Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Открытый урок по ПДД тема "Светофор"(на татарском языке)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Открытый урок по ПДД тема "Светофор"(на татарском языке)

библиотека
материалов

  «Светофор»


Юлда йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль

 

Шөгыльнең максатлары:

1. Балаларның сөйләм телен, логик фикерләү, күзәтүчәнлек сәләтләрен үстерү;

2. Балаларда тирә-юньгә карата сакчыл караш тәрбияләү;

3. Төп төсләрне кабатлау, светофор төшенчәсен өйрәтү.

Җиһазлар: «Светофор» рәсеме, бер үк зурлыктагы төрле төстәге түгәрәкләр, уенчык куян, хәрәкәтле уен өчен зур машиналар, «Светофор» мультфильмы.

Шөгыль

Тәрбияче: Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар без бүген сезнең белән шәһәр буйлап машиналарга утырып сәяхәткә чыгарбыз..

(Балалар урындыкларга тезелешеп утыралар..)

Юлда очраган юл билгеләре белән танышып барырбыз. Балалар, карагыз әле, нәрсә сүрәтләнгән әлеге рәсемдә? (Тәрбияче «Светофор» рәсемен күрсәтә)

Балалар.: Светофор.

Тәрбияче.: Балалар, кайда күргәнегез бар светофорны?

Балалар.: Юлда.

Тәрбияче – Бик дөрес!

Тәрбияче.: Балалар нәрсә өчен кирәк светофор?

Балалар: Юлны дөрес чыгу өчен.

Тәрбияче.:Ә нинди төсләре бар светофорның?

Балалар: Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче.: Дөрес балалар. Карагыз әле, мин нинди матур китап алып килдем сезгә. Әйдәгез, бергәләшеп укып карыйк әле, нәрсә язылган икән. (Р Миңнуллиның «Светофор» шигыре укыла.)

Куян керә, елый.

Тәрбияче.: Балалар, карагыз әле, ни өчен Куянкай елый, әйдәгез сорап карыйк.

Балалар.: Куянкай, йомшаккай, ни өчен елыйсың?

Куян.: Минем өйгә кайтасым килә, ә юл аша чыга алмыйм, анда машиналар күп.

Тәрбияче.: Әйдәгез, бергәләп Куянкайга булышабызмы?.

Балалар: Әйе.

Балалар белән «Светофорны төзе» дидактик уены уйнала.

(Балалар саны буенча кара картоннан светофор макеты, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр .Балалар светофорның макетына төсләрне дөрес итеп урнаштыралар.

Тәрбияче: Балалар ә светофор турында шигырьләр беләсезме соң ?

Балалар: Әйе..

Тәрбияче: Әйдәгез тыңлыйбыз.

(балалар шигырь сөйли)

Тәрбияче.: Молодцы! Балалар тагын бер кат әйтеп чыгыйк әле светофорның өч күзе нәрсәне аңлата.

(балаларның җаваплары)

Тәрбияче : Ә хәзер инде куянны нинди төс янганда юл аша чыгарырга ярый.

Балалар: Яшел

Тәрбияче.: Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, Куянкай сезгә мультфильм алып килгән. Нәрсә турында икән, карыйбызмы? (Мультфильмны караганнан соң кыскача светофор турында әңгәмә оештырыла.)

Тәрбияче.: Балалар, сез машина белән уйнарга яратасызмы?

Балалар: Әйе, яратабыз.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләшеп «Светофор» уенын уйнап алабыз.

(Хәрәкәтле уен уйнала. Уен барышында тәрбияче светофор ролендә булып, балаларны светофорда дөрес туктый һәм кузгала белү күнекмәләрен ныгыта.)



Тәрбияче: Мин светофорның кызыл төсен күрсәткәндә сез хәрәкәтсез торасыз , ә яшелне күрсәткәндә сез машиналарда кузгалып китәсез. (Һәр балага руль бирелә, уен 2-3 тапкыр кабатлана)                                    

Тәрбияче.: Молодцы. Балалар, бүген нәрсә турында сөйләштек?

Светофор нәрсә өчен кирәк?

Светофорның нинди төсләре бар?

Нинди җәнлеккә дөрес итеп юл аша чыгарга булыштык?

Куянкай нинди күчтәнәч алып килде? Ул нәрсә турында иде?

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә балалар,әйдәгез без Куян белән саубулашыйк.Ә үзебез машиналарга утырып кире өебезгә кайтыйк.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 09.11.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров186
Номер материала ДБ-337356
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх