Государственное
бюджетное специальное (коррекционное) образовательное учреждение для
обучающихся воспитанников с ограниченными возможностями здоровья
Набережночелнинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа№68 8
вида
Открытый
урок на тему:
“Татар
халык ашлары”
Выполнила:
Зарипова Г.С. учитель татарского языка и литературы
Iквалификационной категории
ТАТАР
ХАЛЫК АШЛАРЫ.
(дәрес
планы)
Г.С.Зарипова.
Государственное
бюджетное специальное (коррекционное) оразовательное учреждение для обучающихся
воспитанников с ограниченными возможностями здоровья “Набережночелнинская специальная
(коррекционная) общеобразовательная школа № 68 VIII вида”
г.Набережные Челны
Тема: Татар халык ашлары.
Максат: 1) Белем
бирү
тема буенча
лексик күнекмәләрне камилләштерү,
сүзлек запасын баету,
сорауларга аңлап җавап бирү
2)
Коррекцияләү –
хәтерне яхшырту,
логик фикерләүне камилләштерү
3)
Тәрбияви –
татар
халкына ихтирам хисе тәрбияләү
Җиһазлау: ноутбук һәм экран; презентация
– артикуляцион гимнастика, татар халык ашлары, Ш.Галиевның
иллюстрацияләнгән “Кунаклар” шигыре; “Мәктәп”, “Кыргый хайваннар”,
“Яшелчәләр”,“Кыш”, “Татар халык ашлары” темаларына төсле рәсемнәр; кечкенә
күләмле итеп пешерелгән татар халык ашлары – чәкәчәк, бавырсак, кош теле,
бәлеш, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия; “Кибет” уены өчен – алъяпкыч, сатучы
башлыгы (колпак); кибет - “Бәхетле”- магазин дип язылган кечкенә плакат,
вазага куелган чәчәк бәйләме).
Сүзлек: бәлеш, чәк-чәк, гөбәдия,
өчпочмак, кыстыбый.
Дәреснең
барышы
I.
Дәресне оештыру: 1. Сәламләшү.
-
Исәнмесез!
-
Исәнмесез, укытучы апа!
-
Хәерле көн!
-
Хәерле көн!
2.
Дежур укучы рапорты:
Класста мин дежур.
Бүген 16 февраль, пәнҗешәмбе көн, ел вакыты – кыш. Урамда салкын. Класста барысы
да бар. Рапорт бирде: (укучы исемен һәм фамилиясен атый)
Укытучы: Ә хәзер экранга игътибар
итегез, артикуляцион гимнастика ясыйбыз
3. Артикуляцион
гимнастика:
ә-бә-бә-би (1 слайд)
ә-чә-чә-чәк
ө-гө- гө-бе
ы-кы-кыз
о-ко-кош
а-ба-ба-выр
о-по-поч-мак
II. Максатны
билгеләү. Ишек
шакыйлар. Почтальон
ролендә –укучы.
Укучы: Исәнмесез! Бу 5 б
сыйныфымы?
Укучылар: әйе. 5б сыйныфы
Укучы: Сезгә
хат бар.
Укытучы: ( хатны ала) зур рәхмәт.
Укучы: Сау булыгыз!
Укучылар: Сау булыгыз!
Укытучы: укучылар, хатны укыйбызмы?
Укучылар: укыйбыз. Тыңлагыз!
Исәнмесез, 5 б классы укучылары!
Минем исемем
Ландыш. Мин 12 мәктәпнең 4 нче а классында укыйм. Мин сезнең белән танышырга
телим. Сезгә кунакка киләм. Сау булыгыз!
Ландыш.
Укытучы: безгә кем килә?
Укучылар: Ландыш
килә.
Укытучы: Ландыш
кайдан килә?
Укучылар: 12
мәктәп, 4 сыйныф.
Укытучы: әйе,
12-нче мәктәптән, 4-нче сыйныфтан (бергә кабатлыйбыз).
Без бүген нинди
булырбыз?
Укучылар: тырыш, яхшы, төгәл, матур
(кешегә хас сыйфатларны әйтәләр).
Укытучы: нәрсәләр эшләрбез?
Укучылар:
укырбыз, язарбыз, сөйләрбез, җырларбыз.
Укытучы: безнең максат: тырыш, яхшы,
төгәл, матур уку, язу, сөйләү. Килешәсезме?
Укучылар: әйе.
Укытучы: Игътибар тактага! (тактада
ел фасылы, татар халык ашларының төсле рәсемнәре бирелгән.) Рәсемнәр нәрсә
турында? Тактага чыгып аңлатабыз, кем беренче? (укучылар рәсемнәрне атый)
Укучы: кыш.
Укытучы: дөресме?
Укучылар: әйе,
кыш. (4 укучы чыгып рәсемнәрне атый).
Укытучы: кыш, яз,
җәй, көз. Рәсемнәр нәрсә турында?
Укучылар: ел
фасылы.
Укытучы: дөрес,
рәхмәт (рәсемнәрне алып куябыз).Икенче төркемне карыйбыз. Кем чыга?
Укучы: чәк-чәк.
Укытучы: дөресме?
Укучылар: әйе,
чәкчәк (шул формада дәвам ителә).
Укытучы: чәк-чәк,
гөбәдия, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый. Бу нәрсәләр?
Укучылар: ашамлыклар.
Укытучы: нинди
ашамлыклар, кемнәр пешерә, җавапны кем уйлап таба.
Укучылар: национальные блюда, татарские
национальльные блюда (җаваплар төрле).
Укытучы:
дөрес, татарские национальные блюда, переводиться-татар халык ашлары. Әйдәгез
бергәләп кабатлыйбыз, аерым-аерым әйтәбез, тактадагы рәсемнәр белән эш : Һәр
ризыкны бергә, аерым-аерым атыйбыз.
Дәреснең
темасы: Татар халык ашлары.2слайд
Уйнап алабыз.
“Мин беләм” уены. Уенны алып баручы-белмәмеш янына чыгып, ул күрсәткән ризыкның
исемен дөрес әйтү.
Белмәмеш: Рома,
бу ипи?
Рома: Юк,
Белмәмеш, бу чәк-чәк (уен шул рәвешле, һәр укучы катнашканчы бара).
Укытучы: рәхмәт,
булдырдыгыз. Тагын уйнап алабыз.
“Бик яратам”
уены. Тактадагы рәсемне алып нәрсә яратуыңны әйтү.
Укучы: мин
гөбәдия яратам.
Укытучы:
булдырдыгыз, рәхмәт. “Ул тәмле” уенын да уйнарбыз.
Укучы: мин бәлеш
алам, ул тәмле. Һәр бала катнаша.
Укытучы:
булдырдыгыз, рәхмәт.
4. Деформацияләнгән
җөмләләр өстендә эш.
Укытучы:
парларда эшләп алабыз. Сүзләрдән җөмләләр төзибез. (балаларга сүзләргә аерылган
җөмләләр таратыла. Мәсәлән: Мин кыстыбый яратам. Бәлеш бик тәмле. Мин чәк-чәк
яратам, ул тәмле. Мин гөбәдия яратам, ул тәмле.
IV. Ял
минуты.
Укытучы: “Күрсәт әле, үскәнем” уены.
V. Ныгыту.
Укытучы : кунак килә, табын әзерлик.
Кибеттән бәлеш, гөбәдия, чәк-чәк, кыстыбый,
1.
“Кибеттә” диалогы
Сатучы:
Исәнмесез!
Сатып
алучы: Исәнмесез!
Сатучы:
Сезгә нәрсә кирәк?
Сатып
алучы: Миңа гөбәдия кирәк.
Сатучы:
Рәхим итегез, алыгыз.
Сатып
алучы: Рәхмәт, сау булыгыз!
2.”Син нәрсә сатып алдың?” диалогы ( укытучы-укучы).
Укытучы:
Хәзер инде өстәлгә нәрсәләр куярга икәнлекне билгеләрбез. Аның өчен
танылган балалар язучысы Ш.Галиевның
(3 слайд -
Ш.Галиев портреты) “ Кунаклар” шигырен укырбыз.
3. “Кунаклар” шигыре өстендә эш.
-
Укытучы укуы (тәрҗемә)
-
Гөжләп уку
-
Чылбыр тәртибендә уку (тәрҗемә)
Укытучы:
Менә өстәл әзерләр вакыт та җитте. Әйдәгез, табынга ашамлыклар куябыз.
4.Табын
әзерләү.
(Экранда 4-
11 слайдлар. Балалар “Кунаклар” шигырен хор белән экраннан укый баралар
һәм текст буенча нинди ризык атамасы укыла һәр бала, чиратлап, өстәлгә
үзе “сатып алган”, милли ризыкны куя бара. Шулай итеп, табын әзерләнә.)
( Ишек
шакыйлар.)
Укытучы:
Кунак та килеп җитте бугай. Кем каршы ала?
Укучы:
(ишекне ачып) Исәнмесез! Рәхим итегез, узыгыз!
Кунак
кызы: (узып) Исәнмесез! Әйдәгез, танышабыз.
5.
“Танышу” диалогы.
Кунак
кызы: Минем исемем Ландыш. Синең исемең ничек?
Укучы:
Минем исемем Марианна.
Кунак
кызы: Миңа 10 яшь. Сиңа ничә яшь?
Марианна:
Миңа 11 яшь.
Кунак
кызы: Минем апам бар. Аның исеме Лилия. Ә синең апаң бармы?
Марианна:
Әйе, минем апам бар. Аның исеме Настя. (Кунак кызы шул рәвешле берничә укучы
белән әңгәмә кора)
Укытучы:
Кунак кызын табынга чакырыгыз.
Укучы:
Әйдә Ландыш, утыр. ( Ландыш утыра)
Укытучы:
Ә хәзер татар халык ашларын татып карарбыз (укытучы парталарга тәлинкә
белән татар халык ашлары куя – һәрбер балага) Кунак кызын сыйлагыз.
Укучы:
Ландыш, гөбәдия аша. Ашларыгыз тәмле булсын!
VI.
Йомгаклау.
Укытучы: Без бүген нәрсә турында
сөйләштек?
Укучылар:
Татар халык ашлары турында.
Укытучы:
Һәрберегез дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт. Булдырдыгыз. ( Билгеләр кую.) Өйгә
эш: сүзләрне кабатларга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.