Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Химия / Конспекты / Открытый урок на тему"Свойства углерода".

Открытый урок на тему"Свойства углерода".

  • Химия

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Углерод һәм аның үзлекләре.

Максатлар:1) Укыту максаты : Углерод аның кушлмалары,үзлекләре, табигатьтә очравы кушылмалары белән таныштыру

2) Үстерелешле максат: Углеродның аллотропик төрләре алмаз һәм графитны

чагыштыру. Карбин фуллерит молекулаларының

төзелешен ачыклау

3) Углеродның кеше организмындагы һәм табигатьтәге әһәмияте.

Җиһазлар: су, кристалллизатор, губка, в\п, агач күмере, лакмус эремәсе.

Оештыру өлеше

Актуальләштерү

Такта янында эшләү өчен сораулар:

1. Углерод һәм кремний атомнарының төзелеш схемасын языгыз?

2.Углерод атомында нормаль халәттә һәм энергия килеп торганда электорннарның урнашу тәртибен аңлатыгыз?

Телдән эшләү өчен сораулар

1.Углерод төркемчәсенә керүче элементларн санагыз? ( C, Si,Ge,Sn,Pb)

2.Әлеге элементларның кайсысы ярымүткәргеч сыйфатында кулланыла? (Ge)

3 Углерод һәм кремнийның кислородлы кушылмаларын санагыз?( CO,CO2 SiO2)

4. Углерод һәм кремнийның водородлы кушылмалары ничек атала? (CH4 , SiH4)

5. Углерод төркемчәсенә кергән элементларны нәрсә берләштерә?

Яңа теманы аңлату:

Органик матдәләрнең

Нигезен тәшкил итәм

Табигатьтәге иң каты

Матдәне тәшкил итәм

Минем белән язалар да

Ясыйлар хаттә рәсем

Кара тостә ешрак орыйм

Я кайсыгыз, әйтә кем?

Ни өчен углеродны тере табигать патшасы дип әйтәләр?

Табигатьтә углерод

1. ирекле хәлдә дә, кушылмаларда да була. Ирекле хәлдә ул графит һәм алмаз рәвешендә очрый. Графит — шактый еш, алмаз бик сирәк очрый.

2.Углеродлы кушылмалар гаять киң таралган: барлык тере организмнарда, шулай ук ташкүмер(99%), торф(57%), нефтьтә һ. б. да углерод бар.

3.Сез углерод кергән нинди неорганик матдәләр беләсез? Углерод күп кенә неорганик матдәләр (известьташ, акбур, мәрмәр, доломит, углерод (IV) оксиды һ. б.) составына керә.

4.Барлык органик матдәләр аксымнар, майлар,углеводородлар,нуклеин кислоталары углеродтан тора.

5.Атмосфера составында 0,03% литосфера составында 0,087% CO2 бар

Кристаллик челтәрләрнең төзелеше.

1.Энергия килеп тору нәтиҗәсендә, углерод атомында пар электроннар¬ның аерылуы һәм дүрт парлашмаган электрон: бер 8- һәм өч р-электрон хасил булуы күзәтелә.

8- һәм өч р-электрон болытлары нинди формада?

2 Химик бәйләнешләр ясалганда электрон орби¬тальләре бертөрле форманы ала дип әйтү кабул ителгән. Бер үк формадагы сузынкы электрон орбитальләре, үзара бер-берсеннән этелеп, пространствода шундый торыш алалар ки, аларның күчәрлә¬ре тетраэдр түбәсенә юнәлгән булып чыга. Бу орбитальләрнең түбәләре башка атомнарның электрон орбитальләре белән аралашырга мөмкин. Ул, мәсәлән, тетраэдр төзелешле метан молекуласында күзәтелә. Әгәр дә бу орбитальләрнең түбәләре углерод атомнарының шундый ук башка орбитальләре белән аралашса, алар арасында 109°28' почмак ясап ковалент бәйләнешләр барлыкка килә һәм алмазга хас булган атомлы кристаллик челтәр хасил була. Графитка икенче формадагы кристаллик челтәр хас.

Аллотропия.

Нәрсә ул аллотропия? Сез нинди химик элементларның аллотропик трләрен беләсез?

1.Алмаз һәм графит — бу углеродның ике аллотропик үзгәрешле төрләре. Сез алмазның — бик каты, ә графитның йомшак матдә булуын инде беләсез. Шулай булгач, мондый сорау туарга мөмкин: углерод элементының бөтенләй капма-каршы үзлекле матдәләр — графит һәм алмаз хасил итә алуын ниек аңлатырга? Алмазның бик каты булуы аның кристаллик челтәрендәге һәр атом үз тирәсендәге тигез ераклыкта урнашкан башка дүрт атом белән ковалент бәйләнешләр аша тоташудан килә. Бу бәйләнешләр барлык юнәлешләрдә бер үк төрле нык.

2. Графитта исә атомнар катламлап урнашкан сыман һәм төрле яссылыкта урнашкан атомнар арасындагы ераклык, бер үк яссылыкта яткан атомнар арасындагы ераклыкка караганда, шактй зур. Графитның физик үзлекләре алмазның физик үзлекләреннән кискен аерылып торуы шуның белән аңлатыла да.

3. Графит һәм алмазның бер үк элемент — углерод атомнарыннан торуы аларны яндырып карап ышанырга мөмкин. Яну нәтиҗәсендә углерод (IV) оксиды гына хасил була. Шулай ук билгеле бер шартларда алмазның графитка, ә графитның алмазга әверелүе расланган. Әйтик, мәсәлән, алмазны һава кертмичә 1000 °С тан югарырак температурада җылыткан, ул акрынлап графитка әверелә. Киресенчә, әгәр графитны катализаттор катнашында 1200 дән алып 1600 °С ка кадәр температурада104 МПа басм астында җылыталар икән, ул алмазга әверелә. Бу — ясалма алмазлар табу ысулы. Алмаздан кыйммәтле таш бриллиантлар да табалар

4. Углеродның, алмаз һәм графиттан тыш, башка аллотропик төрләре дә бар болар карбин һәм фуллереннар.

5. Карбин үзенә бертөрле үзлеккә — кеше организмы тукымалары белән үзара ярашу үзлегенә ия. Аның бу үзлегеннән медицинада файдаланалар: карбин япмалы җепселләрдән ясалма кан тамырлары ясыйлар.

6. XX гасырның 80 нче еллары ахырында углеродның тагын бер аллотропик төре — фуллерит барлыгы ачыклана. Графит һәм алмаздан аермалы буларак, фуллерит молекуляр кристаллик челтәргә ия. Андый челтәрнең төеннәрендә углерод атомнарыннан торган куыш сферик яки эллипссыман молекулалар — фуллерен молекулалары урнаша. Аеруча С60 һәм С70 молекулалары тотрыклы Фуллерит, графит кебек, кулга йомшак һәм шома тоела, органик эреткечләрдә ачык төстәге эремәләр барлыкка китереп эри.Фуллерит 1990 елда графиттан алына һәм ике елдан табигатьтә дә табыла.

Углерод атомнары шулай ук куыш көпшәләр — нанокөпшэләр ясарга мөмкин. Хәзерге вакытта фуллереннар һәм нанокөпшэләр, киләчәк технологияләр өчен нигез сыйфатында, физиклар, химиклар, энергетиклар, материал белгечләре, медик һәм биологлар игътибарын җәлеп итә.

Адсорбция.

Агач күмере, һава кертмичә җылытканнан соң, үзагачның вак куышлы төзелешен саклый һәм зур өслеккә ия була. Шуның аркасында аның үзенә бертөрле үзлекләре бар. Бу үзлекләр белән тәҗрибәдә танышырга мөмкин. Әгәр көрән газ — азот (IV) оксиды тутырылган колбага күмер кисәкләре төшерсәң, газ төссезләнә. Лакмус эремәсенә яки язу карасына күмер порошогы салып болгатканда да шундый ук хәл күзәтелә. Бу тәҗрибәләр агач күмеренең гадәти шартларда үзенә төрле газларны һәм эрегән матдәләрне йотуын раслый. Газның чагыштырма молекуляр массасы никадәр зур булса, ул шулкадәр яхшырак йотыла. Җылытканда кире процесс күзәтелә.Газсыман яки эрегән матдәләрнең каты матдә өслеге тарафыннан йотылуы — адсорбция, ә йотылган матдәләрнең аерылып чыгуы десорбция дип атала.

Күмер никадәр ваккуышлырак булса, аның өслеге шулкадәр зуррак була һәм адсорбция шулкадәр яхшырак уза. Йоту сәләтен арттыру өчен, күмер аша су пары уздырып, аны кабат җылыталар. Бу вакытта күмердәге куышлар пиролиз продуктларының калдыкларыннан чистарып кала. Шулай активлаштырылган күмер табалар.

Химик үзлекләре. Гадәттәге шартларда алмаз, графит һәм агач күмерендәге углерод — химик инерт матдәләр, әмма югары температураларда алар активлаша. Химик реакцияләрдә углерод кайтаргыч үзлекләрен дә, оксидлаштыргыч үзлекләрен дә күрсәтергә мөмкин. Углерод катнашында уза торган характерлы реакцияләр.

C + O2 =CO2

C + 2CuO= CO2+2Cu

C + CO2=2CO

C+ H2O=CO +H2


Oксидлаштыруы буларак

С+2Н2=СН4

2С+ Са =СаС2

3С + 4АI =AI4C3





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 28.01.2016
Раздел Химия
Подраздел Конспекты
Просмотров161
Номер материала ДВ-389662
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх