Инфоурок / Другое / Конспекты / Открытый урок на тему: Г.Тукай
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Открытый урок на тему: Г.Тукай

библиотека
материалов

Алабуга шәһәре 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе





















Габдулла Тукай.

(Бәйләнешле сөйләм үстерү)





















Укытучы:Гаврилова Нина Петровна









6нчы б класс. Татар әдәбияты.

Тема. “ ГабдуллаТукайиҗатынөйрәнүне

йомгаклау.”

Максат: 1. - Г.Тукайиҗатыбуенчаалынганбелемнәрнеңюгарылыгынбәяләү; - коллективтаиреклеаралашуатмосферасытудыру; укучыларныңсәнгатьлеукукүнекмәләренкамилләштерү.

2. Г.Тукайиҗатынамәхәббәтхисләретәрбияләү.

3. Укучыларныңактивлыкларынүстерү.

Җиһазлау: дәреслек, Г.Тукайкитапларыннанкүргәзмә, магнитофон, компьютер, тест-карточкалар.

Дәрестибы: белемнәрнегомумиләштерү.

Дәреснеңбарышы:

I. 1) Оештыруөлеше,уңайхаләттудыру.

-Хәерлекөн, укучылар! Бер-беребезгәелмаюбүләкитиктә, дәресебезнебашлапҗибәрик.

2) Дәреснеңмаксатыбеләнтаныштыру:

-БүгенгедәрестәбезтатархалкыныңйөзеккашыбулгансөеклешагыйребезГабдуллаТукайныңтормышһәмиҗатюлытурындаөйрәнүнейомгакларбыз, алдагыдәресләрдәалганбелемнәрнегомумиләштерербез, берничәтурданторганярышүткәрербез.

II. 1) Ярышларныбашлыйбыз.

I турдаИсемдәкалганнарәсәребуенчасорауларбирелә:

-      Үгиәтинеңминесөюе, миңачәйянындакәрәзлебалныаккүмәчкәягыпбирүе, минемшундакуанганнарым, бишминутлыктөшшикеллегенә” –буистәлекТукайяшәгәнкайсыурынтурында? (Соснада)

-      Минемдөньягаиңэлеккүземачылганурын”-дипТукайкайсыавылныатый? (Кырлай)

-      Буавылбиккечкенәвәбикярлыбулганга, шуныңөстенәминятимкалганултарафлардакатыачлыкбулганга, бабайныңкөнкүрешегаятьначарбулган” – Тукайяшәгәнкайсыурынтурындасүзбара? ( Өчиле)

-      Кадалмасәлекилмешәк!” дигәнсүзләрнеТукайгакемтарафыннанишетергәтурыкилгән? (Шәрифәкарчык)

-      Үгиәбинең 6 күгәрченеэчендәминберчәүкәидемдигәнюлларТукайныңкайдагытормышытурындасөйли? (Өчиле)

-      Юлдаяшелчапанбөркәнгәняшькенәберхатыночрады. Алты - бишсапый:

-Буапаң, күреш, -дигәч, моныңбеләнкүрештем”-буочрашукайдабула? (Җаекта)

- “Безүлсәк, бубалакемкулынакала, ичмасам, авылына

кайтарыйк, “-дипГабдулланыяңаданӨчилегәкемнәрҗибәрә?

(Яңабистәдән- МөхәммәтвәлибеләнГазизә)

II тур. “Сораунигезендәшигырьнетаны!”

1.     Тукайкайсышигырендәҗырлыйторгантавыкларыбулганавылтурындаяза? (“Шүрәле”)

2.     Кыйммәтлеметаллданэшләнгәнчәчтарауәйберекайсыәкиятгероеныкы? (“Суанасы”)

3.     Кайсышигырендәбүребашы 12? (“Кәҗәбеләнсарык”)

4.     Тырышыпсабакукыгач, галимбулыпҗитәрбу” –буюлларыкайсышигырьдән? (“Бишекҗыры”)

5.     Һәрэшнеүзвакытындаэшләргәчакырганәсәрнеңисеменичек? (“Эшбеткәч, уйнаргаярый”)

6.     Җен-фәләндипсөйләнүләр

Искеләрдәнкалганул;

Сөйләвеяхшы, күңелле

Шагыйрәнәялганул.” (“Сабыйга”)

2) Г.Тукайшигырьләреняттанбелүләрентикшерү (укучылартеләгәншигырьләренәинсценировкакүрсәтәләр):

Күбәләк”, “Кызыклышәкертһ.б.

III турярыш. Компьютерданслайдларашасорауларбирү, укучылардөресҗавапнытабаларһәмсигналкарточкаларынкүрсәтәләр:

1.                Шагыйрьләрнеңкайсысыдөньяданибары 27 еляшәгән, барытик 8 елиҗатиткән? ( МәҗитГафури, ГабдуллаТукай, МусаҖәлил, ФатихКәрим)

2.     КүрсәтелгәнкайсыелдаГ.Тукайтуган? ( 1880, 1887, 1886, 1890)

3.                КайсыюлларТукайтурында?

-КазангубернасыЧистайөязеЯуширмәавылындамуллагаиләсендәтуа.

- ТатарпоэзиясеүсешендәтирәнэзкалдырганкүренеклеәдипОренбургякларындатуган.

- ШагыйрьКазандаЯңабистәдәтуган.

-Шагыйрьнеңтуганягы- инешле, чокырлы, урманлыКазанартыКушлавычавылы.

4. Ояданоягакүчеп, җылылыкэзләпйөргәнсабыйгакайдамәрхәмәтлерәкбула, башкаурыннаргакарагандаозагракяши, хәттасабаккайөрибашлый? ( Кушлавыч, Сосна, Өчиле, Кырлай, Яңабистә)

5. Түбәндәгеөзеккайсышигырьдәналынган?

Эчпоша, янайөрәк, хәсрәтэчендә,уйдамин;

Ичмасамиптәштәюкич, тикикәүбез: уйдамин.

(“Эшкәөндәү”, “Туганавыл”, “Парат”, “Бәйрәмбүген”)

6.КайсыиллюстрацияТукайәсәренекетүгел? Әкиятисемнәренатагыз (“Шүрәле”, “Кәҗәбеләнсарык”, “Суанасы”, “Таңбатыр” )

 3) Укучыларгасораубирү:

  -Г.Тукайныңкайсышигырьләренәкөйязылган? (укучыларшигырьисемнәрен  атыйлар)

  ФИЗКУЛЬТМИНУТ. (ТукайсүзләренәязылганТуганавылҗырынмагнитофон  ашатыңлау)

  -Җырбуенчатуганавылтурындаәңгәмәуздыру. (өйдәтуганавылтурында  шигырь  якихикәяязачакларынискәртү)

   IVтур.Тестсорауларыбуенчаэшләү. (укучыларныңэшләренкүзәтепбәябирү)

  4)Г.ТукайныңКырлайдагытормышынһәмхәзергекөндәгемузеййортларын  чагылдырганслайдлар (8) күрсәтү. Рәсемнәрбуенчаукучыларныңфикерләрен тыңлау.

   5)Паратшигыренсәнгатьлеукыту.

   6)Тугантелҗырынкүмәкбашкару.

  III. Өйэшебирү.Минемтуганавылымтемасынашигырьякиминиатюрхикәя  язарга.

   IV. Дәреснейомгаклау. Билгеләркую.





























Алабуга шәһәре 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе





















Базарда”

(Бәйләнешле сөйләм үстерү)





















Укытучы:Гаврилова Нина Петровна









ДӘРЕС ПЛАНЫ

ТЕМА:”БАЗАРДА “ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.


МАКСАТ:балаларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү;2)өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан урынлы файдаланырга күнектерү;3)укучыларның иҗади активлыгын арттыру.4) татар телен өйрәнүгә уеннар аша кызыксыну уяту.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

1)ОЕШТЫРУ

Исәнмесез укучылар.

-Исәнмесез.

-Хәерле көн.

-Хәерле көн.

-Утырыгыз укучылар.

2)ДЕЖУР УКУЧЫ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ.

-Дәресебезне башлыйбыз, укучылар .

-Бүген сыйныфта кем дежур

-Бүген сыйныфта мин дежур.Бүген 7нче декабрь,сишәмбе көн.Сыйныфта ...юк.Бүген көн салкын ,кар ява(яумый).

3)Фонетик зарядка ясау.

-Ә хәзер ,укучылар,фонетик зарядка ясыйбыз.Тыңлагыз ,кабатлагыз.(кавын,чикләвек,өрек,йөзем,чөгендер.))

Кыяр ,кабак,чөгендер,кишер,кәбестә.

Чәчәк, яшелчә, җиләк-җимеш, үлчи.

ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ.

-Бүген без “Базарда”темасын кабатлыйбыз.

Әйдәгез әле ,өй эшен тикшерәбез.Сез яшелчәләр ,җиләк-җимешләр турында нинди шигырьләр беләсез.(3-4 бала шигырь сөйли)

Көз көннәре бик күңелле ,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә

Алмалар өзелеп төшә.


Базарда-карбыз да,

Йөзем дә, өректә.

Авызга кабуга

Бетәләр эреп тә.


Алмасы, чиясе,

Әй, тәмле, әй, татлы.

Әфлисун-лимоннар,

Өелгән кат-катлы.


Телеңне йотасың,

Капсаң да бер генә.

Чыннан да, йотачак

Капса да кем генә


Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны

Сары булгач, бик таталыдыр

Дигән идем мин аны.

Рәхмәт ,укучылар. Шигырьләр нәрсә турында?

-Бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?

-Без бүген базар турында сөйләшәбез.

-Әйе без бүген “Базарда темасын кабатлыйбыз.

.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

-Ә хәзер ,әйдәгез,тәрҗемәче”уены уйнап алабыз.

А)Сүзләрне тәрҗемә итегез.

Җиләк-җимеш кабак овощи репа перец чеснок продаёт

Свёкла огурец рынок магазин

Кишер сатучы

Кыйбат арзан

Кавын үлчи

Чикләвек

өрек

карбыз


алма

б)сүзтезмәләрне тәрҗемә итү. Жёлтое яблоко ,большая тыква сладкий перец

Баллы өрек вкусные ягоды

Тәмле яшел алма

Зур сары шалкан

Файдалы кишер

Ачы лимон

Базарга бара

Үзәк базар

Кибеттә сата

В)Җөмләләрне тәрҗемә итәбез.

Шәһәрдә зур базар бар.Базарда яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр саталар.Кибеттә яшелчәләр,җиләк –җимешләр кыйбат,ә базарда арзан.Яшелчәләр һәм җиләк җимешләр бик файдалы.Мин җиләк-җимешләр яратам.

Моя сестра работает на рынке.

Я люблю морковь.

Овощи очень полезные.

Әйе,укучылар,яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр бик файдалы ,алар витаминнарга бай.

Кем яшелчәләр ашый, шул сәламәт була.


Укучылар тактага карагыз.

А)Спиши ,всавляя пропущенные буквы.

Б…рәңге,чикләв...к,чөг...ндер,җил...к ,к...бак, к...вын,су...ган,киш...р,ш...лкан,к...рбыз,,ч...я..

Б)Продолжить предложения.

Иң тәмле яшелчә-

Иң файдалы үлән-

Иң матур чәчәк-

Иң зур агач-

Язган эшләрне җыеп алу.Ардыгызмы .Ә хәзер ял итеп алабыз.Басыгыз.Җыр.

Көз һәм балалар җыры.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.

-Ә минем кәрзинемдә сезгә бик күп табышмаклар бар.

Кем тапкыр” уенын уйныйбыз.

(Укытучы табышмаклар әйтә, ә балалар җавап бирәләр,

Укытучы кәрҗиннән яшелчәләрне алып күрсәтә)

  1. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә (чөгендер)

  2. Алма!” дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

  1. Озын, яшел-түтәлдә, сары, тозлы-кисмәктә. (кыяр)

  2. Үсеп утыра бер чүлмәк, өстенә кигән 100күлмәк (кәбестә)

  3. Үзе түгәрәк-ай түгел,төсе сары-м ай түгел,

Койрыклы-тычкан түгел. (шалкан)

-Яхшы, балалар, бик тапкыр икәнсез.

-Ә хәзер көзге яфракларны җыеп, төсле букет ясыйк.

Парталарда яфраклар бар, алар гади түгел, яфракларның артына тестлар язылган.

Һәр җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табарга.

Скажите ,пожалуйста ,у вас есть огурцы?

А)Сездә кәбестә бармы?

Б)Сездә кыяр бармы?

В)Мин кыяр яратам.

Сколько стоит один килограмм яблок?

А)Бер килограмм алма күпме тора?

Б)Бер килограмм кавын күпме тора?

В)Бер килограмм алма 50 сум тора.

Взвесьте ,пожалуйста,2 килограмма моркови.

А)Бер килограмм кишер үлчәгез әле.

Б)Ике килограмм алма үлчәгез әле.

В)Өч килограмм кыяр үлчәгез әле.

Яфракларны җыеп алу.

-Ә хәзер ситуатив күнегүләр эшләп алабыз.

1)-Тимур ,спроси у Валерии, она ходит в магазин.

2)Валерия ,спроси у Вали ,на рынке что продают.

3)Скажите ,пожалуйста,у вас есть огурцы?

4)Сколько стоит килограмм яблок?

5)Взвесьте ,пожалуйста ,2кг моркови.

Укытучы-укучы диалогы.

-Син кайсы шәһәрдә яшисең?

-Мин Алабугада яшим.

-Алабуга нинди шәһәр?

-Алабугада нинди истәлекле урыннар бар?

-Шәһәребездә базарлар бармы?

Әйе, Алабугада базарлар бар.

Ничә базар бар?

-Базарда нәрсә саталар?

Сез базарга йөрисезме?

Син кем белән барасың?

Нәрсәләр сатып аласыз?

Базарлар чистамы? Зурмы?

-Балалар, карагыз әле, безнең дә сыйныфта кечкенә базар бар.

Әйдәгез “Базарда” уены уйныйбыз.

Бер укучы сатучы, икенче укучы сатып алучы була.

Кемнәр чыга.

-Исәнмесез.

-Исәнмесез.

Сиңа нәрсә кирәк?

-Миңа алма кирәк.

-Алма ничә сум тора?

-Илле сум. Сиңа ничә кг кирәк?

-Бер кг үлчәгез әле.

-Яхшы. Мә.

-Рәхмәт. Сау булыгыз.

-Сау булыгыз.

-Тагын килегез.

-Яхшы, балалар, бик яхшы, әдәпле сатучылар һәм сатып алучылар булдыгыз.

-Сатучылар да, сатып алучылар да матур сөйләшергә тиеш.

Ә хәзер рәсемгә карагыз.

Рәсем(базар күренеше).

-Бу нәрсә?

-Бу базар.

-Базар ниниди?

-Базар зур, чиста.

-Базарда нәрсәләр саталар?

-Базарда ... саталар

-Анда кемнәр эшли.

-Анда сатучылар эшли.

-Ә кемнең әнисе, әтисе базарда сата?

-Сатучылар нинди?

-Сатучылар яхшы, акыллы, матур.

-Әйе укучылар, сатучылар яхшы кешеләр булырга тиеш, алар матур, әдәпле сөйләшергә тиеш.

-Ә кем базар турында сөйләргә тели?(Базар турында сөйләү, берничә укучы сөйли).

IV Йомгаклау

-Шулай итеп, укучылар без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

(укыдык, яздык, сөйләдек, тәрҗемә иттек)

-Ә нәсәләргә өйрәндек? (матур сөйләшергә, татар телен яратырга, шәһәребезне пычратмаска.

VӨй эше “ Базарда” темасына хикәя язырга

Билгеләр кую.















Алабуга шәһәре 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе





















Табышмак әйтәм,җавабын тап”

(Башлангыч сыйныфлар өчен ачык чара)





















Укытучы:Гаврилова Нина Петровна

Табышмаклар кичәсе



1нче алып баручы.

Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!

2нче алып баручы.

Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.

1нче алып баручы.

Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.

2нче алып баручы.

Бу атамаларның нинди фигыль тамырыннан ясалуын күререгә мөмкин.

Укучылар:”Тап” фигыленнән ясалганнар!

1нче алып баручы.

Төрки халыклар табышмакны “йомак” дип тә атаганнар.

Табышмаклар,йомаклар ничек барлыкка килгән соң?

2нче алып баручы.

Алар борынгы яшерен телгә барып тоташалар.Әле хәзер дә алардан шул яшерен тел калдыкларын табарга була.Мәсәлән,еланны “камчы” дип атыйлар.

1нче алып баручы.

Бәрәннәр янында “куян” сүзен әйтергә ярамый, “озын колак” яки “бүки” дип әйтергә кирәк.

Аюны “олы ата” дип йөрткәннәр.

2нче алып баручы.

Бүген без “Табышмаклар кичәсе”н уздырабыз.Табышмакның җавабын таба алмаган кешегә җәза бирербез.

Уенны нинди тәртиптә алып барырбыз? Хәтерлисезме, Пушкин яшәгән заманда перчатка ыргыту нәрсәне аңлаткан?

Укучылар:”Дуэльга чакыру”ны аңлаткан.

Ә безнең татар яшьләре кич утырганда бияләй атышып уйнаганнар.

(Шул чакта ишеккә шакылтап, укучылар янына “Табышмаклар” дип язылган сумкасын тотып, таякка таянып Тапкырҗан абзый килеп керә.)

Укучылар:

Рәхим ит, Тапкырҗан абзый,

Күптән көтәбез Сезне,

Табышмак таба белергә.

Өйрәтерсез дип безне.

1нче алып баручы.

Илләр гизеп,безнең янга

Тапкыр абзый килгән икән.

Табышмаклар” сумкасында

Ниләр барын белсәң икән.

2нче алып баручы.

Кем зирәк, кем тапкыр икән- сынап карагыз әле.

Тапкырҗан:

Сумкада әйберләр

Гади түгелләр алар:

Кызык –кызык табышмаклар,

Төрле – төрле җаваплар.

1нче алып баручы.

Әйтсәгез иде табышмак,без җавабын эзли торыр идек, Тапкырҗан абзый.

Тапкырҗан:

  1. На!” – дисәң бармый,

Тр-р-р!” – дисәң туктамый.(чана)



  1. Кар түгел – ак,

Боз түгел – каты,

Тоз түгел – эри.(шикәр)

  1. Суда туды,җирдә үлде.(балык)

  2. Ак сандыгы ачылды,эченнән ефәк чәчелде.(кояш)

  3. Кечкенә сары карт, кигән туның тугыз кат(суган).

  4. Брорынсыз чыпчык ,боз тишә(тамчы).

  5. Җәен киенә,кышын чишенә(агач).

  6. Сакалы бар,акылы юк(кәҗә).

  7. Соска борын – бакылдык, күп сөйләшә – такылдык(үрдәк).





2 нче алып баручы.

Зирәк тә, оста да безнең Тапкырҗан абзый!

Укучылар:-Рәхмәт,Тапкырҗан абзый!Рәхмәт!

Аннары балалар кунакларга табышмак әйтеп,җавап әйттерәләр (үзләренең өйдән пешереп алып килгән милли ризыкларына).

1 нче алып баручы.

Менә безнең кичә шуның белән тәмамлана!























































Алабуга шәһәре 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе





















Шүрәледә кунакта”

(Уен-дәрес)















































































Габдулла Тукай турында этюд (диск, компьютер)


Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул – тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар,

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

Сүрелмәсен дә сүнмәсен

Шигырь утыгыз,

Әйбәт буласыгыз килсә,

Шигырь укыгыз!


  • Хәерле көн, балалар һәм кунаклар!

  • Зәнгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтов кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләребездә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.


Бүген без Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Шүрәледә кунакта” дигән уенны башлыйбыз.

Әйдәгез, командалар белән танышабыз.

Болар – “Шаян песиләр” һәм “Кызыклы шәкертләр” командалары. Безгә жюри ярдәм итәчәк: ул уенны бәяләп барыр. Жюридә

1.__________________________________________________________________________

2. _________________________________________________________________________


Уенны башлыйбыз.



БЕРЕНЧЕ ТУР. Тапкырлар конкурсы.

  • Биредә өч бүлек. Һәр хәреф астында сорау. Сезгә бүлекне сайларга һәм хәрефне ачарга кирәк. Дөрес җавап өчен баллар куелып бара.(слайдлар №2-№41)



ИКЕНЧЕ ТУР. Әкиятне бел.

Биредә рәсемнәр. Рәсемнәрнең саннары бар. Сезнең өстәлләрегездә дә саннар ята. Мин Тукайның шигыре я әкиятеннән өзекләр укыйм. Алар рәсемнәрнең кайсы санына туры килә, шул санны күтәрегез.(слайд №42)



ӨЧЕНЧЕ ТУР. Серле сандык.

Комьютер янына командадан берәр бала чыгарга тиеш һәм серле сандыктагы әйберләрнең кайсы шигырь яки әкияттән икәнен билгеләргә кирәк.



ДҮРТЕНЧЕ ТУР. Әсәрнең исемен әйт.

Мин сезгә хәрефләр белән шакмаклар бирәм. Сез алардан Габдулла Тукайның шигырьләренең исемнәренең төзергә тиеш.

  1. Сөткә төшкән тычкан.

  2. Эш беткәч уйнарга ярый.



БИШЕНЧЕ ТУР. Кроссвордны чиш.



Ш

Л

А

В

Ы

Ч


2.

А

Л

М

А

Г

А

Ч





3.

С

Ә

Г

Ъ

Д

И






4.

Б

Ы

Л

Т

Ы

Р


5.

А

К

Б

А

Й








6.

Б

Ү

Р

Е










Ь








1. Тукайның туган авылы.

2. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренең герое.

3. Кечкенә Габдулланы Кырлайга кем алып китә?

4. “Шүрәле” әкиятендәге Егетнең исеме.

5. Кызыклы шәкертнең исеме.

6. Кәҗә белән Сарык нәрсәнең башын таптылар?


  • Без сезнең белән татар халкының сөекле шагыйре, бөек Тукайның иҗатына багышланган уен үткәрдек. Бу уенның җиңүчесен дә билгеләп китәргә кирәк. Сүзне жюрига бирәбез.

  • Мин сезгә барыгызга да рәхмәтемне белдерергә телим. Уңышлар сезгә. Сау булыгыз.






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-257856

Похожие материалы