы, өзмәкче була?

Тәрбияче: Чү, балалар, кем эндәшә безгә? Сез аны күрәсезме?

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Әйе шул, күрми дә торам, куян икән. Куянкай, алайса безгә шартыңны әйт.

Куян: Менә мин сезгә табышмаклар әйтәм. Ә сез җавабын табыгыз.

Арткы тәпие озын,

Алгы тәпие кыска.

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.(Куян)

Балалар: Куян.

Куян: Көлтә-көлтә койрыгы

Болгый-болгый барадыр.

Кетәклеккә кереп ул

Тавык-чеби аладыр(Төлке)

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.(Бүре)

Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер урманыма рәхим итегез. Урманда бары сукмактан гына йөрегез, чәчәкләремне кирәкмәскә өзмәгез, агачларымны сындырмагыз, яме? Хушыгыз.

Балалар: Рәхмәт, куян, сау бул.

Тәрбияче: Балалар, куянкай әйткәннәрне әйбәтләп тыңладыгызмы, бары тик сукмактан гына йөрергә диде бит, аяк астыгызга карап кына, матур итеп атлап кына барыгыз әле.Карагызчы, әнә анда ни бар соң?

Балалар: Капчык.

Тәрбияче: Әйе шул. Ә эчендә нәрсә бар соң моның?(күрсәтә)

Балалар: Бүре башы.

Тәрбияче: Күрегез әле балалар, бу урман гади генә булмады бит әле. Бу бит әкият урманы икән. Капчык та, андагы бүре башы да кайсы әкияттән соң?

Балалар: “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән.

Тәрбияче: Ай-яй, балалар сез нинди өлгер, тапкыр; тиз уйлап исегезгә төшердегез. Кәҗә белән сарыкныкы шул. Алар әле бу капчыкны кайда калдырганнарын белмичә эзләп йөриләрдер. Әйдәгез, капчыкны үзебез белән алыйк та тагын алгарак барыйк.(Җирдә җиләкләр чәчелгән, чиләк ауган). Балалар, карагыз күпме җиләкләр монда. Ай, кемнең чиләге түгелгән соң монда? Ягез тизрәк җыеп салыйк чиләккә. Кемнеке булыр бу, кем шундый матур чиләк белән җиләккә килгән дә, калдырып киткән?

Балалар: Гөлчәчәктер.

Тәрбияче: Ә үзе кайда булыр соң ул?

Күбәләкләр очып йөри: Мин беләм. Мин беләм. Гөлчәчәк адашты да убырлы карчык өенә барып керде. Ә ул аны кайтармый, өендә генә тота.

Тәрбияче: Балалар, Гөлчәчәкне коткарырга кирәк бит инде тизрәк?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Күбәләккәй, син безгә юлны күрсәт инде.

Күбәләк: Шушы яшел сукмактан гына әнә теге зур агач янына барырга кирәк. Тик сак булыгыз, убырлы күрмәсен!

Тәрбияче: Рәхмәт, күбәләккәй, кисәтүеңә. Ә менә бу капчык “Кәҗә белән сарык”ныкы икән. Без аны шушы агач төбенә куябыз. Күбәләккәй, син аларны шушы урынга алып килерсең, яме?

Күбәләк: Алайса, мин ашыгыйм әле, аларны эзләп табыйм. Сау булыгыз.

Балалар: Сау бул, күбәләккәй.

Тәрбияче: Балалар, сак кына барыйк, безнең килгәнне убырлы ишетмәсен. Әнә Гөлчәчәк тәрәздән карап тора. Исәнләшегез инде әкрен генә. Исәнме, Гөлчәчәк. Без сиңа ярдәм итәргә килдек. Тик нишләргә, ничек ярдәм итәргә соң сиңа? (колакка әйтә). Убырлы йон эрли ди. Әйдәгез, без аңа үзебез белә торган, йоклата торган җырны җырлыйк. Г.Тукай сүзләренә тат. халык “Бишек җыры”

Гөлчәчәк: Убырлы йоклый, мин тәрәзәдән генә чыгыйм әле, ул сизгәнче.(Чыгып бераз уртагарак керәләр.)

Тәрбияче: Гөлчәчәк нигәдер күңелсез әле безнең. Балалар, әйдәгез аңа уен уйнап күрсәтик әле.

Зәңгәр чәчәк”уены уйнала.

Тәрбияче: Балалар, Гөлчәчәкнең өенә кайтасы да бар бит әле. Ул ничек кайтыр инде, аның серле, юл күрсәтә торган йомгагы убырлыда калган. Хәзер без аңа ничек булыша алабыз инде. Иң яхшысы, өр-яңа йомгаклар ясарга кирәк булыр. Кемгә нинди төс кирәк ? Минем өстәлдә яшел, кызыл, сары, зәңгәр төсләр бар. (Сайлыйлар) Балалар, без бүген тагын рәсемне бармак белән ясаячакбыз. Күрсәтегез әле миңа күрсәткеч бармагыгызны, яки “балан ияк” бармакны. Менә, бөтенегез дә белә икән. Балалар, үзебезгә кирәкле төсне бармак очларына алабыз һәм ясый башлыйбыз. Пөхтә итеп, ашыкмыйча гына эшлибез. Йомгак башта нәни генә була, ә җепне чорный-чорный үсә, зурая. Балалар, җепләрегез тигез чорналсын (Гөлчәчәк карап тора). Кем эшләп бетерә, Гөлчәчәккә күрсәтегез, яме? Аңа ошаса, ул аны үзе белән алачак. Балалар, Гөлчәчәк төсләрне бутый икән бит, ягез, йомгакларнын төсен күрсәтеп, әйтеп бирегез әле.

Мин Гөлчәчәккә яшел йомгак ясадым...

(Эш беткәч)

Ай-яй нинди уңган балалар икән бит сез. Мондый йомгаклар булганда, бернидән дә курыкмыйча кайтырга була. Мин инде хәзер өемә адашмый гына кайтып җитә алам.

Тәрбияче: Сау бул, Гөлчәчәк. Адашмый гына өеңә кайтып җит.

Балалар: Сау бул, Гөлчәчәк.

Тәрбияче: Балалар, күрдегезме инде безнең сәяхәт нинди файдалы булды. Без күпме әкият геройларына булыштык, рәхәтләнеп саф һава суладык.






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров58
Номер материала ДБ-235044
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх