Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Открытый урок по подготовке к ЕРТ.Аудирование.

Открытый урок по подготовке к ЕРТ.Аудирование.

  • Другое

Название документа ?й эше.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Өй эше.

Диалогны монолог формасында языгыз:

  • Айрат, син 8 Март бәйрәме белән кемнәрне котладын?

  • Мин әниемне,әбиемне,сеңлемне котладым.Ә син?

  • Мин дә әниемне,апамны, туганнан туган сеңлемне котладым. Без әтием һәм абыем белән табын әзерләдек. Мин салат ясадым ,әтием тәмле итеп ит кыздырды, абыем җиләк-җимешләр, яшелчәләрне матур итеп өстәлгә тезде.

  • Ә без гаиләбез белән кафега бардык. Күңел ачтык,җырладык,биедек.Без алган бүләкләр аларга бик ошады.Әтием белән әллә ничә кибеткә кердек,бик озак йөрдек бүләк эзләп.

  • Ә без бүләкләрне инде ике атна алдан ук әзерләп куйган идек,шуңа күрә бәйрәм көнне кибетләрдә йөрергә туры килмәде.









Өй эше.

Диалогны монолог формасында языгыз:

  • Айрат, син 8 Март бәйрәме белән кемнәрне котладын?

  • Мин әниемне,әбиемне,сеңлемне котладым.Ә син?

  • Мин дә әниемне,апамны, туганнан туган сеңлемне котладым. Без әтием һәм абыем белән табын әзерләдек. Мин салат ясадым ,әтием тәмле итеп ит кыздырды, абыем җиләк-җимешләр, яшелчәләрне матур итеп өстәлгә тезде.

  • Ә без гаиләбез белән кафега бардык. Күңел ачтык,җырладык,биедек.Без алган бүләкләр аларга бик ошады.Әтием белән әллә ничә кибеткә кердек,бик озак йөрдек бүләк эзләп.

  • Ә без бүләкләрне инде ике атна алдан ук әзерләп куйган идек,шуңа күрә бәйрәм көнне кибетләрдә йөрергә туры килмәде.



Название документа А1-А6.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

А1. Әминә ... белән шөгыльләнә.

а) футбол

б) каратэ

в )җиңел атлетика

А2. Азат ... белән шөгыльләнә.

а) хоккей

б) музыка

в) дзюдо

А3. Азат ... мәктәбенә дә йөри.

а) сәнгать

б) шахмат

в) музыка

А4. Иртәгә Әминә ... ярышына китә.

а) фигуралы шуу

б) каратэ

в) җиңел атлетика

А5. Ярышлар ... була.

а) Мәскәүдә

б) Казанда

в) Әлмәттә

А6. Спорт мәктәбендә ярышлар сәгать ... бетә.

а) сигездә

б) алтыда

в) җидедә

Название документа СЕМИНАР.pptx

Поделитесь материалом с коллегами:

Шәхси хат Бирелгән темага карата, сорауларга җавап биреп, дуска хат язуны сор...
Укучыга кайбер киңәшләр Биремне игътибар белән укыгыз. Терәк хаттагы сораулар...
Хат язу үрнәге Сәлам Чаллыдан! Исәнме, якын дустым Лилия. Хатың өчен зур рәхм...
Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусла...
“Керпе” тексты буенча биремнәр. Бу җөмләләр текстның эчтәлегенә туры киләме?...
Сорауларга җавап бирергә: 1. Бу хәл кайчан булды? 2. Көн нинди? 3. Абыйның кү...
1 из 6

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Шәхси хат Бирелгән темага карата, сорауларга җавап биреп, дуска хат язуны сор
Описание слайда:

Шәхси хат Бирелгән темага карата, сорауларга җавап биреп, дуска хат язуны сорый. Бирем коммуникатив бурычны үтәү, текстны оештыру, текстның лексик-грамматик төзелеше һәм грамоталылыкны билгеләү критерийлары буенча тикшерелә.

№ слайда 2 Укучыга кайбер киңәшләр Биремне игътибар белән укыгыз. Терәк хаттагы сораулар
Описание слайда:

Укучыга кайбер киңәшләр Биремне игътибар белән укыгыз. Терәк хаттагы сорауларны ачыклагыз. Хатның башлам өлешен языгыз. Башлам өлешендә исәнләшү була, хатны язучының исеме әйтелә, хәлләре турында сорала, алынган хат өчен рәхмәт белдерелә. Терәк хаттагы мәгълүматка фикерегезне белдерегез. Андагы мәгълүматны сылтама буларак файдаланыгыз. Терәк хаттагы сорауларга җавап языгыз. Җавабыгызда шулай ук терәк хаттагы гыйбарәләрне куллана аласыз. Хатыгызны йомгаклагыз. Йомгак өлешендә үз сорауларыгызны да яза аласыз. Саубуллашырга, җавап хаты көтүегезне белдерергә онытмагыз. Шулай ук хатның кемнән булуын (үз исемегезне) һәм хат язылу көнен күрсәтергә кирәк.

№ слайда 3 Хат язу үрнәге Сәлам Чаллыдан! Исәнме, якын дустым Лилия. Хатың өчен зур рәхм
Описание слайда:

Хат язу үрнәге Сәлам Чаллыдан! Исәнме, якын дустым Лилия. Хатың өчен зур рәхмәт. Минем барсы да яхшы. Әйбәт кенә укыйм. Көн саен имтиханнарга әзерләнәм. Мин рус теле һәм математикадан, татар теленнән, физикадан, җәмгыять белеменнән имтихан бирәчәкмен. Миңа теләдән имтихан тапшыру формасы ошый. Мин имтиханнарга тырышып әзерләнәм. Ә син ничә имтихан бирәчәксең? Сиңа телдән имтихан бирү формасы ошыймы? Мин синең белән килешәм. Имтиханнарны яхшы тапшыру өчен күп белергә кирәк. Көн саен өстәмә дәресләргә йөрим. Без анда имтиханнарга әзерләнәбез. Ә сезнең мәктәбегездә өстәмә дәресләр буламы? Син аларга йөрисеңме? Язып җибәр. Сау бул! Сәлам белән Андрей. 2нче февраль, 2015ел

№ слайда 4 Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусла
Описание слайда:

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт. Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым. Основная часть письма – ответы на заданные вопросы (УЧЕНИК ПИШЕТ САМ, ОПИРАЯСЬ НА ВОПРОСЫ). Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыклар бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм. Сәлам белән, дустың Артем. 16 нчы гыйнвар 2015 ел

№ слайда 5 “Керпе” тексты буенча биремнәр. Бу җөмләләр текстның эчтәлегенә туры киләме?
Описание слайда:

“Керпе” тексты буенча биремнәр. Бу җөмләләр текстның эчтәлегенә туры киләме? 1. Бу хәл быел көз көне булды. 2. Абыйның күлмәк эченнән куян килеп төште. 3. Иртән һәм кичен без керпегә – сөт,ә көндез ит бирәбез. 4 .Керпе төнлә йокламый,ул тычкан тота. 5. Салкын буранлы кыш көнендә керпе чыгып китте һәм югалды. 6. Ул үзенең болынына киткәндер,дип уйладык.

№ слайда 6 Сорауларга җавап бирергә: 1. Бу хәл кайчан булды? 2. Көн нинди? 3. Абыйның кү
Описание слайда:

Сорауларга җавап бирергә: 1. Бу хәл кайчан булды? 2. Көн нинди? 3. Абыйның күлмәгеннән нәрсә килеп төште? 4. Керпе нәрсә ашый? 5. Төнлә керпе нишли? 6. Керпе кая киткән?

Название документа план откр.урока.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Дәреснең темасы: 9 сыйныфларда БРТга әзерләнү. Тыңлап аңлау.

Максатлар: Шәхси хат язу тәртибе турында белемнәрне камилләштерүгә шартлар тудыру.

Татарча текстны тыңлап, терәк сүзләрне табарга,эчтәлеген аңларга өйрәнүгә шартлар тудыру.

Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше

  • Исәнләшү.

  • Хәлләрегез ничек,укучылар?

  • Кәефләрегез ничек?

  • Хәзер нинди ел фасылы?

  • Сезгә яз вакыты ошыймы?

  • Язын көннәр нинди була?

  • Бүген көн нинди?

  1. Актуальләштерү. Узган дәресләрдә без шәхси хат язу турында сөйләштек. Тәрҗемә итегез: хат язарга,шәхси хат,рәсми хат,сәлам әйтергә,җавап язарга,сагындым,хәлләрең ничек,Сезне күрергә телим.

  • Ә сезнең хат язганыгыз бармы?

  • Син кемгә хат яздың?

(Укчылар бер-берсеннән хат язганы бармы икәнен белү өчен сораулар бирәләр)

Сез ничек уйлыйсыз,хәзер хатны еш язалармы?Ә ни өчен сирәгрәк язалар? Сез бүтән шәһәрдә яшәүче дусларыгыз,туганнарыгыз белән ничек аралашасыз?(интернет аша,телефон һ.б.)

  • Шәхси хат язуның билгеле бер кагыйдәләре,үзенең тәртибе бар икәнен без беләбез.Искә төшерик әле (презентация буенча), нинди өлешләрдән тора хат?

  • (Сәламләү,хат өчен рәхмәт әйтү,хәлләрне сорашу,төп өлеше,йомгаклау,хат язучының исеме,хат язылган вакыт күрсәтелергә тиеш)

  • Үрнәк хатны укып өлешләрен карп чыгыйк әле.

  • Ә хәзер өй эшен тишереп үтәбез.Сезгә өч темага хат язарга кушылган иде.Берничә укучының эшен карап үтәбез.(Класс алдына чыгып укучылар хатларын укыйлар,эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәләр)

  • Алена кемгә хат язган? Ул нәрсә турында язган?Аның хаты дөрес язылганмы?

  1. Укучылар,без бүген тагын бер бик мөһим әйбер- тыңлап аңлау турында сөйләшербез.Аудирование дип тә беләсез сез аны.Сез татар телендә текстны,диалогны тыңлап,нәрсә турына сүз барганын аңларга тиеш.Моның өчен текстны бик игътибар белән тыңларга кирәк.Хәзер мин сезгә кыска гына текстлар тыңлатып үтәм.

-“Көндәлек режим” турында текст. Сөйләүче нәрсә турында сөйли?

- “Казан шәһәре” турында текст.Сөйләүче нәрсә турында сөйли?

- “Кием кибетендә” диалог. Сөйләшү кайда бара? Кемнэр сөйләшә?



Мин сезгә дүрт диалог тыңларга бирәм. Бу диалогларда сөйләшү кайда бара? Кәгазьләрдә билгеләп куегыз әле.(Диалоглар тыңлау.1-мәктәптә,2- кибеттә,3- кассада,4- бакчада)

Ә хәзер шуңа охшаш кыска диалоглар төзеп карагыз әле,укучылар.(телдән,парларда диалог төзиләр)

  1. Текст тыңлыйбыз.”Керпе” тексты. Ике тапкыр тыңлыйлар.Сезнең кәгазьләрдә җөмләләр язылган,бу җөмләләр текстның эчтәлегенә туры киләме?(Кәгазьләрдә билгелиләр)

  • Сорауларга җавап бирегез әле.(Кәгазьдә язылган сорауларга җавап бирәләр)

5.Диалог тыңлыйбыз.Диалогның эчтәлеге буенча А1-А6 биремнәрен мөстәкыйль эшләп бирәләр.

6.Укучылар,нәтиҗә ясыйк әле.Тыңланган текстны аңлау өчен нишләргә кирәк?(терәк сүзләрне таба белергә кирәк) Без бүген нәрсәләргә өйрәндек?( Тыңланган текстның эчтәлеген аңларга)

7.Өй эше. Кәгазьләрдә кечкенә диалоглар язылган.өйдә аларны монолог формасында язып килергә кирәк.

8.Билгеләр кую. Дәресне йомгаклау.

Название документа текст,сораулар.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

  1. Тыңланган диалоглар буенча җавап бирергә.

Сөйләшү кайда бара?

а) кассада

б) бакчада

в) мәктәптә

г) кибеттә





  1. Керпе” тексты буенча биремнәр.

Бу җөмләләр текстның эчтәлегенә туры киләме?

1. Бу хәл быел көз көне булды.

2. Абыйның күлмәк эченнән куян килеп төште.

3. Иртән һәм кичен без керпегә – сөт,ә көндез ит бирәбез.

4 .Керпе төнлә йокламый,ул тычкан тота.

5. Салкын буранлы кыш көнендә керпе чыгып китте һәм югалды.

6. Ул үзенең болынына киткәндер,дип уйладык.





Сорауларга җавап бирергә:

1. Бу хәл кайчан булды?

2. Көн нинди?

3. Абыйның күлмәгеннән нәрсә килеп төште?

4. Керпе нәрсә ашый?

5. Төнлә керпе нишли?

6. Керпе кая киткән?

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров538
Номер материала ДВ-046148
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх