Инфоурок / Другое / Конспекты / Открытый урок по татарской литературе на тему "Жилэктэ"

Открытый урок по татарской литературе на тему "Жилэктэ"


библиотека
материалов

Р.Корбан “ Җиләктә”

4нче сыйныфның рус төркемендә дәрес

Р.З. Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы.


Максат: Рафис Корбанның “ Җиләктә” шигыре белән танышу,укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, җәйге матурлыкны тоя һәм тасвирлау белергә өйрәнү, табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру (ЛКФ)

Җиһазлау: дәреслек ( 87нче бит), компьютер, мультимедия, презентация.

Эпиграф: Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә.


Дәрес барышы.



  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, дуслар сезгә!

Хәерле көн, һәммәгезгә.

Бер- беребезгә карап елмайыйк та

Яхшы кәеф телик, дуслар. ( бер- берсенә карап, елмаеп хәерле көн телиләр )

Иртәләребез шулай матур, көнебезнең имин үтүен теләп дәресне башлыйк.

  1. Уку максатын кую.

1)Дәрес темасы белән таныштыру.

- Безгә хат килгән, анда табышмак, җавабын тапсак, дәреснең темасын белә алабыз. Хәзер мин сезгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырен укыйм, ә сез кайсы рәсемгә туры килгәнен әйтерсез.

Бу кайсы вакыт?”

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде;

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?-

Йә, әйтеп кара. (яз)

- Дөрес. Язгы көнгә кайсы рәсем туры килә?Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

- Яздан соң нинди ел фасылы килә? ( җәй)

- Дөрес. Димәк, бүгенге дәресебез җәйгә багышланган. Без бүген Р.Корбанның “Җиләктә” шигыре белән танышып китербез. Эпиграфны бергәләп укып алыйк әле. ( слайд күрсәтелә )

-Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

- Сезгә нинди ел фасылы ошый? Ни өчен?

2)Сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында? (слайд)

Яшенле яңгыр, карлы буран, салават күпере, җәйге каникул, язгы җил, бал кортлары, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн, ап-ак кар, төрле күбәләкләр.

  1. Яңа теманы аңлату.

1)Сүзлек эше.

- Шигырьне укый башлаганчы, яңа сүзләргә игътибар итик әле. ( слайд)

Җиләклек- ягодник

Моның кадәрле- столько

Барыбер- все равно

Булмас тутырып- не наполнить

- Сүзләрне минем арттан кабатлагыз. (1-2 укучыдан аерым әйттерү, иҗекләргә бүлеп әйттерү, басымга игътибар итү.)

2)Текст өстендә эш.

-Барыбызда китапларның 87нче битен ачтык, 1нче күнегүне таптык. Хәзер без сезнең белән шигырьне укыйбыз һәм сез уйлый торыгыз, ни өчен малай җиләк ашарга утыра? ( балалар үз фикерләрен әйтәләр.)

Сәнгатьле итеп уку өстендә эш алып барыла. Укучылар сәнгатьле итеп укыйлар, калганнар бәя бирә. Иң матур итеп укыган укучы билгеләнә.

3)Ял итү минуты.

- Әйдәгез, укучылар ял итеп алыйк. Матур итеп утырдык, күзләрне йомдык. Соңыннан миңа нәрсә ишетүегез турында сөйләрсез. ( Җәйге урманда кошлар сайравын, күк күкрәвен, яшен яшьнәвен тыңлау)

Укучыларның җаваплары.

  1. Ныгыту.

  1. 87нче бит, 3нче күнегү

Җөмләләрне дәвам ит.

  1. Малай җиләк җыймый, чөнки ...

  2. Малай җиләк җыймый, шуңа күрә ...

-Ике раслауның кайсысы дөрес? (слай)

а)-Җәй көне мәктәптә укулар тәмамлана.

-Яз көне мәктәптә укулар тәмамлана.

б)-Җәй көне көннәр кыскара, төннәр озыная.

-Җәй көне көннәр озыныя, төннәр кыскара.

2) Сорауларга җавап бирү.

-Җәй кайсы айдан башлана?

-Җәй көне төннәр , көннәр нишли?

-Көннәр нинди була?

3) Спроси у друга:

-где он будет летом отдыхать;

-с кем он поедет;

-какае время года он любит.

V. Йомгаклау.

-Без дәрестә нинди ел фасылы турында сөйләштек?

-Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Нинди яңа сүзләр белән таныштык?

Билгеләр кую.

  1. Өй эше.

*шигырьне сәнгатьле укырга (ошаса ятла)

*87нче бит, 2нче күнегү

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-216577

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG