Инфоурок Начальные классы КонспектыОткрытый урок по татарской литературе на тему "Мәзәкләр" (2 класс)"

Открытый урок по татарской литературе на тему "Мәзәкләр" (2 класс)"

Скачать материал

ТР Зеленодол муниципаль районы

Бишнә урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

Идиатова Тәскирә Каюмовна


..Халык педагогикасында игътибарны җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык уңай тәҗрибәләр хәзерге мәктәпләрдә дә яшь буынны тәрбияләү процессында зур роль уйный. Яшьләрдә әхлак тәрбиясе принципларын формалаштыруга, баланы кечкенәдән өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтүгә зур игътибар бирелгән. Өлкәннәр яшьтән үк зурларны ихтирам итмәгән баланың үзенә дә начар буласын аларның күңелләренә сеңдереп торганнар. Моңа ышандыру өчен әкиятләр, мәзәкләр кулланылган.

Балалар кечкенәдән гаделлеккә, игелеклелеккә омтылалар. Алар бу үрнәкне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр. Кешегә нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәттә булырлар. Халык педагогикасында да бу фикер нык үстерелгән. Мәкаль һәм әйтемнәр һәрвакытта да инандыру, ышандыру, гыйбрәт алу ролендә кулланып килде. Алар халыкның бөеклеген , акыл иясе булуын күрсәтәләр. Тыйнаклык, нәзакәтлелек турында да халыкның зирәк мәкальләре ,мәзәкләре һәм әйтемнәре шактый

Халык педагогикасындагы аерым белемнәргә таянып, шуны әйтергә була: матурлык, гүзәллек хисләрен үстергәндә генә яшьбуынны тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.

Педагогик әһәмияткә ия булган татар халык әкиятләрен, мәкальләрен, әйтемнәрен, җырларын, табышмакларын, бәетләрен, мәзәкләрен мин сыйныфтан тыш чараларда, дәресләрдә, Сәламәтлек театрында еш кулланам.

Тема. Мәзәкләр.

Максат. 1. Укучыларны мәзәкләр белән таныштыру.

2. Балаларны үткен сүзлелеккә ,төрле ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү.

3. Бер-берләре белән аралаша белү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

Җиһазлау. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре” китабы., “Сабантуй” газеталары, “Чаян”, “Салават күпере” журналлары, “Кетеки тел бистәләре” китабы.

.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Укытучы. Игътибар белән карагыз әле, Г.Тукайның кайсы әсәрендә шушы кояш образы чагылган? (“Эш беткәч, уйнарга ярый”).

hello_html_3a1d03db.pnghello_html_37675aa4.jpghello_html_45d14798.png

- Кайсы кояш сезгә күбрәк ошый?

Бүгенге дәрестә без аны үзебезгә юлдаш итеп алырбыз.

Дәресебезнең девизы: Елмаюга ни җитә , елмаю боз эретә.

II. Яңа тема өстендә эшләү.

1.Әңгәмә.

- Күз алдына китерегез : кояшлы иртә белән тын гына йокыдан тордыгыз,юындыгыз,киендегез,сөйләшмичә мәктәпкә киттегез, мәктәптә иптәшләрегез белән аралашмадыгыз, сөйләшмичә өйгә кайтып киттегез. Сезгә күңелле булдымы?

- Ә кешегә кайчан кызык һәм күңелле була?(Әгәр кеше аралашса.)

- Без сөйләшкән бөтен нәрсә сөйләм дип атала.Димәк,сөйләм кешегә хәбәр итәргә,белергә, сөйләргә, аралашырга кирәк.

- Сөйләм төрле була. Әгәр дә без сөйләшәбез икән,димәк,бу сөйләм әйтмә сөйләм була.

- Әгәр дә без әйткәнне язып барсак,димәк,бу сөйләм язма сөйләм була.

2.Уйлап кара ”Бу нинди сөйләм?

- ике кеше сөйләшеп тора; - укучы тактага яза;

- укучы такта янында җавап бирә; - әби хат яза;

- әни китап укый.

3.Уен “Нинди сөйләм өчен кирәк?”

- телефон - микрофон - акбур

- компьютер - ручка - карандаш

4.Әңгәмәне дәвам итү.

- Сөйләм нәрсәләрдән тора?

- Нәрсә ул җөмлә?

- Әгәр җөмләләр билгеле бер тәртиптә язылсалар ничек дип атала?

- Текст турында нәрсә беләбез?

- Нинди текст төрләре бар?

- Шигырь - хикәя - әкият

- изложение - мәзәк -диктант

III. Актуальләштерү.

1. Әңгәмә. Укытучы. Мәзәк турында нәрсә беләбез?

  • кыска күләмле - көлкеле

- көтелмәгән чишелешле

Нәтиҗә. Мәзәкләр- халык аваз иҗаты әсәрләреннән берсе. Ул- кыска күләмле, көтелмәгән чишелешле, көлүгә нигезләнгән әсәр.

2.Риторика дәреслегеннән берничә мәзәк уку.

3. Укытучы. - Сез әлбәттә, төрле мәзәк хәлләр тыңларга, аларны үзегез уйлап чыгарырга яратасыз. Газета-журналлардан укыган, тормышта очраган мәзәкләрне оста, кызыклы итеп сөйләп күрсәтегез. Сыйныфның иң оста мәзәкчесен билгеләү.

4.Укытучы сөйләве. Һәр халыкның үзенең яраткан герое була. Татар халкы Хуҗа Насретдин турында бик күп мәзәкләр иҗат иткән, аларны җыйнап, китап итеп тә чыгарган. Халык Хуҗа Насретдинның зирәклеген, тапкырлыгын, беркайчан да югалып калмавын, үткен телле булуын, ятим-мескеннәрне яклавын яраткан.( Хуҗа Насретдин белән таныштыру : рәсеме һәм мәзәген уку)

- Мәзәк нинди өлешләрдән тора?


Исеме:

Мин үзем бик яхшы.

Башлам:

Хуҗадан:

- Күршеләрең белән яхшы торасыңмы?- дип сораганнар.

Төп өлеш:

- Бик яхшы торам,- дигән Хуҗа.

- Күршеләрең яхшылар, ахры, - дигән сорауларына Хуҗа:

Ахыры:

- Мин үзем бик яхшы, - дип җавап биргән.

5.Физкультминутка. Төрле битлекләр күрсәтелә.Мимика һәм хәрәкәтләр белән укучылар битлектәге кәефләрне күрсәтәләр.


hello_html_5320e69f.jpg

hello_html_m5ef8e791.jpg

hello_html_26fd6bbf.jpg

hello_html_48815682.jpg

Усал

Аптыраш

Елак

Шаян


6. “Мәзәкләрне үзеңчә дәвам ит” уены.

- Ни өчен юлбарыс чи ит ашый? - ..................................

- Менә, улым, син елаудан да туктадың. - ......................................

7.Мәкальләр уку, аңлату.

  • Кешедән көлмәк – үзеңә килмәк.

  • Ачык чырай, кайнар чәй.

  • Көлке күп булса, күңел симерә.

  • Күп көлүче үзе көлке.

  • Күңелсездән көлке чыкмас.

8.Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү. ( Мәзәкләрне сәхнәләштереп күрсәтү.)

- Мәзәкләрне кайдан табып укырга?

III. Йомгаклау. Үзең күргән, ишеткән хәлләр буенча да мәзәк сөйләп була.

IV. Өй эше. 1.Мәзәк уйлап язырга.

2. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре” н алып укырга.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Открытый урок по татарской литературе на тему "Мәзәкләр" (2 класс)""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по ипотечному кредитованию

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 680 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.02.2016 3149
    • DOCX 18.6 мбайт
    • 58 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Идиатова Таскира Каюмовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Идиатова Таскира Каюмовна
    Идиатова Таскира Каюмовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 20647
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс повышения квалификации

Использование элементов театрализации на уроках литературного чтения в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 492 человека

Мини-курс

Стратегии бизнес-развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Здоровьесбережение и физическое развитие школьников

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе