Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Музыка / Конспекты / Открытый урок по музыке. 2 класс. О чем говорит музыка?

Открытый урок по музыке. 2 класс. О чем говорит музыка?



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Музыка

Поделитесь материалом с коллегами:

Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең музыка укытучысы Мөхәммәтҗанова Г.М.



Ачык дәрес

Музыка. 2 класс.

Чирек темасы: Музыка нәрсә турында сөйли ?

Музыкада тасвирлау һәм сурәтләү чаралары.

Дәрес темасы: Музыкада кешенең уй һәм тойгылары ничек чагыла?

Дәреснең максаты:

1. Музыкаль белем бирү максаты:

  • Дәрестә музыкаль әсәрләрнең характерын билгеләүгә аеруча игътибар ителә.

2. Музыкаль белем һәм күнекмәләр бирү максаты:

а) Төп белемнәр:

  • Музыкаль тасвирлау чаралары белән таныштыру: авазларның төрле югарылыгы, ритм, динамика, темп, тембр.

б) Аерым белемнәр:

  • Нота грамотасы буенча белешмәләр бирү.

в) Музыкаль күнекмәләр:

  • Музыканың характерын билгеләгәндә сүзләрне дөрес куллану.

  • Җырлаганда авазларны дөрес алу.

  • Ритмик хәрәкәтләрне төгәл үтәү.

3.Музыкаль тәрбия бирү максаты:

  • Укытуга төп юнәлеш итеп тәрбияви юнәлеш бирү.

  • Музыканың тормыш-көнкүреш белән бәйләнештә булуын күрсәтү.

  • Кешенең уй һәм тойгылары матур, чиста булырга тиеш икәнен укучылар күңеленә җиткерү.

Төре: Яңа материал аңлату.

Материал: Бакиева Н.В. Җиһаншина М.Ф. Музыка әлифбасы: Өчьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфы өчен дәреслек.– Казан: Мәгариф, 2008. Халитова Н.Х., Бакиева Н.В., Җиһаншина М.В., Кадыйров И.Ш. Татар мәктәпләре, гимназияләре өчен музыка программасы һәм дәрес эшкәртмәләре.Дмитриева Л.Г. Черноиваненко Н.М. Методика музыкального воспитания в школе, күрсәтмә материаллар, ТСО.

Дәрес барышы.

1.Укучыларны дәрескә оештыру.

Укучылар дәрескә кергәндә “Бәйрәм бүген” көе яңгырый.

2. Яңа материал өйрәнү.

Укучылар, без бүген дәрестә “Музыкада кешенең уй һәм тойгылары ничек чагыла?” дигән теманы өйрәнербез.

Музыка - ул тормыштагы чынбарлыкны авазлар аша бирә белү сәнгате. Авазларның яңгырау вакыты төрле озынлыкта була.

Югарылыгы буенча түбән, уртача һәм югары була.

Авазларның әлеге билгеләрен нота станында күрсәтәләр.

Тавышның үзенә генә хас яңгырау төсе була, аны музыкада тембр дип атап йөртәләр.

Музыкада тавыш та гел үзгәреп тора, бу үзгәрешләрне музыканың динамикасы диләр.

Басымлы, басымсыз авазлар чиратлашып килеп музыканың ритмын барлыкка китерәләр. Музыка – ул тавыш сәнгате. Тавыш үзенең хәрәкәте белән эчке дөньябызга, уйларыбызга, йогынты ясый – уйлата, төрле тойгылар тудыра, моңландыра, шатландыра.

3. Музыка тыңлау.

Татар композиторы Рөстәм Яхинның шагыйрье Әхмәт Саттар сүзләренә язган “Ялгыз агач” җырын тыңлыйк. Җырны Хәйдәр Бигичев башкара.

Бирем. Җыр безнең күңелебезгә ничек йогынты ясый, нинди тойгылар уята шуңа игътибар итегез.

Укучылар үзләренең уйлары, тойгылары турында сөйлиләр.

Җавап. Бу җыр безне моңландырды. Табигать күренешләрен күз алдына китерде. Вакыт турында уйландырды.

Луиза Батыр – Болгариның Эльмира Шарифуллина сүзләренә язган “Шофер буласым килә”җырын тыңлау.

Бирем. Тактада музыканың өч төрле характеры бирелә, укучылар дөрес җавапны атыйлар.( ямансу, күңелле, кайгылы)

4. Хор-вокал күнекмәләре. Җыр өйрәнү.

Барабан” җыр күнегүен төрле хәрәкәтләр белән җырлау. “Дуслар” җыр күнегүендә сузынкы һәм кыска авазларның ничек чиратлашуын күзәтеп җырлау. Кыска авазларга кул чабу, озын авазларга тыпырдау.

Чебиләр Зарядкасы” җырын җырлап күрсәтү. Җырның характерын билгеләү. Укытучы, җырны кабат җырлап күрсәткәндә, куллары белән төрле зарядка хәрәкәтләре ясый, ә балалар укытучыга ияреп җырлыйлар һәм хәрәкәтләрне дә ясыйлар. Җыр белән ритмның бергә баруына, тигезлеккә ирешергә.

5. Музыка уен коралларында уйнау.

Уфа – Чиләбе (татар халык көе). Әсәрнең характерыннан чыгып, көйне балалар бәрмә музыка уен коралларында укытучы белән бергә ансамбльдә башкаралар. Ритмны саклау.

6. Йомгаклау.

Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема өйрәндек?

Җавап. “Музыкада кешенең уй һәм тойгылары ничек чагыла?”

Без бу сорауга ничек җавап бирдек?

Җавап. Музыкада кешенең сагышы да, шатлыгы да чагыла.

Укучыларга билгеләр кую, өй эше: телевизордан бер музыка тыңларга.

Музыка - ул тормыштагы чынбарлыкны авазлар аша бирә белү сәнгате дигән идек. Халык та, композиторлар да күңелләрендә туган уйларын, тойгыларын төрле музыкаль чаралар белән музыкада чагылдыралар. Музыкада кеше үзенең шатлыгын да, кайгысын да чагылдыра ала. Музыка кешенең шатлыклы вакытта күңелен күтәрә, кайгылы вакытта күңелен юата. Әгәр музыканы явыз кеше язса андый музыка безгә зыян да китерергә мөмкин. Музыканы язучының, аны башкаручының күңеле саф, уйлары чиста булырга тиеш.

УКУЧЫЛАРГА ТАРАТУ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ


Авазларның яңгырау вакыты төрле озынлыкта була.

Югарылыгы буенча түбән, уртача һәм югары була.

Авазларның әлеге билгеләрен нота станында күрсәтәләр.

Тавышның үзенә генә хас яңгырау төсе була, аны музыкада тембр дип атап йөртәләр.

Музыкада тавыш та гел үзгәреп тора, бу үзгәрешләрне музыканың динамикасы диләр.

Басымлы, басымсыз авазлар чиратлашып килеп музыканың ритмын барлыкка китерәләр.

Музыка – ул тавыш сәнгате. Тавыш үзенең хәрәкәте белән эчке дөньябызга, уйларыбызга, йогынты ясый – уйлата, төрле тойгылар тудыра, моңландыра, шатландыра.



Авазларның яңгырау вакыты

Югарылыгы

Тембры

Музыканың динамикасы

Ритмы



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 15.11.2015
Раздел Музыка
Подраздел Конспекты
Просмотров166
Номер материала ДВ-159240
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх