Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Открытый урок по татарской литературе на тему "Әлифба бәйрәме"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Открытый урок по татарской литературе на тему "Әлифба бәйрәме"

библиотека
материалов

Әлифба бәйрәме.


(Бәйрәм 1нче А,В татар һәм рус группалары белән берлектә үтә)

Максат:укучыларның шигырьләрне аңлап, сәнгатьле укуга ирешү; татар һәм рус телләренә карата хөрмәт хисе тәрбияләү; татар теле белән кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү; китапка карата сакчыл караш үстерү.

Тыныч музыка яңгырый. Балалар залга кереп утыралар.

Алып баручы:

-Исәнмесез кадерле укучылар һәм кунаклар. Менә без сезнең белән “Әлифба яки хәрефләр бәйрәменә” җыелдык. Әлифба бәйрәме – беренче сыйныф укучыларының ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, матур язарга, әдәпле булырга өйрәнделәр. (Р.Миңнуллинның “Хәрефләр бәйрәме” шигырен сөйләү.)

Хәрефләр төрле-төрле,

Хәрефләр тере- тере...

Үзләре сәйлән- сәйлән,

Бииләр әйлән- бәйлән!

Тезелгән әнә бергә

Сүзләргә әйләнергә.

Рәхим ит, дустым, әйдә,

Хәрефләр бәйрәменә!

Валерия.

Матур итеп киендек,

Бүген бәйрәмгә килдек.

Никита.

Сезне күргәч, кунаклар,

Шатландык та, сөендек.

Алып баручы:

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген Әлифба бәйрәме,

Бүген Хәреф бәйрәме.

Бүген бәйрәм” җыры (Җ. Фәйзи көе, Г. Тукай сүзләре) башкарыла

(Әлифба китабы күңелсез генә килеп керә.)

Валерия: Кара әле, бәйрәмгә кунак килә.

Әлифба: Исәнмесез!

Никита: Исәнме, китап дус!

Валерия: Син ни өчен күңелсез?

Әлифба: Ә мин исемемне югалттым, озак эзләдем, таба алмадым.

Валерия һәм Никита бергә: Кайгырма, китап дус, әйдә. Без сиңа булышабыз, бергәләп эзлибез.

Әлифба: Рәхмәт сезгә, дуслар.

(Чыгып китәләр)

Сәхнәгә хәрефләр йөгереп чыга.

Хәрефләр:

Настя. Карагыз, дусларым, монда нинди матур!

Ярослав. Әйе, бик матур!

Егор. Карагыз әле, балалар да җыелган!

Егор “А” хәрефе

  • Сез мине таныйсызмы? (Зал: таныйбыз!)

А” хәрефе – алмада,

А” хәрефе – агачта.

А” хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Л” чыга.

Ленар “Л” хәрефе

  • Ә мине беләсезме? (Зал: беләбез, беләбез!)

Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып, түгеп тирләр.

Л” хәрефенә башлана

Минем исемем- Ленар.

Ярослав “Б” хәрефе

Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен:

Б”дан башка бәйрәм булмый,

Барысы да күреп китсен.

(“Ә” хәрефе “Ф”ны җитәкләп, алга алып чыга. “Ф” уфылдап, әкрен генә)

Әлфия“Ф”хәрефе

Уф-ф, уф-ф! Мин дә бәйрәмгә килдем.

Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә,

Кыяфәтем шуңа горур-

Узмый вакыт әрәмгә.

(“Ә” хәрефенә): Әйдә, син дә сөйлә!

Марат “Ә”хәрефе

Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә” хәрефен язмаган?

(“И” хәрефе чыга)

Артур “И” хәрефе

-Исәнмесез! Мин... Мин... (туктап тора)

Зал. И! И!

И” хәрефе

Әйе, дусларым, мин “И” !

И” хәрефе “ипи” дә бар,

Бар ул “ил” һәм “ирек” тә.

И” хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Укучылары бию башкаралар һәм әлифба сүзе чыга.Әлифба керә.

Әлифба. Менә бит минем исемем! Исемемне таптым, исемемне таптып. Нинди шатлык!

Җыр тыңлау.

Радалия.Әлифба- тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Наил. Әлифба, Әлифба

Син минем юл башым.

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

Әлифба.

Минем бит дустым да бар,

Ә ул атала - (зал әйтә: Букварь)

Букварь чыга, сөйли.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Әлифба белән Букварь чыгып китәләр.

Сәхнәгә Данил белән Илья чыгалар.

Данил. Исәнме, Илья!

Илья. Исәнме, Данил!

Данил. Син кая барасың?

Илья. Мин бәйрәмгә барам.

Данил. Нинди бәйрәмгә барасың?

Илья. “Әлифба” бәйрәменә барам. Мин шигырь беләм.

(Шигырь сөйли. Бари Рәхмәт “Мәктәпкә”)

Данил. Мин дә беләм.

Илья. Сөйлә.

Данил. “Яратам”, Шәйхи Маннур.

Илья. Данил, әйдә, бәйрәмгә киттек.

Музыкаль тукталыш “Чума үрдәк, чума каз “ уенын уйнау.

Почтальон керә, ашыга- ашыга сумкасын актара.

Почтальон. Исәнмесез! Телеграмма сезгә, телеграмма! (Укый) “Тиздән ки-леп җи-тәм. Туган тел”. Әнә, үзе дә килә!

Туган тел” керә.

Туган тел. Исәнмесез, минем нәни дусларым! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Мин ... (Балалар хор белән укыйлар : Туган тел ). Дөрес, мин туган тел китабы.

Туган тел”-

Иң әйбәт шигырь!

Туган тел” –

Иң әйбәт җыр!

Туган тел”-

Иң әйбәт китап!

Туган тел”-

Иң әйбәт тел.

Валерия. Дөньяда иң-иң матур ил

Ул –минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул-минем туган телем.

Никита. Туган телемдә сөйләшәм,

Яшим туган илемдә,

Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Туган тел. Бүгеннән без сезнең белән фән иләнә бергә барабыз, ләкин башта ни белгәнегезне әйтеп карагыз. Хәзер ике командага бүленәбез һәм минем биремнәрне үтәргә тиеш буласыз.

1 бирем. “Кем тизрәк” . Төрле сүзләр биткә языла, һәр командадан һәр укучы чиратлашып укый. 1 минутка кем күбрәк укый шул җиңүче.

2 бирем. “Ялгышны төзәт” Ике командага да тактага сүзләр языла, сүзләрдәге ялгышларны төзәтергә кирәк.

Туган тел. Зур рәхмәт. Укырга да, язарга да өйрәнгәнсез. Минем белән дә күп нәрсәгә өйрәнерсез. Минем ни өчен “Туган тел” дип аталуымны белмисездер әле. Тыңлагыз сөйлим: “Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы,” – дип язган Г.Тукай. Әйе, туган тел, бик күп нәрсәгә өйрәтә. Мин быел сезгә Туган илебез, халкыбыз турында сөйләрмен,әдәпле булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтермен. Мине тырышып укыгыз, битләремне ертмагыз. Уку елы беткәндә дә ул өр-яңа булсын.

Сез Тукай абыйны

Беләсез һәммәгез.

Ул язган җырны

Җырлыйбыз, әйдәгез!

Туган тел” җыры башкарыла.(Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

Алып баручы. Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Шушының белән бәйрәмебез тәмамлана. Барыгызга да бик зур рәхмәт!




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 27.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров55
Номер материала ДБ-216575
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх