Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Открытый урок "Муса Джалиль-бессмертный поэт"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Открытый урок "Муса Джалиль-бессмертный поэт"

библиотека
материалов


СОГЛАСОВАНО:

Зам. директора по НМР

_________ И.С. Айсалимова

«___»______________2012 г.

УТВЕРЖДАЮ:

Зам. директора по ООД

_________ Т.А. Байрашова

«___»_____________2012 г.




МИНИСТЕРСТВО ТРУДА, ЗАНЯТОСТИ И СОЦИАЛЬНОЙ ЗАЩИТЫ РТ

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ

ГОСУДАРСТВЕННОЕ АВТОНОМНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

СРЕДНЕГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ

«НИЖНЕКАМСКИЙ ИНДУСТРИАЛЬНЫЙ ТЕХНИКУМ»

Методическая разработка

урока по теме:

Муса Җәлил –үлемсез шагыйрь”

(в рамках декады татарского языка и литературы)





Разработа:

преподаватель татарского языка и литературы

Каримова Расима Габдулхаевна







г. Нижнекамск

2012

Тема: Муса Җәлил –үлемсез шагыйрь.



Максат: 1. Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру ;

2.Шагыйрь турында белемнәрне системага салу, сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру;

3. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, китаплары, газета-журналлар, рефератлар, кроссвордлар , компьютер, интерактив такта.


Эпиграф:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,

Шигыремдәге изге антына

Бар җырымны илгә багышладым ,

Гомеремне дә бирәм халкыма.”



Дәрес барышы:


I.Оештыру өлеше: - исәнләшү

- кизү укучы белэн әңгәмә.


II.Актуальләштерү:

Укытучы : - Укучылар, дәресебез нинди жыр белән башланды?

  • Дөрес, Муса Җәлилнең “Жырларым” шигыре белән.

  • Без бүген үлемсез шагыйрь – М. Җәлилнең тормыш юлын һәм ижатын искә төшерербез. Аның үлемсез шигырьләрен укырбыз.


III. Төп өлеш.

Укытучы : Укучылар, М.Җәлил 1906нчы елның 15нче февралендэ Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Башлангыч белемне авылында әнисе – Рәхимә бирә. Муса бик кызыксынучан һәм тырыш була. Ул 6 яшеннән укырга керә. Бер ел эчендә 4 классны тәмамлый. 13 яшендә “Бәхет ” исемле беренче шигыре басыла. Шигырен “Кечкенә Җәлил” кушаматы белән бастыра. Муса укуын Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә дәвам итә.

1925-1927 е.е. Казанда Рабфактта укый.

1927 -1933 е.е. Мәскәү университетының әдәбият бүлегендэ укый. Казанга Татар опера студиясе белән кайта һәм әдәби бүлектә җитәкче була. М.Җәлил “Алтынчәч” либреттасын яза һәм ул 1941 нче елны опера сәхнәсендә куела.

Сугыш башлангач та армиягә алына. М.Җәлил командирлар әзерли торган курсларда укый, өлкән палитрук дәрәҗәсе ала. “Батырлык” исемле фронт газетасына хәрби хәбәрче итеп билгеләнә. 1942 елның җәендә Волхов фронтында барган каты сугышлар вакытында ул хезмәт иткән гаскәри часть чолганышта кала, шагыйрь , каты яраланып, дошман кулына төшә, лагерьга озатыла.

Әйдәгез әле, белемнәрне ныгытып, кроссворд чишеп алыйк.







Кроссворд

Горизонталь:

  1. “Хөсәения” мәдрәсәсе нинди шәһәрдә урнашкан була?

  2. Мәскәүдә нинди студия ачыла?

  3. Әтисенең һәм туган авылы исеме?

  4. Фронтта нинди газетада эшли?

  5. Без аны кем буларак беләбез?

  6. Татаропера студиясе кайда оеша?

  7. Рабфакка нинди шәһәрдә укырга керә?



(Уртада ромашка сүзе чыга.) Укучылар, М.Җәлилнең нинди ромашка дигән шигыре бар әле? (“Кызыл ромашка”). 1 укучы бу шигырьне укып китә.

Укытучы: Муса Җәлил 791 көн гомерен әсирлектә үткәрә. Ул 4 төрмәдә була.

Моабит төрмәсе - меңләгән совет солдатларының, әсирләренең җәфа чиккән урыны. М.Җәлилнең зур абруйлы кеше булуын фашистлар беләләр һәм үзләренең ягына чыгарга өндиләр. М.Җәлил риза булган булып, астыртын гына аларга каршы көрәшә. Җәлил үзенең көрәштәшләре белән яшерен эш җәелдереп җибәрә: листовкалар тарата, әсирләрне кораллы күтәрелешкә әзерли. Ләкин восстание башланырга берничә көн калганда , бер сатлык җан оешманың серен чишә. Җәлилчеләр кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Бу 1943 елның августы була.

Тикшерү эшләре 1944 елның мартына кадәр бара, суд була, һәм Муса Җәлил белән аның ун көрәштәше (алар арасында танылган балалар язучысы Абдулла Алиш та бар) үлем җәзасына хөкем ителә. Ләкин М.Җәлил күңелен төшерми, дусларын шигырьләр белән канатландыра. Менә шундый шигырьләрнең берсе.(“Җырларым” шигыре укыла.)

Плетцензее төрмәсе. 1944 нче елның 25 августында хөкем карары җиренә җиткерелә: Плетцензее төрмәсендә 11 патриотның башы киселә.

(Җәлилчеләрнең исемлеген уку.)

(“Моабит дәфтәрләре” турында сөйләнелә.)

“Моабит дәфтәрләре” жыентыгы Моабит төрмәсендэ языла. М.Җәлил шигырьләрен нинди кәгазь кисәге тапса , шуңа язган. Бу - зур батырлык. Бу шигырьлэр Туган илгә кайтып җитә. Ул шигырьләрне бөтен дөнья белә. Җыентыкта 93 шигырь бар. Ул дәфтәрләр Татарстан дәүләт музеенда саклана. (дәфтәрләрне Габбас Шәрипов, Андре Тимерманс төрмәдән алып кайталар.)

1956 елны М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирәләр.

1957 елны Моабит дәфтәрләре өчен ул Ленин премиясе белән бүләкләнә.


IV. Ныгыту өлеше.

Укучылар, хәзер сораулар ярдәмендә белемнәрне ныгытып китик.


Сораулар:

  1. Нинди фронтка эләгә?

  2. Фашистларга каршы нинди эшләр алып бара?

  3. Нинди төрмәдә утыра?

  4. Ничә Моабит дәфтәре илгә кайткан? (2)

  5. Ничә җәлилченең башы киселә һәм алар арасында тагын нинди язучы да була?

  6. Нинди төрмәдә хөкем карары җиренә җиткерелә?


Укытучы Укучылар, безнең тыныч тормышыбыз өчен М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре гомерләрен дә кызганмаганнар .




V.Йомгаклау.

М.Җәлил – үлемсез шагыйрь. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгэн. М.Җәлилнең исеме мәңгеләштерелде. Күп кенэ шәһәрләрдә аңа һәйкәлләр куелды, музейлар ачылды. Аның исеме белән урамнар аталды. Безнең шәһәребездә М.Җәлилгә һәйкәл, кинотеатр бар. Сарман районында Җәлил поселогы төзелде. Казанда опера һәм балет театры эшли. Мәктәпләрдә аның әсәрләре өйрәнелә. Аның турында кинофильмнар, спектакльләр куела, китаплар языла.


VI .Нәтиҗә ясау.


М.Җәлил- үлем аша үлемсезлеккә атлады. Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь.


VII.Өй эше:


«Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь» темасына үз фикерегезне язып килегез.


VIII. Билгеләр кую


“Җырларым”шигырен тыңлау.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 13.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров451
Номер материала ДВ-057763
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх