Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Открытый урок по татарской литературе

Открытый урок по татарской литературе

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

21нче февраль-Халыкара туган тел көне

Тема: “Туган телем-минем кояшым”


Максат: туган якка мәхәббәт тәрбияләү; балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен , иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү; ике телгә – татар һәм рус телләрендә хөрмәт хисе тәрбияләү; татар теле белән кызыксыну, горурлыгы хисе уяту; татар теленең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Алып баручы

  • Исәнмесез кадерле укучылар,укытучылар. Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар!

Һавада-кояш

Җирдә-туган тел

Булмаса әгәр,

Зураймас идек.

-Добрый день,дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля- Международный день родного языка. Сегодня большой праздник и в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык.

-Бәйрәмебезне башлап җибәрү өчен сүзне балаларга бирәбез. Рәхим итегез!

1 укучы

-Әссәламәгаләйкүм, хөрмәтле кунаклар.

2 укучы

-Бүгенге бәйрәмгә рәхим итегез.

Күмәк җыр башкарыла “Әссәламәгаләйкүм” (Г.Садә сүзләре, Р.Әхиярова көе)



Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туган телебез изге, кадерле. Туган телебез турында бик күп шигырьләр язылган. Бүгенге бәйрәмдә бик күп шигырьләр, җырлар тыңлап үтербез.




Сөенеп җырлыйк”

Cөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын,
Онытканнарның бәгерен телеп.

Мин ятим түгел икән әле,дип,

Сабыйлар иртән уянсын,көлеп.

Җырлаган әнкәм:

Дөньядан балам

Китмәсен,диеп,үземнән элек.

И туган телем,сиңа да шундый

Изге теләкне тели Мәңгелек.

-Хәзер “Туган тел” җырын тыңлап үтербез. Бу җырның сүзләрен бөек шагыйребез Г.Тукай язган.

1укучы.

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

2укучы.

Туган телдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

3укучы.

Балам”,-диеп,туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

Әнкәм”,-диеп,әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

4укучы.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин,яратам.

Алып баручы.

-Тел турында халык әткән мәкаләләрне тыңлап китегез.

Теле барның- иле бар,

Теле барның-халкы бар.

Тел белгән дана, тел белмәгән- бәла.

Тел-белемнең баскычы,акылның-ачкычы.

Телгә ихтиярсыз-илдә игътибарсыз.

Алып баручы.

-Без- бәхетле халык.Чөнки безнең шагыйрьләребез,композиторларыбыз бар. Аларның әсәрләрен без ана телендә тыңлыйбыз,укыйбыз. Әхәт Гаффарның “Без –татарлар” дигән шигырен тыңлыйбыз.

Без-татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык,

Без-татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья,бар халык.

Без-татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер рәхәт.

Без-татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Алып баручы.

Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп

Җырлыйк әле,биик әле,һай!

Эшебез дә бәйрәм кебек булсын,

Һәр көнебез булсын алсу май.

Татар халык биюе башкарыла.


5укучы.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез.

Кояшлы ил” дигән җыр башкарыла.Әхмәт Рәшит сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе.

Алып баручы.

-Безнең татар халкы шундый кунакчыл. Роберт Миңнуллин менә нәрсә диеп язган.

Кунакка килегез

6укучы.

Җирнең иң матур җирендә-

Татарстанда торам мин!

Малайлар һәм кызлар,сезне

Кунакка чакырам мин.

7укучы.

Сезне үзебез үстергән

Ипи белән сыйларбыз.

Матур итеп Тукай,Җәлил

Шигырьләрен сөйләрбез.

Алып баручы.

Ерак араларны җыр якынайта,

Ерак күңелләрне җыр кавыштыра.

Җырлыйк,дуслар,шундый бер көч белән

Һәрберебезне таный алсыннар.

Йөз мең телле моңнар арасында

Безне тыңлап хәйран калсыннар.

Яратыгыз” җыры белән без кичәбезне тәмамлыйбыз.







Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 27.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров24
Номер материала ДБ-216563
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх