МБМББО
“Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай” “ЛМР” МБ ТР
Тема: Яшелчә бакчасында
Максат:1.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән көзге уңыш бәйрәмен үткәрү;
2.Өйрәнгән яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен сөйләмдә дөрес куллануларын булдыру;
3.Җырларны матур итеп җырларга, өйрәнгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә,
биергә, уеннар уйнарга теләк уяту.
Бәйрәмне
әзерләде:
1
категорияле татар
теле
тәрбиячесе
Кашипова
Р.Н.
Ноябрь 2015 ел
Яшелчә
бакчасында
А.б: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр
һәм килгән кунаклар!
Без
бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Көз. Кемдер аның
килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул
сагышлы.Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар.
Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә
генә!
Күңелләргә
якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз
муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Балалар,карагыз әле безнең зал, ничек матур
бизәлгән. Әйтерсең алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга
кертеп тутырган.
Килә шаулы, алтын матур көзем
Оча яфрак, исә көзге җил.
Табигатең бигрәк сокландыргыч
Хуш киләсең, көзем, әйдә кил.
Кулына
буш кәрзин тотып, залга бер Кыз керә.
Кыз
бала:
Әни
тагын эш кушты:
-Бакча
ни хәлдә икән?
Белеп
кайт әле,- диде.-
Яшелчәләрне
җыеп,
Алып
кайт әле,- диде.
Ай-яй,
бигрәк яшелчәләр күп булган.
Җыр:
“Бар матур бакча” (кыяр, бәрәңге, суган сүзләре белән)
Матур көй
астында бии-бии,кыз каршына Кәбестә килеп баса.
Кыз бала:
Алманы мин бик
яратам.
Мин сине алыйм,
Кәрзинемә салыйм.
Кишер:
Минем исемем –
Кишер,
Теләсәң, болай
пешер.
Теләсәң, ашка
тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле
була...
Кыз бала:
Кишер дә бик
файдалы.
Мин сине алыйм,
Кәрзинемә салыйм.
Бәрәнге
Мин-бәрәнге.
Пешерсәң,
Мин тәмле булам
бик тә.
Мине йөртәләр
хәтта
Икенче икмәк дип
тә.
Кыз бала:
Бәрәңгесез яшәп
булмый бер көн дә.
Мин сине алыйм,
кәрзинемә салыйм.
Кыяр
Кыярны һәркем
таный.
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң
тозлап,
Кыяр саклана
озак.
Кыз бала:
Кыяр да миңа бик
кирәк.
Мин сине алыйм,
Кәрзинемә салыйм.
Җыр: “Көз
кунакка килгән”
1.Алтын көз
кунакка килгән
Сары күлмәген
кигән.
Елмаеп карый
безгә,
Җырлап уйнашыйк
бергә.
К-та
Көзге кояш нурлар
чәчеп
Елмаеп карый безгә.
Нинди тәмле
күчтәнәчләр
Көз алып килгән
безгә.
2.Кәрзин тулы
алмалар
Помидор һәм
кыярлар.
Кәбестә, кишер,
суган,
Алтын көз безнең
уңган.
К-та
Кәҗә килеп
керә.
Кәҗә:
Бигрәк тәмле ис
сизәм,
Кәбестә сорыймын
синнән.
Бик талчыктым
кызыкай.
Бик ачыктым
кызыкай.
Бер кәбестәне бир
миңа,
Ярдәм итче
дустыңа.
Кыз бала: (аптырап
балаларга мөрәҗәгать итә)
Үземә калдырыйммы?
Дустыма
булышыйммы?
Йә
балалар,әйтегез,
Миңа җавап
бирегез.
1бала:
Син кызыкай, бер
дә аптырап торма.
Ярдәм сорап килгәндә
Беркемне кире
борма.
Кәҗәгә кәбестәне
бирергә кирәк.
Алып
баручы: Кәҗәгә кәбестәне биргәнче бер уен уйнап
алыйк. Без,
Кәҗәкәй, сиңа кәбестәне бүләк итәрбез. Ләкин син башта аны эзләп табарга тиеш.
Әгәр балалар каты итеп кул чапса, димәк, син кирәкле урынга якынайгансың, ә
инде балалар кулларын әкрен генә чапса, димәк, син яшелчәләр яшерелгән җирдән
ерак киткәнсең. Аңладыңмы, Кәҗәкәй?
Кыз бала: Мә, Кәҗә,
сиңа кәбестә.
Кәҗә: Рәхмәт.
Бии –бии
аю килеп керә.
Аю:
Бигрәк тәмле ис
сизәм,
Алма сорыймын
синнән.
Бик талчыктым
кызыкай.
Бик ачыктым
кызыкай.
Бер алманы бир
миңа,
Ярдәм итче
дустыңа.
Кыз бала: (аптырап
балаларга мөрәҗәгать итә)
Үземә калдырыйммы?
Дустыма булышыйммы?
Йә
балалар,әйтегез,
Миңа җавап
бирегез.
2 бала:
Бер яхшы эш мең
яхшы сүздән артык.
Аюга алманы
бирергә кирәк.
Алып
баручы: Аюга
алманы биргәнче тагын бер уен уйнап алыйк. (Балалар музыка астында
бер-берләренә алма бирәләр. Музыка туктагач алма кемдә калса , шул бала аюдан
сорый : “Алма кемдә?” Аю баланың тавышын танып, исемен әйтергә тиеш. )
Уен: “Алма
кемдә?”
Кыз бала: Мә, Аю
сиңа алма!
Аю: Рәхмәт.
Куян керә
Куян:
Бигрәк тәмле ис
сизәм,
Кишер сорыймын
синнән.
Бик талчыктым
кызыкай.
Бик ачыктым
кызыкай.
Бер кишерне бир
миңа,
Ярдәм итче
дустыңа.
Кыз бала: (аптырап
балаларга мөрәҗәгать итә)
Үземә калдырыйммы?
Дустыма
булышыйммы?
Йә
балалар,әйтегез,
Миңа җавап
бирегез.
3 бала:
Үзеңә үзең-каты
бул!
Кешеләргә йомшак
бул.
Куянга кишерне
бирергә кирәк.
А.б:
Балалар,әйдәгез Куянкай белән көч сынашыйк.
Уен: “Кем
күпме кишер җыя?”
Җыр: “Ак
куян”
Кыз бала: Мә, Куян,
сиңа кишер!
Куян: Рәхмәт
сиңа кызыкай.
Кыз бала
кәрзиненә күрсәтеп:
Күрегезче
дусларым, күпме яшелчә җыйган идем, әз генә калды.. Әнигә нәрсә әйтермен икән?
Кәҗә:
Алтын тутыкмас,
Яхшылык онытылмас.
Мә,кыз, сиңа сөт.
Куян:
Кадерләсәң кечене,
Кадерләрләр
үзеңне.
Мә, кыз, сиңа ипи.
Аю: Үзең
ничек-без дә шулай! Мә, кыз, сиңа бал.
Кыз бала:
Тәрәзәдән тәрәзәгә
гөлләр күчереп була.
Сезнең кебек
дуслар белән гомер кичереп була.
Җырлы уен:
“Куш кулым”
Алып
баручы: Сез,
балалар, кызга яхшы киңәшләр бирдегез. Менә сезгә миннән күчтәнәч! (Кәрзиндәге
алма муляжын бирә.Алма муляжына конфетлар тутырылган)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.