Инфоурок Другое КонспектыОткрытый урок по татарскому языку на тему "Шәхси хат язу"

Открытый урок по татарскому языку на тему "Шәхси хат язу"

Скачать материал

9нчы Б  сыйныфының рус төркемендә татар теле дәресе.

Укытучы: Вәлиева Гөлфия Кәшиф кызы, Казан шәһәре, 14нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Тема: Шәхси хат язарга өйрәнү.

Белем бирү максаты: Эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерү, дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

Фикер сәләтен үстерү максатыукучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын, хат язу культурасын тәрбияләү.

Җиһазлау. Ноутбук, проектор, сүзлекләр, презентация, “Эш кәгазьләре үрнәкләре” китабы, таратма материал, хат үрнәкләре.

Дәрес планы:

Дәресэлементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

1 мин

2

Актуальләштерү (аралашу төрләрен кабатлау)

9 мин

3

Төп өлеш (теманы ачыклау, хат язу схемасы, хат үрнәкләре белән таныштыру)

10 мин

4

Ныгыту(хат язу)

7 мин

5

Йомгаклау (белемнәрне бәяләү)

2 мин

6

Өй эше (1 вариант – Үз тормышыгызда булган 1-2 вакыйга турында әйтеп дустыгызга хат язарга

2 вариант – Дейл Карнеги китабыннан аралашу кагыйдәләре турында материал алып килергә).

1 мин

 

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

Көтелгән җаваплар

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

 

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез. Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.

- Хәерле көн!

II. Актуальләштерү.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Алымнар:

1. Өй эшен карап чыгу

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү

 

-Укучылар, без узган дәрестә аралашу төрләре турында сөйләштек.

Кайбер сүзләрне искә төшерик әле:

рәсми –официальный

рәсми булмаган – неофициальный

дусларча –дружеский

гадәти –обычный

 сөйләм – речь

мөнәсәбәт -отношение

гади – простой

кулланырга –использовать

калыплар –модели

 

- Аралашуның нинди төрләрен беләсез?

- Рәсми аралашу кайларда күзәтелә?

- Әйе, укуда һәм эштә кешеләр үзара рәсми рәвештә аралашалар. Алар билгеле бер калыпларны кулланып сөйләшәләр. Бу рәсми аралашу.

 

Тагын нинди аралашу була?

 

- Рәсми булмаган аралашу кемнәр арасында була?

 

- Әйдәгез берничә аралашу карап китик (өй эше).

1.Сез бер уку йортына килдегез. Кабул итү комиссиясендәге кеше белән нәрсә турында сөйләшерсез?

2. Сез дустыгыз белән очраштыгыз. Үзегезгә ошаган һөнәрләр турында сөйләшегез.

 

Татарчадан русчага тәрҗемә итәләр.

 

 

 

 

 

- Аралашуның бер төре - рәсми аралашу.

- Зур оешмаларда, уку йортларында.

 

-  Аралашуның икенче төре - рәсми булмаган аралашу.

- Өйдә әти-әни белән сөйләшү, урамда күршеләр белән сөйләшү, дуслар белән аралашу, ...

 

Бер төркем икенче төркемнең аралашуы турында фикерен әйтә.

 

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

-Укучылар, без кешеләр белән һәрвакытта да кара-каршы сөйләшә алабызмы? Тагын ничек сөйләшеп була?

-Безбүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез. Аның төрләре, язу нормалары, этикеты белән танышырбыз.Уку елы азагында Сез татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырачаксыз. Аның С1 өлешендә хат язарга тәкъдим ителә. Шуңа күрә алга таба шәхси хатлар язуга нык игътибар итәчәкбез.

- Сез ничек уйлыйсыз, хат нәрсә ул?

 

 

 

 

 

атлар бары тик туганнарга гына түгел, ә башка кешеләргә дә языла. Хатның нинди төрләрен беләсез?

 

 

 

 

 

-                    Хат темасын үзләштерер өчен безгә бу сүзләрне дә белергә кирәк:

Адресат- хат кемгә адреслана, шул кеше

Адресант – хат язучы кеше

 

-         Телефон аша.

-         Хатлар аша.

 

 

 

 

(Аңлатмалы сүзлектән укыйлар) Хат –эш кәгазе, аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Почта аша җибәрелә.

Шәхси хатларличные письма:

Мәхәббәт хатлары – любовные письма

Дуслык хатларыдружеские письма

Фронт хатлары – фронтовые письма

 

 

IV.Танып-белү эшчәнлеге.Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

 

 

 

 

 

 

 

 

- Укучылар, шәхси хатларга тукталыйк.

-Шәхси хатлар кемгә языла?

-Бу хат, гадәттә нинди сүзләр белән башланырга мөмкин?

-Шәхси хатның эчтәлегендә нәрсәләр булырга мөмкин?

-Хат ничек тәмамлана? Без бүген шушы сорауларга җаваплар алырбыз.

(Хат язу схемасы белән таныштыру)

 

 

 

 

 

-Шәхси хатлар кемгә языла?

1.Исәнләшү, мөрәҗәгать итү.

-         Нинди сүзләр белән башланырга мөмкин?                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

 

 

 

 

2.     Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау.

 

 

 

 

 

 

3. Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу.

 

4.Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.

 

Хат үрнәге белән таныштыру.

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алёна хат яза әле. Әти-әниеңә, дусларыңа да миннән сәлам тапшыр.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Минем барысы да яхшы. Укуларым да ярыйсы. Мин мәктәптә төрле түгәрәкләргә йөрим. Спорт белән кызыксынам. Волейбол секциясенә  йөрим. Ярышларда да катнашканым бар.

Менә күптән түгел мәктәбебездә волейбол ярышы булды. Анда безнең команда беренче урынны алды. Бик күңелле булды.

Дустым! Хәлләрең ничек соң? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саулармы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Алёна.

14 нче март, 2016нчы ел

Шәхси хат язуга кайбер киңәшләр:

—  Язуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә булырга тиеш. “Ашыгып язам, шуңа күрә язуым ямьсез” дигән сүзләр килешле булмас.

—  Орфографик хаталар белән язылган хатны җибәрү бер дә матур булмас. Шуңа күрә, сүзлек белән эш итәргә кирәк.

—  Кәефегез начар булса, хат язудан тыелып торыгыз.

—  Әгәр шәхси хат компьютерда бастырылган булса да, имзаны үз кулың белән куярга кирәк.

(Аерым битләрдә таратылган кагыйдәләрне уку, ризамы, түгелме аңлатып бару)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1.-Әти-әнигә, туганнарга, дусларга...

 

“Исәнме, кадерле әнием!”

“Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Ләйсән апа!”

“Исәнме, якын дустым Азат!”

 

 

2. “Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә “Туган тел” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Тамашачылар бик ошаттылар.”

 

3.“Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?”

 

4. Мин хатымны тәмамлыйм. Синнән хат көтеп калам. Дустың Роберт. 14 нче март.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Киңәшләрне укып тәрҗемә итәләр.

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:                       

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

-Ә хәзер,үрнәккә таянып,берничә хат язып карыйк.

Беренче хат.

Син нинди һөнәрләр беләсең?

Хәзерге вакытта тагын нинди һөнәрләр популяр?

Киләчәктә синең кем буласың килә?

Икенче хат.

Синең якын дустың кем исемле?

Сез бер-берегезгә ничек ярдәм итәсез?

Бергәләп кайларга йөрисез?

 

 

-                     Без сезнең белән кәгазьгә язылган, почта аша җибәрелә торган хатлар турында сөйләштек. Ә тагын нинди хатлар беләсез?

 

 

-                     Әйе, интернет аша, СМСлар аша аралашырга була. Сезнең өегездә күбегездә компьютерлар интернет челтәренә тоташтырылган. Сез компьютерда күбрәк нишлисез?

 

 

 

-                     Шулай ук mailда үз почта ящигыңны булдырырга була. Һәм теләсә кемгә хат язып җибәрергә була.

 

-                     Укучылар, интернет аша аралашуның нинди уңай якларын күрәсез?

 

 

-                     Ә тискәре яклары бар микән?

 

 

-                     Сезнеңчә, кайсы хат язу алымы иң яхшысы?

 

(укучылар хат язалар һәм язган хатларын укыйлар)

 

 

 

 

 

 

 

-          Интернет аша аралашырга була.

-          СМСлар язарга була.

-          Ватсапта язарга була.

 

-          Дуслар белән аралашабыз.

-          Кинолар карыйбыз.

-          Төрле рефератларга, докладларга материал эзлибез.

 

 

-          Бу бик тиз, уңайлы.

-          Вакытны аз ала.

-          Җавап та тиз килә.

 

-          Дуслар белән җанлы аралашу җитми.

 

-          Интернет аша яхшы, чөнки бик тиз.

-         Кәгазь хатларда күңел җылысы бар.

VIII.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Әйе, без кешеләр белән аралашмыйча тора алмыйбыз. Ерактагы якыннар белән дә төрлечә аралашырга була. Шуның бер мисалы – хат язу. Хатны бүгенге көндә интернет аша да җибәрергә була. Бу бик тиз, уңайлы. Вакытны да аз ала, адресатыгыз интернет челтәрендә булса, җавапны да шул УК вакытта алырга була. Хатны ак кәгазь битенә үз кулың белән дә язып, почта аша җибәрергә мөмкин. Монда инде яңалыклар белән бергә күңел җылысын да сизәргә була. Күргәнебезчә, хат язу бер дә җиңел эш түгел. Аның үз кануннары бар. Әдәбият фәнендә хат формасында язылган әсәрләр бар. Аларны эпистоляр жанр дип атыйлар. Мәсәлән, А.С.Пушкинның “Евгений Онегин” поэмасы, Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар»ы, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы.

- Укучылар, без бүген нинди тема өстендә эшләдек?

- Нәрсә ул хат?

- Хатларның нинди төрләрен исегездә калдырдыгыз?

- Хат язу тәртибе турында әйтеп чыгыгыз.

- Хатларны ничек җибәрергә була?

-Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?

- Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

 

 

IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Өй эше. 1 вариант – Үз тормышыгызда булган 1-2 вакыйга турында әйтеп дустыгызга хат язарга

2 вариант – Дейл Карнеги китабыннан аралашу кагыйдәләре турында материал алып килергә.

Сау булыгыз, укучылар!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Открытый урок по татарскому языку на тему "Шәхси хат язу""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по продажам

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 094 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2016 2420
    • DOCX 159.6 кбайт
    • 44 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Валеева Гульфия Кашифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Валеева Гульфия Кашифовна
    Валеева Гульфия Кашифовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 6582
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Основы теоретической механики

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Привязанность и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 38 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Феноменология в педагогике: основные концепции и их практическое применение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе