Дәрес этаплары
|
Укучы эшчәнлеге
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Дәрескә материал
|
УУГ
|
1.Оештыру
өлеше
максат: укучыларны
уку хезмәтенә хәзерләү
Балаларның
игътибарын дәрескә туплау
|
Дәрестә
утыру кагыйдәләрен искә төшерәләр. Дәрескә кирәкле әсбапны әзерлиләр.
Технологик карта белән танышалар
|
Укучыларны
сәламли һәм эшкә әзерли. Технологик карта белән таныштыра
|
-Исәнмесез,
укучылар!
-
Исәнмесез!
2 нче
слайд
-Кәефләрегез
әйбәтме ? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,-диләр.
Әйдәгез әле ,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Сезнең алда технологик
карталар ята. Сез бүген шул битләрдә эшләрсез. Исем, фамилияләрегезне язып
куегыз.
|
КУУГ: классташлар
һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;
ШУУГ: үзмаксат
кую
|
2.
Актуальләштерү
Максат: телдән
исәпләү күнекмәләрен булдыру
|
Телдән
исәплиләр. Биремнәрнең дөреслеген тактада тикшерәләр.
Сорауларга
җавап бирәләр
Гади һәм
унарлы вакланмалар белән гамәлләр: кушу,алу, тапкырлау, бүлү
Арифметика
Саннар
белән гамәлләр
Кушылучылар,
сумма
Бүлү,
тапкырлау, алу
Бүленүче,бүлүче,
өлеш
|
Укучыларның
игътибарын туплый һәм телдән исәпләүне ныгыту максатыннан, фронталь эш
оештыра.
|
-Яңа
белем күнекмәләрне телдән исәпләүдән башка күз алдына китереп булмый. –
Әйдәгез әле, укучылар, телдән исәпләп алыйк.
ТАЙМД
РАУНД РОБИН 2 мин вакыт бирелә
3 ,4 нче
слайд. Телдән эш.
3,6 +
0,4 =
9,1 –
7,07 =
5 : 0,2
=
2,7 *
0,3 =
1,7 :
0,01 =
Дөрес(+),дөрес
түгел(-)
Йөзенче
өлешкә кадәр түгәрәкләргә, 2 мин вакыт бирелә.
3,7259 ≈
3,73
0,894 ≈
0,9
7,099 ≈
7,10
6,551 ≈
6,55
0,285 ≈
о,28
-узган
дәресләрдә без нинди темалар өйрәндек?
-Укучылар,
без телдән исәпләгәндә нинди гамәлләр кулландык. Ә алар нинди гамәлләр
була?(Арифметика)
-Арифметика
нәрсә өйрәнә?
-Яхшы!
Без бүген арифметика белән шөгыльләнүне дәвам итәрбез, ә яңа тема белән
танышырга безгә мәсьәлә(5 нче слайд) ярдәм итәр.
Алсуда
14 конфет, Кадриядә 9 конфет, ә Саниядә 10 конфет бар. Әгәр барлык
конфетларны кызларга тигез итеп бүлеп бирсәк, һәр кызга ничә конфет тияр?
- Ничек
табарбыз?
- Икенче
гамәлдә нишлибез?
-Кушу
элементларын әйтегез?
- Тагын
нинди гамәлләр беләсез?
- Бүлү
элементларын әйтегез?
|
РУУГ: кагыйдәләрне,
күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
КУУГ: тыйлый
белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
|
3. Яңа
тема өйрәнүгә хәзерләнү
Максат:
дәрестә яңа мәгълүмат үзләштерүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү
|
Проблема
чишкәндә, үз фикерләрен дәлиллиләр.
Дәреснең
тем асын ачыклыйлар. Таблица тутыралар.
Уртача
бәя
Санның
уртасы
|
Проблемалы
сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда, тиешле юнәлеш бирә
|
-Укучылар,
тагын нәрсәләр уртача була?
-“Уртача”сүзе
белән сүзтезмәләр уйлагыз.
-Ә
математикада “уртача” нәрсә табып була?(сан)
-
Дөресе “Саннарның арифметик уртасы” була. Теманы языгыз (1 нче слайд )
-
Арифметик урта турында нәрсәләр беләсез?
-
Нәрсә белергә телисез?
Бу
безнең максат булыр. 6 нче слайд
Беләм
|
Белергә
телим
|
Белдем
|
|
|
|
|
|
4. Яңа белем,
күнекмәләрне формалаштыру
Максат: элек
үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеген булдыру,
яңа белемнәр үзләштерүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү;
килеп туган проблеманы анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
|
Дәреснең
планын бергәләп төзиләр
Фикер
алышуда катнашалар
Җавапларны
дәлиллиләр
Проблемалы
сорауларга җавап бирәләр
Технологик
картада №1,2,3 нче биремнәрне эшлиләр
Алгоритм
“Барлык
саннарның суммасын табарга”
“Кушылучылар
санын табарга”
“Сумманы
кушылучылар санына бүләргә”
|
Укучыларны
проблемалы сорауларга җавап бирүгә этәрә.
Фронталь
эшне оештыра
|
-Ә нәрсә
соң ул санның арифметик уртасы? Сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, үзегез
аңлаганча бирелгән расламалардан җавапны сайлап алыгыз.
7 нче слайд
1 бирем
1)Саннарның
арифметик уртасы- ул барлык саннарның суммасы;
2)
Саннарның арифметик уртасы- ул уртада торучы сан;
3)
Саннарның арифметик уртасы- ул берничә санның суммасын аларның санына
бүлүдән килеп чыккан сан
-Билгеләмәне
дөрес формалаштыру өчен мәсьәлә чишик әле. Башта план төзегез.
2 бирем.
Мәсьәлә
8 нче
слайд
Әни
кибеттән 6 фломастер, 14 төсле карандаш һәм 4 төрле гуашь алып кайтты. Апа,
абый һәм мин аларны бертигез итеп бүлештек һәм рәсемнәр ясадык. Һәрберебезгә
ничәшәр гуашь, фломастер һәм карандаш тияр?
( 6 + 14
+ 4 ): 3= 8 (шт.)
-Ә нигә
сез 3 кә бүлдегез, шартта ул сан турында әйтелмәгән. Ул сан нәрсәне белдерә?
Нәтиҗә: Без өч
санның арифметик уртасын таптык.
Алгоритмны
сөйләгез.
-Ә хәзер
өч расламага әйләнеп кайтыйк. Кайсысы дөрес икән?
3
бирем.
Кагыйдә. 9 нчы слайд
РЕЛЛИ
РОБИН
-Кагыйдәне
чираттан бер-берегезгә сөйләгез.
|
РУУГ: кагыйдәләрне,
күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
КУУГ: тыйлый
белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
КУУГ: Арифметик
уртаны таба белү нигә кирәк?
|
Физкульминутка
|
|
Мин сезгә әйтемнәр
укыйм . Мин укыган әйтем дөрес булса ,иелеп чәчәк өзеп алабыз , дөрес булмаса
, аякны тыпырдатабыз. Башладыкмы?
-Башладык.
3,5 –натураль сан(дөрес
түгел)
0,15- унарлы
вакланма(дөрес)
Математика җөмлә
төзелешен өйрәнә торган фән.(дөрес түгел)
Без Африкада яшибез . (дөрес
түгел)
2,4,3 саннарының арифметик уртасы 3 була(дөрес)
Квадрат ул
турыпочмаклык.(дөрес)
Безнең ил Австралиядән кечерәк. (дөрес
түгел) 10
нчы слайд
|
|
5.Беренчел
ныгыту
Максат: күнегүләр
башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру
|
Гамәли эш.
Укучылар
алгоритм кулланып технологик картада №4 нче биремне эшлиләр. 1 укучы тактада
эшли
|
Аңларга
ярдәм итә
|
Дәреслектән
№1497 не тактада һәм дәфтәрдә эшлиләр. 11 нче слайд
Җаваплар:
А)
70,95; б) 0,2; в) 1,225; г)6,7
|
КУУГ: күршеңә
ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
|
6.Практик
кулланышы
|
Статистик профессиясе турында укытучы сөйли. Укучылар тыңлый.
|
7. Мөстәкыйль
эш.
Эталон
буенча тикшереп, мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
|
Яңа
белемнәрне кулланып, мөстәкыйль 1, 2 вариантта технологик картада № 5 нче
биремне эшлиләр
Үзбәя
куялар.
Үзара
тикшерәләр (парларла эш)
|
Яңа
белемнәрне кулланып, мөстәкыйль эшләүне оештыра.
Үзтикшерү
һәм үзбәяләүне оештыра
СИМАЛТИНУС
РЕЛЛИ ТЕЙБЛ
|
12 нче слайд
В.I В.II
1. Саннарның арифметик уртасын табыгыз:
70,6 и 71,3 65,7 и 62,4
2. Саннарның арифметик уртасын табыгыз һәм
унынчы өлешләргә кадәр түгәрәкләгез:
84,32 ; 84,47; 84,56; 84,68
92,34; 92,45; 92,28; 92,64
3. Әгәр уртача балы 5,1 дән ким булмаса,
фигуралы шуу буенча спортсменка
икенче
этапка уза ала. Әгәр баллары түбәндәгечә
булса, ул икенче этапка уза алырмы?
5,2; 5,1; 4,7; 5,1; 4,9 5,4; 4,8; 4,9; 4,8;
5,1;
а)
әйе б) юк а)әйе б)юк
|
ШУУГ: үз
мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау;
ТБУУГ: фикерләүдә
логик чылбыр төзү;
РУГГ: эшләнгән
эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;
КУУГ: күршең
белән хезмәттәшлек итү
|
8. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә
Максат:
дәрестәге
эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү;
үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны
киләчәктә куллана белү.
|
Укытучы
сорауларына җавап бирәләр
Дәрестә
нәрсәләр өйрәнүләре, нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр.
Үзара билге
куялар.
|
Рефлексияне
оештыра.
Укучыларның
үзләренә билге куюны оештыра
|
- Таблицага күз салыйк әле. Без бүгенге дәрестә нәрсә
белергә теләдек? Нәрсә белдек?Нинди яңалык алдык?(арифметик урта).
- Барлык сорауларга да җавап табылдыма?
- Әйдәгез тагын билгеләмәне кабатлап алыйк.
|
ШУУГ: үз уңыш
һәм уңышсызларының сәбәпләре турында фикер йөртү;
РУУГ: үз
эшчәнлекне контрольгә алу.
|
9. Өйгә эш
Максат: укучыларның
белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй
эшен дөрес башкару
|
Укучылар
игътибар белән тыңлыйлар
Индивидуаль
өй эше алалар
|
Өй
эшен аңлатып бирә
|
14 нче слайд
Дәреслектән: п. 38, 226 бит –
кагыйдә өйрәнергә, сайт а2в2 № 1524, 1525
Өстәмә
Гаиләдәге кешеләрнең уртача
яшен исәпләргә.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.