Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Открытый классный час
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Открытый классный час

библиотека
материалов
hello_html_28775485.gif




Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Суыксу гомуми урта белем мәктәбе

















Ачык сыйныф сәгате







Сыйныф җитәкчесе:

Ф. Ә. Закирова










2013- 2014 нче уку елы



Максат:

Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны моның гаять җаваплы эш икәнлегенә төшендерү; укучыларда авыл җире өчен кирәкле һөнәрләргә кызыксыну уяту; хезмәткә уңай караш, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре ,белем алуга омтылыш тәрбияләү.


Бурычлар:


1.Һөнәр сайлауның җаваплы эш булуына төшендерү.

2.Һөнәр сайлау мөмкинлекләрен өйрәнүне дәвам итү.

3.Һөнәр сайлаудагы ялгышлардан кисәтү.

4.Хезмәткә уңай караш тәрбияләү.

5.Киләчәктә авылда да заманча һөнәр ияләре булырга

мөмкин булуын күрсәтү.


Җиһазлау:


Проектор, Презентация, магнитафон

табл. К.Д.Ушинский сүзе: Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул.

Һөнәргә кагылышлы мәкальләр җыелмасы,

К.Насыйри сүзләре: Һөнәр – бер агым судыр,

вә ышанычлы дәүләттер.




Тәрбия сәгатенә хәзерлек:

Даими профориентацион эш алып бару. Китап - белешмәләр туплау. Укучыларга тәрбия сәгатенә чыгышлар хәзерләүдә булышу. Тәрбия сәгатенә Суыксу авылында гомер итүче Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; алдынгы шофер Хайруллин Әмин абыйны һәм авылыбызның алдынгы сыер савучысы - Гайнуллина Фирая апаны кунакка чакыру.

Укучыларның “Мин сайлыйсы һөнәр” проектын төзүгә ярдәм итү.













Дәрес барышы


I.      Оештыру өлеше.

II.               Уңай психологик халәт тудыру.

Талгын гына музыка уйный. ( Алинә Сафиуллина “Авылым)

1 нче укучы: Авылым! Гүзәл табигатькә, киң күңелле кешеләргә бай булган туган авылым! Синдә тудым, синдә үстем, синдә канат чыгардым. Бу авылда тууым, синдәге кешеләрнең бер-берләренә итәгатьле мөнәсәбәтләрен күреп, шулар арасында тәрбияләнүем белән чиксез бәхетле мин.

2 нче укучы: Авылымның табигате белән яшәрәсең, гүзәлләнәсең, ямьләнәсең, гүя чәчәккә төренәсең. Авылыма илтүче олы юл тузаны да гүя хуш ис булып борынга бәрелә! Авылым эчендәге һәр сукмак, һәр тыкрык җанга якын.

3 нче укучы: Әби- бабаларым, әти-әниләрем иген иккән мул уңыш бирүче кырларга да бай син, газиз Туган җирем! Амбар тулы алтыннарга да алыштырмаслык игенең, шул игеннән пешерелгән икмәгең - саф байлыгың бар синең.

4 нче укучы: Эчкерсез, гади, гадел, мәрхәмәтле, ачык йөзле, югын табыштыручы, барын уртаклашучы Уңган, бар яктан да булган, үз һөнәрләренә тугры булган алтын куллы кешеләргә дә бай син, авылым.


Укытучы: Әйе укучылар! Һәркемнең туган – үскән җире бар. Кеше үз туган җирендә беренче адымнарын ясый, әйләнә - тирә дөньяны танып - белергә өйрәнә, туган җире аны гүзәл табигате белән иркәли. Туган җирендә кеше укып белем ала, хезмәткә өйрәнә.

Без бүген авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче һөнәр ияләре алдынгы тракторчыбыз Әмин абый, 30 ел буе сыер савучы булып эшләгән һөнәр иясе – Фирая апа турында сөйләшербез, аларның фикерләрен тыңларбыз.

Киләчәктә мин нинди һөнәр сайлармын? Кем булырмын? – дигән сорауларга җаваплар эзләргә тырышырбыз.


Укучы. Юлга чыктым. Алда мине,

Белмим, ниләр көтә икән?

Ап-ак якты юллар микән,

Биек – биек киртә микән?

Юлга чыктым. Алларымда

Әллә ничә такыр сукмак.

Кайсысыннан китәргә соң –

Юл чатында калдым туктап.

Бер өн килде:








Укытучы: «Вакытыңның кадерен бел – торма туктап.

Олы юлга алып чыксын

Үзең салган яңа сукмак».

- Бер дә төшенкелеккә бирелмә, укучым. Вакытның кадерен

белеп, вакытында җыелдык та инде без бүген сукмак сайларга.


Темабыз: «Һөнәрле булу – гәүһәрле булуга тиң» дип атала.

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне

арттыра алу мөмкинлеге булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә.


Һәркемнең үз фикере” уены.


- Хәзер без уен уйнап алырбыз. Сезнең һәрберегезгә дә кәгазь битләре бирелгән, шуларны алыгыз. Күзләрегезне йомыгыз, кәгазь битен урталай бөкләгез һәм бер кисәген ертып алыгыз... ә хәзер күзләрегезне ачыгыз. Кәгазь битләрен җәегез һәм өскә күтәрегез. Биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы? (Җаваплар тыңлана)

- Бу уеннан нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Җаваплар тыңлана)

- Әйе, һәркемнең дә үз фикере бар. Сез шәхси фикерләрегезне бүгенге тәрбия сәгатендә белдерерсез дип ышанабыз.


Без «һөнәр», «профессия» дип сөйләшәбез. Нәрсә соң ул һөнәр? Ә нәрсә ул профессия? Алар арасында аерма бармы?

1. Һөнәр ул – кул көче белән нинди дә булса эш башкару.

2. Ңинди дә булса өлкәгә караган белгечлек, профессия. Мәсәлән, укытучылык һөнәре.

3. Нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.

- Профессия – билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган эшчәнлек, хезмәт.

Укучылар җавабы ( Аерма бар дип уйлыйбыз. Нинди дә булса профессия алу өчен, махсус уку кирәк, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була, әйтик, әбидән, бабайдан, әтидән, абыйдан).

Укытучы: без бүген аерым һөнәр, профессия төшенчәсен генә карамыйбыз, ә һөнәр сайлау яки профессия сайлау турында сөйләшәчәкбез .ничек уйлыйсыз, нәрсә ул профессия сайлау?

Җавап. Үзеңә эш сайлау.

Укытучы. Профессия сайлау. Карап торуга гади генә булып тоелган бу сүзтезмә нинди тирән мәгънәгә ия, аның эчендә күпме эмоция, нәрсәдер көтү, шик – курку, проблема яшеренгән. Профессия сайлау – үзеңә эш





сайлау гына түгел, билгеле бер кешеләр төркеменә кушылу, алар белән эшләү, ул кешеләр төркеменең этик кагыйдәләрен, принципларын, яшәү





образын үзеңә кабул итү. яки профессия ул – кешенең социаль характеристикасы.


Һөнәрләр күп һәм алар 5 төркемгә бүленә

Кеше – кеше (укытучы, табиб, артист)

Кеше- табигать (( агроном, бакчачы)

Кеше – техника (механизатор, тимерче)

Кеше – билгеләр системасы (хисапчы, кассир, компьютерчы)

Кеше – сәнгать образы (рәссам, бизәүче)



Профессия сайлаганда нинди факторларга игьтибар итәргә кирәк?

  • хезмәт шартлары;

  • эш хакының күләме;

  • профессиянең популярлыгы;

  • әһәмиятлеге;

  • сәләт;hello_html_11852162.gif

  • күңелгә ятуы;

  • әти-әни, туганнар, дуслар киңәше;

  • синең һөнәреңә ихтыяҗ булу;

  • сәламәтлеккә.

Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк:


ТЕЛИМ БУЛДЫРАМ КИРӘК

Телим булдыра аламмы кирәк


Шулай итеп, профессия сайлауның беренче шарты: теләк булырга тиеш.

Ярар, теләк белән генә була микән? (укытучы мисал китерә). Яшь егет очучы булырга тели, ә үзе күзлек кия. Ул очучы була аламы?

җавап. Юк.

Укытучы. Шулай итеп, профессия сайлаганда, сәламәтлек турында да уйларга кирәк икән. Яки син сайлаячак һөнәр син булдырырдай, кулыңнан килердәй булырга тиеш (икенче түгәрәкне ясап куя).

Тагын бер мисал карыйк. Яшь кешенең чәй үстерүче, җыючы яки кокос чикләвеген җыючы булып эшлисе килә ди. Ул бу һөнәрне сайлый алмый, чөнки чәй Грузиядә, …үсә; пальма да Россиядә үсми. Шулай итеп, теләк һәм булдыра алу гына җитми, тагын эшкә урнашу мөмкинчелеге дә булырга тиеш, яки эш базарында (рынок труда) син сайлаган




специальность буенча эш урынының булуы (тактада өченче түгәрәкне ясап куя).

Хезмәт базары ул – «эш сораучылар» һәм «эш бирүчеләр». Сатучы белән алучы кебек. «Эш сораучылар» үзләренең хезмәтен саталар, ә «эш бирүчеләр» сатып алалар. Профессия – хезмәт базарында сатыла торган товар.




Шулай итеп, сез шушы өч әйберне туры китерә алсагыз, сезнең профессия сайлавагыз уңышлы булачак.

Профессия сайлаганда ялгышлар да була. Нинди ялгышлар соң алар? Шуларга тукталып китик әле...

  1. Профессияләрнең дәрәҗәле һәм дәрәҗәсезлеге турында уйдырмалар.

Бер апа баласын ачулана «Ярар, укыйсың килмәсә, авылга кайтырсың да игенче булырсың». Игенче булу начармы? Бер генә көн дә иписез тора алмыйбыз бит. Ә ипине кем үстерә? ИГЕНЧЕ. Ә моның өчен тырышлык та, белем дә кирәк, һәр эштә җиренә җиткереп эшләсәң хөрмәт итәрләр, алдынгы булырга мөмкин.

  1. Ышык урын, җиңел профессия эзләү, материаль байлык итеп карау.

Предприятие җитәкчесе директор. Җитәкче урын. Эше җиңел, күп акча ала, авторитетлы дип кызыгабыз. Ә бәлки бу җитәкче хезмәт юлын станок артында башлагандыр, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә еллар буе эшләп, бер баскычтан икенчесенә күтәрелеп , тәҗрибә туплап шушы дәрәҗәгә килеп җиткәндер.

  1. Профессияне әти-әни, дуслар, туганнар буенча сайлау.

  2. Кешегә булган мөнәсәбәтне профессиягә күчерү.

Сезнең күршедә бик төгәл, ярдәмчел, бик күркәм очучы абый яши. Сез аңа сокланасыз һәм хөрмәт итәсез, очучы булырга телисез.

  1. Профессиянең бер ягы белән генә мавыгу.

Геолог сәяхәт итәсе килү. (озаклап һәм җентекләп күзәтү) айлар буена эзләнү эшләре.
Артист популярлык казану (төнге эш, гастрольләргә бәйле күченеп йөрүләр).

  1. Үзеңнең шәхси сыйфатларыңны дөрес бәяләу (сәләт, әзерлек, белем) рәссам, җырчы, биология, химия фәннәрен яратмый ─ врач була аламы).

7)Сәламәтлек...һәркем очучы була аламы? Сәламәтлегең тагын ныграк начарланырга мөмкин. Төс аермау ─ шофёрга, аллергия үсемлек, тузан. Күз ─ компьютер, колак ─ тавышлы урын.

8) Эшнең асылын белмәү. Сайлыйсы профессияң турында күп белергә, төрле яклап өйрәнергә, мөмкинлегең булса, шул профессия вәкилләре белән очрашу, чын күңелдән сөйләшү, хезмәт урынына бару.



Укучылар, ә сез үзегезне нинди һөнәр иясе дип күз алдына китерәсез?

( Укучыларның проектларын яклау)



Безнең тәбия сәгате бүген бик үзенчәлекле. Бездә кунакта үзләренең тырыш хезмәтләре белән олы хөрмәткә лаек булган шәхесләребез. Татарстанның атказанган тракторчысы Социалистик ярышлар алдынгысы –Хайруллин Әмин абый,

Социалистик ярышлар алдынгысы, күпсанлы грамоталарга лаек булган һөнәр иясе сыер савучы Гайнуллина Фирая апа.

( Укытучы кыскача алар турында әйтеп китә)

Укучыларның сорауларына җаваплар бирү.

Кунакларга сораулар.


  • Ни өчен сез бу профессияне сайладыгыз?

  • Сезнең һәрберегезнең хезмәте мактауга лаек булган, югары бәяләнгән. Яхшы һөнәр иясе булуның нигезен сез нәрсәдә күрәсез?

  • Сезнең профессиягезнең уңай һәм тискәре яклары..

  • Балаларыгыз профессия сайлаганда сезнең киңәшләрне тоттылармы.

Укучылар, бүген бездә шулай ук кунакта һөнәр ияләре - укытучылар.


Аларның да җавапларын тыңлап карыйк әле.

  • Укытучы булу –Сезнең балачактагы хыялыгыз идеме?

  • Сезнең укучыларыгыз нинди һөнәрләрне сайлыйлар?

Уен “Күзәтүчәнлек”

Укытучы:

Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне дә истә тоту зарур. Хәзерге вакытта эшче һөнәрләренә зарурлык зур: төзүче, сварщик, токарь, тегүче, шоферлар җитешми.

Эшче, хәрби хезмәткәр, укытучы, сәясәтче һөнәрләре яшьләрне кызыксындырмый да диярлек. Аларның юрист, психолог, табиб, эшмәкәр буласы килә.

  • Укучылар сез ничек уйлыйсыз ни өчен бездә эшче кадрлар җитешми?

  • Ни өчен яшьләр авылларда эшкә калмыйлар?



Йомгаклау.

Һөнәр сайлау проблемасы сезне борчый икән, укучылар, димәк яхшыга: бу сезнең социаль һәм психологик яктан өлгергәнегезне күрсәтә. Әгәр сезгә барыбер икән, бу инде начар дигән сүз.

Теләсә нинди һөнәр кешедән “мөһим һөнәри сыйфатлары” булуны таләп итә. Мәсәлән корректорга –игътибарлылык, рәссамга- образлар аша фикерләү һ.б кирәк.Һөнәр сайлаганда үзегезнең мөмкинлекләрегезне



билгеләү мөһим.


Тагын бер әһәмиятле фактор, һөнәр сезнең табигатегезгә, шәхси характерыгызга туры килергә тиеш. Һөнәр сайлаганда ялгышмас өчен һөнәрләр турында күбрәк белергә кирәк.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.


Һөнәрле булу – гәүһәрле булуга тиң. “Тәрбия китабы”нда Каюм Насыйри да шундый фикерләрен җиткерә. “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.”

Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.

Килгән кунакларыбызга музыкаль бүләк

Җыр “ Шушы яктан, шушы туфрактан без”


Краткое описание документа:

Максат:

Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны моның гаять җаваплы эш икәнлегенә төшендерү; укучыларда авыл җире өчен кирәкле һөнәрләргә кызыксыну уяту; хезмәткә уңай караш, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре ,белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Һөнәр сайлауның җаваплы эш булуына төшендерү.

2.Һөнәр сайлау мөмкинлекләрен өйрәнүне дәвам итү.

3.Һөнәр сайлаудагы ялгышлардан кисәтү.

4.Хезмәткә уңай караш тәрбияләү.

5.Киләчәктә авылда да заманча һөнәр ияләре булырга

мөмкин булуын күрсәтү.

Җиһазлау:

Проектор, Презентация, магнитафон

табл. К.Д.Ушинский сүзе: Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул.

Һөнәргә кагылышлы мәкальләр җыелмасы,

К.Насыйри сүзләре: Һөнәр – бер агым судыр,

вә ышанычлы дәүләттер.

Тәрбия сәгатенә хәзерлек:

Даими профориентацион эш алып бару. Китап - белешмәләр туплау. Укучыларга тәрбия сәгатенә чыгышлар хәзерләүдә булышу. Тәрбия сәгатенә Суыксу авылында гомер итүче Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; алдынгы шофер Хайруллин Әмин абыйны һәм авылыбызның алдынгы сыер савучысы - Гайнуллина Фирая апаны кунакка чакыру.

Укучыларның “Мин сайлыйсы һөнәр” проектын төзүгә ярдәм итү.

Автор
Дата добавления 29.06.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров392
Номер материала 313383
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх