Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Открытый урок на тему "Хлеб - всему голова"

Открытый урок на тему "Хлеб - всему голова"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: «Икмәк – һәрнәрсәгә баш».

Максатлар:

  1. Дидактик максат - хикәянең әһәмиятен ачыклау

  2. Үстерешле максат - әсәрнең эчтәлегеннән чыгып, үз фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп ачыклау кунекмәләрен үстерү, хикәянең максатын һәм төп мәгънәсен табу күнекмәләрен формалашуга ирешү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Тәрбияви максат - укучыларда икмәккә карата хөрмәт,ихтирам, сакчыл караш тәрбияләү,игенче хезмәтенә соклану , горурлану хисләрен уяту.




Кулланган әдәбият:

1.Афзал Шамов “Ипи кадере” хикәясе.

2.Тәүфыйк Камалиев “ Клиндер” шигыре

3. Кадыйр Сибгатуллин “Намазлык” китабындагы “Рәхмәт, әби” шигыре.

4.”Бала бишеге-гомер ишеге” китабы ( Яр Чаллы: “Идел-йорт” нәшрияты, 2002 нче ел).

5.”Татар халык мәкаләләре ” китабы ( Яр Чаллы: “Идел-йорт” нәшрияты, 2001 нче ел).


Җиһазлау:

Афзал Шамов портреты, “Икмәк өстәлгә ничек килгән?”тематик иллюстрацияләр җыентыгы , мәкальләр язылган плакатлар “Икмәк-ил көче”, “Икмәк- тормыш тоткасы”, “Ашлык - кыйммәтенә тиңе юк хәзинә” һ.б.


Дәреснең барышы.


  1. Оештыру өлеше.

Бергәләшеп, җыйналып,

Без керәбез дәрескә.

Хәерле юллар теләп,

Кояш елмая күктә.

-Укучылар! Безнең бүгенге дәресебез бик әһәмиятле темага багышлана.Ул “Икмәк һәрнәрсәгә баш”дип атала. Без бүген сезнең белән Афзал Шамовның”Ипи кадере”хикәясе белән танышып үтәрбез.Бу хикәянең төп мәгънәсен табарга тырышырбыз.

  1. Алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү.

Иң беренче итеп, сезнең ипи турында алып килгән мәкальләрегезне һәм табышмакларны тыңлап үтик.


  1. Укытучы җитәкчелегендә практика.

-Безнең мәктәбебез кем исемен йөртә?

-Ни өчен ул исемне безнең мәктәпкә биргәннәр?

-Сез Афзал Шамов турында каян белдегез?

-Музейда сез нәрсәләр күрдегез?

-Музейда Афзал Шамовның сабый чагы турында нәрсәләр белдегез?

-Ул ничә яшеннән укый башлый?

Сезнең кебек 9-10 яшендә ул инде әти-әниләреннән читтә Олы Өтәктә мәдрәсәдә белем ала.

Аның турында тагын нәрсәләр беләсез?



  1. Мөстәкыйль практика.

Әйдәгез без аның “Ипи кадере” әсәре өстендә эшлибез.


Балаларны чылбырлап өзекләп укыттыру.( сәнгатьле, дөрес, аңлаешлы укуларына игътибар итү).

Укып бетергәннән соң, эчтәлегенә карата, сорауларга таянып, фикер алышу.


-Малайлар нәрсә уйныйлар?

-Туп урынына нәрсә тибәләр?

-Булка тибеп йөртү уенчыгымы соң ул?

-Нәрсә соң ул?

-Хәлил абыйның ипи турында малайга әйткән сүзләрен табып укып күрсәтегез.

-Хәлил абый Ибраһимга нәрсә турында сөйли?

-Ул ничә яшендә эшли башлаган?

-Кемнәр аны эшкә өйрәткәннәр?

-Яшь чагыннан ук ипи кадерен белеп үсү өчен, нишләргә кирәк?

Димәк, хикәянең төп фикере, төп мәгънәсен ачыклаган җөмләләрне табыгыз һәм матур итеп укып күрсәтегез.


Ә хәзер мин сезгә Тәүфыйк Камалиевның “Клиндер” шигырен укып үтәм, игътибар белән тыңлагыз әле.


Кәшәкә уйныйлар малайлар,

Ни карап торадыр агайлар!

Уйныйлар ду килеп тыз да быз,

Тирләгән малайлар, “кызган” боз.

Тик шайба дигәнең- клиндер,

Ыргыткан малае кемнеңдер.

Таш булган клиндер салкыннан,

Язганнар, ахыры, акылдан.

Гол санап кылана абыйлар

Дәшми дә сакаллы сабыйлар.

Болар бит оныткан узганны-

Күңелгә утырган тузанны.

Клиндер ... суксалар тагын бер.

Ул түгел, йөрәгем ярылыр.

Икмәктән зур булып кыланган-

Соңыннан гел хәер сораган!


Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

-Шигырь белән хикәя охшашмы?

-Икесендә дә балалар ипине кадерсезлиләр.Уенчык итеп уйныйлар.

-Язучылар күңелен нәрсә газаплый?(Икмәкнең кадерсезгә калуы.)


- Ипи! Никадәр кадерле, мәртәбәле, олы ул! Өстәлдә нинди генә ризык булса да, аннан башка өстәлнең яме юк.Икмәк – табын нуры, тормыш тоткасы! Ул тамагыбызның тук, тормышыбызның мул булуын раслый. Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар, зиннәтле сарайлар да – берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый! Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгәме? Әллә авыр, ачлык еллары шулай кадерле иттеме соң аны? Мөгаен икесе дә сәбәпчедер.


Өлкән яшьтәге агайлар күпне күргән кешеләр. Алар корылыкны да, ачлыкны да, ялангычлыкны да башларыннан уздырганнар. Җанны өшетерлек , бәгырьләргә үтеп керерлек әче язмыш, ачлык еллары беркайчан да онытылмый, күңел түрендә төер булып тора. Ә кем белә, бүген зур кызыксыну белән гол санап утырган агайлар картлык көннәрендә бер телем икмәккә тилмерер көнгә калмаслармы икән? Тикмәгә генә : “Ипикәйне кадерсезләмә, үзең кадерсезгә калырсың” дип әйтмәгәннәр шул. Шушы урында, хөрмәтле укучылар, мин сезгә Кадыйр Сибгатуллинның “ Рәхмәт, әби” шигырен укып китәргә телим. Дикъкать белән тыңлагыз әле.


Әби юмарт иде,

Ачлык елда,

Елый-елый мичтән алып бирде

Соңгы алабута күмәчен.

Бабагыз да сукыр иде, -диде,-

Бу кеше дә сукыр...

Җәлләдем...

... Без әбигә шундый үпкәләдек...

Яратмадык аны ул көнне.

Сабыйларның авызыннан өзеп,

Бирдем бит”... дип, ул да үкенде.

Мин аңладым еллар үткәч кенә

Аңа ничек кыен булганны-

Соңгы күмәч...

Бәгыреннән өзеп

Биргән икән ул аны.

Алабута,

Ат кузагы,

Юкә... алып калды безне үлемнән.

Алар түгел, китми әбиемнең

Кешелеклелеге күңелдән.

Суынып беткән

Ул бер күмәч кенә

Коткара алмас иде ачлыктан,

Саклап калган әби рухыбызны,

Җаныбызны ялангачлылыктан.

... каберендә торам.

Ел да кайтам,

Шушы сүзләремне әйтергә:

Рәхмәт сиңа, теге күмәч өчен,

Бик хәтердә, әби,

Хәтердә!



  1. Эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя.

Икмәккә карата сакчыл караш тәрбияләү өчен нинди законнар уйлап чыгарыр идегез?(җаваплар )


-Икмәк валчыгын койма, коелган икән, җыеп ал.

-Табынга җитәрлек кенә сал, сыныгыңны ашап бетер.

-Икмәкне әрәм-шәрәм итмә. Һ. б.


Дөрес , балалар.Икмәккә караган саен, исегезгә һәрвакыт төшсен: анда бик куп кешенең хезмәте кергән.Икмәкне саклау законы сезнең йөрәгегездә булырга тиеш.


Физкультминут. “Калач уены уйнала”.


6.Рәсем сериясе өстендә эш. “Икмәк өстәлгә ничек килгән?

-Без көн саен өстәлдә ипи күрергә гадәтләнгәнбез.Ипи булмаса тамак туймый. Икмәк – бөтен ризыклардан да кирәклесе . Кемнәрдер ипине кибеттән сатып ала , кемнәрдер өйләрендә пешерә . Безнең өстәлгә килгәнче ул нинди юллар үтә?

(Балалар рәсем буенча сөйләп баралар.)

Тракторда җирне сукалыйлар , сөрәләр , тырмалыйлар , чәчәләр .Аннары араларын эшкәртәләр . Игеннәр өлгергәч , комбайннар кырга чыга . Алар җыйдыралар , ашлыкны машиналарга төяп элеваторга озаталар . Аннан тегермәнгә , он ясыйлар . Шул оннан ипи заводларында , пекарняларда тәмле ипиләр пешерәләр , шуннан кибетләргә китә .

3.Сораулар бирү :

-Ипинең юлы катлаулымы?

-Иң күп хезмәт куючы кем?

-Ипигә карата , аны үстерүчегә карата без нинди булырга тиеш?


Иген игү борын-борыннан иң изге, иң дәрәҗәле эш итеп саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган.


Бардыр анда картлар олылыгы

Һәм ирләрнең сынмас ныклыгы.

Садәлеге барлык сабыйларның,

Әниләрнең күңел аклыгы.



  1. Дәрескә йомгак ясау.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Үзегез өчен файдалы дип саныйсызмы?



  1. Өй эшен билгеләү.

Безнең якларда нинди төр бөртекле культуралар үстерелә һәм ни өчен? Шулар турында мәгълүмат табыгыз.

*Иҗади биремнәр:

а) “Безнең як басулары” темасына рәсем,

б) “Минем гаиләдә икмәккә карата караш”дигән темага инша язарга









57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 29.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров8
Номер материала ДБ-298464
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх