Ата-аналар өчен күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.
2нче сыйныф
Уку
Тема: “Куяннар гаиләсе”
Максат:
Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә актив файдалану;
Хайваннар дөньясына караган лексиканы үзләштерүне дәвам итү;
Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү;ата-аналарга балаларның татар телен
үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү;татар телен өйрәнүгә уңай караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
дәреслек, рәсемнәр, магнитофон язмасы,уенчык куян,табышмаклар
Дәрес барышы:
I.Оештыру
өлеше.Тема һәм максатны әйтү.
II.Өй
эшен тикшерү.
-Хайваннар
турында нинди табышмаклар беләсез?Бер-берегезгә өйдә өйрәнеп килгән
табышмакларны әйтегез.
(табышмак
әйтеш)
III.Төп
өлеш
1) “Куяннар
гаиләсе” хикәясенең 1бүлеген искә төшерү
(76бит)-сорауларга җавап №3
2) Әкиятнең
эчтәлеген сөйләгез
3) Табышмакның
җавабын кем белә?(тактада язылган табышмакларны балалар укыйлар ,тәрҗемә
итәләр,җавабын табалар,рәсемнәр күрсәтелә)
-
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай
яхшырак (куян)
-
Көзен өнгә кереп ята, суыра тәпиен,
Кышлар
уза, җәйләр җитә, чын күңелдән сөенә (аю)
-
Бар йөзләгән энәсе
Тегүче
түгел (керпе)
-
Сорыдыр төсе, үткендер теше,
Урманда
йөри, куяннар эзли (бүре)
-
Нечкә билле, зур койрыклы (төлке).
4) Сез
тагын нинди хайваннарны беләсез?
5) Бу
хайваннар кайда яши?(рәсемнәр белән эшләү).Алар нинди?Алар нәрсә ярата?
6) Без
бүген “Куяннар гаиләсе” дигән хикәяне укып бетерәбез.
№1 83бит.
1. Укытучы
укуы.
2. Чылбырлап
уку.
-
Әкиятне сәнгатьле итеп укыгыз.
-
Нинди яңа сүзләр белдегез?
кәстрүл
кош
баласы (тактада сүзләр һәм аларның транскрипциясе язылган,рәсемнәре
бирелгән)
Бу
сүзләрне дөрес итеп укыгыз.Аларның тәрҗемәсен беләсезме?Әти –әниләрегездән
сорап карагыз әле.
283бит.№3
(дәфтәргә язу)
-
Сорауларны тыңлагыз, җавап бирегез
(музыкаль физкульминут).
№4
-
Сорауларны укыгыз.
-
Аларга җавап бирегез.
-
Куян тагын нәрсәләр ярата?
-
Ә сез кәбестә яратасызмы?
-
Кәбестә файдалымы?
-
Тагын нәрсәләр файдалы?
-
Кәбестә, кишер ашыйсызмы?
-
Әти-әниләрегез белән куяннар гаиләсе турында сөйләшегез.(сөйләшү)
III.
Йомгаклау.
-Дәрестә
сез бүген нинди яңа нәрсәләр белдегез?Нәрсәләргә өйрәндегез?
Хайваннарны
рәнҗетергә ярыймы?Ни өчен?
-Сез
хайваннарга ничек ярдәм итә аласыз?
-билгеләр
кую(комментарияләп)
IV. Өй
эше (№7 85бит).
24нче
урта гомуми белем бирү учреждениесе
Ата-аналар
каршында күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Уку
дәресе
2нче сыйныф
Тема:”Куяннар
гаиләсе”
Укытучы:Рәхимова Кадрия В.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.